Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәхнә

“Нәүрүз” фестивале тойук белән ачылды

Быел төрки халыкларның "Нәүрүз" театр фестивале Саха (Якут) Республикасы театрларына багышланган. Беренчеләрдән булып Г.Камал сәхнәсендә Олонхо театры "Сугышчы - Джырыбына" спектаклен күрсәтте. Олонхо театрын моннан 9 ел элек ул чактагы Мәдәният һәм рухи үсеш министры, танылган актер һәм режиссер Андрей Борисов һәм аның хатыны - якутларның милли җыры - тойук...

Быел төрки халыкларның "Нәүрүз" театр фестивале Саха (Якут) Республикасы театрларына багышланган. Беренчеләрдән булып Г.Камал сәхнәсендә Олонхо театры "Сугышчы - Джырыбына" спектаклен күрсәтте. Олонхо театрын моннан 9 ел элек ул чактагы Мәдәният һәм рухи үсеш министры, танылган актер һәм режиссер Андрей Борисов һәм аның хатыны - якутларның милли җыры - тойук остасы Степанида Борисова оештырган була. Олонхо сүзе якутларның дастан сәнгатен аңлата. Якут дастаннарының эчтәлеге бик күп төрле, яңалары һаман табыла тора. Олонхоны тойук дип исемләнгән үзенә бер төрле көйгә салып башкаралар. Шулай итеп олонхо һәм тойук бер-берсе белән тыгыз бәйләнгән.
Беренче карашка, бу театрның спектакльләре операларны хәтерләтә кебек. Әмма тамашаны караган саен, бу фикердән кире кайтасың, чөнки операда башкаручылар үзләренә билгеләнгән музыкаль партиядән ерак китә алмый. Тойук исә көн саен яңа төрле яңгырарга мөмкин.
Олонхо театрында бөтен артистлар да якутларның милли җыр төрләре - тойук осталары. Театрга эшкә алганда беренче итеп актерның тойук башкару сәләтен тикшерәләр. Тойук - тамак белән җырлауның иң камил төре. Ул берникадәр безнең озын көйләргә охшаган кебек. Хыялны әллә кайларга алып китә, бирелеп тыңлаучы вакыт-вакыт үзеңнең кайда утырганын да онытырга мөмкин. Спектакльдә актерлар милли музыка уен кораллары хомус (кубыз), кылысак (кыллы уен коралы), бубенга кушылып җырлый. Якутларның табигать белән якынлыгы ярылып ята. Вакыйгаларда атлар, кошлар, каргалар күпләп катнаша. Артистларда хайваннарның пластикасын, аларның тавышларын яңгырату сәләте сокландыра. Биредә табигать тере булып күзалдына килә. Мәсәлән, геройлар арасында гына түгел, аларның атлары арасында да мәхәббәт уты кабына. Якутиядә җәй кыска, кыш бик зәһәр һәм озын. Шуңа күрә якутлар тереклеккә карата аеруча сизгер. Олонхо дастаннарында сурәтләнгән яхшылык һәм яманлык көрәше артына да якут халкының кырыс тормыш шартларында исән калуга, яктылыкка омтылышлары ята.
"Сугышчы - Джырыбына" спектаклендә баш героиняларның берсе идәннән сөйрәлгән озын чәчле булуы белән игъбарны җәлеп итте. Гомумән, бөтен актрисалары да озын толымлы. Баксаң, Якутиядә әле һаман да озын толым кызларның матурлык билгесе санала һәм кыркылган чәчле туташ, ханымнар бик сирәк күренеш икән.
Олонхо театрының әлегә үз бинасы юк. Ул Саха республикасының академия театры бинасында эшләп килә. Шуңа да карамастан драма труппасыннан кала Олонхо театрының якут биюләрен куйган үзенә аерым биючеләре һәм музыкантлары бар. Балалар өчен дә спектакльләр күрсәтәләр.
Юк, Олонхо гап-гади театр түгел, фәнни-тикшеренү үзәге хезмәтен дә үти. Утызлап артист өстенә борыңгы дастаннарны, тойук милли җыр төрен өйрәнүче тагын әллә ничаклы белгеч тоталар. Труппада өлкән яшьтәге артистлар яшьләргә гасырлардан килгән милли йолаларны тапшыра.
Саха Республикасында Олонхо да, опера да, драма театры да һәркайсы үз урынында, бер-берсенә комачауламый. Хәер, Мәдәният министры үз өстенә халыкны рухи үстерү вазифасын алган республикада мондый театрлар барлыкка килү гаҗәп түгел. Һәм мәдәният өлкәсен 25 ел буе, гади артисттан башлап, дөньякүләмдә зур режиссер дәрәҗәсенә күтәрелгән Андрей Борисов җитәкләгәч, ә бүген бу мөхтәрәм шәхес республика киңәшчесе вазифасын башкаргач, театрларның үсми хәле юк.
Миләүшә Галиуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев