Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәхнә

Наилә ГӘРӘЕВА: “ТЕАТРДАН ТЫШ ТОРМЫШНЫ БЕЛМӘДЕМ”

Камал театрының грим бүлмәсендә халкыбызның яраткан актрисасы Наилә ханым Гәрәева белән сөйләшеп утырабыз. Ул - Тукай бүләген иң яшьли (27 яшендә) алган актриса, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты. Арабыздан вакытсыз киткән бик талантлы актер вә режиссер Рәфкать Бикчәнтәевнең хәләл җефете, Камал театрының бүгенге баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәевнең сөекле әнисе дә...

Камал театрының грим бүлмәсендә халкыбызның яраткан актрисасы Наилә ханым Гәрәева белән сөйләшеп утырабыз. Ул - Тукай бүләген иң яшьли (27 яшендә) алган актриса, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты. Арабыздан вакытсыз киткән бик талантлы актер вә режиссер Рәфкать Бикчәнтәевнең хәләл җефете, Камал театрының бүгенге баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәевнең сөекле әнисе дә ул.
Заманында тамашачы Наилә Гәрәеваның уенын карау өчен театрга махсус йөргән. Хәй Вахитның "Беренче мәхәббәт"ендә Рәхилә, "Диләфрүзгә дүрт кияү"дә (Т.Миңнуллин) - Диләфрүз, Шәриф Хөсәеновның "Зөбәйдә - адәм баласы"нда Зөбәйдә - әнә шундый күз өстендә каш булган рольләре. Диләфрүзне генә дә 500 тапкыр уйный Наилә ханым. Ул әле һаман яңгыравыгын җуймаган тавышы белән хатирәләрне бәян итә, мин аларны түкми-чәчми ак кәгазьгә тапшырам.
"Безнең өйдә матурлык культ иде"
Казанның мин үскән өлеше авыл белән шәһәр арасында торган бер җир иде. Казансу буендагы Подлужная урамында урнашкан агач йортта мичкә утын ягып, су ташып, бәрәңге үстереп, чүп утап үстек. Киез итекләр киеп, шәлләр бәйләп, чана шуып, авылча үстек без.
Әни ягыннан дәү әнием - чыгышы белән Буа ягыннан, Афзал Хаҗи нәселеннән. Ире, минем дәү әти була инде, азәри милләтеннән булган. Әни тууга Раван дип исем куша да озак тормый, Себер түләмәсеннән үлеп китә. Дәү әнием намаз карчыгы, бер кәлимә урысча сүз белми, гел татарча сөйләшә иде. Урысча нәрсәдер ычкындырсаң "Нәрсә дисең?" - дип кабатлап, татарчасын әйттерә иде.
Әти исә чекист, коммунист. Театрны бик ярата, бөтен артистларны белә, үзе дә бик яхшы җырлый иде.
Безнең өйдә матурлык культы яшәде. Безнең бөтен нәрсә матур иде! Диварларда рәсемнәр, картиналар эленеп тора. Әни һәрвакыт каяндыр берәр матур әйбер юнәтү җаен таба. Ул матурлык өчен корбан булырга әзер бер зат иде. Аңа алма да матур булсын, ипи дә матур булсын. Ул "Спартак" фабрикасында читек чигүче иде. Өйдә "Зингер" машинасы бар, безгә бөтен киемне әни үзе текте. Урамда аннан гел сорыйлар иде: сез балаларыгызны ничек шулай матур киендерәсез? Ул чакта бит кибетләрдә әйбер юк. Әни аптырап тормый, Сорочийда элек иске әйберләр күп сатыла, әни шуннан чүпрәк-чапрак сайлап алып кайта да, юып-чистартып, кисеп, бик килешле киемнәр тегә иде.
Берзаман әни ишетеп кайткан: безнең урамга ниндидер бер фотограф килеп урнашкан. Бик әйбәт төшерә һәм фотоларны матовый кәгазьгә ясый, ди. Әни шуның белән сөйләшеп, безнең өчебезне дә киендереп - ясандырып, фотога төшертеп кайтты. Минем чәчләремне күпертте, ниндидер эшләпә киертте. Бу фотоны фотограф үзенең Баумандагы фотоательесы тәрәзәсенә элеп куйган. Берзаман әнине мәктәпкә чакыралар. Әни аптырап калды, мәктәптә әйбәт кенә укыйбыз бит. Сәбәпчесе - теге Баумандагы фото икән. "Ниткән эш бу? Ул бит пионерка! Нинди прическа, нинди бөдрәләр, нинди эшләпә бу тагын? Ул бит коммунист кызы! Ничек әтиегез моңа юл куйды?" - дип әнине утлы табада кыздырып кайтарды укытучылар. Әнинең мондый кызык­лы эшләре тагын да булды. Берзаман тагын каяндыр ишетеп кайта бу: ниндидер рәссам майлы буяу белән порт­ретлар яза, имеш. Шуңа алып барып, өчебезнең дә портретларын ясатты. Аның бит әле бөтенесенә акчасы да кирәк. Ашау дигән әйбер бездә культ түгел иде. Без бик аз, ләкин ләззәтле һәм тәмле итеп, барыбыз бергә җыелып ашый идек.
Әни безнең өчебезне дә музыка мәктәбенә бирде. Абыйны һәм мине - скрипкага, апаны - фортепианога. Абыем, консерваторияне тәмамлап, опера театрында оркестрда эшли башлады. Мин музыка мәктәбен бетереп, театр белән мавыгып, үзешчән сәнгатьтә кайнап үстем. Тавыш яңгыравыклы, концертлар алып барам. Пионерлар сараендагы бөтен түгәрәк - студияләрне йөреп чыктым. Дөресен әйткәндә, мине хөкүмәт үстерде. Әти сугыштан кайткач озак яшәмәде. Мине "үзешчән сәнгатьтә иң актив катнашкан өчен" Артекка җибәрделәр. Китәр алдыннан баштан­аяк киендерделәр. Ул вакытта педагоглар безгә бик игътибарлы, ярдәмчел булды, гел бүләкләр, акча да бирәләр иде. Комсомолга кергәч исә мине Чехословакиягә җибәрделәр, анда 40 көн ял итеп кайттым.
Мәскәүне яулап булмады...
Шулай театр түгәрәкләренә йөреп, мәктәп еллары артта калды. Радиодин Вахтангов теат­рының спектакльләрен тыңлап, тәмам җенләндем: Мәскәүгә, Вахтангов студиясенә укырга китәргә булдым. Ул чорда бит радио тыңлыйбыз да китап укыйбыз. Казан безнең өчен провинция, авыл инде. Мәскәүгә нәрсә кияргә? Әни төн утырып ситсыдан күлмәк текте (ул вакытта ситсы модада). Күрше Таифә ападан, бер чыбык очы туганнарының адресын алып, чыгып киттем Мәскәүгә. Бардым имтиханга, тик үтә алмадым. "Сез безгә туры килмисез, - диделәр. - Сез талантлы, ләкин безгә героинялар кирәк". Анда озын буйлы, матур кызлар йөри, ә мин кеп-кечкенә... Мине юатып җибәрделәр: "Сезнең Казанда Рус театры каршында курс җыялар, сезне һичшиксез кабул итәчәкләр", - диделәр. Җылап кайтып киттем шулай. Качалов театры студиясенә имтиханга әзерләнә башладым. Анда татар һәм рус төркемнәре җыялар иде, мин урысныкын сайладым. Рус мәктәбендә укыдым бит. Өч турны да үттем. Хәким абый Сәлимҗанов сорау бирде: кызый, син кемне уйнарга телисең сәхнәдә? Мин "Анна Каренина"ны дип җавап биргәч, имтихан алучылар дәррәү көлә башлады. Мин җылый-җылый чыгып киттем. Шулай кабул ителдем инде, укый башладык. Ширияздан ага Сарымсаковның киңәшен тотып, мин алга таба татар төркеменә күчтем. "Татарчам бик әйбәт түгел" дип икеләнеп торгач, "Өйрәнерсең, - диде ул. - Синең киләчәгең татар теат­рында". Бу аның пәйгамбәрләр кебек алдан күрүе булган икән. Ирек Баһман, Мансур Шиһапов, Рәсим Сәләховлар белән бер төркемдә укыдык.
Сөюне саклый алмадык...
Икенче курста укыганда минем белән Рәфкать Бикчәнтәев дигән артист-режиссер нишләптер бик кызыксына башлады. Берзаман Камалда Х.Вахитның "Беренче мәхәббәт"ен куя башладылар. Рәфкать мине баш рольгә алды. Бөтен театр аягүрә басты. Ничек инде җүнләп татарча да сөйләшә белмәгән кызчыкка төп рольне биреп була? Ләкин Рәфкать мине өйрәтеп, сәхнәгә аяк бастырды. Мин инде Рәфкатьнең сәхнәдәге уенын күреп, читтән генә сокланып йөрүче идем. Премьера зур уңыш белән узды, халык театрга өерелеп йөри башлады. "Беренче мәхәббәт" - Х.Вахитның беренче әсәре, Рәфкатьнең беренче режиссер эше, минем беренче ролем иде. Ул чорда халык театрга йөрми башлаган иде, Рәфкать куйган спектакльләр театрга яңадан тамашачыны кайтарды. Без шушы "Беренче мәхәббәт" белән 2 айга гастрольгә чыгып киттек. Рәфкатьне мин зур актер, бөек кеше дип бик хөрмәт итә идем. Шушы 2 ай эчендә бик якынайдык. 1961 елны без Рәфкать белән өйләнештек.
Әни, әлбәттә, минем бу адымны кабул итмәде. Чөнки яшь аермабыз зур, Рәфкать миннән 17 яшькә олы. Хатыны белән аерылышкан, кызы үсә иде. Рәфкать аны сагынып, гел миңа сөйли иде. Ул миңа бик ялгыз булып тоела иде. Әнигә килеп, ул минем кулымны сорады. "Кызыгызны бик яраттым, аны миңа бирегез", - диде. Әни "Мин әле уйлармын", - дип җаваплады. Рәфкать чыгып киткәч, өстәлгә сугып, кычкырганмын икән: "Бирсәң дә барам, бирмәсәң дә барам!" - дип...
Алга таба төрле сәбәпләр белән тормышыбыз авыраеп китте. Рәфкать кызын бик сагынды, аңа баласын күрсәтмәделәр... Ул чакта театрда эчкечелек чире нык таралган иде. Ул афәт Рәфкатьне дә урап узмады. Ул бик горур иде, баш ияргә яратмады, үзен бервакытта да гаепле дип санамас иде. Ул бит щепкинчы, Камал театрында аларны кабул итеп бетермәделәр, аларның уйнау манералары башка иде. Баш режиссер булып Марсель Хәкимович килде. Алар инде бергә эшли алмады. Рәфкать бит Марсель килгәнче үк театрда спектакльләр куйган кеше. Ул үзен баш режиссер итеп куярлар дип өметләнгәндер. Ләкин аны, ниндидер бер кечкенә генә сәбәп табып, театрдан җибәрделәр. Шундый авыр вакытында мин дә аңа таяныч була алмадым. Без инде аерылышкан идек. Үкенечле нәрсәләр күп булды. Түземлегем, сабырлыгым җитмәде. Яшь аермасы да нык сизелә иде. Ул дөньяга ачык күз белән карый иде, ә мин һаман хыялланып яшәдем. Гомерләр үткәч кенә мин аның ул чактагы халәтен аңлый башладым. Ул үзен гомере буе ялгыз хис итте. Халык аны ярата иде. Ләкин аның кадерен белмәделәр.
Соңрак мин андагы сыйфатларны режиссер Дамир Сираҗиевта күрдем. Алар бик охшаш язмышлы булды: икесе дә тоталитар чорга эләкте, буйсынырга яратмадылар, бик зур талант ияләре булсалар да, аларга спектакльләр куйдырмадылар. Дамир "Кияү белән кәләш"не куйгач, халык бик яхшы кабул итте, ләкин аны театрга алмадылар. Ул сәхнә эзләп, сугылып йөрде: филармониядә, ТЮЗда эшләп алды. Дөрес, соңрак Камалга чакырып аңа "Ахырзаман"ны (Ч.Айтматов) куйдырдылар. Ул театр училищесында укытты, Фәрит анда укыганда иҗат кешесе булып формалашуында бик нык тәэсир итте. Фәрит аркылы мин дә Дамир белән дуслашып киттем. Ул өйләнмәгән, бик ялгыз иде, рәтле эше дә булмады. Рәфкатькә дә мин терәк булырга теләгән идем, тик көчем җитмәде. Дамир белән дә шул ук хәл. Дамир ул тормышта да, сәхнәдә дә кысаларны белми иде... Шуның белән ул һәлак та булды. Аны үтерделәр, әлбәттә. Бу ике олы шәхес белән гомерем еллары кисешү мине рухи яктан баетты.
Алмагачның алмасы
Дөресен әйткәндә, Фәриткә балачакта игътибар җитмәде. Икешәр ай буе гастрольләрдә йөрибез, шимбә-якшәмбеләрдә выездной спектакльләргә чыгабыз. Өстәлдә гел бер үк язу калдырам: "Улым, мин выездной спектакльдә, суыткычта йомырка, пешереп аша". Җәйләре аның пионер лагерьларында үтте. Элек без Һ.Такташ урамында тордык. Анда группировкаларның котырынган чагы. Фәрит тә берара шул төркемдәге бер малай белән аралаша башлады. Моны нәрсәдер белән мавыктырырга кирәк. Мин аңа гитарада уйнарга өйрәтүче ялладым, ул ярыйсы гына уйнарга өйрәнде. Шуннан мәдәният сараендагы эстрада ансамбленә яздырдым. Ул шунда уйный, җырлый башлады, Һ.Такташ малайлары белән аралары да өзелде. Шулай бервакыт киемнәрен юар алдыннан кесәләрен карыйм, тәмәке валчыгы килеп чыкты. Сорыйм моннан: "Тартасыңмы?" "Әйе", - ди. Үтерәм, дидем дә кулыма эләккән әйбер белән яра башладым. Үзем "Тартмыйм бүтән, дип әйт! Тартмыйм, дип әйт!" дип кычкырам. Бөтен ярсуым бәреп чыкты шунда, берүзең тәрбияләп кара син ир баланы! "Әни, бүтән тартмыйм", дигән вәгъдә алмакчы булам бит. "Әни, соң инде", димәсенме! Шуннан бирле тарта, ташламады.
Мәктәпне бетергәч, театр училищесына керде, урыс бүлегенә барам, дисә дә, татарныкына керергә күндердем. Марсель Хәкимович курсында укып чык­ты, театрда уңышлы рольләр уйнады. Аннары ул Мәскәүгә ГИТИСка режиссерлыкка укырга китте. 1 нче курсны бетергәч, аны армиягә алдылар. Ленинград янында 2 ел хезмәт итте. Өч тапкыр янына бардым. Беренче тапкыр барсам, утыра бу уфтанып: "Әни, үләм мин монда. Бетәм мин монда", - ди. Киттем командирларына. "Ул бит бернәрсә эшли белми - портянка кия белми, төймә тага белми, якасын бөтенләй тегә алмый..."
- Ә сез аннан нәрсә эшли белгәнен сорадыгызмы соң? - дидем. - Ул бит актер, режиссер, гитарада уйный, җырлый, шәп итеп шигырь укый, композицияләр төзи! Файдаланыгыз аның шул сәләтләрен, ул бит хәрби кеше булып тумаган!..
Шулай сөйләшеп кайттым, бераз вакыт үткәч, Фәрит хәбәр итә: аны китапханәгә күчергәннәр, ул үзешчән сәнгать оештыра, композиция сәхнәләштереп ята. Рәхәтләнеп китап укый, стройларга чыкмый.
Армиядән кайтты бу. Укуын дәвам итәргә исәбе юк, мин инде әзер артист, теат­рда эшлим, ди. Алып килдем дә көзге каршына бастырдым моны. Ябык, чандыр, чебеш кебек... "Шулай роль көтеп йөреп гомерең үтәчәк бит, чебеш бит син!" - дидем. "Бары тик режиссер булачаксың! Бәйсез профессия, бөтен артистлар синең кул астыңда булачак!" - дип үгетләдем. Марсель Хәкимович та сөйләште. "Мин үз курсымнан калдым инде, бармыйм", - дип каршы торса да, ахырда ул күнде, укуын дәвам итәргә Мәскәүгә китте. Диплом спектакле "Бичура"ны да (М.Гыйләҗев) минем киңәш белән куйды. Башта әсәрне беркем дә ошатмады. Педагоглары диплом эше итеп классика куярга тәкъдим иткән иде. Мин әйттем: син бит татар театрында эшләячәксең, милли әсәр куярга тиешсең, дидем. Пьесаны алып, зур артистларыбыз белән эшли башлады. Ул бит авылның бетүе хакындагы беренче әсәр иде. Мин анда үземнең иң беренче карчык ролемне башкардым. Спектакль уңышлы чыкты. Фәрит театрга кайтты, спектакльләр куя башлады. Минем дә рольләрем барлыкка килде. 7 ел буе мин бөтенләй рольсез яшәдем бит. "Хушы­гыз"да Миләүшәне, "Шәҗәрә"дә Сәлимәне уйнадым.
Шул вакыт иң көтелмәгән бер хәл булды. Марсель Хәкимович, 7 ел буе роль бирми торганнан соң, миңа "Әни килде" дә (Ш.Хөсәенов) Ана ролен бирде. Бу тагын театр өчен бик көтелмәгән зур вакыйга булды. "Наилә бит ул - шәһәр кызы, аның тавышы да, кыяфәте дә бу рольгә туры килми", - дип сөйләнделәр. Хәкимовичка да әйттем: "Ялгышасың, бу минем роль түгел", - дидем. Галимә апа Ибраһимова уйнаган Әнине хәтерләүчеләр мине башта ишетергә дә теләмәде.
Халык әле элек куелган спектакльне хәтерли иде. Башта бик авыр булды, ләкин мин бу рольне җиңдем. Тамашачы минем Ананы кабул итте. Марсель дә бик матур сүзләр әйткән иде. Үзеңнең актриса икәнеңне һәр яңа ролең белән исбатларга тиешсең - тамашачы алдында да, сәхнәдәшләрең алдында да...
Театрдан башканы белмәдем... Миңа Аллаһы Тәгалә гомерем буе ярдәм итте. Ул миңа талант бирде. Мин театрга бер килгәч, башка өлкәләргә тайпылмадым. Шәхси тормышта бик үк акыллы булмадым анысы. Мин бит театрдан тыш тормышны белмим дә. Театрга бәйле булмаган кеше белән аралашмадым да, мин яраткан кеше дә бары театрда була ала иде. Ялгышым да бәлки шундадыр.
Рольсез торган елларымда мин педагогикага кереп киттем. Театр училищесында Марсель белән бер курс чыгардым. Аннары Мәдәният институтында эшли башладым. 25 ел буе анда укытам. Әни әйтә торган иде: "Син кеше өйрәтергә бик яратасың бит, үзеңдә акыл булмаса да", - дип. Әни минем сәхнәдә уйнавымны бик яратты, спектакльләрне рәхәтләнеп карап барды. Дәү әнием исә минем сәхнәдәге рольләремне кабул итмәде. Ул минем шәһәрчәрәк татарчамны гафу итә алмый иде.
Дусларым да театрда иде. Бердәнбер тугры булып калган иң якын дустым Фирдәвескәй булды (Фирдәвес Әхтәмова). Ул миңа әйтә иде: "Наилә, ахирәт дустым дип әйтмә, дус­тым дип кенә әйт. Югыйсә, ахирәттә дә минем өчен җавап бирәсең булыр..." "Бирермен, Фирдәвескәй, борчылма" дия идем. Ул бик дөрес яшәде. Бернинди хаталар ясамады. Ул бу театрның иманы кебек иде. Фирдәвес бик нык дингә бирелгән кеше иде. Театрдан китүенең дә сәбәбе шул булды. Ул авыруын да Аллаһтан дип тыныч кабул итте. Табибләргә дә бик соң гына, чире азгач кына барды. Фирдәвес ул бик гади иде, сәхнәдә дә гади булды. Кылана белмәде. Шуның белән ул халыкка да бик якын, кадерле булды.
* * *
Аллаһы Тәгалә һәр нәрсәне үз урынына куя. Әтисе рәхәтләнеп театрда эшли алмыйча, вакытсыз китеп барды, аның каравы улына баш театрда иҗат итү, аны җитәкләү насыйп булды. Марсель Сәлимҗанов көтмәгәндә китеп баргач, театрда шундый зур бер билгесезлек туды: кем баш булыр? Һәркем борчылып көтте. Мин дә бик борчылдым, чит режиссер баш булып килсә, Фәриткә читен булыр иде. Ул исә үзен бик тыныч тотты, бүлмәсеннән дә чыкмады. Миңа да: "Әни, борчылма. Барысы да Аллаһ ризалыгында, - диде. - Мине бөтен театрлар чакырып тора, мин бит эшсез йөри торган яһүди түгел. Мин Марсель Хәкимович кул астында эшләдем, ләкин башка кеше кул астында беркайчан да эшләмәячәкмен". Фәрит бит театр баласы булып үсте, Марсельнең шәкерте булды, ничек инде читтән баш режиссер китереп куя алсыннар?
Мине хәзер нык борчыган нәрсә шул: җитәкчеләр спортка чиктән тыш мөкиббән. Анда миллионнар сарыф ителә. Бу спортка сәламәт мөнәсәбәт түгел, ә ниндидер комарлы уен, мавыгуларың өчен акча исраф итү. Дөньяны бит спорт та, икътисад та тотмый, ә мәдәният, рухи байлык, рухи үсеш кенә тотып тора. Спорт командаларының җыелышларына йөрергә вакыт тапкан зур җитәкчеләребезнең татар театрына килергә вакытлары булмау бик кызганыч, әлбәттә. Татар театры милләт өчен иң авыр елларда да телебезне, милли үзаңны саклап килде бит. Ул әле дә үз кыйбласына тугры калып яши. Зур спортка түгелгән зур акчалар кемнәргәдер шәхси канәгатьләнү китерүдән тыш, халкыбызга нәрсә бирә соң?..
* * *
Наилә ханымның хатирәләрен, уй-фикерләрен кинәнгәнче тыңлап, кипкән тамакларны язып җибәрү нияте белән театрның буфетында чәйләп алырга булдык. Буфетка бару юлында Наилә апа сәхнәгә чыгар вакытларын көтеп утырган яшь актерларның хәлен белешергә, киңәш бирергә, йөзе таныш түгел дип тапкан егетне туктатып, аның кем булуын, кемгә килгәнен ачыкларга өлгерде.
Наилә Гәрәева гомеренең бәрәкәтле көзендә дә татар театры сәхнәсен кыңгырау тавышы белән яңгыратып, тамашачыларын сөендереп тора. Аны һаман яратучы, сагынучы үз тамашачысы бар. Ә йөрәген театрга биргән актриса өчен иң зур бәхет шул түгелмени?
Эльмира СИРАҖИ.
.Наилә ханым улы Фәрит белән.
.Улы Фәрит, килене Люция (Хәмитова), оныгы Йосыф.
.Наилә Гәрәева ире Рәфкать белән бер спектакльдә.
.Фоторәсемнәрдә - артистның тормыш мизгелләре һәм спектакльләрдән күренешләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев