Мәдәни җомга

Казан шәһәре

Сәхнә

Музыка мәгърифәтчесе

Республикабызда гына түгел, ил буйлап санасаң да, музыкаль лекторлар бик аз. Шундый сирәк һөнәр ияләренең берсе – Татарстанның атказанган артисты, тамашачы филармониянең тавышы дип йөртә торган Лилия Аппакова.

Ул концертларда беренче булып сәхнәгә чыга һәм иң соңгы булып пәрдә артына кереп китә. Кичәнең ярты уңышы аның белем дәрәҗәсе, сөйләү осталыгыннан тора дияргә мөмкин. Ул теләсә нинди җырчының, дирижерның, оркестр музыкантының иңнәренә канат үстерә ала. Бу һөнәр иясен музыкаль лектор дип йөртәләр. Республикабызда гына түгел, ил буйлап санасаң да, музыкаль лекторлар бик аз. Шундый сирәк һөнәр ияләренең берсе – Татарстанның атказанган артисты, тамашачы филармониянең тавышы дип йөртә торган Лилия Аппакова.

Республикабызда татар һәм рус телләрендә бер үк дәрәҗәдә камил сөйләшә, кичәләр алып бара алган лекторларны көпә-көндез шәм кабызып эзләсәң дә, таба алмассың. Л.Аппакова ана телебезне сәхнәдән имгәтмичә, матур итеп ирештерүе белән дә йөрәкләребезгә якын. Лилия ханымның Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенә беренче тапкыр аяк басканына чирек гасыр булды һәм озакламый ул матур гомер бәйрәмен билгеләп үтәчәк. 

Филармониягә Л.Аппакованы консерваториядәге мөгаллиме Зөлфирә Якуб кызы Салихова җитәкләп алып килә. Кыз опера һәм камера музыкасы бүлеге белән мәктәп, гимназияләрдә концертлар алып бара башлый. Бу еллар зур сәхнәгә чыгар алдыннан әзерлек чоры була. Берочтан филармониядәге төрле коллективлар белән дә хезмәттәшлек итә. Татарстан Республикасы халык музыка уен кораллары оркестры ул вакытта әле яшь. Репертуарны һаман төрлеләндерә һәм балалар, һәм аларның ата-аналары, әби-бабалары өчен кызыклы программалар әзерли. Бөтен хыялларын тормышка ашырырга музыкантлар гына түгел, талантлы лекторлар да кирәк була. Дирижер Анатолий Шутиков Лилияне кичәләр алып барырга чакыра башлый. Тора-бара Л.Аппакова бөтенләйгә халык музыка уен кораллары оркестрына эшкә күчә һәм 20 ел маэстро А.Шутиковның коллективы белән аерылгысыз иҗат итә. Республикабызның симфоник оркестры, кыллы квартеты, «La Primavera”, “Новая музыка», «Казан нуры», филармония джаз оркестрлары һ.б. коллективлар белән хезмәттәшлек итү Лилия ханымга осталыгын камилләштерергә мөмкинлек бирә. 

М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында уза торган Ф.Шаляпин һәм Р.Нуриев фестивальләре күптән казанлыларның мәхәббәтен яулады, аларга билетларны бер сәгать эчендә кырып-себереп алып бетерәләр. Фестивальләрнең дәрәҗәсе шундый зур булуында Лилиябезнең дә өлеше бар, чөнки ул бер ара, анда катнашып, спектакль алдыннан тамашачыларга композиторлар һәм аларның опера, балетлары турында мавыктыр­гыч итеп сөйләде, гала-концертларны алып барды. «Филармониада», «Народные мелодии», «Түгәрәк уен», Европа-Азия», «Балкыш-Сияние» фестивальләрен алып барыр өчен, композиторлар Ф.Яруллин, Ф.Әхмәтов, Р.Яхин, Р.Еникеев, Р.Кәлимуллин һәм Татарстан Композиторлар берлеге оештырган бүтән моң ияләренең иҗат кичәләрендә тәфсилле итеп сөйләр өчен, И.Газиев, В.Ганиева, К.Хәйретдинова, М.Казаков һ.б. җырчыларыбызның кичәләрендә әтрафлы сүз белән сәхнәгә чыгар өчен, никадәр белем кирәк! Атаклы маэстро Владимир Спиваков, килгән саен диярлек, «Виртуозы Москвы» оркестры концертын алып барырга чакыра икән, Михаил Плетнев җитәкчелегендәге Россия милли оркестры, Владимир Федосеев җитәкчелегендәге П.Чайковский исемендәге Зур симфоник оркестр Лилиябезне лектор буларак сората икән, болар да аның белем тирәнлеген, карашының киңлеген раслый. 

Музыкаль лектор дип аталган сирәк һөнәргә кая өйрәтәләр соң? Консерватория дипломына «лектор-музыковед» дип язылса да, анда музыка буенча белем генә бирәләр, сәхнәдә сөйләү серләренә исә үзеңә төшенәсе. Л.Аппакова күренекле музыка белгечләре һәм лекторлар Светлана Захарова һәм Георгий Кантордан күп нәрсәгә өйрәнә, бүген дә аларны үрнәк итеп күз алдында тота. Катлаулы музыка жанрлары турында нәни тамашачыларга җиңел, аңлаешлы тел белән сөйләргә, импровизация осталыгына, коры җөмләләрне хискә төрергә, тамашачыны бер күз карашы, бер ымы белән үзенә җәлеп итәргә, программалар әзерләгәндә төбенә төшкәнче казынырга, артистлык осталыгына исә эшли-эшли төшенә, өйрәнә. Музыкаль лектор булып эшләр өчен, беренче чиратта һөнәреңне яратырга кирәк, мөгаен. Бары тик ярату гына зур акча артыннан куучы тамадага әйләнүдән саклап калырга мөмкин. Шуңа өстәп тирән белем, һәрвакыт яңалыкка омтылу сорала. Артыңда дирижер тора һәм алтмыш биш кешелек оркестр утыра лабаса. Дирижер да, коллективтагы һәр музыкант та – сәнгатьтә азу төше ярган зур акыл ияләре. Лектор исә аларның барысыннан да зирәгрәк булып, теге яки бу музыкаль әсәрне беркем булдыра алмаганча тәкъдим итәргә тиеш, дирижер да, музыкантлар да хәйран калып, канатланып, ул әсәрне мәңге онытылмаслык итеп уйнап бирерлек булсын. 

Халык музыка уен кораллары оркестрының репертуары халык көйләре белән генә чикләнә дип уйлаучылар ялгыша, билгеле. Балалар өчен концертлары гына да ничә төргә бүленә. Бер көнне Лилия ханым музыка уен кораллары белән таныштыра, икенче юлы музыкаль жанрлар турында сөйли, аннары рус һәм чит илләрнең зур бөек композиторларын барлап чыга, ары китеп Татарстан, Россия, Италия, Греция, Германия, Португалия, Америка һ.б. илләрнең музыкаль мәдәнияте хакында бәян итә, бер очрашуда төрле дәверләр музыкасы белән таныштыра. Әнә шулай күңел ача-ача, никадәр бала музыка буенча төпле белем туплый, үзләре өчен ничаклы бәһасез мәгълүмат ала. Кичләрен исә әле романслар, әле оперетталар, әле Шаляпин репертуарындагы җырларны, әле Юрий Антонов репертуарын башкарып, нәни тамашачыларның ата-аналары, әби-бабаларының тормыш авырлыгыннан талчыккан җаннарына җылы өрергә кирәк. Менә нинди киң халык музыка уен кораллары оркестрының репертуары! Сүз уңаеннан маэстро А.Шутиков җитәкчелегендәге бу коллектив быел 30 еллыгын билгеләп үтәчәк. 

Лилия Аппакова остазы Зөлфирә Салиховага рәхмәт укып туя алмый, сүз саен аның рухына дога ирештерә. Ул филармониягә җитәкләп алып килмәсә, бүген кем булып эшләр идем икән, дип баш вата. Безнең өчен исә бер нәрсә ачык – нинди өлкәдә хезмәт итсә дә, Лилия Аппакова халыкны агарту юлында армый-талмый эшләячәк иде. Атаклы сәүдәгәр, химая­чы Аппаковлар нәселеннән бит ул. Бер бабасы Муса Аппаков мануфактура белән сәүдә итә. Аның улы Исхак Дәүләт Думасы, Ратуша утырышларында катнаша, беренче гильдия сәүдәгәр дәрәҗәсенә итершә. Исхакның улы Измаил Казан икътисад җәмгыятендә катнашучы, мөселман балалары приютына ярдәм итүче буларак халкыбыз күңелендә яши. Аның улы Ибраһим турында белмәгән-ишетмәгән кеше юктык. Бабаларының сәүдә эшен дәвам итә-итә, Оренбург, Бохара белән элемтәләр булдырып, акча туплагач, ул Шамил йортын, «Болгар» номерлары урнашкан атаклы бинаны һәм Казаныбызның күрке булган тагын берничә бина салдырта. Лилия ханымның әтисе Ренад Аппаков озак еллар Казан моторлар төзү заводында инженер-конструктор булып эшли. Әнисе Сәйдә ханым шунда ук химия лабораториясен җитәкли. Сәйдә ханымның әтисе ягыннан 13 буын, әнисе ягыннан 4 буын муллалар булган. Үзе дә ул дин юлында армый-талмый хезмәт итә, 1990 елларда Казан мәктәпләрендә ислам дине тарихын һәм гарәп язуын укытуны оештыру эшен башлап йөрде, укыту әсбаплары төзеде. Бүген дә Сәйдә Аппакованың исламча тәрбия, холык-гадәт, ир-хатын, ата-бала, шәхес һәм җәмгыять  мөнәсәбәтләре хакындагы чыгышларын милләттәшләребез йотлыгып тыңлый һәм «Тузмый торган бүләк» исемле китабын эзләп йөреп укый, кадерләп саклый. Кызлары Лилия ханым нәселдән килгән мәгърифәтчелек эшен музыка өлкәсендә дәвам итеп, затлы бабаларына дан өсти

Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА.

.СССРның халык артисты Иосиф Кобзон белән.

.Әнисе Сәйдә Аппакова белән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев