Мәдәни җомга

МОҢСАР ЭЛГӘРЛӘРЕБЕЗ ДӘВАМЧЫСЫ

Һәр милләтнең үзенә генә хас, үзенчәлекле музыкаль фольклоры бар. Без аларны, гадәттә, «халык җәүһәрләре» дип атыйбыз. Татар халкының музыкаль фольклорын яшәтү һәм үстерү, милли классик кануннарны саклау җәһәтеннән безнең атаклы җырчыларыбыз, биючеләребез һәм музыкантларыбыз да зур өлеш кертә. Шундыйларның берсе дип мин, гармунчы, курайчы, баянчы, композитор һәм оркестр җитәкчесе Ринат...

Һәр милләтнең үзенә генә хас, үзенчәлекле музыкаль фольклоры бар. Без аларны, гадәттә, «халык җәүһәрләре» дип атыйбыз. Татар халкының музыкаль фольклорын яшәтү һәм үстерү, милли классик кануннарны саклау җәһәтеннән безнең атаклы җырчыларыбыз, биючеләребез һәм музыкантларыбыз да зур өлеш кертә.


Шундыйларның берсе дип мин, гармунчы, курайчы, баянчы, композитор һәм оркестр җитәкчесе Ринат Вәлиевне атар идем. Халкыбызның музыкаль фольклорын пропагандалауда, аны профессиональ яктан камилләштерү юнәлешендә, үзе чагыштырмача яшь кенә булуына карамастан, ул инде шактый гына зур хезмәт куйган музыкант. Аның халык көйләренә төрле уен кораллары - баян, гармун, курай һәм оркестр өчен эшләнгән аранжировкалары радио-телевидение, аудио, видеокассеталары аша, солист-инструменталист буларак та, музыка сөючеләргә яхшы таныш. Аның абруйлы халыкара конкурсларда лауреат исемен яулавы да, күп нәрсә турында сөйли.

Кыскасы, ул музыка дөньясына Фәйзулла Туишев, Гали Җәмлиханов, Рәшит Мостафин, Рамил Курамшин, Кирам Сатиев, Рөстәм Вәлиев кебек осталарның лаеклы дәвамчысы булып килеп керде.

Соңгы елларда миңа Ринат Вәлиев белән шактый күп аралашырга туры килде. Минем күзәтүем буенча, Ринат тормышта гади, эчкерсез, самими, гамьле, ихлас, мәзәкчән, юморны аңлый торган кеше. Чыгырыннан чыгарсалар гына кырыслана, әмма тиз суына, кичерә белә, үч сакламый. Өстәвенә эшендә дә бик өлгер. Әгәр ул бүген тавыш яздыру студиясендә гармун сыздырса, икенче көнне инде Мәскәүнең Зур концерт залында курай сыза. Әле җитмәсә, биш намазга да утырырга өлгерә.

Ринат Вәлиев 1971 елда Түбән Новгород өлкәсенең, Сергач төбәге, Грибан авылында гаиләдә 15 нче бала булып дөньяга килә. Егетнең музыка дөньясына тартылуы, әлбәттә, музыкага һәвәс нәсел-нәсәбе белән бәйләнгән. Инде 4 яшендә үк бәләкәй Ринат әнкәсенең җырлавына ияреп, гармун телләрен капшый башлый, көй чыгарырга маташа. Әнисенең халык җырлары белән моңлануы балага да тәэсир итми калмагандыр, күрәсең.

Абыйларының баянда уйнавын күреп, ул 6-7 яшендә баянга күчә. Соңрак Мәскәүдә яшәүче олы абыйсында тәрбияләнеп, музыка мәктәбендә белем ала башлый. Аннан Түбән Новгородта мәдәният-агарту училищесын, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать академиясен, бер үк вакытта Казан консерваториясен 3 ел эчендә тәмамлап, аспирантурада белемен арттыра. Аспирантурада уку дәверендә ул «Казан» милли мәдәният үзәге каршында халык уен кораллары оркестрын оештырып, күп еллар аның алыштыргысыз җитәкчесе булды. «Казан нуры» дип исемләнгән бу дәрәҗәле оркестр әле дә үзенең актив концерт эшчәнлеген дәвам итә.

Бервакыт «Казан нуры» оркестры чыгышын беренче Президентыбыз Минтимер Шәймиев тә тыңлый, һәм оркестр җитәкчесе Ринат Вәлиевнең гармуннарда бик тә оста уйнавына игътибар итеп, аны үзенә чакыра, аңа Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленең сәнгать җитәкчесе вазифасына күчәргә тәкъдим итә. Фольклор жанрында 10 ел буе эшләгән тәҗрибәле музыкант буларак, ул Президентның тәкъдименә риза була.

Ә Ринат Вәлиев килер алдыннан ансамбльнең хәле бик тә катлаулы һәм четерекле иде. Нәкъ шул вакытта аның ансамбльгә җитәкче булып килүе, Татарстанның йөзек кашы саналган җыр һәм бию ансамбленең язмышын хәл итте.

Президентыбызның һәм башка дәүләт җитәкчеләренең ярдәменә таянып, Ринат Вәлиев ансамбльгә талантлы яшь кадрларны тарту, коллектив өчен шартлар тудыру, сәхнә костюмнары, сыйфатлы музыка кораллары һәм, иң мөһиме, финанс проблемасын хәл итү кебек мәсьәләләрне иң алгы планга куйды.

Дәүләт җитәкчеләреннән, химаячеләрдән финанс ярдәме алу өчен зур абруйга ия, мәртәбәле җитәкче булырга да кирәк бит әле. Бу җәһәттән Ринатка бернинди дә каршылык булмады, дисәк тә ярый торгандыр. Дөрестән дә, Президент Минтимер Шәймиев, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Премьер-министр Рөстәм Миңнеханов ансамбльне финанслауда зур булышлык күрсәтте.

Шулай итеп, 80нән артык кешедән торган коллектив тупланды. Кыйммәтле костюмнар тектерү өчен мөмкинлек ачылды. Ансамбльнең оркестр труппасы кирәкле музыка уен кораллары белән тәэмин ителде, ул югары дәрәҗәдәге профессиональ музыкантлар белән тулыланды, хор һәм балет труппасы профессиональ кадрлар белән көчәйтелде. Ансамбльнең элеккеге мирасында булган алтын фондны кабат торгызу бурычы тормышка ашты. Әйтик, «Аулак өй», «Каз өмәсе», «Сарман» кебек, заманында ансамбльнең репертуарында булган музыкаль-хореографик композицияләр яңадан сәхнәгә менде. Дөнья халыклары фольклор музыкасын, төрле милләтләрнең үзенчәлекле җыр-биюләрен татар тамашачыларына җиткерүдә талантлы коллектив зур көч куйды. Яңа концерт проектлары гамәлгә куелды. Иҗат коллективын кабат югары профессиональ баскычка күтәрүдә, әлбәттә, бик күп еллар буе ансамбль оркестры өчен музыка язучы һәм аранжировкалар эшләүче оркестр труппасының алыштыргысыз җитәкчесе, Татарстанның халык артисты Рәшит Мостафинның, хор дирижеры, Татарстанның халык артисты Венера Гәрәеваның, балет труппасы җитәкчеләре, Татарстанның халык артистлары Наилә Гарипова белән Фердинант Гыймадиевның роле гаять зур булды.

Ринат Вәлиев ансамбльнең сәнгать җитәкчесе булып эшләгәндә аның Казанның меңьеллыгына багышланган музыкаль-хореографик композицияне (Борис Ляпаев сәхнәләштерүендә) әзерләвен хезмәтенең югары ноктасы, дип әйтергә буладыр. Бу зур композиция Ринат Вәлиев инициативасы белән башланып, Татарстан халкына зур бүләк булып, Камал театры сәхнәсендә беренче мәртәбә күрсәтелде һәм зур уңыш казанды. Концерт тәмамлангач, тамашачылар башкаручы артистларны, ансамбльнең җитәкчеләрен аягүрә басып алкышлады. Сәхнә чәчәккә күмелде. Әмма, ни кызганыч, шул яңа программаны сәхнәләштерүдә зур хезмәт куйган Ринат Вәлиевне ни өчендер сәхнәгә чакырмадылар, хәтта исемен дә телгә алмадылар. Югыйсә, ул беренче булып чәчәкләргә, алкышларга лаек иде бит. Нишлисең, ул чактагы мәдәният министры белән ярашмыйча, Ринат Вәлиев яңа программасының премьерасы алдыннан гына ансамбльнең сәнгать җитәкчесе вазифасыннан азат ителгән иде шул. Ләкин ни генә булмасын, Ринатыбыз әлеге вазифада үзенең җаваплы миссиясен үтәде. Ансамбльнең яңа иҗади сулыш алып, үсеп китүендә аның да үз өлеше бар.

Ринатка бездән бер генә теләк: аның үз алдына куйган иҗат планнары тормышка ашсын! Әле ул күп тапкырлар үзенең гармун, курай моңнары белән безнең туңган йөрәкләребезне җылытыр, күңелләребезне йомшартыр.

Марс МАКАРОВ,
Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: