Мәдәни җомга

Казан шәһәре

Сәхнә

Мөлаем артист бәйрәме

Табигать аңа чибәрлекне дә, нечкә хисләрне дә мул биргән, тыңлап туймаслык матур тембр­лы тавышны да кызганмаган.

К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында мөлаем, мәхәббәтле актер – Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Зөфәр Харисовның гомер бәйрәмен билгеләп үттеләр. Табигать аңа чибәрлекне дә, нечкә хисләрне дә мул биргән, тыңлап туймаслык матур тембр­лы тавышны да кызганмаган. Әйтерсең нәкъ менә сәхнә өчен әзерләгән. 

Табигать-анага бу эштә адәм балалары да ярдәм иткән. Шуларның берсе – Мөслим районы Түбән Табын авылында күршедә генә яшәгән һәм мөмкинлек булган саен Зөфәрне ияртеп чишмәгә алып төшкән, моңсу таллар янында берсеннән-берсе мавыктыргыч әкиятләр сөйләп таң калдырган Роза апа. Мәктәпкә эшкә урнашып, күршедәге әбиләргә фатирга кергән яшь укытучыларның һәркайсы бәләкәй Зөфәрне берәр һөнәргә – Фаягөл апасы гармунда уйнарга, Фәридә апасы – биергә өйрәткән. Китапханәче Венера апасы китапка мәхәббәт уятып кына калмаган, китапханәдә артистлар турында «Музыкальная жизнь» журналына тап булгач, егет Майя Плисецкая, Владимир Васильев һәм башка балет йолдызларына гашыйк булган, үзе дә балет артис­ты булырга хыялланган. Өлкән сыйныфларда бию түгәрәге оештырып, смотр-конкурсларда катнашкан. Мөслим академия хоры белән исә берничә тапкыр Казанга килгән, «Гөлҗамал» җыры белән хәтта Мәскәүгә барган. Беренче укытучысы Фәнисә апа исә барыннан да кадерлерәк булмадымы икән? Юкса аның, югары оч Рафисына кияүгә чыгып, авылның икенче башына менеп китүен капка ярыгыннан карап калганнан соң, бер атна буе үксеп елар һәм мәктәптә дәресләрне калдырыр идемени? Менә нинди зур тәрбия учагы булган авыл мәктәпләре. Тикмәгә генә күпчелек язучы, артистларыбыз авылдан чыкмаган. Менә нинди дөрләп янган учакларны сүндерергә юл куйганбыз... 

Сәхнәгә чыгып күрсәтердәй матур гадәтләр нәселдән дә килә, әлбәттә. Указлы мулла Харис аганың оныгы бит ул Зөфәр Харисов. Өстәвенә, исәп-хисап остасы, сабыр, тыныч табигатьле Назыйм абыйның улы да. Юкка гына авылларында Назыйм балалары, дигән исемнәре булмагандыр. Әниләре Әнвәрә исә - бик көчле, һәр эшне алдан башлап йөрүче шәхес. Сугыш вакытында Горький шәһәре янында торф чыгарып беләкләрен ныгыткан Әнвәрә апа балаларын утын кисәргә, печән чабарга үзе өйрәтә. Аның «Абынсаң да, егылсаң да, елаган җиреңдә бетереп кайт», «Эшеңә тел-теш тидерерлек булмасын», «Үзең өчен үзең җавап бир» кебек һ.б. акыллы сүзләре җанга уелган. 

Талантлы егетнең урыны сәнгатьтә булырга тиешлеген аңлаган өлкән дуслары Зөфәргә театр училищесына барырга киңәш итә. Әмма театр училищесы коридорында гомерендә беренче тапкыр озакка исәпләп туган авылыннан чыгып киткән егетне үзәкләрне өзәрлек гаҗизлек, җирсү, сагыну биләп ала һәм ул кире Мөслименә кайтып китә. Дөресрәге, башта Бөгелмәгә, аннан Азнакайга, шуннан соң Мөслимнең үзенә, һәм сөт машинасы киткән булу сәбәпле, ундүрт чакрым авылына кадәр тәпиләп кайта. Училище коридорында унбиш минут хакына – дүрт тәүлек юл! Туган авылын ташлап, кендек каны тамган туфрактан аерылып, шәһәр институтларына килгән милләттәшләребезнең хәле, язучы, шагыйрь булгач, аларның әсәрләрендә җирсү хисенең каян килгәне шушы бер мисалдан гына да аңлашыла. Ә ике елдан З.Харисов Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтына театр режиссерлары бүлегенә Ширияздан Сарымсаков курсына киләчәк. Аннан, күчмә театрда артист урыны булмау сәбәпле, Әлмәт театрына юл алачак һәм иҗат юлын Камил Вәлиев, Луиза Солтанова, Роза Салихова кебек күренекле артистлар белән башлаячак. Ә 1981 елдан бирле ул – күчмә, хәзерге К.Тинчурин исемендәге театр артисты. 

Бүген Тинчурин театры сиксән сигез ел дәвамында үткән юлыннан бераз читкәрәк тайпыла кебек түгелме? Символлар, әллә нинди яңача формалар белән мавыгып, саф хисләрне, тормышчанлыкны югалта барабыз шикелле. Театрга бер спектакль куярга килеп киткән яшь режиссерлар нинди коллектив белән эш итүләрен аңлыймы, аның бай тарихын күз алдына китерәме? Әллә артистлар белән дә танышырга өлгерми каламы? Һәр гаиләнең үзенең кануннары булган кебек, театрның да үзенә генә хас тәртипләре бар. Әйтик, берәр татар гаиләсенә марҗа килен килеп төшсә, ата-­ана, әби-бабай үзгәрер­гә мәҗбүр була, бала тугач, сөннәткә утыр­табызмы, чукындырабызмы, нинди исем кушабыз, кебек сораулар туа башлый, ягъни элеккеге тәртип­ләр какшый. Тарихны белмәгән берәр режиссер килсә, театр­да нәкъ шундый ук хәл күзәтелергә мөмкин. Режиссер килер дә китәр, театрда исә ни калыр? Пластика, трюклар гына калса, бик аяныч бит. Чын хисләр, ихласлык, самимилек юкка чыкса, аларны кире кайтарып булырмы? Тамашачыны югалтуы бик җиңел. Телефон, интернет, телевидение заманында, үтүкнең дә хәтта җанланып җырлап җибәрүе гаҗәп хәл булмаганда, тамашачыны яңадан театрга җәлеп итеп кара син! Критиклар, әлбәттә, заманча куелышларны хуплый, чөнки күбесе милли традицияләребезне белми, татар җырларындагы моң төшенчәсе аларга ят, билгесез нәрсә, татар мохите алар өчен буш сүз. 

Уйлавыбызча, хәзерге заманда да гыйбрәтле, уйландырырлык спектакльләр сәхнәләштереп була. Мәсәлән, үткән сезонда гына язучы Нәбирә Гыйматдинова әсәре буенча куелган «Утка очкан күбәләктәй» спектакленең кай җире килмәгән? Сабыр итеп, мәхәббәт көтеп яисә язмышларына күнеп, мәхәббәтсез яшәүче хатын-кызларыбыз турында бу спектакль тормышның үзеннән алынмаганмыни? Хатын-кыз, наз, мәхәббәт темаларын сугыш чоры вакыйгалары аша ачып, автор һәм режиссер сугышның гап-гади кешеләр язмышына ничек тәэсир иткәнен күрсәткән, экраннардан, радиодан исәпсез-сансыз сөйләнгән сугыш турында пафослы сүзләрне юкка чыгарган. Нәкъ бу спектакльне телгә алу очраклы түгел. Аны талантлы артист һәм режиссер Зөфәр Харисов куйган һәм «Утка очкан күбәләктәй» - ул режиссер буларак иҗат иткән җиденче спектакль. 

Озын сүзнең кыскасы, сиксән сигез ел тарихы булган күчмә театрның үз йөзен югалта баруы, кыйбласыннан тайпыла төшүе Зөфәр Харисов кебек олпат артистларны гына түгел, без тамашачыларны да борчый. Тинчурин театрында халыкчанлык, ихласлык югалмасын, яшь режиссерлар традицияләребезгә саграк карап, тирән, фәлсәфи, милли хисләрне көчәйтә, милләтне берләштерә торган спектакльләр иҗат итсен дигән теләктә калабыз.


Ә З. Харисов үзе сәнгатькә бервакытта да хилафлык китермәде. Аның рольләре тормышчан, зур ышандыру көченә ия. Ул классикларның әсәрләре буенча куелган тамашаларда күп уйнады. Коеп куйган классикка классик рольләр төс һәм бик килешеп тора. К.Тинчурин әсәре буенча сәхнәләштерелгән «Наз­лы кияү»дә Рәшит, «Хикмәтле доклад»та Низам, «Американ»да Габдуллаҗан, «Сакла, шартламасын»да Шакирҗан, М.Горький әсәре нигезендә иҗат ителгән «Кояш төшмәгән җирдә» спектаклендә Бубнов, Үзәер Гаҗибәковның «Аршын мал алан»ында Гаскәр, Н.Фәттах әсәре буенча сәхнәләштерелгән «Итил суы ака торур»да Ямгыр­чы рольләре шундыйлардан. Бервакыт Казаныбызга килеп Тинчурин театрында «Гамлет» спектаклен караганнан соң, Россиядә атаклы Шекспир белгече Алексей Борташевич Зөфәр Харисовның Полоний роле турында «Полонийны гади, аңлаешлы итеп, үз дәрәҗәсен белеп уйнау­чы актер Казан «Гамлет»ының иң кадерле шәхесләренең берсе», дип әйткән икән, тормышчанлык, ихласлыкка шуннан да әйбәтрәк дәлил була алмый торгандыр. Борташевичка ярау­лары ай-һай җиңел эш түгел! Кол Галинең «Йосыф-Зөләйха» спектаклендә Якуб роле дә 2013 елда икенче пландагы иң шәп ир-ат роле төрендә тикмәгә генә «Тантана» премиясенә лаек булмады. Бу роль актерга театр сәхнәсендә җиңү генә китермәде, тормышта зур җиңүгә дә ирештерде дисәк, һич арттыру булмас, чөнки нәкъ шушы рольдән соң Зөфәр Харисов дин юлына баса, нәфесне, күңелне котыртып торган шайтанны җиңү исә яхшы рольләр кебек, җиңел бирелми, зур хезмәт таләп итә. 2018 елда актер З.Харисовка «Абруй һәм дәрәҗә» төрендә Татарстан Хөкүмәте гранты да бик лаеклы рәвештә бирелде, чөнки киң колачлы сәхнә остасы, артист, режиссер, педагог булу өстенә, тынгысыз җәмәгать эшлеклесе З.Харисов һәммәбез өчен үрнәк-өлге ­булырлык.

Тинчурин театрында тән зәгыйфь­лекләре булган балалар өчен театр студиясе ачу турында сүз купкач, директор бу эшне ике дә уйламыйча Зөфәр Харисовка йөкли, чөнки аның кебек сабыр, акыллы, миһербанлы, киң күңелле һәм бөтен эшне җиренә җиткереп башкаручы кеше генә моны җиңеп чыгасын яхшы белә. «Могҗиза» балалар студиясе менә инде ике ел уңышлы иҗат итә, төрле фестиваль, бәйгеләрдә катнаша, җиңү яулый. Зөфәр абый анда пьеса авторы, режиссер да, балаларга ярдәм кулы сузучы дус та. Тора-бара Харисовка театрның актерлары Гөлназ Нәүмәтова һәм Салават Хәбибуллин кушыла. Сау-сәламәт адәм балалары кирәкмәгән заманда авыру балалар белән эшләү – үзе каһарманлык. Эшкә яшьләр дә кушылган икән, Зөфәр Харисов сәламәтме, авырумы булуына карамастан, һәр кешене Аллаһ яралт­кан, һәрберебезнең гомере кыйммәт, дигән фикерне аларга да сеңдерә алган, димәк. Актер З.Харисовның тагын бер мөһим рольләренең берсе – «Кара пулат» спектаклендә чичән-шагыйрь. Опера җырчылары арасында бердәнбер драма артисты буларак ул спектакльгә җан, җылылык өсти, шуның белән тамашаны бер баш югары күтәрә. 

Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Зөфәр Харисовның иҗат эше бүген дә кайнап тора. Бенефисының бер сәгатен тоташ үзе моно-спектакль рәвешендә уйнады - җырлады да, биеде дә, спектакльдән күренешләр дә башкарды. Сценариен дә үзе язган, билгеле. Күпләгән артистлар, җырчыларның иҗат кичәләре өчен сценарийлар язган кеше өчен үз бенефисыңны оештыру нәрсә ул?! Татарстан мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов Президентыбызның Указы нигезендә юбилярны «Фидакяр хезмәт өчен» медале белән бүләкләде. Элек милләтебезне берләштерү юлында күчмә театр бик тырышкан булса, хәзер бу эшне Бөтендөнья татар конгрессы уңышлы алып бара. Конгресс исеменнән шагыйрә Шәмсия Җиһангирова З.Харисовка иң изге теләкләрне җиткерде. «Могҗиза» балалар театр студиясенә йөрүче Айрат Якупов остазы хөрмәтенә шигырь язган. Аны сәхнәдәге экраннан укыганда, залда күзләре яшьләнмәгән бер генә тамашачы да калмагандыр. Аннары дәррәү кубып, яраткан артистларыбыз Зөлфия Вәлиева, Гөлчәчәк һәм Ирек Хафизовлар, Алмаз Фәтхуллин, Гүзәл Гайнуллина сәхнәгә чыкты һәм юбилярны уратып алды. Моннан егерме сигез ел элек З. Харисов курсына укыр­га килгән студентлар бу. Алар менә инде егерме өч ел үзләре сәхнә тота һәм һәркайсы тамашачы күңелен яулап өлгерде. Остазлары Зөфәр Харисовка, афәрин, димичә тыелып буламы соң! Аннан соң җиде-сигез яшь кыз-егет сәхнәгә сибелде. Бу – яңа гына укып чыккан һәм төрле театрлар буенча таралган шәкертләре. Татарстан театр коллективларыннан һәм республикабызның Театр әһелләре берлегеннән котлаулар ирештерелде, җыр, музыка күп яңгырады.

Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев