Мәдәни җомга

Казан шәһәре

Сәхнә

Минем һәр эшем җайлы бара

Камил Камаловның актерлык язмышын, әлбәттә, таланты билгели.

Г.Камал исемендәге театр артисты Камил Камалов күптән вафат инде. Ә сәхнәдә ул иҗат иткән рольләр һаман сагындыра. 1986 елда Мәскәүдә чыга торган “Театр тормышы” журналының олуг бүләгенә дә лаек булган иде. Иртә китте, ә үзен онытмадык. Ядкәр итеп, Камил турында шул журналда дөнья күргән бер язманы тәрҗемә иттек.

Руфия ХӘМИДУЛЛИНА.


Камил Камалов белән Казан урамнарын буйлыйбыз. Ул мине һәр йортының тарихын үзе яхшы белгән шәһәр белән таныштыра. Матур борынгы өй каршында туктаган саен, ә Казанда революциягә кадәр салынган биналар байтак сакланган, Камил чиксез горурлык хисләре кичерә. Ул миңа тупланмасындагы хәзинәсен халык хозурына куйган коллекционерны хәтерләтә.

Казан кирмәненә килеп җитәрәк, «хәзинә»нең иң кыйммәтле өлеше шул икәнен бик тиз төшенәм. Юлдашым тиңдәшсез архитектур корылмага сокланып карап тора, шундый ук соклануны миннән дә көтә, бик мавыгып Казан кирмәне турындагы риваятьләрне хикәяли, ул да булмый, хәзерге татарларның бик ерак бабалары яшәгән гасырларга ук әйдәп, үз халкының тарихын сөйләргә керешә.

Аннары без театрга юл тотабыз. Тамаша башланырга әле шактый вакыт бар, шуңа да карамастан, минем гидым театрны карап чыгу өчен аны чак җитәчәк дип саный. Һәм ул хаклы. Камал театрында карарлык нәрсәләр бар: зиннәтле алгы зал (фойе), кышкы бакча, ачык верандалар, театрга нигез салган шәхесләрнең махсус заказга ясатылган сурәтләре. Профессиональ татар театрын оештырган затларның тантаналы йөзләре һәм мәгънә тулы күзләре диварлардан безгә төбәлгән. Сурәтләнгән театр эшлеклеләренең мәшһүрлеген, затлылыгын тиешенчә ачып биргән портретлар заманча бина диварларына эленгән һәм бу күңелгә зур тәэсир ясый. Язуларын укыганда, тәэсир тагын да көчәя: Камал I, Камал II... Порт­ретлардан соң калган буш урынга шаяру катыш ишарәлим: янәсе, монда синең сурәтең эленеп торачакмы? Камил Камал дигән исемең бар икән, татар театрының «патшалар» нәселен дәвам итү синең өчен абруеңны саклау дәрәҗәсендәге зур эш булырга тиеш, дим. Камил елмая һәм мине сәхнәдә хәзер уйнаучы актерларның фотосурәтләре тезелеп киткән залга әйди. Иң башта – СССРның халык артистлары, аннары – «атказанган» һәм башкалар, ахырда – актерлык юлына яңа гына аяк баскан яшьләр; иң соңында – Камил Камаловның сурәте. Дан-шөһрәтле хезмәттәшләре дәрәҗәсенә җиткәнче аңа әле байтак юл үтәсе. Әмма Камил моңа һич борчылмый, зур театр гаиләсенә кабул ителүе белән генә дә ул үзен чиксез бәхетле тоя.

Бер сурәттән икенчесенә, аннары өченчесенә күчәбез, Камил кемнең кем булуы турында аңлатмалар биреп бара. Аныңча, труппаның һәрбер артисты йә бөек, йә талантлы, ул башка сүзләр белми дә кебек, һәм мин бу хәлдән каушап калам. Актер туганнарым кичерсен: әмма шундый да ихласлык белән, сокланып үзенең таланты һәм ирешкәннәре турында түгел, ә башкалар турында сөйләүче артистны беренче тапкыр күрүем.

Аннары да, театрның бүгенге репертуары турында сөйләгәндә, Камил бик озаклап, хискә бирелеп, А.Гыйләҗевның «Өч аршын җир» премьерасы турында гәп кора. Бу спектакльдә бөтенләй уйнамавын ачыклагач, мин тагын гаҗәпкә калам. Камил сөйләргә ярата, мин Г. Камал исемендәге театрның иҗади тормышы, аның режиссерлары һәм артистлары, тамашачының театр белән даими кызыксынып торуы турында күп мәгълүмат алам.

Иртә белән үк башланган сөйләшүебез дәвам итә һәм мин аның һич тә әңгәмәгә охшамавыннан сискәнеп китәм – нәтиҗәдә Камил турында әле дә бернәрсә белмим бит. Ашыга-кабалана сорауларымны бирә башлыйм: кайда тудың? бала чагың ничек үтте? театрга кайчан килдең? беренче остазың кем? театрда сиңа нинди вакыйга иң көчле тәэсир ясады?.. Әлеге дә баягы, һәр журналист төнлә уятып сорасаң да әйтеп бирә торган сөальләр җыелмасы инде. Сүз уңаеннан, бу «җыелма»ның алай ук начар түгеллеген әйтеп китәсем килә. Камилнең җавапларыннан менә дигән очерк язарга мөмкин һәм анда тамчы да уйдырма булмас иде: ул шагыйранә атамалы Таулар авылында алты балалы гаиләдә тууын (авылның исеме җисеменә туры килми – анда таулар юк икән); тормышлары авыр булуын, әтиләре үлүен, үзенең интернатка эләгүен, шул вакытта ук инде артист булырга хыяллануын, әмма үзен көзге алдына бастыруларын, анда арык, кечкенә, сипкелле малайны – үз чагылышын күрүен, ахыр чиктә елга техникумына укырга керүдән башка юл калмавын сөйли.

Бу урында тын алып: «Талант – язмышыңны үзең язу сәләте ул», – дип, купшы сүзләр әйтергә булыр иде.

Камил Камаловның актерлык язмышын, әлбәттә, таланты билгели, анысының исә елга техникумында студентлар оештырган эстрада театрында шөгыльләнгәндә «табылмый» хәле булмый. Камил соңрак Марсель Сәлимҗанов җитәкчелегендә актерлык белеме ала һәм аның язмышы ачыклана. Г. Камал исемендәге театрның баш режиссеры Сәлимҗанов – аның тормышында бик зур роль уйнаган, актерлык шәхесен калыплаштыруга ярдәм иткән һәм хәзер дә ярдәм итүче Остаз шул инде.

Театрның хәзерге репертуарында Камил сәхнә тота... Укучы миннән көткән шушы сүзләр язылмаган очеркыбызда хакыйкатькә тәүге хилафлык булыр иде.

Чынлыкта Камил бик аз уйный, аның нибары ике зур роле бар, гәрчә, аның фикеренчә, бу шулай булырга тиеш тә, труппада халык күп һәм аларның һәммәсенә роль бирергә кирәк. Мин әле күпләргә кызыклы тоелган тагын бер нәрсәне белдем: Камил театрда нибары 100 сум хезмәт хакы ала, ниндидер бер азык-төлек кибетендә рәссам-бизәүче булып эшли, аның өенә кадәр шәһәрдән 1 сәгатьлек юл. Шул ук вакытта ул үзен бик бәхетле тоя. «Минем һәр эшем җайлы бара, – ди ул нык ышаныч белән, – әгәр ничек тә булса уңышсызлыкка очрасам да, төгәл беләм, озакка түгел ул».

Минем тагын аңа исем китә: Камилдән башка кемнәрдер тарафыннан кыерсытылганлык, үзебезгә тиешле, хакыбыз бар дип санаган нәрсәләрдән мәхрүм ителгәнлек хисен кичермәүче бер генә кешене дә искә төшерә алмыйм. Һәрчак уңуы турында сөйләгәндә, Камил, үзе уйнауга яисә уйнамауга карамастан, яңа, яхшы спектакль чыгаруны; театрның төсле чирәп түшәп ясалган күк төсендәге түбәсен, аның фикеренчә, бинаның бизәген һәм, ниһаять, шәһәр хакимияте белән тарткалаша торгач, иске мәчетне яңадан торгызу турында кабул ителгән карарны да үзенең җиңүләре һәм казанышлары рәтенә кертеп карый.

Камил, дөресен әйткәндә, хәзерге заманда юкка чыга барган кешеләр кавемен – романтик-энтузиастларны хәтерләтә. Ул, артисттан битәр, комсомол төзелеше әйдаманына охшаган. Театр әһелләре корылтае кунагы буларак Бөтенроссия театр оешмасына теркәлергә килгәч, аны һич тә актер дип танырга теләмичә, бик озаклап «сорау алу»ларын Камил көлеп-шаярып сөйли. Үзенең бу сәфәре турында җитди сүзгә күчкәч, ул Мәскәүдә күргәннәреннән алынган тәэссоратның үзе өчен ни дәрәҗәдә кыйммәтле булуы, «Театр тормышы» (Мәскәүдә нәшер ителгән журнал) бүләген – аны үз шәкерте дип таныган Театр алиһәсе – Мельпомена сынын алганда, гаять дулкынлануы турында әйтә.

Бу сын аның грим өстәлендә тора. Менә хәзер дә аның җиңүчеләргә генә хас горур карашын тоеп, артист грим сала: тиздән спектакль башланачак.

Бүген күренекле татар драматургы Н.Исәнбәт пьесасы буенча «Портфельле кияү» спектакле куела. «Урындагылар» тирәсендә барган мәзәк хәлләр күрсәтелгән тамашаны «Ревизор»ның татарча укылышы дияргә була. Вакыйгалар 30 нчы елларда республика район үзәкләренең берсендә бара.

Ленинградтагы «Астория» ресторанында элек швейцар-ишек сакчысы булып хезмәт иткән берәү туган ягына кайта һәм җирле эреле-ваклы түрәләр аны зур кеше – прокурор дип ялгышып, нәкъ Гоголь әсәрендәгечә диярлек гамәл кылыр­га тотына: кунакка дәшү, ришвәт бирү, ялагайлану дисеңме; кызларның һәрберсенең, шундый «яхшы» кияүне үзенеке итәргә теләп, ярыша башлавы дисеңме... Хлестаковның башыннан үткәннәр кабатлана, әмма вакыйгалар милли җирлеккә күчерелгән, нәкъ милли характерлар, татар юморының бөтен нечкәлекләрен кулланып, осталарча сурәтләнгән. Марсель Сәлимҗанов куйган спектакльдә халыкчан шаян рух хакимлек итә. Ул шамакайлар тамашасы принципларына нигезләнеп тудырылган, алымнар гади, әмма бик ныгытып уйланылган, төсләр җете, бар нәрсә ачык, аңлаешлы.

Уен өермәсе тамашачыны шуның кадәр бөтереп ала ки, Камилнең сәхнәгә чыгуын хәтта күрми калганмын икән, алай гына да түгел, аны башта бөтенләй танымадым. Кәкре аяклы, сикерә-атлый йөрүче героен күргәч, артистның буе тәбәнәкләнгән кебек тоелды. Йөзендә гади аң чагылышы, уйларга азаплану шәүләсе дә күренми. Камалов бурлыкка бирелгән кооператор Камәретдинне уйный. Ул гадәттә сәхнәгә каяндыр яннан, бик зур хисап кенәгәсе күтәреп керә. Спектакль алдыннан Камил бу тамашада аның гримы бик гади булуын, бары тик мул итеп пудра сибәргә генә кирәклеген әйткән иде: «Онда әвәләнгән кооператив күсесе» менә шулай килеп чыга. Бу шулай, төгәлрәк итеп әйтеп тә булмас иде. Каһарман авызын ачуга ук, аның һәр сүзне тотлыгып, азап­ланып сытып чыгаруыннан зал дәррәү көлә башлый.

Камил интегеп, көчәнеп эшләми, сәхнә басымын бөтенләй тоймый, үзе уйлап тапкан мескен, әмма шулай да хәйләкәрлектән бөтенләй мәхрүм булмаган авыл гыйбаты битлеген киеп алган да, үзен бик уңай хис итә, күрәсең. Аның уенында дель арте комедиясенә тәңгәллек таптым, Труффальдино ролендә атаклы Марчелло Мореттиның башкалар сөйләве аша гына таныш булган кыланмышлары искә төште.

Спектакльдә Камил алдан әзерләмәгән, уен барышында уйлап тапкан берничә күренеш булды: ул гаярьләнеп гаять зур тизлектә, һәр мизгелдә көлке очкыннары чәчеп сәхнә буйлап хәрәкәт итә. Ул да булмый, прокурор килгәнлекне ишеткәч, үз героеның куркудан үләр дәрәҗәгә җитүен сурәтли, урындыкта тыныч кына утыра алмый, аяклары йөгерә үк башлый, ә үзе, туң баш булганга, алар артыннан өлгерә алмый, куып җитәргә тырышуы гаҗәп мәзәк килеп чыга.

Камилнең уен алымнары спектакльдә фарс дәрәҗәсенә җиткереп кырланган, шул ук вакытта ул үзе җитди, бербөтен, каршылыксыз, игътибарын туплаган. Сәхнәдәге чаялык – үзмаксат түгел, спектакльдәге вакыйгалар автор күзаллавыннан тайпылмый, бозылмый. Минемчә, Камил Камаловның зур уңышы дип танылырга хаклы бу роль аның актер буларак беркемгә дә охшамаган шәхесенең, үз йөзенең, иҗатының кабатланмас сыйфаты – «көчле театраль оптимистлык» (П.Марков) дигән нәтиҗә чыгарырга мөмкинлек бирә һәм боларның барысы каһарманыбызның, яшь булуына карамастан, тормышны яратуына, яшәешнең тулы, катлаулы һәм төрледән-төрле булуын тоеп-аңлавына нигезләнә.

Татьяна ВАРТАНОВА.

«Театр тормышы» журналы, 
1987, №10.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев