Мәдәни җомга

МИЛЛИ ХИСЛӘРГӘ КАГЫЛЫП...

"Идел егетләре" вокаль-инструменталь ансамбле, 35 яшьлеген үткәрсә дә, олыгаймый. Җырчысын, биючесен, уенчыларын яңартып, гел яшәреп тора. Бөтендөнья татар конгрессының Казан филармониясе карамагында ул. Сәхнәсе - милләттәшләр яшәгән Россия киңлегендә. Автобус шоферы Марат Кәримов белән төрле төбәкләрдән кайтып кермиләр. Тере тавыш, җанлы музыка белән йокымсыраган җаннардагы милли хисләрне уятырга омтылалар. Җиде...

"Идел егетләре" вокаль-инструменталь ансамбле, 35 яшьлеген үткәрсә дә, олыгаймый. Җырчысын, биючесен, уенчыларын яңартып, гел яшәреп тора.
Бөтендөнья татар конгрессының Казан филармониясе карамагында ул. Сәхнәсе - милләттәшләр яшәгән Россия киңлегендә. Автобус шоферы Марат Кәримов белән төрле төбәкләрдән кайтып кермиләр. Тере тавыш, җанлы музыка белән йокымсыраган җаннардагы милли хисләрне уятырга омтылалар.
Җиде кешелек коллективның җитәкчесе - Татарстанның һәм Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, балалайкачы мари егете Николай Богданов. Аның хатыны Людмила, Ленар Маннапов белән төрле халык биюләрен башкарып, залдагы тамашачыларның күңелен җилкендерә. Ә музыкаль мәдәниятләр турында философия фәннәре кандидатлыгына диссертация яклаган Рамил Шәрәфиев баянын сандугач кебек сайрата. Үзбәкстаннан кайткан Ринат Насыйров - гитарачы. Ульяновскидан килгән Виктор Голчин - барабанчы. Уфада сәнгать училищесын тәмамлаган Альберт Биктимеров - җыр­чы. Мирсәет Сөнгатуллин, Зөфәр Хәйретдинов, Айдар Габдинов, Владимир Кудашев... кебек хезмәттәшләренә алмашка килгән моңдаш. Татар халык җырларын концертка килүчеләр белән бергәләп башкарырга ярата ул.
Курган өлкәсендәге татар авылларында узган алты концерттан күренгәнчә, җыр-моңга сусаган милләттәшләребезгә "Идел егетләре"нең ихлас чыгышлары ошый. Алкышларны кызганмыйлар. Яңа очрашуларны көтеп калалар.
Б.ХӘМЗИН.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: