Мәдәни җомга

МӘХӘББӘТЛЕ АРТИСТ

Тинчурин театры артисты Зөлфәт Закировка күзем төште әле. Ул Шекспирның "Гамлет"ында уйнады. Горацио ролендә. Аның өстендә салат яфрагы төсендәге толстовка, джинс чалбар иде. Кара чәчләре дулкынланып тора. Заманча Горацио нәкъ шундый буладыр кебек. Ул эш-гамәлләрендә ихлас. Хәрәкәтләре елгыр җәнлекнеке кебек җитез һәм сыгылмалы. Әсәрдә Горацио - 40 яшьләрдәге ир кеше....

Тинчурин театры артисты Зөлфәт Закировка күзем төште әле. Ул Шекспирның "Гамлет"ында уйнады. Горацио ролендә. Аның өстендә салат яфрагы төсендәге толстовка, джинс чалбар иде. Кара чәчләре дулкынланып тора. Заманча Горацио нәкъ шундый буладыр кебек. Ул эш-гамәлләрендә ихлас. Хәрәкәтләре елгыр җәнлекнеке кебек җитез һәм сыгылмалы. Әсәрдә Горацио - 40 яшьләрдәге ир кеше. Аның прототибы - автор үзе, дип тә гөманлый кайбер әдәбият һәм сәнгать белгечләре. Дөресен әйткәндә, Горационың яшь булуы әйбәт тә әле. Ул һәрвакыт Гамлет белән бергә йөгерә, сикерә, уйный, шаяра. Бу рольгә 40 яшьлек кешене куйсаң, агара башлаган сакалын сыпырып, тик йөрер иде акыл сатып. Кызык та булмас иде кебек. Үзегез дә беләсез, күп кеше театрга кызык эзләп килә дә.

"Бу егет Мәскәүдә укып кайткан", - диде тамашачылардан берәү Зөлфәткә ымлап. Аның уенында башка мәктәп сизелә шул. Ул рольләрендә тормыштан аерылмый. Шуңа күрә уены чын чыга, ышандыра. Кәрим Тинчуринның "Сүнгән йолдызлар" спектаклендә Зөлфәт - Надир мәхдүм иде. Ул кайда чынбарлык, кайда уйдырма икәнен оныттырды. Мәхдүмнең чарасызлыгы, аның фаҗигасе бар тулылыгы белән тасвирланды. Тамашачыда соң чиктәге кызгану уятты, залдан мышык-мышык елаучылар тавышы ишетелде. Еламаганнарның да күз яшьләре менә түгеләм, менә түгеләм дип тора иде.

"Чипполино"да ( Джанни Родари) режиссёр Резеда Гарипова аңа Синьор Помидор белән Мистер Кишер рольләрен биргән. Зөлфәт Закиров анда бик усал иде. Аңа һәр ролен үзе тапкан бизәкләр белән бизәү хас. Ул сәхнәдә күренгән саен тагын нинди им- провизация уйлап чыгарыр икән, дип көтеп утырасың.

"Соңгы риваять"тә (Мәдинә Маликова) тискәре роль - Князь Пётр Серебряныйны гәүдәләндерүе дә гаҗәпкә калдырды. Без, гадәттә, тискәре образларны ямьсез итеп күрергә күнеккән. Ә монда аның Пётры хәтта симпатия тудыра. Әсәрнең эчтәлеге, ягъни әлеге тарихи вакыйга мәгълүм булмаса, аның хәйлә-мәкерен сизми дә каласың. Нәкъ тормыштагыча: мәкерле сәясәтне үткәрү уе белән йөрүче - тавышын күтәрмичә сөйли белә.

Быелгы сезонда тудырган соңгы образы - "Чулпан"(Шәриф Хөсәенов) спектаклендәге Илдар. Ул - тәртипле һәм әдәпле, дөрес, саф күңелле кеше. Һөнәре буенча артист. Бу һөнәр ияләренең тәртибе турында калыплашкан начар фикерне инкарь итүче артист. Белмим, нигәдер, тормышта да Зөлфәт тәртипле, тәүфыйклыдыр, дип уйлап куйдым.

Зөлфәт кечкенәдән театрда үсә. Әтисе Хәйдәр абый 15 ел дәверендә Камал театрында баш администратор булып эшли. Шуңа күрә, әйбәт артист булыр өчен тәүлегенә 24 сәгать ат урынына эшләргә кирәклеген дә, бу һөнәрнең бөтен кухнясын да ишетеп кенә белүчеләрдән түгел. Ул улының бу юлдан китәргә теләвен дә хупламый, билгеле. Шулай да, 9 нчы сыйныфны тәмамлагач, малае документларын Казан театр училищесына тапшыра. Менә имтиханнар башлана. Хәйдәр абый бу вакытта Казан театр училищесында администратор булып эшли: хатынының әтисе үлем түшәгенә яткач, аны тәрбияләү өчен Камалдан киткән була. Менә ул Зөлфәтне училище коридорында күреп ала. Кабул итү комиссиясенә кереп, гаризасын, документларын кире ала. Өйгә кайткач, улын ду китереп сүгә. Гаризаны ертып ук ташлый.

Ата сүзе бер була - инде артка юл да ябылган кебек. Кире мәктәпкә кайтса, классташларының "Укырга керә алмаган икән", дигән сүзен ничек күтәрәсе? Шулай итеп, имтиханнарын уңышлы тапшырып, Рәшит Заһидуллин классында укый башлый. Әтисе училище коридорларында улын көненә әллә ничә тапкыр очрата, әмма эндәшми дә үтеп китә. Өйгә кайткач та "исәнме-саубул"дан ары сүз әйтми. Бер елдан соң, остазы Зөлфәтне Мирсәй Әмирнең "Гөлшаян" спектаклендәге Ибәкәй роленә кертеп җибәрә. Премьерага әтисе дә килә. Ниһаять, Хәйдәр абый шул көннән соң йомшара: улына хәер-фатыйхасын бирә. "Әти миңа бу мәсьәләдә терәк була башлады, - ди Зөлфәт. - Әле училищены тәмамлагач та, Мәскәүдә укып, осталыкны чарларга киңәш итте".

Зөлфәт укырга кергән елны ГИТИСта Леонид Хейфец остаханәсенә бер урынны 1500 кеше дәгъвалый. Казан егетенә бәхет елмая - аны кабул итәләр. Владимир Байчер, Алексей Литвинов, Наталья Зверева, Анна Трифонова кебек мөгаллимнәрдә белем ала. Зөлфәт әйтүенчә, Мәскәүдә актёр студентлар иртәнге 9 дан төнге 11гә кадәр укыйлар, ә Казанда иң күбе җиденче яртыга чаклы. Мәскәү егетне күп нәрсәгә өйрәтә. Ә иң мөһиме, ятсаң да, торсаң да - шушы һөнәр белән яшәргә кирәклеген аңлап кайта ул аннан. Аңа "Дети времён Сталина" кинофильмында төп рольләрнең берсе - Ромканы уйнау насыйп була. Репрессия корбаннарының балалары турындагы, психологик яктан бик авыр, тирән кичерешләргә бай фильм була ул. Моннан тыш "Инспектор Купер", "Саша-Таня", "Универ" сериалларында төшә. Мәскәүдә калырга да ымсынмый түгел. Чөнки ни дисәң дә, анда кинога төшү өчен дә мәйдан киң бит. Татарстанда бу өлкәдә кайчан әле күзгә күренерлек алгарыш булыр - билгесез. Ә актёр кешенең яшь чакта уйнап каласы килә. Моны аңларга кирәк. Казандагы беренче остазы Рәшит Заһидуллин да чакырып тора. Шулай итеп, Зөлфәт "Спектакль һәм фильмнар кую хокукына ия кино һәм театр актеры, театр уку йортлары педагогы" дипломын кулына алып, Казанга кайта. Тулы бер төркемнең, атаклы щепкинчылар кебек, Мәскәүгә җибәрелеп укытылмавына да 30-40 ел узды. Ә аерым кешеләр Россия башкаласына китеп, шунда калу ягын карый. Алар күп очракта югала, ягъни танылу тапмый. Менә шуларны исәпкә алганда, Зөлфәт Закиров - Казан өчен зур хәзинә.

Бүген ул - баянда, гитарада, курайда уйный белүче киң пландагы артист. Табан астыннан ут чыгарып биюе таң калдыра. Җырга сәләтен "Язмышым юлларында", "Без - кырык беренче ел балалары", "Чипполино", "Сүнгән йолдызлар" һ.б спектакльләрдә күрдек. Үзенә карата бик таләпчән. Һәр ролен кат-кат эшли, камилләштерә. "Кайберәүләр миңа: "Артык казынасың", дип әйтәләр , - ди ул. - Безнең һөнәрдә шунсыз алга китешкә өметләнеп тә булмый. Артист кеше үз һөнәренең фанаты булырга тиеш". Зөлфәт үзенең рольләре, аларны сәхнәгә чыгару турында озаклап сөйли, анализлый, вакыт-вакыт рольгә кереп, уйнап та күрсәтә. Артист кеше һәрвакыт үсештә, үзгәрештә, камиллеккә ирешү юлында булырга тиеш, дигән фикердә тора ул. Бу алгарыш һәм һөнәри, һәм шәхси үсеш белән дә бәйле. Шәхси мәсьәләдә камилләшмәгән артист сәхнәдә дә үсә алмыйдыр, дип беләм.

Алга таба спектакльләр дә куярга исәбе бар, ләкин моңа үзен профессиональ яктан өлгереп җитмәгән, дип саный. Режиссёрлык дипломына ия булмый торып, бу эшкә тотынырга җөрьәт итми. Чит телләр белмәвен дә төзәтелергә тиешле кимчелек, дип саный.

Казан театр училищесында режиссёр Резеда Гарипова белән Зөлфәт Закировның шәкертләре дә бар бит әле. Зөлфәт Хәйдәровичның нинди таләпчән укытучы икәнен чамалагансыздыр, шәт.

Тиздән Зөлфәт белән аның хәләл җефете Айгөл әти-әни булырга җыена. Шул уңайдан өйгә бер кат ремонт ясарга карар кылганнар. Бәбигә нинди исем кушасын Айгөл уйлап та куйган инде. Ә Зөлфәт исемне тугыз ай буе күтәреп йөрткән әнисе кушуны дөрес, дип саный. Монда аның тагын бер холык сыйфаты ачыла - кирәксә-кирәкмәсә дә үзсүзле түгел. Ялган патриархатлык зәхмәте белән авырмый. Әңгәмә барышында мин аның әдәпле, дөрес кеше икәнен сизеп алдым. Бу, мөгаен, дус һәм тату гаиләдә туып-үсүдән дә килә торгандыр. Әнисе Зөлфия апа белән тормыш иптәше Айгөл, күрешкән саен, медицина, төрле авырулар, аларны дәвалау юллары турында сәгатьләр буе сөйләшеп утыралар. Зөлфия апа балалар хастаханәсендә эшләсә, Айгөл - Республика клиник хастаханәсендә өлкән шәфкать туташы. Икесе дә, шулай ук, үз һөнәрләренең фанаты. Һәрдаим медицина китаплары укып, бу өлкәдә соңгы яңалыклар белән танышып торалар. Айгөл Зөлфәт катнашкан спектакльләрне кат-кат карый. Мәсәлән, "Чулпан"га ике тапкыр килгән, алдагы сезонда тагын-тагын карарга җыена. "Югыйсә, гади генә тарих бәян ителә анда, - ди Зөлфәт. - Әмма тамашачының персонажлар белән бергә сөенүе, кайгыруы артист өчен зур ләззәт бирә".

Спектакль тәмамланып, пәрдәләр ябылгач та, тиз генә рольдән чыга алмый артист кеше. Зөлфәт белән Айгөл тын гына төнге урамнан атлый. Айгөл мондый вакытта сүз дәшәргә ярамаганлыгын яхшы аңлый. Ул сөекле иренең янәдән чынбарлыкка кайтуын сабыр гына көтә...

Чулпан ФӘРХЕТДИНОВА.

.Спектакльдән күренешләр.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: