Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәхнә

Маугли

Соңгы бер-ике елда «Әкият» Татар дәүләт курчак теат­ры артистлары берсеннән-берсе күләмлерәк, кыюрак спектакльләр белән сөендерә башлады.

Бу күренеш, әлбәттә, күпмедер дәрәҗәдә театрда буыннар алмашып, сәнгать җитәкчесе һәм баш режиссер булып Илгиз Зәйниевнең килүе,  артист Рафаэль Таһировның Мәскәүдә укуын тәмамлап режиссер сыйфатында җиң сызганып иҗат эшенә керешүе белән бәйле. Егетләр олы буын режиссерларыбыз Илдус Зиннуров һәм Людмила Дьяченко озак еллар дәвамында барлыкка китергән традицияләргә таянып, сәнгать дөньясында яңа үрләр яуларга омтыла. «Әкият» театры яңа иҗат фасылын Редьярд Кип­линг әсәре һәм үзе язган инсценировка буенча Рафаэль Таһиров куйган «Маугли» спектакле белән ачты.  

Спектакльгә зурдан кубып тотынуларын пәрдә ачылуга ук аңлыйсың. Мул декорацияләр тамаша дәвамында әллә ничә тапкыр алмашына. Артистларның костюм, битлекләре игътибарны җәлеп итә. Спектакльдә катнашкан егерме алты кешене киендерергә ай-һай күп чыгым кирәк! Мурманскидан рәссам Софья Шахновскаяның эше  кимчелекләрдән хали түгел анысы. Мәсәлән, Һиндстан турында сүз барган тамашада артистлар төньяк халыкларныкына охшаш киемнәрдән киенгән. Сәнгати бизәлеш, балалар театрына һәм ачык төсләргә бай Һиндстан мәдәниятенә хас булмаганча,  караңгы,  соры төсләрдән гыйбарәт. Шулай да  спектакльнең сурәте бербөтен, детальләргә мул булып чыккан. Рәссамның күңел биреп, бөртекләп иҗат иткәне  сизелә. Сәхнәгә ашыкмыйча гына  дәү гәүдәле фил артына ияргән мөгезборынның чыгуын карап торуы гына рәхәт. 

Тамашадагы күмәк күренеш­ләргә тукталмыйча булмый. Азат Хөсәенов музыкасына, Камал театры балетмейстеры Сәлимә Әминова куйган биюләр һәм Марсель Зиннәтуллин иҗат иткән сугыш күренешләре шәп килеп чыккан. 

Бүреләр тәрбияләп үстергән кеше баласы турындагы бу әкият гади генә тоелса да, күп мәгъ­нәләрне үз эченә ала. Адәм баласы табигатьне, җәнлекләрне вәхшиләрчә юк итеп, үзе утырган ботакка балта чапкан заманда, кеше белән табигатьнең берлеген һәм бергәлеген алга сөргән әсәрнең сәхнәләштерелүе үзе мәртәбә. Ел саен лаборатория­ләрдә тәҗрибәләр вакытында миллионнарча тычкан-күсе, йомшак куянкайлар, мәзәк маймыллар, тугры дусларыбыз этләр юк ителгән заманда, ерткычларга да мәхәббәт күзе белән карарга өйрәткән шушындый спектакльнең нәни тамашачыларга барып ирешүе бик мөһим. Кытайга зур акчага сатар өчен, сирәк су җәнлекләре ауланган, кит төрмәләре оештырылган көндә дөнья­да акчадан меңнәрчә мәртәбә кыйммәтрәк тугрылык, дуслык, бер-береңне яклау, хөрмәт итү кебек төшенчәләр турында бәян иткән шушындый тамашаларның пәйда булуы – зур вакыйга. Пермьдәге Мотя исемле аюдай бүтән җәнлекләрне дә карап торып ау этләреннән талаталар икән, зур урыннар биләүче депутатлар кызык өчен үзләре үтергән  зур-зур балыклар, кош­лар белән фотоларга төшә һәм аларны социаль челтәрләргә урнаштыра икән, димәк, без балаларыбызга «Маугли» ише әсәрләрне бик аз укыйбыз. Ак аюларның гомерен куркыныч астына куеп, һаман Арктиканы буйсындырырга йөрибез икән, кеше баласын алып үстергән бүреләрне аңламаганбыз дигән сүз. «Таҗлы вирус» кына да адәм баласының кешелеклеген җуя баруын ачык күрсәтте. Карантин вакытында зоопарклардагы никадәр җәнлекләр кара җиргә һәм үз теләкләре белән артык-постык азыкларын алып килгән миһербанлы бәндәләрнең кулларына карап калды. Вирус таратудан куркып, гомер иткән эт, мәчеләрен чыгарып ташлаучылар бар икән, бу хәл җәмгыятьнең кешелек асылыннан нык читләшкәнен,  тайпылганын күрсәтә. Таш шәһәрләрдә балалар, әби, бабайлары сөймәгәнгә, яки башка сәбәп аркасында эт, мәче тоту бәхетеннән мәхрүм булмаса, шулкадәр ерткыч заманга калмас идек әле. Назлы мияубикәләрне сыйпаганда, урынында уйнаклаган тиктормас Сарбайларның колак артларын кашый-кашый сабыйлар миһербанлы, кече туганнарыбыз өчен җаваплы булырга өйрәнә. Кип­линг әсәрендәге «без синең белән канкардәшләр, синдә дә, миндә дә бер үк кан ага» дигән сүзләрнең буш сүз түгеллеген аңлап үсә. Кызганыч, «Әкият» театры иҗатчыларының тышкы күренешләр белән мавыгып, әсәрнең асылын  күз уңыннан ычкындырулары  күңелдә нәни генә төер калдырды. Күп көчләре болан мөгезләрен джунгли агачларының сыгылмалы ботакларына охшатып ясауга киткән, әсәрне тотып торган идеяне җиткерүгә хәлләре җитенкерәмәгән дигән тәэсир калды. Аның каравы сыгылмалы мөгезле боланнар урман белән искиткеч бөтенлек хасил иткән. 

Сәхнәдә – үз кануннары, гадәтләре булган джунгли күренеше. Олыларны хөрмәтләү, кечеләргә ярдәм итү, намус кушканча яшәү, горурлык, гаделлек хисләре һәр җәнлекнең канына сенгән. Бүген ата-улны, ана-кыз­ны белмәгән, Алласы, мулласы буталган заманда «Маугли» спектакле күңелгә бик тансык. Кешелек җәмгыя­тенең кыргый җәнлекләрдән дә кансызракка әйләнүен аңлау­дан күңел әрни. Ата, бала, ыру башлыгы һәркайсы үз урынында булган сәхнәдәге кыргый җәнлекләр арасында яшәп каласы килә. 

Маугли, әлбәттә инде, ирек сөюе, бәйсез булуы, адәм баласы уйлап тапкан ясалма кануннарга буйсынмавы  белән үзенә тартып тора. Бүген кеше дигәне теленнән, милли гореф-гадәтләреннән читләштерелә барган, курыкмыйча үз мәнфәгатен яклау хокукыннан мәхрүм ителгән, теге яки бу дин тоткан, яки татар, башкорт, якут, кыргыз халкыннан булганы өчен генә бер гаепсезгә дистә елларга төрмәгә ябылган заманда баш бирмәс Мауглилар кызыктыра. Шундый күп мәгънәләрне колачлаган, «Маугли» спектакле – һичшиксез, «Әкият» театрының уңышы.

Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев