Люция Хәмитова: Иң зурысы – тормыштагы ролем
Актерларның гомере, гап-гади адәми затларныкы сыман яшәгән еллар белән түгел, башкарган рольләр белән санала. Матур гомер бәйрәме уңаеннан Татарстанның халык артисты Люция Хәмитова белән, үткәннәргә кайтып, рольләрен саныйбыз. Гомер дигәне бик тиз уза шул. Люциянең, тегәргә, чигәргә өйрәнәм дип, әтисе Миңнәхмәт абыйны алдап, беренче тапкыр бию түгәрәгенә чыгып киткән көннән...

Гомер дигәне бик тиз уза шул. Люциянең, тегәргә, чигәргә өйрәнәм дип, әтисе Миңнәхмәт абыйны алдап, беренче тапкыр бию түгәрәгенә чыгып киткән көннән күпме сулар аккан! Миңнәхмәт абый да, хатыны Сания апа да гади хезмәт ияләре, кызлары Люция һәм Эльмира да тегүче йә пешекче, укытучы йә табиб булыр дип хыяллангандыр. Сания апа театрга гашыйк. Олы кызы белән бергәләп, Горький урамында урнашкан Академия театрында ничаклы спектакль караганнарын хәзер инде хәтерләп тә бетермидер. «Шәһәрдә җәй көннәре», «Алмазбулат», «Болан-патша», «Туй алдыннан», «Улыбыз өйләнә, без аерылышабыз», «Асылъяр», «Зифа» һ.б. Ул вакытта геройларны әле театр училищесында гына белем алучы Фәрит Бикчәнтәев башкара. Бөтен кызлар, шул исәптән Люция дә аңа гашыйк булып йөри.
Мәдәният һәм сәнгать институтына бию бүлегенә барыйммы яисә театр училищесына укырга керимме, дип Люциянең икеләнгән чаклары байтак булгандыр. Ә сәхнәгә гашыйк кыз театр училищесын сайлый. Люция М. Сәлимҗанов курсына укырга кергән елны аның кумиры Фәрит Бикчәнтәев Марсель Хәкимович курсын тәмамлап чыга. Укуы бетсә дә, иртә дими, кич дими һаман училищега укытучылары янына кереп йөри. Алар Люция белән күп тапкырлар очрашачак. Әмма егетнең күңелендә Люцияне беренче күргән мизгел уелып калган. Ул аны, күп еллар үткәч, искә алып сөйлиячәк. «Биючеләрнеке кебек төз адымнар белән, башыңны югары чөеп, коридор буйлап бара идең. Кем икән бу, дип сине күз карашым белән озатып калдым», диячәк. ГИТИСка укырга керсә дә, кызның әле генә бию станы яныннан киткәндәй төз буй-сынын, горур итеп баш чөюләрен онытмаган, күрәсең. Алар байтак вакыт хат язышып тора.


Сигез айлык көмән белән Люция гыйнварда «Бичура», «Казан егетләре» спектакльләрендә уйнап йөри. Мартта улын кулларына алып күкрәгенә кыса. Ә сентябрьдә ул инде кабат сәхнәдә. Башта әнисе Сания апа ярдәмгә килә. Бераздан аңа сеңлесе Эльмира да кушыла. Эльмираның Казан мәдәният һәм сәнгать университетында китапханәчегә укыган еллары. Имтиханнарга Йосыфны күтәреп бара. Әллә үз балаңмы, дип укытучылар, сораулар белән әлләни интектермичә, тиз генә билге куеп кайтара икән. Шулай «бергәләп» китапханәчегә укып чыгалар.

М.Гыйләҗев әсәре буенча куелган «Казан егетләре» спектаклен театр сөючеләребез бик яратып карый торган иде. Анда катнашкан актерлар, шул исәптән Хәбибә булып уйнаган Люция Хәмитова да халык теленә керде. «Гөлҗамал» спектаклендә беренче профессиональ артисткабыз Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжскаяны гәүдәләндерү, театр сәнгатебезнең нигез ташларын салганда байтак киртәләргә юлыккан шәхесләрнең күңел халәтләрен тасвирлау да җиңелләрдән түгел.
Г.Хугаев әсәре буенча куелган «Кара чикмән» спектакле татар дөньясында истә калырлык вакыйга булды. Чөнки анда кинаяләр ярдәмендә җәмгыятьне, адәм баласын хурлыклы бер хәлгә төшергән коллык, күндәмлек, басынкылык фаш ителә. Иманым камил, һәр артист «Кара чикмән» спектаклендәге идеяне тамашачыларга ирештерү өчен һичьюгы сәхнәгә чыгып кына кергән сарык бәтиен генә булса да уйнарга хыяллангандыр. Люция Хәмитова исә Түзәр этне үзенә гашыйк итеп, туры юлдан яздыручы бүре кызы Чобра ролендә искиткеч мут, елгыр, гүзәл булып истә калган. «Ричард III» спектаклендә Елизавета патшабикә, «Дон Жуан»да Эльвира. Һәм, ниһаять, «Алтын битлек» театраль премиянең номинанты Норвегия драматургы Й.Фоссе әсәре буенча куелган «Җәйнең бер көнендә» спектаклендә Хатын роле. Камал театрының чебен очканы да ишетелгән кече залында сәгать ярым дәвамында тамашачы белән күзгә-күз калып сөйләшү...
Әмма иң катлаулысы, шуңа күрә иң мәртәбәлесе - Люция Хәмитованың тормыштагы роле. Чөнки артистмы, түгелме, һәрбер адәм баласы бу тормышта үзенә билгеләнгән ниндидер бер роль башкара. Мең газаплар белән улы Фәритне ялгызы үстергән күренекле актриса Наилә Гәрәеваның ышанычын яулау Елизавета патшабикә ролен җиңүгә караганда мең мәртәбә авыррак булгандыр. Бер роль башкаруга караганда, башында меңнәрчә рольләр йөрткән режиссерга тормышта терәк-таяныч булу күпкә җаваплырактыр. Һәм актриса Люция Хәмитовага язмыш тагын бер мәртәбәле роль әзерләргә тора - режиссер анасы булу. Йосыф әле яңа гына Казан федераль университетының шәрык факультетын тәмамлады, халык әйтеменә колак салып, Кытайларга кадәр барып белемнәр алды. Инде хәзер режиссер булырга хыяллана. Люция ханымга бу рольне дә уңышлы башкарырга язсын.
.Люция Хәмитова, Фәрит Бикчәнтәев, Наилә Гәрәева.
.1994 елда уллары Йосыф белән төшкән фото.
.Пекинга баргач.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз