Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәхнә

Людмила ДЬЯЧЕНКО: СӘНГАТЬ – ШУЛ УК ДОГА УЛ

Белүебезчә, «Әкият» Татар дәүләт курчак театрының 80 еллык тарихы бар. Аның 50 елы Татарстанның һәм Русиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, режиссер Людмила Дьяченко исеме белән бәйле. Людмила Александровна театрыбызга 1965 елда Горький театр училищесын тәмамлап килә, шуннан бирле аның хезмәт кенәгәсендә бер генә эш урыны теркәлгән. Режиссер Л.Дьяченко - атаклы актер,...

Белүебезчә, «Әкият» Татар дәүләт курчак театрының 80 еллык тарихы бар. Аның 50 елы Татарстанның һәм Русиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, режиссер Людмила Дьяченко исеме белән бәйле. Людмила Александровна театрыбызга 1965 елда Горький театр училищесын тәмамлап килә, шуннан бирле аның хезмәт кенәгәсендә бер генә эш урыны теркәлгән. Режиссер Л.Дьяченко - атаклы актер, режиссер, мөгаллим, курчак театры оештырган Сергей Образцовның шәкерте. Ул Казаныбызга килгәндә театрда махсус һөнәри белемле бер генә актер да булмый әле. Людмила Александровна талантлы актер, оста режиссер булу өстенә, республикабыз курчак театры сәнгате тарихына алтын хәрефләр белән язылырлык бик мөһим эш башкара. 1966 елда алар театрда эшләгән Игорь Москалев һәм Борис Рычков белән бергәләп Казан театр училищесында «Курчак театры актеры» бүлеген ача, үзләре үк беренче мөгаллимнәр була. Режиссер Л.Дьяченконың үз шәкертләре 200ләп исәпләнә. Бүгенге көндә аларның күбесе Русиянең атказанган, халык артисты дигән мактаулы исемнәр йөртә.

«Талантлы шәкертләрдән бәхетең бар синең, Людмила», - дияргә ярата икән мөгаллимәнең хезмәттәшләре. «Талантсызлар, гомумән, бик сирәк очрый. Ә талантны ачу мөгаллимнең осталыгыннан тора», - дип, кинаяле төстә сабыр гына елмаеп куя шул чакларда режиссер. Чынлыкта исә Л.Дьяченко сынауны үтә алмаганнарны да укырга ала икән.

Гомер бәйрәмен каршылаган көннәрдә без әкияткә гашыйк Людмила Александровнаны кунакка чакырып, режиссер һөнәре, театр, тормыш турында гәп куерттык.



Юл башы

Иң башта Л.Дьяченко театр турында түгел, телләр өйрәнү турында хыялланган була. Әмма язмыш үзенчә хәл итә. Аның каравы, бүгенге көндә аның хыялын бердәнбер улы Глебның кызы Ксения тормышка ашыра. Ул гаиләсе белән Англиянең Эдинбург шәһәрендә яши. Ангелина исемле нәни кызчыгының фотосурәтләрен Интернеттан җибәреп, әбисен куандырып тора. Л.Дьяченконың балачагы Түбән Новгородта уза. Әнисе заводта сызымчы, әтисе мастер булып эшли. Кыз әтисе кебек яңгыравык тавышлы була. Бала туганда ук, аның язмышы язылган була дигәннәре дөрес, күрәсең. Режиссерларга, талант белән бергә, көчле тавыш кирәк тә кирәк инде. Ә Л.Дьяченконың җитәкче һөнәре ишегалдында бергә уйнаган яшьтәшләре белән идарә итүдән башлана. Шуның өстенә ул җырларга ярата, драма түгәрәгенә йөри, пианинода оста уйный. Күршедәге бер малай Мәскәүдә цирк училищесына барырга җыенгач, сәнгатькә гашыйк Людмила да аңа иярергә була. Анда бер айлап укыгач, әнисеннән хат ала. Үзебездә театр училищесы ачылды, кайт, дигән сүзләр була анда. Үзләрендә 1 нче курсны тәмамлагач, кызны курчак бүлегенә күчерәләр. Иң башта ул аптырап кала, аннары кызыксынып укып китә. Укуын тәмамлаганнан соң, эшкә урнашу мәсьәләсе килеп баскач, инде кияүгә чыгып өлгергән яшь актриса Казанга килергә була. Аннары ул Мәскәүдә театр институты каршындагы югары режиссерлар курсларында Сергей Образцов остаханәсен тәмамлый. Людмиланың театрыбызда беренче рольләреннән берсе - А.Гайдар повесте буенча куелган «Военная тайна» спектаклендә Мальчиш-Кибальчиш. «Артист халкын комарлык, кураж аерып тора, - дип сөйләп китте Людмила Александровна. - «Военная тайна» спектаклендә, мәсәлән, мин сәхнәдә «үләм», әмма пәрдә ябылуга ук сикереп торам да пәрдә ярыгыннан тамашачыны күзәтәм. Елаучылар күп булган саен, күңелем шатлана бара».

Режиссер - талантлар провокаторы

- Бервакыт бөек Сергей Образцовтан, режиссер кем ул, дип, сораганнар. Режиссер - ул талантлар провокаторы, дигән остаз, - дип, үз һөнәренең асылы турында сөйләп китте Л.Дьяченко. - Мин дә шулай - артист, рәссам, композиторларны иҗат каһарманлыгына этәрәм. Шуңа күрә артистны, йә булмаса рәссамны мактасалар, мин, кайберәүләр кебек көнләшмим, киресенчә, шатланам, горурланам. Гомумән, миңа көнчелек хисе хас түгел бугай. Гомерем буе көндәшлектән курыкмый, үземә нык ышанып яшәдем.

Курчак театры артисты - киная остасы

- Курчак театрында эшләүче киная белән сөйләшә, уйный белә, - диде режиссер. - Бу гадәтебез халык авыз иҗатыннан - әкиятләрдән, мәсәлләрдән килә. Чынлыкта, курчак - шул ук кеше ул. Тамашачы курчакта үзен, гаилә әгъзаларын, дусларын күреп, кроссворд чишкән кебек тормыш мәсьәләләрен чишә, ахырдан исә нәкъ кроссвордны чишеп бетергәннән соң куангандай шатлана, бер баш югары күтәрелгәндәй була. Теләсә кайсы курчак артисты тиз арада драма театрында уйнап китә ала һәм моның мисаллары байтак. Әмма драма театры артистына курчаклы уйнар өчен иң элек киная телен өйрәнергә кирәк.

Акыл аша йөрәккә...

- Замана үзгәргән саен, театр да үзгәрә, - дип, яшьләр иҗатына күчте Людмила Александровна. - Элек без, сәнгать йөрәк аша аңга үтеп керергә тиеш, дия идек. Хәзер театрга килгән яшьләр еш кына, киресенчә, акыл, аң аша йөрәккә юл сала кебек, чөнки замана үзе шундый таләп куя. Моның ачык бер мисалы - күптән түгел режиссерлыкка укучы яшь актер Рафаэль Таһиров куйган «Золушка» спектакле. Әмма тамашачыны елата торган, формадан бигрәк, тирән эчтәлек белән алдырган спектакльләр бервакытта да искермәячәк.

Ходай үзе кушкан

- Үз спектакльләрендә кешене изгән, аяк астына салып таптаган режиссерларны җенем сөйми, - диде Л.Дьяченко. - Түгәрәк тормышлы кешеләр хәтта байлар арасында да бик сирәктер, шуңа күрә кеше театрга яктылык, җылылык эзләп килә. Спектакльдән чыкканда ул чистарынып калырга тиеш. Сәнгать - шул ук дога ул. Юкка гына Һолливудта хэппи энд уйлап тапмаганнар. Ә курчак театрында сәхнә әсәрләрен яхшы тәмамларга Ходай үзе кушкан. Театрдан чык та, спектакльдәге бер кабахәт икенчесен үтерерме, юкмы икән, дип башыңны ват, имеш. Йа Алла, тормыш бик кыска лабаса! Миңа озак еллар Валентина һәм Александр Губскийлар белән эшләргә насыйп әйләде. Бу рәссамнар - театрыбызның бәхете, бәһасез табышы иде. Аларның явыз курчаклары да гаҗәеп мөлаем булып чыга иде. Ә актер курчактан этәрелеп уйный, билгеле.

Акчәчәкме, күкчәчәкме матуррак?

- Сәнгатьнең көчен үлчәве бик кыен. Бу акчәчәк яки күкчәчәк матурракмы, дигән сорауга җавап эзләгән кебек. Шуңа күрә мин бәйгеләргә караганда «Рязанские смотрины» кебек фестивальләрне яратарак төшәм. Шөкер, соңгы елларда алар һаман күбәя бара.

Гади кешеләр нәрсә сөйләшә?

Л.Дьяченконың гаиләсе Түбән Новгородка Харьковтан күченеп килгән. Бүгенге көндә бу шәһәрдә туганнары калган. Людмила Александровнаның Украинада барган канлы вакыйгаларга бик күңеле әрни. «Ил хакимнәре ниндидер пычрак уеннар уйный, - дип уйлары белән уртаклаша башлады ул бу җәһәттән. - Ә без театрыбыз белән күптән түгел Бурятиягә гастрольгә барып кайттык. Билгеле булганча, анда бөек Ламаның җәсәде саклана, Будда динендәгеләр аның янына хаҗ кыла. «Кордаш, бөек Ламаны күрәчәкмен», - дип, китәр алдыннан бер дустым белән шатлыгымны уртаклаштым мин. «Люда, бәгырькәем, зинһар өчен Украинада тынычлык урнашуын сора», - дип ялварды ул.

Менә сезгә ике гади кешенең сөйләшүе».

ЮХИДИ хезмәте белән дуслык турында

- Менә 20 ел инде машина йөртәм, - дип үзе турында сөйләвен дәвам итте режиссер. - Заманында без Венера Фәләхова белән ЮХИДИ каршында пропаганда бүлеген оештыруны башлап йөрдек. Балаларны юлда имин йөрергә өйрәтү театрыбызның да бурычы, шуңа күрә торымнан-торымга махсус спектакльләр куябыз. Киләсе иҗат фасылында, мәсәлән, «Парк дорожных знаков» спектаклен сәхнәләштерергә ниятләнеп торам.

Рәхмәт хисе дә дога

- Олы яшькә җиткәч, мин тормышка фәлсәфи карарга өйрәндем, - дип, күңел торышын тасвирлады әңгәмәдәшем. - Озак еллар аралашып яшәгән дусларның бакыйлыкка күчүе йөрәкне әрнетсә дә, шулай тиеш, дип карыйм. Аның каравы, әйләнә-тирәмә яңа дуслар килә тора. Әйе, мөгаллимлек, яшьләр белән аралашу миңа бик ярдәм итә. Бүгенге көндә күңелдә гел рәхмәт хисе генә. Яраткан һөнәрем белән шөгыльләнергә мөмкинлек биргәне өчен язмышыма, әти-әниемә рәхмәт. Озак еллар иҗатымны бәяләп, үстерергә юл куйган театрыбыз директоры Роза Яппаровага, бергә иҗат иткән хезмәттәшләремә, артистларга, театрыбызга мәһабәт бина төзеткән республикабыз җитәкчеләренә рәхмәт. Ә рәхмәт хисе - үзе дога ул.

Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев