Мәдәни җомга

Әләмнәрсез «Адәмнәр»

Татар сәхнәсендә артистларыбыз чишенде дә, шәрә калып ниләр генә кыланмады, инде кеше «ашауга» кадәр барып җитте.

Татар сәхнәсендә артистларыбыз чишенде дә, шәрә калып ниләр генә кыланмады, инде кеше «ашауга» кадәр барып җитте. Татар театрларының бүтәннәрдән калышмыйча, замана белән бергә атлавына сөенергәме, көенергәме? 

«Әкият» Татар дәүләт курчак театрында режиссер Илгиз Зәйниев уналты яшьтән өлкәнрәк тамашачылар өчен Галимҗан Ибраһимов әсәре буенча «Адәмнәр» спектаклен куйды. Анда 1920-1921 елларда Идел-Урал буенда туган коточкыч ачлык турында сүз бара. Ачлыктан аңнары томаланган бериш адәмнәр үз балаларын суеп ашау дәрәҗәсенә җитә. Спектакльдә нәкъ шундый җан өшеткеч очракларның берсе тасвирланган. Шундый катлау­лы теманы курчак театрында күтәрергә батырчылык иткән режиссерның кыюлыгын билгеләп үтмичә мөмкин түгел. Тамашада нибары ике артист – Дилүс Хуҗәхмәтов һәм Альбина Шаһгалиева катнаша. Нәни тамашачыларның ата-аналарына багышланган спектакльләрдә артистларыбыз яңа яктан ачыла башлады. «Шүрәле: яңа фантазия» спектаклендә, мәсәлән, Ләйсән Миңнәхмәтованың сәхнәдә иркенәеп уйнаганын сокланып караган идек. Дилүс Хуҗәхмәтов талантының һәр тамаша саен моңа кадәр билгеле булмаган берәр үзгә ягы чагылмый калмый. Бу юлы Альбина Шаһгалиеваны бөтенләй бүтән яктан ачтык. Артистларны әнә шулай берәм-берәм чаршау артыннан чыгарып,  үзгәрергә мөмкинлек биргәне өчен, режиссер шулай ук мактауга лаек. Композитор Эльмир Низамовның музыкасы тет­рәндерә. Зур бүксәле, сагышлы йөзле, кул-аяклары кипкән-корыган курчакларны бер күргән тамашачы гомерендә дә оныта алмас, мөгаен. Гел ашау турында сүз барган тамашада рәссам Сергей Рябинин курчакларга куллар урынына агач кашыклар ясаган. Авылдагы зиратны билгеләгән урында да ташлар, ярымайлар түгел, буш кашыклар тырпаешып тора. Бераз зуррак итеп ясасалар, курчакларның тәэсир көче тагын да ныграк булыр иде, ни кызганыч, алар хәтта театрның кече залы өчен дә бәләкәй тоелды. 

Режиссура, артистлар уены, курчаклар, сәхнә бизәлешләре бербөтен булып укмашкан. Шулай да тамаша максатына ирештеме, балалар театрында кеше куркытып мондый әсәрне куярга кирәк идеме, дигән шик-шөбһәләр калды. Идел буенда ачлыктан биш миллион халык кырылган икән, әлбәттә, бер генә иҗатчы да бу темага битараф түгелдер. Ачлык елларында татарлар саны егерме биш процентка кимегән икән, никадәр куркыныч булмасын, тарихыбыздагы бу сәхифәләрне яшереп кала алмыйбыз. Алабута, ат кузгалагы, бәрәңге яфрагы, салам, пычкы чүбе, хайван сөякләреннән ясалган он, тычкан-күсе җитми башлагач, адәм баласы кешелеген җуеп, соранырга чыккан сабыйларны, хәтта үз балаларын ашау дәрәҗәсенә җиткән икән, бу хәлләрне кешеләр белеп торырга тиеш. Чыннан да, республикабыздан Урта Азиягә, Себергә җиңеллек эзләп чыгып киткән һәм байтагы юлда үлеп калган 232 мең милләттәшебезне, икмәкле төбәкләргә озатылып, күбесе әйләнеп кайтмаган 15 мең нарасыйны ничек онытмак кирәк?! Ачлык елларында 86 мең крестьян хуҗалыгы юкка чыгып, 700 мең дисәтинә, ягъни 40 процентка якын чәчүлек җире кимүне үз халкына, туып-үскән Ватанына инә очы кадәр дә мәхәббәте булмаган, битараф кеше генә исеннән чыгарырга мөмкин. Шуңа күрә режиссерның моңа кадәр олпат осталар да алынырга җөрьәт итмәгән катлаулы теманы сурәтләргә алынуы аңлашыла. Әмма галимнәребез XX гасыр башындагы ачлыкны татарларга каршы махсус юнәлдерелгән геноцид дип бәяләгән икән, бу очракта мәсьәләне бүтәнчә куярга кирәк иде. Ачлык нәрсәдән килеп чык­кан? Таш кыяларны гөлбакчага әйләндерүче, гомер бакый тир түгеп көн күрүче татар бер-ике ел корылыкка түзмәс идемени? 1919 елгы продразверстка вакытында республикабызның 10 миллион пот икмәк җыеп тапшыруы, 1920 елда тагын 10 миллион 120 мең пот икмәк планы үтәве, чәчүлексез калуы, шуның өстенә йөзләгән меңнәрчә пот бәрәңге, май, миллионлаган данә йомыр­ка, тире, киндер, җитен биреп, ач кына түгел, ялангач та калуы инде һәммәбезгә билгеле. Спектакльдә үлүчеләр турында шул елгы газеталардан статистика китерелә, әмма ни өчен халыкның талануы турында ләм-мим бер сүз юк? Коточкыч ачлыкның сәбәпләре аңлатылмагач, спектакль башы-ахыры булмаган романнан бер өзек сыман мәгънәсез булып калган. Сәясәтне читләтеп үткәч, кеше куркытып «Адәмнәр»не куюдан ни мәгънә?! Көчләү, үтерүләр турында болай да көн саен телевидение, интернеттан күрсәтеп, халыкны өркетеп тора ич. Кан аннан башка да көн саен елга булып ага лабаса. Өстәвенә, спектакльдә, авыр хәлдән файдаланып, хәерчеләрне талаучы авыл баен бик бирелеп сурәтләүләре бөтен золымны шул байдан күрәләр икән, дигән күңелсез уйга этәрә. Һәм ачлык сыйнфый тигезсезлеккә генә йөз бора. Сәхнәдәге кашыклар коры калган кебек, «Адәмнәр»дән соң тамашачы да чын дөресен белүдән, трагедияне тоюдан коры калды...

Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА.


 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: