Мәдәни җомга

Казан шәһәре

Сәхнә

Әлмәндәр улына да 90 ел тулды

Ул әле әнә шулай уйнап-көлеп 90 ын да, 100 ен дә тутырыр кебек күренә иде... Аз да түгел, күп тә түгел – 84 нче яшендә Ирек абыйның фани дөньядагы вакыты киселде...

...Әле кичә генә шикелле, әмма инде ун ел узган икән шул... 80 яшен бәйрәм иткәндә Ирек абыйның «Бабайлар чуагы» спектак­лендәге төп рольләрнең берсен уйнап, алкышларга,чәчәкләргә күмелүен, егетләрчә нык басып, балкып торуын күрү – бу кичтә театрда булган һәркем өчен шатлык иде, бәйрәм иде. «Афәрин, Артист! Афәрин, Ирек абый!» – диешкән идек...


Ул әле әнә шулай уйнап-көлеп 90 ын да, 100 ен дә тутырыр кебек күренә иде... Аз да түгел, күп тә түгел – 84 нче яшендә Ирек абыйның фани дөньядагы вакыты киселде... Берничә айлар көрәште ул аны кисәк аяктан еккан авыру белән. Күңелен төшермәде – бәлки, сиздермәде... Утырган арбасын тәгәрәтеп театрда да йөрде. Премьера, кичәләрне калдырмады, хәтта тәнәфес вакытларында гадәттәгечә анекдотлар да сөйләп ала иде... Аны югалту барыбызга да авыр булды, ышанасы килмәде. Һаман сагындыра. Бер күрешеп сөйләшүе ничек рәхәт иде аның белән... Туган кебек иде ул һәрберебезгә... Шөкер, аның гомере үзе теләгәнчә матур, игелекле узды –үкенерлек түгел.

Кечкенә чактан ике хыял белән яшәгән Ирек абый. Берсе – хәрби диңгезче булу, икенчесе – музыкант яки җырчы... Кыскасы, үзе дә бик аңламыйча, күңеле сәнгатькә, сәхнәгә омтылган аның. Әлмәт шәһәре әле зур авыл гына чакта, 1932 елда гади колхозчы гаиләсендә алтынчы төпчек малай булып дөньяга килгән ул. Әтисе Вәли абзый һәм әнисе Фатыйма апа – җырга оста, нәфис күңелле, якты матур табигатьле, талант белән туган кешеләр булган. Балаларында белемгә, сәнгатькә мәхәббәт тәрбияли белгәннәр. Нәтиҗәдә – юрист, табибә, укытучы, финансист, нефтьче һәм артист чыга бу гаиләдән. Оста итеп гармунда уйнаган Әнвәр абыйсыннан күреп, Ирек тә балачакта ук кулына гармун ала һәм бу музыка коралы гомер буе аның моңлы дустына, юлдашына әйләнә. Соңрак хромкада, баянда, пианино, аккордеонда да «әйттерә» башлый. Музыкаль сәләте киләчәктә аның күп кенә рольләрен бизи. Җырга осталыгы мәктәп елларында ук беленә. Беренче кат сәхнәгә чыгып башкарган җыры да гади генә көй түгел – «Эшче» операсыннан Нигъмәт ариясе! Бу инде үсмер егетнең тавышы, вокаль мөмкинлекләре турында гына түгел, аның зәвыгы, киң карашлы, затлы табигатьле булганын да сөйли. Әйе, нәкъ шулай һәм соңгы көненә кадәр әлеге асыл сыйфатлары белән үрнәк булып яшәде ул.

Ирек абыйның беренче хыялы тиз тормышка аша. Аның хәрби хезмәте Төньяк диңгез флотына туры килә һәм ул чактагы тәртип нигезендә ул өч ел эчендә офицер дәрәҗәсе дә ала. Бераз сүземне алга сикертеп әйтсәм – сәхнәдә дә хәрбиләрне күп һәм бик килештереп, яратып уйнады ул! Туган ягына кайтып (Әлмәтнең җир мае белән данланган чагы), бер ел нефтьче-оператор булып эшләгәч, ул Казанга килә һәм техник училищеда укый башлый, ике елда механик һөнәрен үзләштерә, заводка урнаша. Тагын бер ел уза. Ниһаять, икенче төп хыялны тормышка ашырыр форсат килеп чыга. Качалов исемендәге рус драма театры каршында татар театры өчен укучылар җыю турындагы белдерү егетне кабат кабындыра. Соң булса да, ятып калганчы, атып кал! Конкурс зур. Аның яше дә 26... Әмма имтихан алучылар – Камал театрының Ширияздан Сарымсаков, Празат Исәнбәт, Габдулла Шамуков кебек атаклы осталары егеттәге талантны күрәләр. Өстәвенә тышкы кыяфәте – төз озын буй-сын, сөйкемле йөз, матур тембрлы тавыш, шәп дикция, җыр-моңга, гармунга сәләте аның сәхнә кешесе булырга тиешлеген раслап тора.

Биредә Ирек Баһманов Наилә Гәрәева, Рәсим Сәләхов, шагыйрь булып танылачак Мансур Шиһапов белән бергә укый. Икенче курстан ук аның сәхнә тормышы башлана. 1961 елда уңыш белән театр студиясен тәмамлый. Камал театрына Мәскәүнең Щепкин театр студиясеннән зур төркем яшь артистлар кайткан чак – шуңадыр, Ирек абыйны Күчмә театрга чакыралар. Анда берничә ел эшләгәч, ул барыбер үз урынын Академия театрында таба.

Гомернең ярты гасырдан артыгы сәхнәдә, тамашачы хозурында узган, 150 ләп роль уйналган. Нинди жанр, нинди чор, нинди характер булса да, актерның диа­пазоны сәхнәдә яки фильмнарда тормышчан образлар иҗат итәргә мөмкинлек бирә. Һәм ничек кенә кыяфәтләрен үзгәртмәсен –табигыйлеге белән шаккатыра, сокландыра. Хәрби киемдәме, галимме, укытучы, йә профессормы, рус, татар яки башка милләтнең берәр затлы зыялысымы, ишанмы, мулламы, гади авыл кешесе, тегермәнче, көтүче, йә булмаса җилкуар, эшлексез, эчкече бер адәмме, аферистмы, яхшымы-начармы, дошманмы-дусмы – артист һәрберсенә ышандырырлык үзенчәлекләр таба, тышкы килеш-килбәте дә, тавышы да, адымы-хәрәкәте дә нәкъ шул образга гына хас килеп чыга. Өстәвенә, алар барысы да Ирек абыйча сөйкемлелеген дә югалтмый. Халкыбызның бик яраткан, хөрмәтле артистына әйләнә ул. Үз гаиләсендә генә түгел, Театр дигән гаиләдә дә – түр башындагы кадерле кеше иде. Яшьләре дә, яшьтәшләре дә зур ихтирам белән карый иде аңа. Мәгънәле, белемле, итагатьле, олыны – олы,кечене – кече итә белә торган, сабыр, тыныч холык­лы, үзе бик нечкә хисле, үзе җор телле, юморга бай бу талантлы артист белән аралашсаң – күңелләр җылынып, дөнья яктырып китә иде. Кешеләрне яратучы, масаюны белми торган һәм үзе дә мактанчыкларны сөйми торган бер зат иде Ирек абый... Әйе, үзең киткәннән соң, әнә шулай матур сыйфатлар белән искә алулары өчен, ничек мәгънәле яшәргә кирәк!..

Бер өлкән артистның юбилей кичәсендә атаклы режиссер Марсель Сәлимҗанов «Бу яшькә җитү – ул үзе бер батырлык» дигән иде. «Ни өчен Ходай Тәгалә биргән гомер батырлыкка тиң икән» дип уйлаганым истә...

Ә бит чынлап та, бирелгән гомерне төрлечә уздырырга мөмкин. Ирек абый кебек 80 яшеңә кадәр сәхнәдә булу өчен, образлар тудыру өчен үзеңә, сайлаган юлыңа никадәр таләпчәнлек, җаваплылык, тырышлык булу тиеш. Халыкта «Холык – икенче бәхет» дигән сүз дә бар. Әнә шул холык-фигылеңне шушы юнәлештә җигәр, үзгәртер өчен дә ихтыяр көче, максатчанлык кирәк һәм үз мин-минлегеңне, нәфесләрне җиңә белү дә мөһим. Әти-әниең, якыннарың, гаиләң, якташларың алдында – аларның йөзләренә кызыллык китермичә тормыш итүне дә беренче урынга куйсаң... Әйе, бөтенесе бергә бу – нәкъ менә батырлыкка тиңдер...

Рухи дөньясы бик бай иде Ирек Баһманның. Милләтнең зыялылары, шагыйрьләр, язучылар арасында дуслары бик күп иде. Гөлсем Сөләйманова, Рәшит Ваһапов моңнарына мөкиббән китеп, алар башкарган халык җырларында тәрбияләнгән Ирек ага Хәйдәр Бигичев, Илһам Шакиров тавышларына гашыйк иде. Әмирхан Еники әсәрләрен гомер буе яратып укый иде. Мөхәммәт Мәһдиев белән – язмышларында да уртаклык булгангадыр, бик якыннан аралашкан алар. Икесе дә диңгезче-моряк булган, икесенең дә әтиләре шәхес культы чорында кулга алынган...

Кечкенә Ирекнең хәтеренә уеп кергән бер шомлы күренеш гомер буе күз алдында торды – Әлмәт төрмәсендә әтисе белән очрашу... Йозаклы, тимер рәшәткәле ишек­ләрнең шалтыр-шолтыр ачылулары, әтисенең борчулы йөзе, акрын тавышы... Аннан аны Бөгелмәгә, аннан Казан төрмәсенә алып китәләр. Тикшерәләр... Дәүләткә терлек тапшыру оешмасында эшли башлаган Вәли абзыйны, кайбер малларның үлемендә гаепләмәкче булалар – «илгә корткычлык», янәсе. Шөкер, гаеп исбатланмый, хөкемгә тартырлык дәлилләр табылмый, гаилә кара таптан котылып кала. Бу вакытта Казанда судья хезмәтен башлаган олы кызларының да тырышлыгы бушка китми – Ирек әтиле гаиләдә үсә.

Мөхәммәт абый үзенең әсәрләрен радио аша укыр өчен дә гел Ирек абыйга биргән. Ирек Баһман укуында Татарстан радиосының алтын фондында бик күп язмалар саклана. Менә дигән нәфис сүз остасы да иде ул. Ана телебезне бөтен нечкәлекләре белән шәп белүче. (Ул бит чын милләтпәрвәр, бик татар җанлы кеше иде.) Шигъри әсәр булсын яки проза –артист жанрны шулкадәр дөрес тоеп, эчтәлекне үз йөрәгеннән уздырып, тавышының төрле бай төсмерләре белән гаять хисле итеп җиткерә ки, син ирексездән шул мохиттә, шул каһарман кичерешләре белән яши башлыйсың – көләсең, елыйсың...

Бер генә мисал. Себер лагерьларында нахакка газап чиккән язучы Ибраһим Сәлаховның «Колыма хикәяләре» исемле китабыннан «Чегән кызы» дигән өзекне Ирек абый башкаруында ничә тыңласам да, күз яшьләренә тыгылам. Радио режиссерлары андый мизгелләрдә артистның үзенең дә күзләре дымлануын сизә, туктап калганын да хәтерлиләр... Ә иртән инде «Хәерле иртә» тапшыруында ул шаярта, көлдерә – бу тапшыруның дистә еллар алыштыргысыз алып баручысы булды ул.

Театрда гына түгел, Ирек Баһманов әнә шулай радио, телевидение аша һәм сәхнәләрдән әдәби кичәләрдә милли әдәбиятыбызның гүзәл үрнәкләрен тамашачыларга ирештерде. Студентларны – булачак артистларны сәхнә теле фәне серләренә өйрәтте.

Мин үзем Ирек абыйның яшьлектә күргән ике ролен сагынып искә алам. «Зөбәйдә  – адәм баласы» спектаклендә ул – Зөбәйдәнең абыйсы Фәрит; вата-җимерә татарча сөйләшеп, үз рәхәтен генә уйлап йөргән җилбәзәк, заманча егет. Үзе көлке, үзе бер мескен. «Хуш, Наз­лыгөл»дә исә үзен үлемгә дучар итү бәрабәренә пассажирлар пароходын радиация дулкыныннан саклап калган хәрби диңгезче, көчле ихтыярлы, нык рухлы Газиз. Инде соңгы көннәрендә аяныч язмышлы Назлыгөлне очратып, холкы сына башлаган, тормышта адашкан яшь хатынга ул үзенең ихлас кешелеклелеге белән дөрес кыйбланы табарга ярдәм итеп өлгерә. Бу хушлашу шундый сагышлы. Япь-яшь яхшы кешенең котылгысыз үлемгә китеп баруы – бик тә ачындыра... Әмма Газиз кебекләрнең булуы күңелне сафландыра, изгелеккә өнди иде. Артистның сәхнәдә дөрес яшәве, талантының көче белән генә ирешеп була мондый нәтиҗәгә. Хәрби киемдәге мәһабәт һәм мәхәббәтле Газиз-Ирек Назлыгөлне генә түгел, тамаша залындагы һәрбер хатын-кызны гашыйк иткәндер... Ирек абый үзе дә бу рольләрен һәм шуңа өстәп «Әни килде» спектаклендәге Ананың сугыштан аяксыз кайткан улы Инсафны, шулай ук сугышның исән корбаны авыру Искәндәрне бик рәхәтләнеп яратып уйнаган.

Әйе, 30 ел «Әлдермештән Әлмәндәр» спектаклендә Искәндәр булып, тамашачының аеруча мәхәббәтен яулады ул. Көчкә генә бөкрәеп йөргән, әкрен генә өзек-өзек сөйләшкән «карт»ны чынлап та шундый хәлдәдер дип уйлап, кызганып, хәтта кайбер ерак төбәкләрдә «үзем тәрбиягә алам» дип сәхнә артына керүчеләр дә була. Ә анда төз гәүдәле, шаян телле Баһман басып тора!

Артистның иҗат коесы саегуны белми торган тирән иде. Соңгы елына кадәр актив яшәде. «Өзелгән өмет» (М.Горький), «Ханума» (А.Цагарели), «Арбалы хатыннар» (З.Зәйнуллин) спектакльләрендә төрле пландагы кызыклы рольләр уйнады. Лаеклы ялга чыгу дигәнне аңларга да теләмәде –театрдан башка ул үзен күз алдына да китерә алмый иде. Шундый ук олы мәхәббәт белән ул гаиләсен яратты. Аның гаиләсе менә дигән иде. Табибә Рәшидә апа белән асыл балалар – әти-әни дип өзелеп торган егет белән кыз үстерделәр.

Тик менә күпләрне сокландырып гел бергә театр-концертларга йөргән хәләле, бик сөйкемле Рәшидәсе иртәрәк дөнья куйды. Башта ул күрү сәләтен югалтты. Кызы Нәргис белән бала баккан кебек карады аны Ирек абый. Ике дистә елдан артык җитәкләп, кадерләп йөртте сөекле хатынын... Һәр яңа спектакльгә, кичәләргә алып килде. Белмим, андыйлар бар микән тагын?.. Ни кызганыч, Рәшидәсе үзе белән гүя тормышның бөтен ямен, кызыгын алып китте... «Кечкенә оныгым Әминәгә юанып яшим һәм театр яшәтә», – ди иде...

Мин Ирек абый белән бер әңгәмә вакытында:

– Сез озак еллар театрның партия оешмасын җитәкләгән кеше идегез. (Ул чакта бу урынга тискәре яклары, начар гадәтләре булмаган иң хөрмәтле кешене генә сайлыйлар иде.) Мәчеткә йөрүчеләрне дә яратмый иде Совет власте, дингә, теге дөньяга да ышанмыйлар иде, – дип, аның бүгенге заманга мөнәсәбәтен сорадым.

– Мин бөтен барлыгым белән теге заман кешесе инде. Без кешелекле булып үскәнбез. Үзең беләсең, мин начар бәндә түгел. Кеше рәнҗеткән юк, дөрес яшим кебек. Әмма, ниш­лисең, атеизм көчле вакытта формалаштык. Тиз генә үземне «үзгәртеп кора» алмыйм. Ничек яшәсәм, шулай дәвам итәм.

Минемчә, якты дөньяда яшәү – иң зур бәхет. Үлгәч, югала инде кеше... Шуңа күрә матур яшәргә кирәк. Үкенерлек булмасын. Гомер бик кыска икән... «Сизми калдым,белми калдым,яшь гомернең узганын...»

Ирек абый, Сез матур яшәдегез. Һәм Сезнең кебекләр, аларның эше, иҗаты югалмый. Сез безнең хәтердә һәм Сез – тарихта...

Луара ШАКИРҖАН, Татарстанның халык артисты.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев