Әллә күңел нечкәргән...
Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрына Н.Исәнбәт әсәре буенча куелган «Миркәй белән Айсылу» спектакле кайтты. Беренче тапкыр ул 1936 елда Гомәр Исмәгыйлев тарафыннан сәхнәләштерелгән була. Утыз елдан соң аңа режиссер Марсель Сәлимҗанов җан өрә. Бу юлы «Миркәй белән Айсылу»ны яшь режиссер Илгиз Зәйниев «терелтте». Спектакль бәйрәм арасында өч көн рәттән...

Спектакль бәйрәм арасында өч көн рәттән күрсәтелде. Өчесендә дә залда алма төшәрлек тә урын юк иде. Декабрьдә буласы спектакльгә дә билетлар сатылып беткән диярлек. Бу хәл театр сөючеләребезнең татар классикасына никадәр сусаганын күрсәтә.
Спектакльдә революциягә кадәрге татар авылы сурәтләнә. Чибәр кыз Айсылуга күп авыл егетләре гашыйк, алар арасында бөтен авылның канын эчеп рәхәт яшәгән бай малае Дәүли дә, бөкре Гариф тә, бәхет эзләп Урал якларына китәргә мәҗбүр булган ярлы крестьян малае Миркәй дә бар. Көндәшләре Миркәй белән Айсылуның серләшүләрен күзәтеп, соңыннан аларны бөтен авыл халкы алдында фаш итә. Нәкъ шул вакытта корылыктан тилмергән авыл халкы, ике гашыйкны җәзага тартып, Аллаһның рәхмәтенә ирешербез, дип уйлый. Ялгыша, бик нык ялгыша алар! Бу хәлләргә түзә алмыйча, Айсылу акылдан яза. Спектакль ике гашыйкның үлеме белән тәмамлана. Режиссер дини наданлыкны читләтеп, фаҗигале мәхәббәт тарихына басым ясаган.

Яшьләрне битләренә корым ягып авыл буйлап йөрткәнгә, авыл халкы соңыннан үкенә. «Без йөртмәдек, ил йөртте», дип үз-үзләрен акламакчы була. Күренекле артистларыбызның бу сүзләре бүгенге хәтәр вакыйгаларга туры килмәсә (ә татарның хәтәрдән арынганы да юк) шулкадәр үкенечле яңгырар идемени! Сәхнәне дер селкеткән, тулы канлы татар классик спектакльләре ешрак куелса, хәтта милли театрларда русча сөйләшүче, фикер йөртүче яшьләр барлыкка килмәгән булыр иде, бәлки...

Яшь композитор Эльмир Низамов иҗат иткән музыка спектакльнең фаҗигале яңгырашын көчәйтеп җибәргән. Өстә, сәхнәнең бер ягында мәҗүсилек билгесе - ботакларына тасмалар бәйләнгән агач сукырларча коткыга бирелгән халыкны гәүдәләндерә. Аңа каршы якта аркылы-торкылы озын баганалар, күперне билгеләгән тимерчыбык хәтәр репрессия елларын хәтерләтә. Салкын зәңгәр фон җаннарны куырып ала. Кинаяле, яшерен мәгънәле сәхнә бизәлешләре - рәссам Булат Ибраһимовның эше.
Олысының, кечесенең бер сәхнәдә уйнавын карау никадәр рәхәт! Байтак рольләр башкарып инде азу теше ярган урта буын артистлар - Минвәли Габдуллин, Фәнис Җиһанша, Илтөзәр Мөхәммәтгалиев, Олег Фазылҗанов, Рамил Вәҗиевләр дә, өлкәннәребез кебек сәхнә тутырып чыга, уйный. Сәхнәдән милли рух, буыннар бергәлегеннән хасил булган ныклык, көч бөркелә. Безгә бүген нәкъ шундый бергәлек, ныклык җитми...
Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА.
Фотолар Г.Камал театрының рәсми сайтыннан алынды.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз