Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәхнә

Лилия дигән чәчкә…

Лилия үзенең сәхнә мөлаемлыгы, нурлы сабырлыгы, әнкәсеннән күчкән йомшак моңы белән озак еллар тамашачыны куандырып яши. Аның белән артист баласының сабый чакларын искә алдык, сәхнәдә балкып үткән тансык елларны, меңнәрнең күңелләрен яктырткан, йөрәк аша үткән рольләрне искә алдык.

Татар театры дөньясында Мәхмүтовлар династиясе үзгә бер дәрәҗәле урын тота. Бу гаилә, бу династия актерлары – халык мәхәббәтенә ия бәхетле затлар. Исламия һәм Хәлил Мәхмүтовлар корган җылы оядан канат ярган ике талантлы кыз баланың берсе – бүген «Мәдәни җомга»ның кунагы. Бу көннәрдә Татарстанның атказанган артисты Лилия ханым Мәхмүтова үзенең күркәм юбилеен бәйрәм итте. Лилия үзенең сәхнә мөлаемлыгы, нурлы сабырлыгы, әнкәсеннән күчкән йомшак моңы белән озак еллар тамашачыны куандырып яши. Аның белән артист баласының сабый чакларын искә алдык, сәхнәдә балкып үткән тансык елларны, меңнәрнең күңелләрен яктырткан, йөрәк аша үткән рольләрне искә алдык.

Дәү әни кочагында

Мине 8 айлык чагымда әнинең туган авылы Югары Әлкигә кайтарып куйганнар. Әти-әни – яшьләр, әлбәттә, аларның эшлисе килгән, рольләр, гастрольләр... Дәү әни мине ­8 айдан 4 яшькәчә үстерде. Әни бушаган көннәрендә сагынудан йөгереп кайта торган булган. Иртә сөйләшергә, җырларга өйрәнгәнмен. Мин дәү әни белән дәү әтигә «әти-­әни» дип дәшә башлагач, баланы югалтабыз бит, безне онытачак, дип борчылып, мине алып китеп, бакчага урнаштырдылар. Тик барыбер әти-әни белән үсү эләкмәде – Күчмә театр артистлары гастрольләрдән кайтып керми иде. Мин Рузия апа (Мотыйгуллина – ред.) белән калам, ул театр училищесында укый. Кайвакытта мине дә үзе белән ала. «Башыңны күтәрмә, парта астында гына утыр!» – дип мине алдан кисәтеп куя. Тик алай тыныч кына утыра алмыйм, баш чыга башлый. Марсель абый берсендә мине күреп: «Кем бар анда?» – дип кычкырмасынмы?! Минем кот чыкты. «Кемне алып килдең?» – дип сорый Рузия ападан. «Менә Исламия апалар гастрольгә китте дә, бакча эшләми, алып килдем инде», – дип аклана апа. «Чыксын, минем янда утырсын! Нигә парта астында утыра ул бала?» – дип үз янына утыртып куйды. Дөресен әйткәндә, мине карамаган кеше калмады бугай. Рузия апа үзе ала алмаганда, аның курс­ташлары – Ләлә апа, Фирая апалар мине бакчадан ала иде. Алар хәзер күренекле артистлар инде. Шулай үстем. Миңа җиде яшь тулгач, әни миңа сеңелкәш алып кайтып бирде. Беренчегә укырга кергән елны әни безнең белән өйдә торды. 

Талантлы нәсел

Әнинең, Рузия апаның сәнгать юлыннан китүе тиктомалдан булмагандыр. Безнең бабай бик матур җырлый иде, авылда аны «җырчы Һидиятулла» дип йөртәләр. Әниләр алты бала үскән. Әни дә, апасы Роза да бик матур җырлый, ә Рузия апа бик тә биергә ярата. Әнинең күлмәклек материалларын һинд киемнәре, сарилар тегү өчен тураклап бетерә. Әнинең Фоат абыйсы исә гармунда бик шәп уйный. Сания апасын исә «гармунчы Сания» дип кенә йөртәләр. Дәү әни үзе безне җыеп, мөнәҗәтләр, бәетләр сөйләп, авызына каратып утыра иде. Әкиятләр сөйләргә бик ярата. Әни белән Рузия апа артистлыкка киткәч, Роза апа да шул юлдан китәргә сорап караган. Тик дәү әни ике баламны Казанга җибәрдем, сине җибәрмим, дип, ризалык бирмәгән. Ул гомере буе фармацевт булып эшләде. Рим җизни белән бергә үзешчән сәнгатьтән һич аерылмады. 

Сеңелкәш турында

Сеңелкәш тууны мин бик көттем. Әнине гел сеңелкәш сорап йөдәтә идем. Алар гел өйдә юк, мин берьялгызым булмас идем, дип уйлый идем. Әти, әлбәттә, малай булыр дип өметләнеп көткән, ләкин, Аллага шөкер, Ләйсән туды. Минем бәхетемәдер дим, чөнки минем Ләйсәннән дә якын кешем юк. Сеңлем белән без бик тату, бер-беребезгә терәк булып, серләребезне сөйләп, киңәшләр бирешеп яшибез. Икәү генә сөйләшә торган сүзләребез дә бар. 

Музыка һәм мин

Беренче сыйныфны гадәти мәктәптә укыдым. Химиклар мәдәният йортына музыка дәресләренә йөрим. Шундагы укытучым ишетү сәләтем бик яхшы икәнне сизеп алды да, консерватория каршындагы музыка мәктәбенә барырга киңәш итте. Үземнең фортепианога өйрәнәсем килгән иде, әниләр кредитка фортепиано да сатып алды, ләкин мине скрипкага өйрәнергә алдылар. Мондый абсолют ишетү сәләте йөз елга бер генә очрый, диделәр. Әниләр гел гастрольдә, мин көн саен ике транспортка утырып, Ирек мәйданы янындагы мәктәпкә киләм. Хәзер беркемнең дә 7-8 яшьлек баласы алай йөрми. Иртәнге 7 дә чыгып китәм, кичке 9 да гына кайтып керәм. Дәресләрне шунда әзерләп кайтам. Ул мәктәптәге балаларның күпчелеге интернатта яши, ә мин Казанныкы булгач, интернат тиеш түгел. 

Безгә кышын әнинең әбисен, Сабира әбине, алып киләләр иде. Әби мине иртән озатып җибәрә, кичен каршы ала. Өйгә кайткач та инструментта уйнарга кирәк, ә әби нишләптер минем скрипка шыгырдатканны яратып бетерми, шуңа күрә мин бәдрәфкә кереп уйный идем. Кемнең бәдрәфтә иҗат итәсе килсен инде? (Көлә.) Мин азрак уйнаган булып утырам да, чыгам, әлбәттә... Өч ел буе шулай укып йөрдем, дүртенче класста әниләргә Киров районыннан фатир бирделәр. Мәктәпкә йөрү тагын да кыенлашты һәм мин гадәти мәктәпкә күчтем. Ә музыка белемен Фрунзе урамындагы 4 нче музыка мәктәбендә алып чыктым. 

Сәхнәгә урау юл

Башта ук театр училищесына бармадым мин. Әни болай диде: «Кызым, сиңа кирәкми ул. Безнең ничек гастрольдән кайтып кермәгәнне күрәсең. Ирең дә булмас, балаң да булмас, яхшылап уйла». Математика белән физикадан әйбәт бара идем, университетның физика факультетына укырга кердем. Анда дүртенче курска җиттем, һаман «театральный»га барасы килә. Әнигә гел зарланам, син теге вакытта җибәрмәдең, монда миңа ошамый, дим. Авылга кайтып, дәү әнигә дә еладым, әни «театральный»га җибәрми, дип. Ул әнигә әйтте: «Кызым, мин авыл хатыны була торып та ике баламны артистлыкка җибәрдем, теләкләренә каршы килмәдем. Син исә үзең театрда эшләп тә, балаңны ник хыялыннан мәхрүм итәсең? Баланың теләге зур бит». Әни чыдый алмады: «Кызым, артыңнан йөрмим, Илдар абыең (Хәйруллин. – ред.) икенче курсны алып бара, шигырьләреңне әзерлә дә, үзең барып сөйләш. Ул сине кабул итсә, керерсең, кабул итмәсә, университетыңны укып бетерерсең», – диде. Мин әсәрләремне әзерләп, шатлана-шатлана, Илдар абый янына чаптым. Бу икенче семестрның башы иде. Илдар абый янына берничә артистны җыйды да, мине тыңлап карадылар. Ошаттылар. Иртәгә документларыңны алып кил, диделәр. Мин кая бас­канымны да белмичә, тиз генә университетка барып документларымны алдым да, театр училищесына илтеп бирдем. Икенче курска килеп кушылдым. Ренат Шәмсетдинов, Энҗе Шиһапова, Мәхмүт Фатыйхов, Илсөяр Сафиуллина, Җәвит Шакировлар белән укыдым. Курс җитәкчебез Илдар абый Хәйруллин иде. 1991 елда Тинчурин театрына эшкә җибәрделәр. Инде 32 нче ел китте, шушы театрда хезмәт итеп ятабыз. 

Дуслыктан – мәхәббәткә

Ренат белән театр училищесына килгәч таныштым. Кинәт кенә кабынып киткән мәхәббәт түгел бу. Башта дуслашып йөрдек. Ренат курайда бик матур уйный, Мөршидә исемле кызыбыз баянда, мин фортепианода уйныйм, без уйный башлауга, бөтен группа яныбызга җыела. Бергәләп җырлашып, биешеп күңел ачабыз. Аннары Ренатның Киров районында туганнары тора, Ренат аларда яшәде, укырга бергәләп бара, кайта идек. Шулай дуслашып киттек. Ел ярым йөргәч, өйләнештек. Икебезне дә Тинчурин театрына эшкә алдылар. 

Сәхнә бәхете

Театрның стационарга күчкән вакыты гына, репертуар әллә ни бай түгел. Күбрәк читкә чыгып йөрергә туры килә. Әйтик, майда сезонны яба идек тә, берәр айга районнарга чыгып китәбез. Без килгәч тә, Илдар абый «Безнең әти мировой» (И.Юзеев) дигән спектакль куйды. Андагы апалы-сеңелле кызларның мин – апасын, ә Илсөяр Сафиуллина сеңлесен уйнады. Бу минем театрдагы беренче ролем булды. Аннары башка спектакльләргә кертә башладылар. Тиздән әни «Резидәкәй»не (И.Юзеев, Ш.Мәҗитов) чыгарды, бу әсәрне ул махсус минем өчен һәм Ренат өчен куйды. Ренат Габделхәйне, Илдус Фәиз Зөфәрне уйнады, мин – Резидәкәй. Шушы спектакльдән соң мин тамашачының безне ничек кабул иткәнен аңлый башладым. Халык бу тамашаны бик яратты. Кызлар Ренат белән Илдуска мөкиббән китеп, спектакль беткәч, автограф алырга дип артларыннан чабып йөри иде. Аннары «Гашыйклар тавы» (И.Юзеев) чыкты, мин анда Мөнирәне уйнадым. Аннары башка рольләр... Мине тамашачы әнинең дәвамы итеп кабул итте. 

Бердәнбер улыбыз... 

Мин театрга соң килдем, 24 яшь иде. Дүрт ел университетта вакытымны үткәреп килгәннән соң, минем бик тә сәхнәдә уйныйсым килде. Декретка киткәч, әлбәттә инде, спектакльләрдән төшеп каласың. Һаман театрда кирәкле кеше булып йөрисең дә бер мәлне обоймадан төшеп каласың, авыр булып китә. Шәхсән миңа шулай тоелды. Ришатны авыррак та таптым. Өлгерермен әле, вакытым бар әле дип йөри торгач, бер бала белән утырып та калдык. Мин уйлаган вакытта инде соңга калган булып чык­тык. Улыбызга быел 27 тула. Өйләнмәгән әле. Йөргән кызы да юк. Берсендә ул миннән: «Марҗага өйләнсәм, ничек карыйсың?» – дип сорады. «Юк!» – дидем. Мин милләтче түгел, әмма һәрбер кеше үз милләте белән гаилә корырга тиеш дип уйлыйм. Улыбыз династия юлын дәвам итмәде. Бәлки, ул бик әйбәт артист та булыр иде, һәр яклап сәләте бар. Гитарада уйнап җырлый, музыка мәктәбе тәмамлады. Флейтада уйный, төрле конкурсларда җиңде. Тик ул иҗат юлын сайламады, компьютер белән мавыгып китте, программистлыкка укыды. Укып бетергәч, армиягә барып кайтты. Хәзер ул Росгвардиядә хезмәт итә. Мультфильмнарны тавыш­ландыру белән дә ­шөгыльләнә.

Ялагайлыкны белмәдем

Улыбызның театр өлкәсенә китүен үзем теләмәдем, дөресен әйтим. Чөнки артист кеше ул бик нык режиссерга бәйле. Әгәр син аның күзенә мәхәббәтле булып күренәсең икән, ул сине һәр спектакльгә алырга мөмкин. Ләкин еллар буе рольсез йөргән актерлар да бар. Үзем режиссерларга беркайчан да ялагайлана белмәдем. Үземә режиссерлардан җитәрлек игътибар бирелде, дип тә санамыйм. Яшь вакытта күп уйныйсы килде, әлбәттә. Кайчагында спектакль карап утырганда, «менә бу роль миңа туры килгән булыр иде», – дип уйлап куям. Үкенечләр бар, әлбәттә, яшь чакта уйныйсы килеп калган рольләр... Тик минем яшькә җиткәч, тегене уйнар идем, моны уйнар идем, дип хыялланып утырмыйсың. Нинди роль бирсәләр, шуны башкарасың. Әни дә гомере буе гаделлек белән яшәде. Дөрес, беркайчан да эшсез тормадым. Ләкин беркайчан да театр юлын сайлавыма үкенмәдем! Себер якларында гастрольләрдә йөрер­гә туры килде. Көн саен икедә торабыз, өчтә автобуска утырып чыгып китәбез. Унышар сәгать барабыз юлда. Шәһәр аралары ерак – 800-1000 км. Барып җитүгә, һәркем эшкә керешә: кем үтүкли, кем сәхнә кора... Спектакльне уйныйсың, әйберләрне җыясың. Кунакханәгә илтеп ыргыталар. Биш сәгать йоклыйсың да, икенче көнне тагын шул ук хәл башлана. Егерме бер көн буе шулай йөреп кара әле син! Спектакльләргә киләләр, татарча аңлыйлар иде әле. Хәзер инде ул якларда яшь буын татарчаны гомумән аңламыйдыр... Чөнки утыз биштән яшьрәкләр ул чакта ук наушник белән тәрҗемәдә тыңлый иде. 

Безнең гаилә тамашасы

 Гаиләбез, династиябез белән бер спектакльдә уйнарга туры килмәде. Үзебезгә генә атап берәр пьеса алып, Мәхмүтовлар уйный дип халыкны чакырып... Режиссерыбыз никтер мондый проектка алынмады... Югыйсә, тамашачы кассада элек гел сорый иде: «Исламия апа уйныймы бүген? Кызлары, кияүләре уйныймы?» Нәкъ менә безнең гаиләне карарга йөрүче тамашачы бар иде. Ләйсән шуңа күрә: «Бер сәхнәдә уйный алмадык, телевидениедә булса да, барыбыз бергә төшик әле», – диде. Сценарий язды да, барыбыз да исән-сау чакта төшеп калыйк, дип безне оештырды һәм «Уеннан уймак» телевизион комедиясе туды. Ул бик юморлы, кызык булып чыкты, халык җылы кабул итте. Аннары рухланып, икенче өлешен дә эшләдек. Ләйсән ул бик талантлы, тик сәләтенең яртысын да кулланмый шул. 

Бакчамнан илһам алам

Минем хобби – бакча. Берәү генә дә түгел, ике бакча. Түбән Осланда 4 сутый җирдә бөтен нәрсәне үстерәм. Салмачыда йортыбыз бар. Әни төзетә башлаган иде ул йортны. Алмагачлар, чия, слива, кара миләш, бөрлегән, кура җиләге, крыжовник, грушам бар. Бөтен нәрсә үсә. Кайберәүләр миңа: «Ике бакчаны каравы авырдыр, ник сатмыйсың?» – ди. Авыр, килешәм. Ләкин ул бит минем балам кебек! Баланы 24 ел буе карап үстер, буй җиткез дә чит кешегә сатып җибәрәсеңмени? Табигате искиткеч! Һавасы ук үзгә. Идел якында гына. Тау астында аккан чишмәнең челтерәп акканы ишетелеп тора. Шул матурлыкка карап хозурланып, илһам алам. Ә язларын, барлык бакчалар чәчәккә күмелгәндә, мондагы матурлыкны әйтеп-аңлатып бетерерлек түгел!..

Эльмира СИРАҖИ әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

8

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев