Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәхнә

Әлфия Авзалованың кызы әнисенең истәлек тактасын «Эллочка»га охшату белән килешми

Мәдәният министрлыгының коллегия утырышында архитектор Сергей Саначин җырчы Әлфия Авзалова истәлегенә куелган тактаны шәһәрдә сәнгати дәрәҗәсе югары булмаган истәлек такталарына мисал итеп әйткән иде.

Мәрхүмә җырчы Әлфия Авзалованың кызы Зөлфия Авзалова-Нигъмәтҗанова әнисенеңә багышлап куелган истәлек тактасын «Эллочка»га охшату белән килешми.

«Без барысын да әнинең васыяте буенча, ул яраткан фотодан һәм афишадан күчереп эшләдек, скульптор әнинең елмаюын бронзага күчерә алды», — диде ул архитектор Сергей Саначинның Татарстан Мәдәният министрлыгында әнисенең истәлек тактасын тәнкыйтьләвенә ризасызлыгын белдереп. 

 

 

ТР Мәдәният министрлыгында «Татарстан Республикасында мемориаль мәдәният үсешенең проблемалары һәм перспективалары: истәлек такталары һәм монументаль сәнгать әсәрләре» темасына уздырылган коллегия утырышында Сергей Саначин җырчы Әлфия Авзалова истәлегенә куелган тактаны шәһәрдә сәнгати дәрәҗәсе югары булмаган истәлек такталарына мисал итеп әйткән иде. Бу хакта матбугат чаралары актив язды. 

«Күпме кеше — шулкадәр фикер. Шәхсән мин үзем ул истәлек тактасыннан бик канәгать. Фәнил Вәлиуллинны хәзерге вакытта иң кызыклы скульптор дип саныйм. Без гаиләбез белән дә бу хакта фикер алыштык, эш барышын да күзәтеп тордык», — диде Зөлфия Авзалова-Нигъмәтҗанова.

Әлфия Авзалованың кызы үзләренең әнисе каберен дә, әлеге истәлек ташын да карап тәртиптә тотуларын әйтте.  

 

 

Рузилә Мөхәммәтова 

«Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев