Мәдәни җомга

Ленин орденлы татар

Башкортстанның Авыргазы районында урнашкан Ишле исемле чеп-чи татар авылында туса да, башкорт исәбендә йөрүе мәзәк түгелмени?

Башкорт профессиональ драма теат­рына нигез салган милләттәшебез Вәлиулла Мортазин-Иманский турында үткән саныбызда яздык. Аңа бу эштә ярдәм иткән шулай ук татар егете Әмин Зөбәеровны да телгә алмыйча ярамас. Ул комик рольләрне оста башкарган. Тормышында мәзәк хәлләр шуңа күптер, бәлки.


Башкортстанның Авыргазы районында урнашкан Ишле исемле чеп-чи татар авылында туса да, башкорт исәбендә йөрүе мәзәк түгелмени? Дөрес, Википедия Ишледә 89 процент татар яши, дип яза. Күпчелек халкы – татар, рәсми тел – башкорт һәм рус теле, имеш. Шуннан да мәзәгрәк тагын ни бар? Википедиянең процентларны ничек исәпләп чыгаруы безгә караңгы булып кала, Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты галимнәре әзерләп бастырган «Татары уфимского уезда» китабында исә Ишле авылы халкы 1782 елгы дүртенче ревизия язмаларында «ясаклы татарлар» буларак телгә алына. Бу - җил кайсы якка иссә, шулай һәм көненә илле тапкыр үзгәртелә торган Википедия ише генә түгел, рәсми таныклык. Ишле авылында тамырлары Килдебәк морзага барып тоташкан журналист, язучы, мөгаллим Мөхәммәтһади Килдебәков та туып-үскән. Ул үз заманында «Вакыт», «Ялт-йолт» басмаларында чыккан мәкаләләре аша таныла, «Сугыш сафы», «Чулпан» басмаларының мөхәррире була. Мөхәммәтһадинең бер туганы күренекле рәссам Рөстәм Килдебәков бүген Казаныбызда яши. Ул да үзен, әлбәттә инде, башкортка санамый, татар исемен горур йөртә.

Әмин Зөбәеровның чын исеме Абдулла. Фәхретдин мулланың алты кызыннан соң бик көттереп туган бердәнбер улы ул. Фәхретдин абзый күз карасыдай сак­лап үстергән Абдулласын мулла итәргә тели. Ул исә кеше көлдерүдән башканы белми. Өйләренә йомыш белән кереп чыккан арада да авылдашларының йөрү рәвешләрен, кул хәрәкәтләрен, сөйләү фасуннарын исендә калдыра да, соңыннан шуны кабатлап, бөтен күрше-тирә малайларны эчләре авыртканчы көлдерә икән. Фәхретдин мулла, яшүсмер яшенә җитеп килсә дә, шамакайлануын ташламаган улын Уфадагы «Госмания» мәдрәсәсенә дә биреп карый,  «Галия»­гә дә күчерә. Абдулла исә берсенә дә әһәмият бирмичә, театр уйнавын дәвам итә. Уфага гастрольгә килгәч, Габдулла Кариев Абдулланы «Сәйяр» труппасына суфлер итеп ала. Тора-бара егеткә рольләр бирә башлыйлар. Аннары Зөбәеров «Нур» труппасында иҗат итә. Шул вакытта ул, әти-әнисенең колагына ишетелмәс өчен, авылларыннан бормаланып аккан чишмә исеменнән Әмин Үзәнский дигән тәхәллүс ала. Зур өметләр баглап үстергән баланың һич көтмәгәндә-уйламаганда артист булып китүе үзе язмыш шаяруыдыр, күрәсең. Әмма балачак мавыгуы үскәннән-үсә барып, яшәү мәгънәсенә әйләнә – 1922 елда Әмин Зөбәеров Вәлиулла Мортазин-Иманский нигез салган беренче башкорт профессиональ драма театры труппасына килеп кушыла һәм гомеренең соңгы көннәренә кадәр шунда бик яратып иҗат итә. Беренчеләрдән булып – Башкортстанның, бераз соңрак РСФСРның халык артисты исемен ала, Ленин ордены белән бүләкләнә. Үзәк телевидениедә «Салават Юлаев» дигән кинофильмда төшә. Мәскәүдә Башкортстан мәдәнияте һәм сәнгате көннәрендә «Отелло» һәм «Кара йөзләр» спектакльләрендә уйный. Кыскасы, бу кадәр бөек үрләр Ишле авылындагы Фәхретдин мулланың ике ятып бер тапкыр төшенә дә кермәгәндер.

Язмыш, шаяруын дәвам итеп, юри Зөбәеровка бер-берсенә капма-каршы рольләрне уйнарга куша. Бер көнне ул Сәгыйть Мифтаховның «Сакмар» спектаклендә Совет власте, колхоз рәисе һәм күмәк хуҗалыкка үзләре теләп кергән авылдашлары турында гайбәт таратучы, куркак, ялагай кулак калдыгы Фәхрине уйный. Икенче көнне Авзал Таһировның «Сибиряк Гыйльман» тамашасында ашыгып-абынып колхоз корганда, Шаһиәхмәтне аңга китерүче Себердән кайткан Гыйльман ролен башкара. Патша заманында ук Себергә сөрелгән аек акыллы Гыйльман кайтып, авыл тормышын бер рәткә салмаса, колхозлары ничек ашык-пошык төзелгән булса, шулай тиз арада таркалган да булыр иде. Шаһиәхмәт дилбегәне бушата төшкәч, авыл халкы күмәк хуҗалыкларның әһәмиятен аңлый башлый, янәсе. Икесе – ике төрле роль. Ишле малайларына сыман, бүген көлдереп туйдым, иртәгә килерсез, дип борылып китеп булмый. Ике якны да аңлар өчен Зөбәеров-Үзәнский күп укый. Шолоховның «Күтәрелгән чирәм»ен көне-төне укып, ашау-эчүне онытып, ябыга, үзе күтәрәмгә кала яза. Фәхретдин мулла, «Госмания», «Галия» мәдрәсәсе мөгаллимнәре биргән сабакларның файдасы тия, Абдулла эзләнүчән, төбенә төшкәнче төпченүчән, армый-талмый иҗтиһат кылучан зыялы, тынгысыз шәхес булып җитлегә. Нәтиҗәдә, ике рольне дә кирәгенчә итеп, җиренә җиткереп башкара.

Төннәрен Шолоховны кочаклап үткәрсә дә, Зөбәеров ике тапкыр өйләнә, өч бала үстерә. Тик балаларның берсе дә сәнгать юлын сайламый. Әтиләренең төнге интегүләре аларга сабак булган, күрәсең. Сәхнәдә кеше көлдерүе елатуга караганда да, авыррактыр, бәлки...

Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА.


 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: