Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәхнә

Лемар ДЖУРАЕВ: ТӨП БУЛЫШЧЫМ ҖЫР БУЛДЫ

Казан шәһәренең «Юность» мәдәният сараенда эшләп килгән «Кичке утлар» хорындагы остазыбыз, Татарстанның атказанган артисты Лемар Джураевка быел 80 яшь тулды. Хорда барыбыз да аңа сокланып карыйбыз: агабызга вакыт җиле әйтерсең тимәгән дә, ул һаман яшь, көче ташып тора. Лемар ага Төркмәнстанда дөньяга килә, аның әтисе Габделкадыйр Төркмәнстан җөмһүриятенең Үзәк башкарма...

Казан шәһәренең «Юность» мәдәният сараенда эшләп килгән «Кичке утлар» хорындагы остазыбыз, Татарстанның атказанган артисты Лемар Джураевка быел 80 яшь тулды. Хорда барыбыз да аңа сокланып карыйбыз: агабызга вакыт җиле әйтерсең тимәгән дә, ул һаман яшь, көче ташып тора.

Лемар ага Төркмәнстанда дөньяга килә, аның әтисе Габделкадыйр Төркмәнстан җөмһүриятенең Үзәк башкарма комитеты әгъзасы, су һәм сугару системалары техникумы директоры вазифаларын башкара. Күп талантларыбызны аямаган репрессия тегермәне Габделкадыйр Джураевны да уратып узмый: 1937 елда аны 10 елга төрмәгә утыртып куялар. Нахакка кыерсытылып, булмаган гаепләрен танырга мәҗбүр ителеп, газаплауларга түзә алмыйча, ул 1944 елны төрмәдә бакыйлыкка күчә.


- Әтиебез кулга алынганнан соң, әниебез Сания, ул вакытта аңа нибары 24 яшь була, котылып булмасмы, дип, энем белән мине алып, Казанга күчеп китә, - дип сөйләде миңа Лемар ага. - Хәтерлим, әниемнең тавышы сирәк очрый торган сопрано иде. Әмма җырлап кына тамак туйдырып булмаган шул, аңа энем белән мине саклап калу өчен заводка револьверщица булып урнашырга туры килә. Әни көне-төне заводта, бөтен өй эшләре минем өскә төшә.

1944 елны мин опера һем балет театрының хореография студиясенә урнаштым, шунда ук малайлар хорында Ж.Бизеның «Кармен»ында, П.Чайковскийның «Пиковая дама»сында җырладым. Биергә дә маһирлыгым бар иде, «Шүрәле» балетында биегәнем өчен миңа хәтта азык-төлек талоннары бирделәр: ярты кило икмәк, 800 грамм башка продуктлар. Моның нинди шатлык икәнен үзегез дә чамалый торгансыздыр.

Ташкентта әниемнең бер туганы Әминә Рәхмәтуллина мәктәп директоры иде. Ул мәктәптә Үзбәкстанның булачак җитәкчесе Шәрәф Рәшидович Рәшидов та укыган, апабызда торган. Ул да минем кебек ятим, нужа-хәсрәтләрне күреп үскән. Рәхмәт аңа, үзе зур дәрәҗәләргә ирешкәннән соң да, ул апабызны ярдәменнән ташламады.

Әнием тормышта актив, эшлекле булды. 1944 елны хәрби комиссариат юлламасы буенча автомәктәп тәмамлады. Кирәк бит, шундук фронтка повестка да алды. Нишләргә, аны алып китсәләр, ике яшь бала ничек яшәр?! Бәхеткә, Ташкентта яшәүче апабыз шул көннәрдә безгә килеп төште. Ул әниебездән үткенрәк булды, ахрысы, һәрхәлдә әнине, балаларыннан аерып, фронтка җибәрмәделәр...

Күрде инде башлар... Һәр көн мин энемә нәрсә ашатыйм да, эштән кайтуына әниемә нәрсә әзерлим, дип баш ватам. Төрлечә хәйләләр дә уйлап табарга туры килде: бераз гына онытылып тору өчен өйгә каяндыр килеп кергән «Гражданнар сугышы еллары җырлары» дигән китапны алам. Ул җыентыкта әнием башкарган җырлар, радиодан еш кына ишетелеп торган җырлар бар иде. Җырлау булыша иде сымак ...

Җыру - җыр белән, ә мин үзем җырлыйм, үзем уйлыйм: җыр беткәч, нәрсә ашарбыз? Ярар, урамга чыгып карарга кирәк, бәлки анда хәлебезне аңлаучы табылыр? Ходайның рәхмәте, шул чыгуларның берсендә безгә җыр кафедрасы профессоры С.Казачков очрады. Аның чакыруы буенча без дустым белән Пионерлар йортының хорына йөри башладык. Бу очрашу минем өчен тагын бер ягы белән мөһим булды: профессор миңа, һичшиксез, язмышымны җыр белән бәйләргә киңәш итте.

1950 елны мин үземнең күптәнге хыялымны тормышка ашырдым: ТАССРның Югары Советы исемендәге музыка училищесының дирижерлык-хор бүлегенә укырга кердем. Армиягә барыр вакыт җиткәч, 3 ел хезмәт итеп кайттым. Анда да сәнгатьтән аерылмадым. Мин оештырган хорда офицерлар да, аларның хатыннары да, курсантлар да җырлады. Ә үзем эстрада оркестрының солисты булдым. Анда да миңа уңыш елмайды. Вокалчыларның Ригада үткәрелгән Бөтендөнья фестивалендә дипломант булу бәхетенә ирештем.

Армия хезмәтен тәмамлагач та үземне көйсез-җырсыз күз алдына китерә алмадым: 1958 елны музыка училищесын тәмамлап, Казан дәүләт консерваториясенә укырга кердем. Мин аны хор белгечлеге буенча тәмамлаган идем инде, ә бу юлы дирижер-хормейстер булырга укыдым.

1966 елда Түбән Кама башкарма комитеты рәисе үтенече буенча яшь төзүчеләр шәһәренә хор оештырырга киттем. Күп тә үтми, безнең хор Казаннан лауреат булып кайтты.

Шулай ук әлеге шәһәрдә мин музыка училищесын ачтым, аңа С.Сәйдәшев исеме бирелде. Училище үзен танытып, беренче чыгарылыштан соң, 1973 елда мине Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленә сәнгать җитәкчесе итеп күчерделәр. Ансамбль белән Кытайда гастрольдә булу бөтен гомергә истә калырлык вакыйга булды. Пекиндагы концертлардан соң илнең бик күп шәһәрләрендә чыгыш ясадык. Һәр концерттан соң сәхнәгә дәүләт вәкиле чыгып, рәхмәт әйтә иде. Концертта башкарылган ике кытай җыры бигрәк тә җылы кабул ителде: без аларны өч тапкыр җырлыйбыз, өченчесендә бөтен зал аягүрә басып, безгә кушылып җырлый иде.

1974 елдан Казан музыка училищесында эшли башладым. 1978 елдан аның директоры булдым. Аннан соң М.Җәлил исемендәге театрның хор коллективында эшләдем.

1992 елда театр хоры белән АКШта булдык. Ул вакытта хорның җитәкчесе, хормейстеры Русиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык артисты Нурия Гариф кызы Джураева иде. Коллективны шундый абруйлы гастрольләрдә катнашырлык итеп ул әзерләде. Концертларның берсендә бездән татарча программа күрсәтүебезне сорадылар. Анда Рөстәм Яхин эшкәртүендә «Тәфтиләү»не дә сигез тавышка җырладык. Аларга бу җыр шулхәтле ошады ки, җырны, аягүрә басып, елый-елый тыңладылар. Шундый сокландыргыч җырны каян алуыбызны сорадылар...

Чыннан да, минем язмышым җырдан беркайчан да аерылмады.

Раиф БАРИЕВ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев