Мәдәни җомга

«Легионер» гына җитмәде

Туймазы Татар дәүләт драма театры "Легионер" спектаклен алып килә икән, дигән хәбәр Казанның зыялы катламын яшен тизлегендә әйләнеп чыкты. Бу спектакльне тикмәгә генә театраль роман дип исемләмәгәннәр. Ул зур вакыт аралыгын колачлый. Бу спектакльдә Бөек Ватан сугышы корбаннары, аерым алганда, татар легионында катнашкан милләттәшләребезнең хәле дә, Идел, Куйбышев ГЭСларын төзегәндә...

Туймазы Татар дәүләт драма театры "Легионер" спектаклен алып килә икән, дигән хәбәр Казанның зыялы катламын яшен тизлегендә әйләнеп чыкты. Бу спектакльне тикмәгә генә театраль роман дип исемләмәгәннәр. Ул зур вакыт аралыгын колачлый.
Бу спектакльдә Бөек Ватан сугышы корбаннары, аерым алганда, татар легионында катнашкан милләттәшләребезнең хәле дә, Идел, Куйбышев ГЭСларын төзегәндә су астында калган авылларыбыз язмышы да тасвирлана, совет илендә адәм баласының гомере сукыр бер тиен дә тормавы ассызыклана. Татар театрларында, бигрәк тә соңгы елларда мондый колачлы спектакльләр көн саен куелмый, шуңа күрәдер, бәлки, Зөлфәт Хәкимнең легионеры белән очрашырга теләүчеләр күп. Спектакль куелганнан бирле инде алты ел вакыт үтте, әмма кызыксыну һаман кимеми. Гастрольләр вакытында да беренче булып нәкъ шул спектакльне сораталар икән. Егерме биш ел тарихы булган театр репертуарында дистә елларны колачлап, ил, халык фаҗигасен ачкан шундый спектакльнең булуы әйбәт фалдыр.
Әмма ни кызганыч, баш рольне башкаручы Башкортстанның халык артисты Айрат Солтанов авырып китү сәбәпле, Казан тамашачысы "Легионер"ны күрә алмады. Андый чакта алмашка спектакль табу мөһим. Ярый да репертуарда андый тамаша булса.
Ибраһим Абдуллин әсәре буенча куелган "Тиле яшьлек" спектаклендә шулай ук Бөек Ватан сугышына кадәр көнне төнгә ялгап иген кырларында рекордлар куйган яшь егет-кызларның вакыт үтү белән чаларган чәчле олы абый-апаларга әйләнүләрен күрсәк тә, аның эчтәлеге, рухы, жанры башка. Шуңа да карамастан, актерлар ансамблен, башкару осталыгын истә тотканда, тамаша туймазыларның горурлыгы "Легионер"дан бер дә ким түгел.
Бер караганда, өч яшь егетнең бер кызга гашыйк булып, дуслык хакына мәхәббәтләреннән баш тартулары, кайсы кая китеп тормыш иткәннән соң кабат очрашулары тасвирланган бу спектакль турында артык сүз куертырлык та түгел кебек. Әмма биредә вакыйгалардан тыш та, спектакльнең милли рухы, мәдәниятебезнең матур бирелеше күңелгә сары май булып ята. Ул яшьләрнең бер-берсен үртәгән сыман такмаклар әйтешендә дә, баш рольләрнең берсен башкаручы егетнең кулындагы аз гына да тынып тормаган гармун көйләрендә дә, авыл карчыгы Шифабикә әбинең ирен сагынган чакларында "Рамай" көен сузуларында да, багана башына менеп кунаклаган репродуктордан агылган татар халык җырларында да чагыла. Спектакльне иҗат итүчеләрнең (режиссеры - Байрас Ибраһимов) татар мәдәниятенә мәхәббәте шундый көчле ки, нәтиҗәдә, милли музыкалы мәдәниятебез үзенә аерым герой буларак гәүдәләнгән.
Шифабикә әби гаҗәп дәрәҗәдә кемнедер хәтерләтә кебек тоелды. Тора-бара зирәк, яшьләрчә җиңел сөякле карчыкның һәр сүзнең тәмен тоеп әйтүләрендә, иркенәеп, рәхәтләнеп уйнавында дан­лыклы Әлмәндәр бабайны, дөресрәге, бу үлемсез образны иҗат иткән Шәүкәт ага Биктимеровны танып алдым. Ул шулай тәмләп, сузып, сәхнәдә үткәргән һәр мизгеленнән ләззәт табып уйнар иде, ул уйнаганда спектакльнең билгеләнгән вакыттан никадәр артып китүе караңгы була торган иде. Бәрәкалла! Карчык дигәнем урта яшьләрдәге мөлаем актриса Рәсилә Сәлимгәрәева булып чыкты. Үзе яшь, үзендә Биктимеровлар осталыгы! Һәр театр да мондый артистлар белән мактана алмый торгандыр. Егерме биш ел гына яшәгәннәре бигрәк тә.
Иң сөендергәне яшьләр булды. Алар сәхнә осталыкларыннан бигрәк, татар теленең көен саклап камил сөйләүләре белән игътибарны җәлеп итте. Ни кызганыч, бүген татар театрларында да яшьләр рус теле йогынтысына бирелә барганга күрә, сәхнәләребездә телнең яме-тәме югала бара.
Туймазылар Казан тамашачысына тагын И.Зәйниев әсәре буенча куелган "Әрем исе", Роберт Миңнуллин иҗатына нигезләнеп сәхнәләштерелгән "Каеннарым белән..." шигъри спектаклен, А.Коровкин әсәре буенча иҗат ителгән "Түтиләр" тамашасын күрсәтте.
Туймазы театрының бүгенге хәле турында фикер йөрткәндә, иң беренче, аның шәһәрдә бердәнбер театр булуын билгеләп үтәргә кирәк. Гомумән, Туймазыда концерт та, филармония дә, балалар театры да, консерватория дә шул. Шуңа күрә директорлары Фирзәт Габидуллинның әйтүенә караганда, тамашачы эзләп интеккәннәре юк. Концертын да үзләре күрсәтәләр. Талантлар җитәрлек. Театрның беренче көннәреннән үк иҗат итүче шигъри телле актриса Римма Ключарева үзе генә дә ни тора! Иҗат фасылы саен балалар өчен бер-ике спектакль кую каралган. "Кәҗә белән Сарык"тан кала татар әкиятләре булмавы, балалар репертуарын татар телендә сөйләүче Үлемсез Кощей, Василиса, Колобок, "Теремок", "Кошкин дом", "Морозко" геройлары тотып торуы гына кәефне шактый кырды.
Казанлыларның гына никтер Башкортстандагы татар театрына исләре китмәде. Спектакльләрдә Г.Камал театры залы ярым буш иде. Шулай да йөрәкләрдә милли хис сүрелүенә юрамыйк. "Легионер" килмәгәнгә, кәеф төшү генә булсын иде бу.
Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА.
.Спектакльдән күренешләр.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: