Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәхнә

Әле җырлыйсым килә!..

Зөлфәт Хәкимнең «Телсез күке» драмасы иде бу. Бер төн эчендә 200 битне укып чыктым. Әле моны сәхнәгә куярга уйлый дип башыма да килми. Кино төшерергә яхшы бу, дидем. Ә ул мине шул әсәрдә уйнарга чакырырга тели икән

Олег Фазылҗанов – Камал театрының иң харизмалы, сәхнә сөйкемлелегенә ия ир-ат актерларының берсе. Аны беренче тапкыр Зөлфәт Хәкимнең «Телсез күке» драмасында, Күке Зарифы ролендә күреп истә калдырдык. Фин сазлыгында батып яткан ике татар солдатының берсен җанга үтәрлек итеп уйнаган иде ул. Аннары соң Олегны югалтмадык, иҗатын гел күзәтеп, уйнаган рольләреннән ләззәт алып, алкышлап тордык. Бүген ул Камал сәхнәсендә барган «Яшь йөрәкләр»дә - Сәйфулла, «Тормышмы бу?»да - Карт мулла, «Мулла»да Әмир һ.б. рольләре аша безгә яхшы таныш. Кариев театрында куелган «Микулай» спектакленә дә аның уенын гына карар өчен йөрүчеләр бар. Татарстанның атказанган артисты Олег Фазылҗанов - бүген безнең кунак. Сүз аңа.


Балачактан артист

Балык Бистәсе районының Казаклар Чаллысы авылыннан мин. Балачак башкаларныкыннан аерылмыйдыр инде: без бит барыбыз да бер мәктәп формасыннан киендек, бер үк төсле ашадык, артык әйбер булмады. Балачакны бәхетле вакытым дип искә алам. Мин үзем бик шук идем. Укытучылар да еш зарланды. Мәктәптә мин бердәнбер татар фамилияле укучы идем (керәшен авылы бит). Бик актив та булдым, минсез бер генә кичә дә узмый: концерт алып барам, өзекләр уйныйм, җырлыйм… Шигырь конкурсында беренче урынны алып, өйгә зур «малированный» табак та күтәреп кайтканым бар. Шуннан соң укытучым һәрвакыт ятларга шигырь бирә башлады. Бервакыт Шәүкәт Галиевнең 24 куплетлы «Каз ашады башымны» дигән шигыре эләкте. Бу шигырь инде мине бөтенләй һавага чөйде. Миңа инде урамда да: “Оһо, каз ашады башымны!” – дип дәшәләр иде. Шулай итеп, ел саен мин шундый кызыклы шигырьләр өйрәнә башладым. Үз–үземә каян шундый ышаныч тойганмындыр, артист булам, дип үк игълан иттем. Моңа көлеп карасалар да, исем китмәде. Театр училищесына барырга хыяллануымны әйтеп инша язгач, бер кызыбыз миңа газетадан киселгән бер игълан алып килде. Анда театр училищесына кабул итү турында язылган иде. Төс–кыяфәтләре матур булган егет–кызларны чакырабыз, диелгән. Бу кыз әйтә, син анда үтә алмыйсың, син ямьсез, ди. Минем бит борын зур. Моңа бик гарьләндем, эчемнән генә: «Үтә алмам менә, карап торырсыз», – дидем.

Минем ике уй бар иде: унынчыны укып бетергәч, йә теш врачы яки хирург булам, йә театр училищесына китәм. Артистлыкка керә алмам дигән уй юк иде. Театр училищесына документларны Казанда эшләүче күрше кызлары аша гына биреп җибәргән идем. Болар якшәмбе авылга кайттылар да, дүшәмбе имтиханга барырга кирәк, диләр. Үзе килсен, дигәннәр, болар бөтен документларны кире алып кайткан. Тотындым еларга. Әнинең җибәрәсе килми, абый да каршы. Сигезне бетергән малай мин, буй метр да илле сигез. Әни минем елауга чыдамады, ризалыгын бирде, бара алмас, кире әйләнеп кайтыр, дип уйлагандыр инде. Чаллы юлы бездән 6 чак­рымда, әни ике Ленин башлы кәгазь унлык бирде дә, шуның белән чыгып киттем. Кулымда – авылдашларның адресы язылган кәгазь. Татарстан урамы, 66 а дип язылган иде анда. Кешедән сорарга оялып, урамның бер ягы буйлап башта «Детский мир» кибетенә хәтле эзләп мендем, аннары икенче ягы буйлап автовокзалга таба кире төшеп киттем. Урысчам такы–токы гына. Ике карчыкның татарча сөйләшеп баруын ишетеп, алардан сорадым. Алар миңа йортны күрсәтеп, кертеп җибәрде. Авылдашлар мине күреп шаккатты, ничек анаң сине курыкмыйча чыгарып җибәрде, диләр. Минем бөтенләй авылдан чыкканым, Казанны күргәнем дә юк бит. Икенче көнне дәдәй мине театр училищесына алып китте. Андагы халык, ишегалдына хәтле тулык. Кайсы урысча, кайсы татарча сөйләшә. Курку төште бит. Әллә кайтып китим микән, дим. Имтихан бетеп маташа иде, тиз генә гаризаны яздырып, мине керттеләр. Йөздән артык кешене тыңлап арып беткәннәр, миңа исләре китми генә күз ташладылар. Марсель абый, Асия апа Хәйруллина утыра, тагын кемнәрдер… Мин аларның берсен дә танымыйм әле ул вакытта. «Нәрсә эшли беләсең?» – диләр. Шигырь сөйлим, дидем дә бал–маскарадка дип өйрәнгән исерекләр турындагы шигырьне сөйләдем. Асия апага бу һич тә ошамады. Марсель абыйның исә күзе янып китте: “Тагын нәрсә беләсең?” – дип сораштыра башлады. Җырлап та күрсәттем. Чыгып барганда ук, аның «Алабыз моны» дигәне колагыма чалынды. Тик Асия апа килеп кысылды бит: ирененнән сөте дә кипмәгән моның, бигрәк бәләкәй бит, янәсе, унынчыны бетергәч килсен… Асия апа үзе дә өстәл артыннан аз гына күренеп тора. Әллә каян гына телгә килде дә, башымны борып «Син үзең дә бәләкәй бит әле» – дидем, Марсель абый ауды… Икенче көнне икенче тур булды. Илдар абый Хәйруллин утыра. Марсель абый килеп керүгә үк, кичәге шигырьне сөйләргә боерды. Юк, мәйтәм, миндә андый шигырьләр бик күп әле, бүтәнен сөйлим, дим. Мине өченче турга чакырып тормадылар, үттең, диделәр. Алдылар, дип чыккач, миңа андагы халык бик гаҗәпләнде. Кырыклап малай арасыннан нибары ике егет алдылар бит.

Күктән җиргә төшү

Шулай итеп укып киттем. Рамил Төхвәтуллин, Люция Хәмитова, Рөстәм Галиев белән бергә укыдык. Марсель абый мине гел үз итте, йә борыннан кысып, йә башка сугып китә иде. Беренче курсның яртысыннан инде мин театрга кердем, Камал спектакльләрендә уйный башладым. «Яшь йөрәкләр», «Миңлекамал», «Зифа»да… Мин инде ышанып, Камал театрында калам, дип йөрим бит. Менә монда утырырсың, дип грим бүлмәләренә хәтле билгеләп куйган иде өлкән артистлар.

Бервакыт баскычтан менеп киләм, Мәсгуть абый, театр училищесы директоры, төшеп килә. «Син кайсы театрга бару турында уйландыңмы әле?» – ди бу. Бу сорау миңа шулкадәр сәер булып тоелды ки, «Ничек инде кайсы театрга, Камал театрына барам», – дим. «Юк, аннан бит сиңа вызов булмады, – ди, – анда ике генә кешегә вызов…» Өстемә салкын су койдылармыни! Нәрсә эшләргә белмәдем. Моны кичерү миңа бик авыр булды. Ул көнне сәхнә осталыгы дәресе иде, мин инде курсташларга Камал театрына ике генә кеше эләгәсен әйткән идем, мин генә түгел, күп­ләр Камал театры турында өметләнеп йөргән бит, ул көнне Илдар абый безгә дәрес үткәрә алмады. Камалга Рамил (Төхвәтуллин) белән Люция (Хәмитова) генә чакырулы иде. Беркем дә сәхнәгә менергә теләмәде. Илдар абый репетиция эшли алмыйча, ачуланып кайтып китте. Ә миңа инде барыбер иде. Элек шунысы рәхәт иде, укып бетергәч, үзең эш эзләп йөрмисең, министрлыктан килеп, распределение ясыйлар, кеше берничек тә эшсез калмый иде. Мин башта Камал театры булмагач, бер театрга да бармыйм, дип каршы тордым. Авылга завклуб булырга кайтып китәм, дим. Рәхмәт Рөстәм Абдуллаевка (хәзер Оренбург театрының баш режиссеры), ул мине акрынлап сөйләштереп, җайлап, үгет бирде. «Армиягә киткәнче, эш урының булсын», – диде. Аның сүзенә күнеп, Рөстәм белән мин Әлмәт театрына киттек. Килеп төштек. Әлмәт ул вакытта шуның хәтле шыксыз, ямьсез… Икенче катта торырга бүлмә бирделәр, аска беренче катка төшеп, репетиция ясыйбыз. Рөстәм үзе белән гармун алып килгән иде, тотындык без җырларга. Җырлыйбыз да, елыйбыз да… Казаннан аерылып килү шундый авыр… Менә шунда өч ай эшләп, бер спектакль чыгарып калдым мин. Майда армиягә киттем. Украинада, Запорожьеда, аннары Одессада авиация гаскәрләрендә ике ел хезмәт иттем.

Авылдан икенче качуым

Тинчурин театрында ул вакытта – Дамир Сираҗиев режиссер. Ул анда бик күп актерларны кыскарткан иде. Мине театрга ияреп, Үзбәкстанга гастрольгә чыгарга чакырды. Шулай килешеп, авылга кайтып киттем. Ул елны армиядән авылга 12 егет кайтты, бөтенесе авылда калды. Әнинең дә мине җибәрәсе килми, тотынды еларга. Аның сүзен тыңлап, авылда калырга туры килде, клуб мөдире булып бер ел эшләдем. Эшләсәм дә, күңел еракта иде. Бер елга 24 спектакль куйганмын. «Яшь йөрәкләр»гә хәтле сәхнәләштердем. Егетләрне спектакльдә уйнарга тарту өчен, репетициядә ачы бал белән сыйлыйм. Халык клуб тутырып тамаша карарга килә. Их, күңелле чаклар! Ләкин мине бу тормыш та туйдыра башлады. Иң хурландырган ягы шул булды: көз көне урам буенча хуҗалык саен кереп, капчыклап бәрәңге җыеп йөрдек. Шуның өчен укыдыммыни мин, дим. Әнигә дә эләкте, тузындым нык кына. Беркөнне дискотека барганда, клубка бергә укыган Рөстәм белән Разил килеп керде. Рөстәм әйтә, Түбән Камада театр ачабыз, ди. Карап кына кайтырсың, дип мине чакырды да болар, утырдым да киттем. Барсам, болар «Ак тәүбә, кара тәүбә» спектаклен чыгарып ята. Рөстәм миңа Гомәр ролен бирде. Шул чыгып китүдән мин 15–16 көнләп кайтмадым, спектакль куеп яттым. Авылда минем кая чыгып киткәнне белми дә калдылар. Театрны бик зурлап ачтылар, Марсель абыйлар, Исрафиловлар килде, күп кунаклар… Шуннан соң авылга кайттым, авыл советы рәисе каш җыерып кына каршы алды. «Китәм», – мәйтәм. Шулай итеп, Түбән Камада эшли башладым.

Бу шәһәр ошады, җыйнак, бөтен җирдә яшеллек, җәяү йөрергә рәхәт. Татар рухы көчле иде анда. Татар моңы, татар рухы гөрләп тора иде. 6 ел эшләдем анда, 3 фатир алыштырдым. Аннары театрга Фатыйхов килде. Аңа башта нык каршы килдек, ләкин аны барыбер куйдылар һәм без тугыз кеше бер үк вакытта театрдан киттек. Безне «Техника йорты» мәдәният сараена артист-вокалист итеп алдылар, аннары шунда сәнгать җитәкчесе булдым. Анда тагын 6 ел эшләдем. Шунда эшләгәндә, мине Хәния үз группасына чакырды. Аннары «Җүләрләр» театрын оештырдык. Ул арада Түбән Кама театрында җитәкчелек алмашынды да кире шунда кайттым.

Казанга кайту

Казанга зур гастроль белән килдек. Шунда минем янга Шамил Закиров килде. Ул мине Фәрит Бикчәнтәев янына керергә чакырды, сине көтә, ди. Кердем, ул миңа артык бер сүз әйтмәде, укып чыгарга бер әсәр бирде, Зөлфәт Хәкимнең «Телсез күке» драмасы иде бу. Бер төн эчендә 200 битне укып чыктым. Әле моны сәхнәгә куярга уйлый дип башыма да килми. Кино төшерергә яхшы бу, дидем. Ә ул мине шул әсәрдә уйнарга чакырырга тели икән. Ярар, дим, уйнармын, килеп уйнап китәрмен. Ә ул мине бөтенләйгә, театрга чакыра икән. Ләкин миңа Түбән Камага кайтып сөйләшергә кирәк иде, чөнки анда барлык спектакльләрдә төп рольләрем бар, мине иң авыр чакларда сыендырган театрдан мин алай капылт кына чыгып китә алмый идем. Ләкин ике театр җитәкчелеге үзара сөйләшеп килеште, мин анда кайтып, бер ел буе рольләремне уйнап йөрдем. Анда минем кешечә китүемнән бик канәгать калдылар. Шулай итеп, мин 2004 елдан бирле Камал театрында.

Концертлар алып баруда Хәния төркемендә йөреп чарландым. Аның белән ике ел йөрдек. Җыр­лап та сәхнәгә чыга башладым. Бөтенләйгә китсәм, ике бүлмәле фатир да бирәселәр иде, ләкин театрны алыштырмадым. Җыр минем өчен хобби кебек иде, җыр­ларга яраттым. Хәзер күңелемдә бер хыял бар: үземнең сольный концертымны оештырып карыйсым килә. Күптәнге хыял инде бу. 50 яшьлеккә эшләрмен дигән идем, барып чыкмады. Былтыр, әзерләнеп беткәч, көтелмәгән мәшәкатьләр килеп чыкты.

Үлгәннән калдым

Безнең Казаклар Чаллысы – бетүгә бара торган авыл, эш юк, халык читкә йөреп эшли. Миннән: “Бетеп бара торган авылга ник йорт саласың?” – дип күпләр сорады. Мин моны әнием истәлегенә дип эшләдем. Әнинең киткәненә 4 ел инде, оҗмахлы булсын, 90 яшенә җиткән иде. Аллага шөкер, үзем карап озаттым. Мин Мәскәүдән машина алып кайттым: “Митсубиси Лансер”. Бик шәп, дәрәҗәле машина бит инде. Әни шул вакытта кибеттә: “Анасының тәрәзә төбеннән су ага, безнең артист яңа машина ала”, – дигән. Әнинең өйне, мунчаны яңартырга уенда булган. Аның шушы хыялын мин соңлап булса да тормышка ашырырга булдым. Яз башладым, августта инде өйгә кердем. Авылны шулхәтле яратам, бәлки, мин кайтып йорт салгач, бүтәннәр дә салыр дип тә өметләнәм. Бетерәсе килми авылны. Өй төзелде, инде веранда ясыйбыз. Циркуляр пычкыда такта ярганда, берзаман ничектер саксызлык күрсәттем, сикереп тә китте, ике бармакны өздереп тә атты, ул арада тоткан кулымнан ычкынып төшеп, аякны да ярып аткан. Авырту да сизмим, чабып киттем фельдшерга. Минем тавышка ул арада кеше җыелды, бетәм икән, дим. Үзем өйрәтеп ятам әле, тегеләй ит,болай ит, дим. Казанга китереп җиткергәнче, 2 литрдан артык кан югалтканмын. Табибләр мине исән калыр дип уйламаган. Анда ятканда әллә ниләр уйлап бетердем. Бу бармак белән мине кем хәзер театрга алсын, дим. Рәхмәт, ярдәм кулы суздылар, ташламадылар.

Гаилә, театр, хыяллар…

Беренче хатыным – керәшен кызы иде. Кызыма хәзер 26 яшь. Бәлки, тиздән бабай да булырмын, исән–сау торсак. Мәскәүдә яши. Ул хатыным белән тормышыбыз барып чык­мады, аерылыштык. Икенче хатыным Алсу белән өч бала үстерәбез. Ул актриса иде, Түбән Кама театрында эшләде. Өч улыбыз бар: 15, 14, 4 яшьләрендә.

Элек концертлар алып барыр­га күп йөрдем, хәзер яшь тә бара, бик ыбыр-чыбыр җыр­чылар белән йөрисе дә килми. Әлфия апа, Илһам абый дәрәҗәсендәге җырчылар булса, бер хәл… Яшьләр белән дә күп эшләдем. Хәзер йөрмим инде, чөнки яшьләргә билдән түбән юмор сөйләү кирәк, кеше көлдерү. Андыйны яратмыйм. Банкетларда да эшләргә туры килә. Бу – минем өчен авыр әйбер, ул инде театрда уйнау түгел. Ләкин финанс ягын уйлап, ризалашасың. Акча җиткереп булмый барыбер. Өч малайны үстерәсе бар. Түләсеннәр иде ул җитәрлек итеп, театрдан башка мин беркая бармас идем. Соңгы эшләремнән берсе – Альберт Шакировның «Сәфәр» драмасындагы Мулла ролен әзерлим. Аллага шөкер, уйнаган бер генә ролем дә оялырлык түгел. Хыялыммы? Музыкаль спектакльләрдә уйныйсым килә. «Әлдермештән Әлмәндәр»не куйсалар, Әҗәлне уйнар идем. Иң яратып уйнаган спектакльләремнән берсе исә – «Телсез күке». «Яшь йөрәкләр»дә Сәйфулла, «Тормышмы бу?»да – Кадимче мулла… Түбән Кама театрында исә «Ак тәүбә, кара тәүбә»дәге Гомәр роле белән күтәрелдем мин. Кызлардан көненә әллә ничә мәхәббәт хаты ала идем. Югыйсә, кыяфәт тә әллә кем түгел, ә кызлар сәхнәдәге образга гашыйк була! Менә бит ул театрның көче! Менә шундый матур, истәлекле гомер уздырдым, һич үкенмим.

Эльмира СИРАҖИ.

«Миркәй белән Айсылу».

«Яшь йөрәкләр». А.Каюмова, О.Фазылҗанов.

«Диләфрүз-remake». Г.Минакова,О.Фазылҗанов.

«Телсез күке». Р.Төхвәтуллин, О.Фазылҗанов.

«Яшь йөрәкләр». О.Фазылҗанов, И. Закиров.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев