Мәдәни җомга

КҮЗЛӘРЕНДӘ ЯШЕНЛЕ ЯҢГЫP

Минем «Казыктагы итальян» дигән хикәям бар. Мин анда моңлылык ягыннан ике милләт - татар белән итальяннарны чагыштырып, татарга тальян итальян гармоникасыннан кергән булырга тиеш дип раслап киләм дә, аннан, юк, татарга тальян атамасы аның догалык-бөтие бурычын үтәгән милли агачы - «тал, тал җан»нан килгән, дип үземне төзәтәм. Татарның халык җырчысы...

Минем «Казыктагы итальян» дигән хикәям бар. Мин анда моңлылык ягыннан ике милләт - татар белән итальяннарны чагыштырып, татарга тальян итальян гармоникасыннан кергән булырга тиеш дип раслап киләм дә, аннан, юк, татарга тальян атамасы аның догалык-бөтие бурычын үтәгән милли агачы - «тал, тал җан»нан килгән, дип үземне төзәтәм. Татарның халык җырчысы Фердинанд Сәлахов үзенең «тал җаны» булуын расламыймыни?

Фердинанд Сәлахов...

Шушы исемне әйтү белән минем колагымда «Уел» яңгырый башлый. Яшен яшьни, аркама тир бәрә, мин күземне йомам...

Әрәмәгә керсәм, үлән сирәк,
Сәхрәләргә чыксам, җир-җиләк.
Эчемдә генә минем утлар яна,
Ник җилкенә икән бу йөрәк...

Татар, ихластан да, җир йөзендә иң моңлы милләтләрнең берсе. Без милләтнең моңлылыгын аның биш гасыр буе милли изелүе белән аңлатып килдек. Әйе, бу хак. Әмма моң кешелек тарихының кимендә ике мең еллык тарихында билгеле булган татарның канында, ген тамырларында Аллаһтан яратылган илаһи һидаять ул. Изелү аңа бернинди ноталар бирә алмый торган борылыш-бөгелешләрне генә өстәгән. Татар моңы - тирмә тәгәрмәчләренә урата-урата бөек цивилизация тудырып, Евразия киңлекләрендә беренчеләрдән булып күчмә тормыштан утрак тормышка күчкән халыкның зары һәм куанычы ул. Татар моңы - ат тоягыннан кереп аның колагыннан чыккан якты курай моңы. Ул кояшны тургай кебек сайрата-сайрата Ерак Көнчыгыштан Көнбатышка үз куллары белән тәгәрәтеп алып килгән дала малчысының сорнай серенадасы. Кемнәрдер безне дә изүче, «татар-монгол игосы» итеп расларга тырыша. Әгәр без кемнедер сыртын игәүләп яшәсәк, бу кадәр кысынкы, сабыр, уртакул, хәтта ярлы калмаган булыр идек. Бабайлардан Колизейлар, китапханәләр, бай архивлар торып калган булыр иде. Әгәр без «игәү» булсак, «Кара урман», «Уел»ларның бу кадәр бөгелешләрен тудыра алмыйча, бәгъребез белән катып калыр идек!..

Фердинанд Сәлахов...

Мин аның башкару өчен гадәттән тыш авыр булган, башка җыр­чыларыбыз тотынырга курыккан «Эскадронны» да, йөрәкләргә төшкән «Сәлимәкәй»­не дә, «Таштугай»ны да, «Уел»ны да тыныч кына тыңлый алмыйм. Яшен яшьни, күк күкри башлый, ярсу җил тәрәзәләрне киереп ача, әмма барыбер тын җитми, синең каядыр яңгырга яланаяк­лап чыгып йөгерәсең, кайтмаска киткәннәрне кайтарасың килә!

Моң!..

Без бит табигый моңыбызны кая куярга белмәгәнлектән җыр­чыларыбызга карата игътибарсыз, битараф мөнәсәбәттә. Без бит «моңнан арыганлыктан» кәперәеп вә вакланып, сәхнәбезне шырды-бырды белән тутырдык. Милли диктатура акча һәм «кәттиж» хакына моңны юк итте. Без инде шуның казасын күрәбез...

Әмма бер вакыт аңга килербез, табигый моңнарыбыз тагын тургай булып сайрар, кояш кебек сәхнәбезгә тәгәрәп чыгар әле. Югыйсә, шулкадәр бөек җырчыларны халкыбыз юкка тудырганмы? Ни кызганыч, без инде мең еллык түгел, соңгы йөз еллык җырчыларыбызның да исемнәрен белмибез. Әмма үзебез күреп, ишетеп белгән замандаш җыр­чыларыбызны санап китү дә безгә горурлык вә мәртәбә өсти: Камил Мотыйгый, Фәттах Латыйпов, Рәшит Ваһапов, Усман Әлмиев, Сара Садыйкова, Фәхри Насретдинов, Шәфыйка Котдусова, Гөлсем Сөләйманова, Зифа Басыйрова, Азат Аббасов, Җәвәһирә Сәлахова, Таһир Якупов, Габдулла Рәхимкулов, Илһам Шакиров, Хәйдәр Бигичев, Зөһрә Сәхәбиева, Зилә Сөнгатуллина, Рафаэль Ильясов, Фердинанд Сәлахов...

Җырчы җырчыдан тембр-тавыш үзенчәлеге белән аерыла. Әйтик, берәү бары тик операда гына, икенчеләр опереттада, өченчеләр музыкаль комедия­ләрдә, дүртенчеләр такмаклар, бишенчеләр көйче-композиторлар язган җырларны гына җырлый ала; алтынчылар бары тик халык җырларын, җиденчеләр опера арияләрен дә, халык җырларын да бертигез осталык белән башкара ала. Аңлавымча, бу җыр сәнгатенең иң авыр, иң нечкә, сирәк сайланган, хәтта ки «мөмкин булмаган» өлкәсе. Опера җыры сәнгате буенча махсус уку йорты - консерватория тәмамлап, халык җыры сәнгатендә үзләренә кабатланмас һәйкәл салган җырчылар унга тула микән? Усман Әлмиев, Фәхри Насретдинов, Шәфыйка Котдусова, Азат Аббасов, Илһам Шакиров, Хәйдәр Бигичев, Зөһрә Сәхәбиева, Зилә Сөнгатуллина, Фердинанд Сәлахов...

Кызык бит! Операдан чыккан татар халык җырчыларының анасы, бөекләрдән бөек сәнгать шаһинәбез Зөләйха Хисмәтуллина классын әле 1986 елда тәмамлап, Муса Җәлил исемендәге Татар опера һәм балет театрында берничә ел эшләп алган Фердинанд кардәшемнең операбыз сәхнәсендә нинди образлар тудыруын сурәтли алмасам да, аның Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамблендә, филармониясендә, Татарстан Композиторлар берлегендә солист булып эшләгән чорларында татар халык җыр сәнгатенең күпме җәүһәрләренә яңа канат куйганын бәяли аламдыр дип уйлыйм. Табигать аңа кабатланмас тавыш биргән. Аны лирик тенор диләр. Сыгылмалы, тирәннәрдән тирәннәргә төшеп югалган һәм яңадан калкып чыккан озын тынлы аһәңнәргә ия зат, сәхнәдә сирәк мөлаемлеккә, югары башкару осталыгына ия булган җырчы, халык көткән, халык теләгән репертуарны онытылган тирән катламнардан армый-талмый еллар буе эзләгән, тапкан, энҗе-мәрҗән итеп тезгән бу сәхнә каһарманы соңгы берничә дистә ел эчендә милләткә хезмәт итүнең иң югары гражданлык үрнәген күрсәтте. Нигә Казан гына, бу батырлыкка Парижлар, Лондоннар да соклана алыр иде! Аның ничәмә-ничә тапкыр Ватаныбыз сәхнәләрендә легендар татар халык җырларын башкарып, Людмила Зыкина кебек халык җыры корифейлары кулыннан, шуларга өстәп, Тунистагы «Кешелек дөньясы җырлары» дигән ярышта алган җиңү призларын санап тормыйм. Алар барысы да халык йөрәгенә кайнар кан юллары булып язылган. Алар - Фердинандның безгә калдырган йөрәк архивы.

Гадәттә, без талантлар турында фикер йөрткәндә аларның авыр һәм фаҗигаи иҗади үсеш юлларын «табигатьтән килгән сәләт» белән генә каплап куя­быз. Эчкә кереп тормыйбыз. Сәләт үзе генә дә эшләми шул. Тир түгәргә кирәк. Бу - шул каннан, ата-анадан килгән холык-характер, акыл дигән сүз. Болар барысы да сабырлык, акыл, шигъри әдәплелек, шаян тормышчанлык, түземлек һәм башка дистәләрчә «читтән приватизацияләнми» торган сыйфатларны берләштерә. Бу талант атлап йөргән Апас, туган авылы Чүри-Бураш туфрагы, ул эчкән чишмәләргә, сулаган шифалы һавасына барып тоташа. Фердинандны тыңлаганда аның үз кайгысы юк та кебек. Аңарда бары кеше кайгысы бар һәм ул кайгы милләт кайгысы статусына күтәрелә. Җырны башкарганда аның гәүдәсе бер генә дә артык, кирәкмәгән хәрәкәт ясамый, ул җырның сулышы белән яши. Аның йөзе кайбер башкаручылардагы шикелле кирәксез мимикалар ясап җыерылмый, ул кыланмый, театр уйнамый, залдан хәер сорамый, киресенчә, әсәр кушкан эчтәлек кысаларында яшәп, тамашачыны үзе белән әсәр тәкъдим иткән халәт эчтәлегенә алып керә. Ул - үз эшенең остасы, сәхнәнең татар шигъриятен, татар әдәбиятын, татар әдәбен нечкә белгән мәгърифәтче. Ул җырлаганда үзенең «каралыгын, наданлыгын» аңлаган кешедә әле өмет бар. Әгәр тамашачыда шушындый үзгәреш булмаса, аны әдәп-әдәбият тесты аша тикшертергә кирәк. Бу тирән кичерешнең әдәбият тарафыннан тәрбияләнгәнлегеннән, гомумхалык - милләт фаҗигасенең тулаемы белән аның үзенең шәхси фаҗигасенә әйләнгән булуыннан килә. Фердинандның сәхнәдәге тотнаклылыгы, хиссияти саранлыгы ул милли характерның сагаеп калып, шәхеснең соңгы чиккә кадәр буш элементтан, ясалма эффекттан, бушбугазлылыктан арынган, бушанган булуы белән аңлатыла. Бу - чын халык җырчысына күктән төшкән иң зур бүләк. Моны бер генә орден-медаль дә алыштыра алмый. Шуңа да ул бүген сәхнәләребезне чәчеп үстермичә тутырган «җырчы»лардан түгел, аның мондыйларга катнашы юк, Фердинанд Сәлахов - милли татар халык җыры басуын мөмкин урында чалгы белән чапкан, мөмкин булмаган «кысык урыннарга», мина яланына кергән сугышчы кебек шуышып кереп, урак белән урган һәм мондый иҗтиһаты өчен бернинди бүләк сорамаган чын халык «җыручы»быз. Сез уйлап кына карагыз: «Буранбай», «Таштугай»лар белән беррәттән, «Аһ, җаныем Бибисара» белән «Үзем бүләк»не, шул исәптән бүгенге профессиональ һәм үзешчән композиторларның дистәләгән җырларын «кондициягә җиткереп» башкарган бер үк кеше - ул бит, ул! Шушымы безнең милли байлык түгел?!

Чынлап та, җырлаганда Фердинандның тетрәткеч, хәтта ки куркыныч ачык карашы аша ялт-йолт килеп баш өстемдә яшеннәр уйный башлаган кебек була. Хәтеремә 1966 елда язылган «Бу күзләрне кайда күрдем соң мин?» дигән шигырем килә. Әйтерсең, мин аны моннан илле ел элек Фердинанд Сәлаховның карашын күз уңында тотып язганмын.

Күзләреңдә - яшенле яңгырлар...
Яшеннәргә кагыла-кагыла,
Гомеркәең буе карашыңда
Бала тургай канат кагына...
Болыт баса,
Күкләр актарыла!
Тургай исән - керсез сафлык бар!
Шатлыгы да тулы булмас иде,
Яшәвендә олы хаклык бар!..
Әллә гасырларга җавап итеп
Тургай җанда күкрәү уята?
Каушар иде - юеш канатында
Мең шагыйрьгә җитәр моң ята...

Мин талантның кешелек сыйфатлары турында уйланам. Бу безнең сәнгать һәм аны иҗтиһат итүче әһелләребез турындагы кәгазь калынлыгындагы фәнебезнең иң өйрәнелмәгән өлкәсе. Фердинанд Сәлахов мисалына килгәндә, аның шәхсән, аерым кешелек, ягъни гражданлык сыйфатлары - гомумкешелек игътибарына чыгарырлык камил казаныш. Татар асабалыгы аны күкрәк киереп «Ул безнең камырдан» дип әйтә ала. Бездә еш кына талант һәм аның холкыннан бүкәй ясыйлар. Имеш, сәнгать кешесе һичкенә дә башкаларга охшамый, ул «мөгезле», «алар шундый инде». Әлбәттә, талантлы, аеруча даһи сәнгатькярләр алар гади гавам халкына охшамый, ул охшамаска да тиеш. Ул аерылып тора. Чөнки алар башка байлык­лардан аерылып торган сирәк байлыклар тудыра. Биредә сүз сәнгатьнең үзенчәлеген барлык сәнгать кешеләренә автоматик рәвештә күчереп, «чыгырдан чыккан һәр холыксызлык, тыйнаксызлык, затсызлыкны» сәнгать кешесе булуы белән кап­лап кыйланучы, гомумкешелек бурычларын үтәмәүне кагыйдә итеп куйган бәндәләр (бандалар) турында бара.

Гамәлдә исә талантлы кешеләр бер дә «мөгезле дә, андый-мондый» да түгел. Аллаһы Тәгалә талантка акылны, тыйнаклыкны, түзем-сабырлыкны шул талантына тигез бирә. Талант никадәр зур булса, аның кешелек сыйфатлары да шул кадәр зур, төгәл һәм камил була. Андыйларның куллары мулдан, ризык-азыклары бәрәкәтледән. Шушы тигезлекне дөрес кулланган сәләт иясе уңышка, хәтта аерым очракларда үлемсезлеккә дә чагыштырмача тиз ирешеп куя. Һәм шуның киресе: бу тигезлекне никадәр дөрес кулланмаган сәнгатькяр үз юлында ясалма киртәләр тудырып, бәлаләргә юлыга һәм, хәтта ки юкка да чыга...

Минем дустым Фердинандка да туган Идел-Уралыбызда һәм сөекле Татарстаныбызда юкка чыгар өчен классик шартлар тудырылган иде. Һәм әле алар бүген дә саклана килә. Әмма Фердинанд Габдулла улы Сәлахов, Апасның асыл улы, югалмады, юкка чыкмады, чөнки Аллаһы Тәгалә аның инсани талантларын сәнгати талантына бертигез чамалаган. Мин хәтерләүләр чоңгылына чумам. 1997 елның май урталарында Тольятти каласының «Современник» нәшриятында басылган "Убить империю!" дигән китабымны коткарып калу өчен без Фердинанд машинасында ерак юлга чыктык...

«Убить империю!» атлы асыл китапның дөньяга таралуында җырчыбыз Фердинанд Сәлаховның, аның моңының - димәк, татар моңының зур өлеше бар.

Рәхмәт аңа.

Рәхмәт татар халык моңына.

2015 ел.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: