Мәдәни җомга

КУРЧАКЛЫ УЙНАУ ЯШӘРТӘ

Аның иҗаты турында язмакчы булып баргач, үзе турында күп сөйләргә күнекмәгән, гомере буе хәрәкәтчән Ришат абый, шәхси белешмә һәм фотоларны кулыма тоттырып, миннән тиз генә котылмакчы булды кебек, чөнки урамда аны яраткан Әлмирәкәе көтә иде. "Әкият" Татар дәүләт курчак театры артисты Ришат Гыйздәтуллинны республикабызда күпләр танып белә торгандыр. Аның гастрольгә...

Аның иҗаты турында язмакчы булып баргач, үзе турында күп сөйләргә күнекмәгән, гомере буе хәрәкәтчән Ришат абый, шәхси белешмә һәм фотоларны кулыма тоттырып, миннән тиз генә котылмакчы булды кебек, чөнки урамда аны яраткан Әлмирәкәе көтә иде. "Әкият" Татар дәүләт курчак театры артисты Ришат Гыйздәтуллинны республикабызда күпләр танып белә торгандыр. Аның гастрольгә баргач фатир хуҗаларының Мөршидә исемле кызларына гашыйк булып өйләнүе турында романтик тарихны да сәнгать сөючеләр матбугат аша беләләрдер, мөгаен. Шуңа күрә, Әлмирәкәе кем тагын, дип гаҗәпләнүчеләр дә табылыр укучылар арасында. Әмма Ришат абыйның тугрылыгына шик белдерергә ашыкмыйк әле, чөнки ул, үзе сәнгать кешесе булмаса да, ире белән бергә артист тормышының бөтен михнәтләрен үз җилкәсендә татыган, театрның затлы, матур бинасы булганчы, ирен озын-озак гастрольләрдән сагынып көтеп алган, аз гына хезмәт хакына ике баланы аякка бастырган, бернигә дә карамастан, назлы, йомшак хатын-кыз булып кала белгән Мөршидәсен бүтән берәүгә дә алыштырмаячак! Ришат абый аны очратасын гүя алдан ук белгән. Юкса егет чакта авылларында чибәр-чибәр кызларның гыйшкы төшәрлек дәрәҗәдә оста итеп гармун сузган вакытларда арадан берсен сайлап өйләнмәс идемени ул? Егет кешегә чибәр туташларның игътибарын тоеп яшәү рәхәт тоелгангамы, әллә әтисе Рәис абыйның оста итеп гармунда, мандолинада уйнавы, әнисе Зәйтүнә апаның матур итеп җырлавы кечкенәдән бәгырьгә сенгәнгә, күңелгә уелгангамы, Ришат абый гомере буе җан дусты гармуныннан аерылмый.

Татарстанның атказанган артисты Р. Гыйздәтуллин "Ниссан Альмейра" машинасын яратып Әлмирәкәй дип йөртә. Гармун кебек үк, машина да - аның яшьлек мавыгуы. Элек машина йөртүченең дә гармунчыга тиң бер почетта булганын беләбез. Машинага кирәге төшкәннәрнең Ришат абый берсенең дә гозерен кире какмаган. Шуңа күрәдер, мөгаен, хезмәттәшләре арасында абруе икеләтә зур. Очрашкач сорауларыма җәһәт кенә җавап биреп эшне тиз генә төгәлләү теләге дә шуннан булган икән. Салкын бу көндә Ришат абый юл уңаеннан кайбер хезмәттәшләрен өйләренә кертеп куярга ашыккан булган. Әмма журналист халкыннан тиз генә котылам димә.

- Утка баскандай бөтереләсез, утырыгыз инде, аякларыгызга ял булыр,- дим.

- Минем аякларым бәләкәй чактан ук биеп чыныккан, - дип сөйләп китте артист. - Шулай бервакыт, мәктәптә укыганда, авылыбызга Казанның Халык иҗаты үзәгеннән Котдус Хөснуллин килгән иде. Ул мине хореография училищесына укырга чакырып китте. Әмма әти-әни мәктәптә урта белем алып чыгуымны теләде, Казанга җибәрмәде. Шулай да, гел биеп яшәдем. Бәйрәмнәрдә, юбилей кичәләрендә... Артистлык юлыннан китмәсәм, мин биюче булыр идем, мөгаен. Шуңа күрә спортта да мин гел беренче идем. Студент чакта, чаңгыда барысыннан да тиз йөрисең, дип мине хәтта Мәскәүгә җибәрделәр.

- Сез спортчы да мыни әле? - дип әңгәмәне дәвам иттерү юлларын эзлим.

- Мин әле фотога төшерүче дә, - дип бәхетемә, үзе миңа ярдәмгә килде Ришат абый. Грим бүлмәсенә кергәч тә ниндидер кәгазь, альбомнар белән тулы зур гына пакетка игътибар иткән идем. Ришат абый театрда эшләгән дәвердәге фотосурәтләрне алып килгән икән. Бергәләп тарих сәхифәләрен актарабыз. Рольләр, өмет-хыяллар, кадерле истәлекләр гүя кабат яңара. Менә Р.Гыйздәтуллин Т.Миңнуллин әсәре буенча куелган "Диләфрүзгә дүрт кияү" спектаклендә Исмәгыйль ролендә. Арадан "Кәрлә - мәктәп баласы"ндагы Былтыров, "Алтын чеби" спектаклендәге Бүре, "И, кызык Шүрәле!"дәге Булат, "Камыр батыр"дагы Камыр батыр сурәтләре килеп чыкты. Р.Гыйздәтуллинның иң җитди, иң истә калган рольләренең берсе Ч.Айтматовның "Гасырдан озын бу көн" спектаклендәге Җыламан да биредә. Бу сурәтләрдә артист Р.Гыйздәтуллин 1977 елда Казан театр училищесында "Курчак театры артисты" белгечлеген алып, курчак театрында эшли башлаган вакыттан 40 еллык диярлек тарих теркәлгән. Авылларга гастрольләргә йөргәндә кечкенә генә машина белән пычрак юлларда батулар, җыйнаулашып, интегеп машина этүләр дә бар монда. Шундый бер сурәтнең артына "Юл газабы берни түгел, балаларның көлгән тавышлары бөтенесен оныттыра", дип язылган. Кадерле сурәтләрдә өлкән буын артистлар Галия һәм Фоат Таһировлар, Әгъләм Низаметдинов, Сара Яушева, Вәли Гаффаров һ.б. күрергә мөмкин. Кинәт күзем Ришат абыйның уч төпләрендәге җәрәхәтләрдән соң калган ак сырларга төште.

- Курчак уйнату читтән караганда гына җиңел тоела торгандыр, -дип сораулы карашымны тойгандай, сөйләп китте әңгәмәдәшем. - Чынлыкта, спектакль буе авыр курчакларны күтәреп тору бер дә җиңел түгел. Куллар арый, авырлык билгә кадәр төшә. Минем бармакларым бервакыт тураймас булды, ике кулга да операция ясатырга туры килде...

- Эше авыр, алмашка яшьләр килә, оныклар белән әвәрә киләсе бар, өстәвенә, уйныйсы килгән рольләрем калмады, кинәнеп уйнадым, дисез, димәк, театрдан китсәгез дә кызганыч булмаячак? - дип әйтергә өлгермәдем, Ришат абыемны алмаштырып куйгандай булды, хәтта Әлмирәкәй дә онытылды.

- Иҗат кешесенә эшсез тору үлемгә тиң ул. Беләктә егәр, йөрәктә көч булганда эшлисе иде әле. Сәхнә бөтен авырлыкларны оныттыра, ә көн саен балалар белән очрашу, курчак уйнату яшәртә дә әле. Өстәвенә, дүрт дистә ел диярлек гастрольләрдә йөреп юл газапларына түзгәннән соң, оҗмах сарайларына тиң шушындый бинаны ничек калдырып китәсе килсен?!

Татарстанның атказанган артисты Ришат Гыйздәтуллинны якынлашып килгән гомер бәйрәме белән котлыйбыз, аңа исәнлек-саулык, иҗат уңышлары телибез.

Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: