Мәдәни җомга

Комета күренгәнче өлгерик

Җитди темалар күтәреп тә, театр яшүсмерләр белән ник нәни балалар телендә сөйләшә соң?

Г.Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театрында Санкт-Петербургта яшәп иҗат итүче яшь драматург Полина Коротыч пьесасы буенча режиссер Тимур Шәрәфетдинов куйган «Тимур һәм комета» спектаклендәге хәлләр саташулы төшне хәтерләтә. Тимур исемле малай, яшәгән өеннән  китеп, ташландык ИКЕЯдә үз куышын кора һәм үз җырын җырлау мөмкинлеген эзли. Юлында очраган ата мәче, песнәк һәм Ләйсән исемле кыз аңа үз көен табарга ярдәм итә. 

Шуннан соң малай,  күңеленә тынычлык табып, кабат өенә әнисе янына кайтып ирешә. Песнәк белән ата мәче кыланмышларыннан бөтенләй башың китәрлек. Песнәкнең холкы чебен тимәс черт итәр. Мәче, киресенчә, артык пошмас. Песнәк – үз биюен бию турында хыялланса, ата мәче хатыны  һәм ун  баласы өчен җылы куыш табарга тели. Сәхнәдәге арткы пәрдә зурлыгында таш диварга караганда һәм үз көем, үз җырым, үз өем турындагы сүзләрдән чыгып кына тамашаның ялгызлык, адәм баласының дөньяда үз урынын таба алмавы турында дигән нәтиҗәгә килергә мөмкин. 

Чыннан да, пьеса авторы социаль челтәрләрдә актив аралашса да, кеше ялгыз, интернет дөнья ул – бары тик иллюзия, бәхет өчен кешегә кеше кирәк  һәм миллионлаган тавышлар арасында үз җырыңны табу гаять авыр дигән фикерләрне ирештерергә теләгән. Әмма шундый җитди темалар күтәреп тә, театр яшүсмерләр белән ник нәни балалар телендә сөйләшә соң? Песнәк һәм ата мәчене сурәтләүдәге театральлек, киемнәрендәге җете төсләр игътибарны үзенә ала һәм мөһим темалар читтә кала лабаса. Чынлыкта, ата мәче геройның матди ихтыяҗларын, песнәк исә рухи омтылышларын гәүдәләндерә түгелме? Адәм баласының рухи һәм матди арасында бәргәләнүе, гомумән, балалар, яшүсмерләр театры темасымы? Җитмәсә, әсәрнең теле болай да буталчык куелган тамашаны тагын да катлауландыра. П.Коротычның  яртылаш шигъри жанрда иҗат ителгән әсәренең әнә шул үзенчәлеген сакларга теләүләре нәтиҗәсендә спектакльне иҗат итүчеләр уңышсызлыкка дучар булган. Әллә әсәрнең теле авыр килеп чыккан, әллә актерларның шигъри телдәге репликаларын җиренә җиткереп әйтергә осталыгы җитенкерәмәде, әллә телдән бизә барган замана балаларының аңлау дәрәҗәләре бик түбән булганга, байтак сүз-җөмләләрне аңламаулары яшь тамашачыларның йөзенә чыккан иде. 

Спектакльдәге вакыйгаларны Җиргә якынлашкан комета тизләтеп җибәрә. Куркыныч алдында калгач Тимур үзен таба. Әҗәл каршында битлек киеп ясалмалануның хаҗәте юк шул. Үлем алдында барысы да үз асылына кайта. Социаль челтәрләрдәге ясалма дөнья да юкка чыга. Яшүсмер Тимур да иң газиз кешесе әнисе янына әйләнеп кайта. 

Бериш театрларга да, Җиргә комета яки бүтән төрле бәла-каза якынлашканны көтмәстән,  иллюзия дөньясыннан чыгып, чын балалар темаларына әйләнеп кайту кирәк. Кариев театрында, мәсәлән,  бер иҗат фасылында куелган өч спектакль – «Камыр батыр», «Алтынчәч» һәм «Тимур һәм комета»  нык борчуга сала. Һәр өчесендә сәхнәләштерүчеләрнең заманчалыкка, дөньядан артта калмаска омтылулары, иҗади эзләнүләре әйбәт булса да, шулар арасында бала онытылып калуы бик яман. 

Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА. 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: