Мәдәни җомга

Көндәлекләрдә табиб рухы

Спектакльнең үзенчәлеге – профессиональ язучы, драматург пьесасы нигезендә түгел, татар әдәбиятын тирәннән белсә дә, язучылыкка катнашы булмаган, аның каруы табибләр тормышын эченнән белгән Равия Мухина – Россиянең атказанган табибе көндәлекләре нигезендә куелуында.

Г.Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы теат­рында язучы Габдрахман Әпсәләмовның – 110, табибләр турындагы бүген дә яратып укылган әсәренең 55 еллыгы уңаеннан «Ак чәчәкләр кебек...» спектакле куелды. 


Спектакльнең үзенчәлеге – профессиональ язучы, драматург пьесасы нигезендә түгел, татар әдәбиятын тирәннән белсә дә, язучылыкка катнашы булмаган, аның каруы табибләр тормышын эченнән белгән Равия Мухина – Россиянең атказанган табибе көндәлекләре нигезендә куелуында. Тагын бер истә калган ягы – төп роль­ләрнең берсендә, героиня Асия Ильясовнаның яшь чагын гәүдәләндерүче буларак спектакльдә күренекле артистларыбыз Энҗе һәм Илфат Камалиевларның кызы, үзе дә Казан театр училищесының беренче курс студенты Илүсә Камалиеваның катнашуы. Бу кыз күз алдыбызда үсте дияргә була. Авиатөзелеш районының 33 нче гимназиясендә укыган чагында Илүсәнең осталыгын җыр, бию конкурсларында, «Татар кызы» һ.б. бәйгеләрдә һәрдаим күреп тордык. Педагог Чулпан Фәйзелгатованың «Чулпан йолдызлыгы»нда кабынган йолдызчыгыбыз ул безнең Илүзә! Аның спектакльнең башыннан ахырына кадәр ролен тигез башкарып чыгуына залда шаккатмаган кеше калмады. Беренче курста гына укыса да, Илүсә - өлгереп җиткән актриса лабаса! Тамашада театрның тагын бер күренекле артисткасы Әминә Галиеваның кызы Гадилә дә катнаша. Вакыйгалар төп каһарманнарның берсе Шәфкатьнең оныгын уйнаучы Гадилә сөйләме аша бәян ителә һәм үстерелә. Илүсәнекеннән кечерәк булса да, ул да – гаять әһәмиятле роль. Әллә сәхнә штампларын өйрәнергә өлгермәгән яшьләр катнашканга, спектакль элеккегеләреннән дә ихласрак, эчкерсезрәк килеп чыккан сыман. Ә бәлки режиссер Ренат Әюпов моннан илле биш ел элек дөньяга килсә дә, әле яңа гына табадан төшкән кебек һаман укучыны үзенә тарткан «Ак чәчәкләр» романының рухын тирән тоемлап, сәхнәдә чагылдыра алганга күрә, спектакльне каравы күңелгә рәхәттер. Табибә Равия Мухина үзе турында, үзенең хисләрен кушып язса да, язучы Габдрахман Әпсәләмов иҗаты, аның «Ак чәчәкләр» әсәре, романның баш героинясы Гөлшаһидә образыннан этәрелеп иҗат иткәнлеге яхшы аңлашыла. Равия ханым Гөлшаһидә образына прототип булган табибә Рәйсә Шәрәфетдин кызы Абдрахманова белән очрашкан да була. Әнә шулай язучының әсәрен үз тәҗрибәсе вә хисләре белән баетып, шуңа Рәйсә ханым белән күрешү тәэсирләрен дә өстәп иҗат ителгән көндәлекләр бит ул! 

Татар сәхнәләрендә гади хезмәт кешесен данлаган тамашалар күптән куелганы юк иде, чөнки тормышта да укытучы, табибләр, завод, фабрика эшчеләренең хезмәте ничектер тоныкланыбрак калды, офисларда утыручы эшем кешеләре, армия-армия адвокат-юристлар, банкирлар алга чыкты. Әллә шуңа күңелгә бик тансык тоелганмы икән бу спектакль? 

Сәхнәдә төсләр төрлелегенә күзләр иярми дисәк, ялган булыр, киресенчә, нигездә тамашачы  спектакльнең буеннан-буена  ак халатлар, ак чәчәкләр генә күрә. Әмма шушы аклык күңелләргә сафлык өсти. Саф күңеллеләр исә дөньяның бөтен аллы-гөлле төсләрен күрә алачак.  

Затлы кысага утыртылган асылташ кебек, спектакльгә филармония концертыннан нәни генә бер күренеш кереп утырган. Ул тамашачыга татар җырының югалып барган матурлыгын, моңын искә төшерде. Спектакльгә шуны күрер өчен генә дә кабат килерсең. 

Әллә яшь композитор Ми­ләүшә Хәйруллинаның музыкасы илһамлы булганга, әллә балетмейстер Флюра Чанышева куйган биюләр хыялны әллә кая алып киткәнгә, әллә шуларның барысы да бергә кушылганга, «Ак чәчәкләр кебек...» тамашасыннан ак чәчкәләрдән сыман якты рух, сафлык бөркелә.

Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: