Мәдәни җомга

Казан шәһәре

Сәхнә

Көләч йөз иясе

Татарстанның атказанган артисты Римма Гыйззәтулла кызы Гайсина – икенче сурәттәге образ. Андый артистларны «кызыклы фактура» диләр. Янып, елмаеп торган күзләре, үтәли карашы, көләч иреннәр

Гадәттә артист халкы беркадәр хыя­лыйрак, акварель буяу белән ясаган сурәт итеп күз алдына килә. Алар нәфис, өрфиядәй үтә күренмәле... Ләкин миңа майлы буяулар белән ясалган сурәтләр дә бик ошый. Куе җете төсләр. Кинәнеп, җәелеп, батырып сылаган төсләр байлыгы. Андый сурәтнең мәгънәсе еракка китеп караган саен ныграк аңлашыла.


Татарстанның атказанган артисты Римма Гыйззәтулла кызы Гайсина – икенче сурәттәге образ. Андый артистларны «кызыклы фактура» диләр. Янып, елмаеп торган күзләре, үтәли карашы, көләч иреннәр. Кыл урталай аерып тараган чәч.

– Зәй районының урман эчендәге Суык Чишмә атлы кечкенә авылында туып-үстем. Авылда өч класс укыгач, башта бер, аннан икенче авылда, аннан Зәй интернатында укыдым. Сигезенчене бетергәч, кая барырга икән дип йөргәндә, Алабуга училищесының хореография бүлегенә кердем. Тиктормас идем, биюче. Төрле конкурсларда катнашам. Укып бетергәндә, мине Әлмәткә чакырдылар һәм мин Горький клубында эшләп калдым. Шунда ике ел үтте.

Тормышта очраклылык булмыйдыр ул. Сәбәпсез сәдәп тә төшми, диләр бит. Җырчы Зөфәр Хәйретдинов концертларындагы биюче кызның ниндидер сәбәпләр белән катнаша алмавы биюче Римманы драма артисты ясап куя. Театрга эшкә керергә гариза да язмаган килеш ул Чаллыга гастрольләргә чыгып китә.

– Әлмәт театрында артист булырга хыялланмаган бердәнбер артисттыр мин, – ди ул, елмаеп. Әйе, аның артист булып театрга килүенә өйдәгеләр дә сүз әйтми.

– Артист булуыма каршы килмәделәр. Гомумән, миңа каршы килеп буламы икән? Мин бит төпчек бала...

Шулайдыр, кечкенә авылда үскән кызлар шундыйрак буладыр. Кирәксә – атта, кирәксә – велосипед, мотоциклда... Алар булдыра.

– Төпчек бала – йомышчы бит инде ул. Күрше апага оеткыга да керәсең, иләккә дә, чиләккә дә дигәндәй. Сөйләшә белү дә кирәктер йомыш өчен. Интернат та кешене шомарта. Кечкенә чактан ук мөстәкыйль тормыш бит. Интернатта без бер авылдан дүртәү идек. Авылда без ахирәтләр түгел, әмма интернатта бездән дә якын дуслар юк иде.

Театр дигән сихри дөньяда үз урынын табарга шул сыйфатлары ярдәм итә аңа. Артист булыр­га хыялланмаса да, язмыш аны юкка гына театрга китермәгән бит. Нинди генә роль булуга карамастан, ул аны җанын–тәнен биреп өйрәнә. Режиссерлар, остазлары биргән һәр киңәшен тыңлый.

– Профессиональ актер булмаган килеш театрда авырга туры килдеме?

– Укытучыларым әйбәт иде. Зәкия апа, Дамира апа, Камил абый, Луиза апалар. Алар бит үзләре бер мәктәп. Аларның һәр сүзе, һәр хәрәкәте минем иҗат касәмә бер тамчы ширбәт булды.

– Олылар, ярый, хәерхаһлы. Син инде алар өлешенә үрелмисең. Алар яулыйсын яулаган. Әле бит янәшәдә артистлыкка укыган яшьтәшләр дә бар. Алар ничек карады, «тешләмәделәрме».

– Мин бит интернаттан, тирем калын иде, – ди Римма ханым, көлеп.

Әйе, ул андыйларга җавап та кайтарып тормый, вакыт сарыф итми. Ул читтән торып театр училищесын тәмамлый. Ләкин театрда өлкән буын биргән мәктәп аны чын артист буларак формалаштыра.

– Иң беренче уйнаган ролегез нинди булды?

– Дамира апа Кузаева Данил Салиховның «Алла каргаган йорт» әсәрен куйды. Шунда миңа Зилә Саматовна ролен тапшырды. Аны укуга, башта утырып еладым. Карчыга оясын җиңә торган яшь хатын бит инде ул. Дамира апа мине үзе белән дублер итеп алды. Дамира Кузаева бер фикердә генә сөйләшә торган кеше түгел иде. Яшьлеккә хас үз–үзеңә ышану, яшьлек энергиясе мине шул рольгә кертеп җибәрде. Ул уңышлы барды.

Театрда узган 30 ел гомер. Азмы ул, күпме? Моңа төгәл җавап юктыр. Шул еллар эчендә кемнәр генә булып сәхнәгә чыкмаган? «Мәхәббәтем минем»дә Энҗе, «Безнең авыл кызлары»нда Зәйнәп, «Сөясеңме, сөймисеңме?»дә яшь Фатыйма, «Күк капусы ачылса»да Шәмсия. Һәркайсының үз язмышы, үз йөзе. Ләкин алар арасында да җанга якын, синең бөтен барлыгыңны биләп алганнары була. Фоат Садриевның «Безнең авыл кызлары»ндагы Зәйнәп – шундыйлардан. Римма-Зәйнәп хисләр тирәнлегенә чумып, эчке дөньясын икесенекен бер итеп яши әлеге рольдә.

Әлбәттә, һәр артистка хас булганча, Римма ханым да характерлы рольләрне яратып эшли. Аның өчен эзләнү, образны формалаштыру, аңа ит үрдерү, җан өрү процессы кадерле. Ул аны утырткан үсентеләренең шытып чыккан вакыты белән чагыштыра.

– Үзегезгә ошамаган рольне уйнарга туры килдеме?

– Туфан Миңнуллинның «Исәнмесез»ендә Антонина. Дублерым уйнаганда, аны карарга бик ярата идем. Бу образ минем җанга ятмады.

– Театрда дуслар буламы?

– Миңа калса, якын кешеләр буладыр. Мин әле шушы яшькә җитеп дусның нәрсә икәнен аңлап бетерә алмыйм, ахры. Ике кеше турында әйтә алам, берсе Гөлнара Кәшипова, икенчесе Зөлфия Газизова. Безнең арада ниндидер бәйләп тора торган җепләр бар. Дөрес, без озак күрешмәскә, сөйләшмәскә дә мөмкин. Мин алардан үземә якынлык тоям. Аларга ­рәхмәтлемен.

Ул бервакытта да югалып калмый, эшсез утырмый. Хореограф буларак балалар бакчаларына, мәктәпләргә чакыралар аны.

– Нәрсәне эшләргә батырчылыгыгыз җитмәс иде?

– Сатучы була алмас идем, әйбер сата белмим. Бушка биреп бетерергә мөмкинмен.

– Сез алган иң кыйммәтле бүләк?

– Аллаһның бүләге – ул минем кызым. 4-5 яшендә бакчадан 8 Мартка миңа натюрморт ясап кайтты. Аны һаман да саклыйм. Ул бик кадерле, җылы истәлек.

– Балачак хыялыгыз тормышка аштымы?

– Ашты. Кечкенә чакта мәктәбе булган зур авылда яшәсәм иде дип хыяллана идем. Менә хәзер үз йортыбыз белән Иске Әлмәттә яшибез.

Чын, эчкерсез, «әртисләнми» генә аралашу. Гадилек, үҗәтлек, кыюлык тышкы кыяфәттә чагыла. Андагы яшәү көче этеп-төртеп тышка бәреп тора. Гафу... аңа карагач, хәтта үзеннән-үзе елмаясы килә. Җыр­дагы кебек, эчендә магниты бардыр, үзенә тартып тора...

Театр – ул сәнгать дөньясы дисәләр дә, мин аны табигать дөнья­сы белән чагыштырыр идем. Ул табигый, чын ­дөнья. Тукранбашлар, ромашкалар, ачы әрем, шайтан таягы, күкчәчәкләр, чыпчык күзе – тагын әллә  нинди җанга якын чәчәк-үләннәр үскән бер болын. Римма ханымда шул урмандагы табигый гүзәллекнең тулы гәүдәләнеше яши төсле.

Рәфкать ШАҺИЕВ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев