Мәдәни җомга

“ӘКИЯТ”кә Әлмәндәр кайтты

«Әкият» Татар дәүләт курчак театры сәхнәсенә үлемсез «Әлдермештән Әлмәндәр» спектакле кайтты.

Режиссер Илгиз Зәйниев аны театрның зур сәхнәсендә мул сәхнә бизәлеш­ләре белән иркен итеп  куйган. Ике сәгать буе сәхнәдән саф татар теле, милли моңнарыбыз яңгырый. Тәнәфестә матур бина буйлап йөрергә, күптән күрешмәгән дуслар, танышлар белән гәпләшеп алырга мөмкин. Казаныбызда татар сәнгать сөючеләренә күрешү өчен тагын бер мөмкинлек туды дигән сүз. Бу мөмкинлекнең «Әкият» театры кебек мәһабәт бинада барлыкка килүе дә бик мөһим. Зур матур биналарда элек ханлыклар тоткан милләтнең дәвамчылары сыйфатында башны горур чөеп йөрисе килә ич. 

Әлмәндәр образының татар мәдәниятендә нинди урын тотуын шәрехләп торасы юктыр. Әлмәндәр ул – татарның җаны дисәк тә арттыру булмас.  1976 елда режиссер Марсель Сәлимҗанов күренекле драматургыбыз Туфан Миңнуллинның бу әсәрен академия театры сәхнәсендә куя һәм ул дистә еллар буе зур уңыш белән бара. Әмма төп рольләрне башкарган бериш артистлар, бигрәк тә Әлмәндәр бабайны гәүдәләндергән Шәүкәт ага Биктимеров фани дөньядан киткәч, әҗәл белән тартышкан татар картын җанландырырга алынучылар булмады диярлек. Чыннан да, Шәүкәт ага, Ирек Баһман, Нәҗибә Ихсанова, Равил Шәрәфи, Һидаят Солтанов һ.б. тамашачы күңеленә шулкадәр тирән уелган ки, аларны уздырып уйнау бик кыен. Җитмәсә, милли рухның көннән-көн сүрелә баруы сәхнәгә килгән яңа буын артистларда да чагылмый калмый. Бик теләсәң дә, бүген үлемсез әсәргә яңа сулыш өрерлек артистларны табып булмый. Шул вәзгыятьтә режиссер Илгиз Зәйниевнең Әлдермеш авылыннан Әлмәндәр картны сәхнәгә кайтарырга алынуы – үзе батырлык. Шулай да драма театрына караганда, «Әкият»тә «Әлмәндәр»не куюы җиңелрәк сыман тоела. Рольләрне актерлар түгел, курчаклар башкара бит.  Әмма кем генә уйнаса да, әсәргә салынган җылы хисләрне, якты моңны саклау мөһим. Шөкер,  Илгиз Зәйниев моны булдырган. 

Екатерина Спиридонова иҗат иткән курчакларда рольләрне башкарган драма артистларының күңелгә якын чалымнары тоемлана кебек. Әлмәндәр бабай – Юрий Чуктиев, Искәндәр – Ришат Гыйз­дәтуллин, Өммия – Миләүшә Фәйзрахманова, Хәмдебану – Рәмзия Безус, Евстигней карт – Эдгар Гайнуллин, Газраил – Марс Гайфуллин, Әҗәл – Дилүс Хуҗиәхмәтов, Гөлфирә – Альбина Шаһалиева, Йөзембикә – Ләйсән Миннәхмәтова, Илсур – Фәнзилә Сабирова, Мансур  Нияз Садыйков тавышы белән сөйләшә. Курчак театры актерлары нигездә элек рольләрне башкарган драма артистларын кабатларга тырышкан. Бу да осталык, бу да мәртәбә. Әмма кыюлык күрсәтеп, үз стилен табарга омтылганнары да бар. Дилүс Хуҗиәхмәтов, мәсәлән, Равил Шәрәфинең иҗат алымнарын кабатламыйча, бик мәзәк, сөйкемле Әҗәл образын иҗат итүгә ирешкән. 

«Әлдермештән Әлмәндәр» - «Әкият»кә сәнгать җитәкчесе итеп Илгиз Зәйниев билгеләнгәч, җырчы Әлфия Авзаловага багышланган «Әлфия»дән соң өлкән тамашачылар өчен татар телендә куелган икенче спектакль. Затлы, мәһабәт бинага милли мәдәниятебезне тотып торган кадерле образлар белән бергә татар рухының иңүе бик нык сөендерә, әлбәттә. Якын киләчәктә Фәрит Яруллинның мәшһүр «Шүрәле» балеты музыкасына  спектакль, Нәкый Исәнбәтнең әсәре буенча «Мыраубатыр»,  Галимҗан Ибраһимовның «Адәмнәре»н дә күрәчәкбез әле. Уңышлар сиңа, егет!

Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА.

Фотолар: «Татар-информ». 


 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: