Мәдәни җомга

«ӘКИЯТ-BELEM» нәниләрне җыя

Татар теленә һәр яктан һөҗүм барган вакытта балаларны ничек татарча өйрәтергә?

Зур кәнәфиләрдә утыручы депутатларыбыз да ана телебезнең абруен саклап кала алмаган икән, нәниләр телебезнең якты киләчәгенә ышанырмы? Бас­ма сүзне электрон газеталар, китаплар алмаштыра барган заманда сабыйларыбызны ничек китап укуга җәлеп итәргә? Җәмгыятьтә саннар белән генә эш итүче банк хезмәткәрләре ишәйгәннән-ишәя бара икән, язучы, композитор, рәссам һәм башка иҗади һөнәрләрнең дәрәҗәсен саклап калып буламы? Моның өчен балалар белән даими аңлату эшләре алып бару кирәк. Курчак театрында “ӘКИЯТ-BELEМ” проекты барлыкка килде. Ул нәкъ менә югарыда күтәрелгән проблемаларны чишүгә ярдәм итәргә тиеш. 

Курчак театрына әкияти бина салсак та, анда байтак вакыт балалар өчен спектакльләрдән гайре бернинди чаралар булмады. Юкса, театрның мәйданы бик киң, аны аң-белем бирүгә юнәлдерелгән башка кичәләр өчен дә кулланырга мөмкин иде. Ниһаять, бу юнәлештә эш башланды. Башта өлкән тамашачылар өчен тамашалар кайтты. Элек алар куелган була, әмма кысынкы шартларда юкка чыга. Аннары бәбиләр өчен спектакльләр сәхнәләштерелде. Хәер, бу очракта сәхнәләштерелде сүзе туры килеп бетмәс, чөнки алар сәхнәдә түгел, театрның фойесында куелды. «Шомбай-фест» фестивален башлап, театрның элеккеге директоры Роза Яппарова һәм баш режиссеры Илдус Зиннуров труппаның иҗади куәсен үстерү өчен бик зур гамәл кылды. 

Театрга сәнгать җитәкчесе булып Илгиз Зәйниев килгәч, бинаның мәйданын мөмкин кадәр эшкә җигү теләге тагын да көчәя төште һәм “ӘКИЯТ-BELEМ” проекты - шуның бер чагылышы. Очрашулар төрле рәвештә уздырылачак. Бер төр очрашуларда нәни тамашачыларны татар телендә иҗат итүче балалар шагыйрь - язучылары һәм аларның яңа китаплары белән таныштыру каралган. Тагын бер төр очрашулар әдәбият галимнәре катнашында үтәчәк һәм татар әдәбиятындагы иң зур урын тоткан балалар әсәрләренә бәя бирү, үзенчәлеген ачу, кыйммәтен аңлатуга багышланыр дип көтелә. Ә инде “ӘКИЯТ-BELEМ” проектының өченче төре психологлар ярдәмендә балалар һәм аларның әти-әниләре белән тел яки бу проблеманы чишү юлларын эзләүне күздә тота. Мәсәлән, көне-төне эштә чапкан һәм балаларын әби-бабай ярдәменнән башка үстергән ата-ана, балалары туган телләреннән бизмәсен өчен, нәрсә эшли ала? Шул ук ата-ана баласында басма сүзгә хөрмәт һәм игътибар уяту өчен нишләргә тиеш? 

Беренче очрашуга караганда, «Әкият»тә сабыйларны агартуга бик җитди алынганнар. Очрашуның  вакыты да озак түгел – бары кырык-кырык биш минут кына. Әмма шул вакыт эчендә нәни тамашачылар айлар буе искә алып сөйләрлек тәэсирләр туплагандыр. Татарстан китап нәшриятыннан вәкил булып килгән һәм, форсаттан файдаланып, үз шигырьләрен дә укыган шагыйрь Рифат Сәлах белән таныштылар. Сәхнәдә музыка уйнап утыручы абыйның театр композиторы Эльмир Низамов икәнен белделәр һәм аның башкаруында шигырьнең рухына туры китереп башкарылган музыка тыңладылар. “ӘКИЯТ-BELEМ” проектына беренче килгән нәниләрнең үз гомерләрендә беренче тапкыр тере шагыйрь, композитор күрүе булгандыр, бәлки. Ниһаять, кичәнең төп каһарманы – шагыйрә Фәйрүзә Мөслимова сәхнәгә чыкты һәм күптән түгел китап нәшриятында басылып чыккан «Әлифба» китабы белән таныштырып, аннан кайбер дүртьюллыкларын укыды. Абыйлар гына түгел, апалар да шагыйрь була икән, дип залдагы нарасыйларның берәрсе мыегына чорнап куйгандыр. Нәни тамашачылар «Әлифба» китабының күз явын алырлык рәсемнәре, җиңел аңлаешлы, көйле шигырьләре белән шулкадәр кызыксынды ки, кичә ахырыннан әти-әниләр аны сатып алырга дип чиратка тезел­де. Театрда узган очрашуда артист катнашмаса дөрес булмас иде. Фәнзилә Сабирова һәм Ләйсән Миннәхмәтова Фәйрүзә ханымның шигырьләрен шундый тәэсирле укыды ки, моннан соң «Әлифба»ны да, шигырьләр китабын да киштәләрдән алып бетерәчәкләренә бернинди шик калмады. Сабыйларны тагын бер бүләк көтә иде. Алар беренчеләрдән булып, озакламый сәхнә күрәчәк «Тыпырдык» спектакленнән берничә җыр ишетте. Дәресне театрның сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйниев үзе алып барды. Әле бүләкләр моның белән генә дә бетмәде. Дәрескә килгән һәр тамашачыга театр музее белән танышу мөмкинлеге тудырылды. «Әкият»нең музее исә – үзе зур тарих. Шушы татар теле дәресендә булып кайткан нәниләребез киләчәктә үзләре татар тарихын язмасмы әле...

Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: