Мәдәни җомга

Казан шәһәре

Сәхнә

Кияү урлау хикмәтләре

«Полиционер» спектакленнән дә начаррак тамаша булырга мөмкин түгел кебек тоелган иде.

Анысы әйбәт булган икән әле. Күптән түгел шул ук К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында «Кияү урлау» куелды. «Урланган кияү» «Полиционер»ны да «егып салды».

Ике дус Азват белән Садрый, беребездә – кыз, икенчебездә малай туса, өйләндерәбез, дип ант эчкән була. Әмма икесендә дә малай тугач, антлары онытыла. Үләренә өч көн кала, элеккеге антны исенә төшереп, Азват карт оныкларны өйләндерергә әманәт әйтеп калдыра. Юкса нәселгә бәхетсезлек киләчәк, ди. Кияү урлау вакыйгасы Азват картның әманәтеннән башланган кебек, спектакльнең бик үк уңышлы булып чыкмавы да Салават Юзеев язган, Хәбир Ибраһим тәрҗемә иткән пьесаның өлгереп җитмәгән булуы белән бәйле. Үләргә торган карт хакына никах оештырабыз, дисәләр, кияү Дилүс ризалашмас идемени? Алдан сөйләшми-нитми, кияүнең башына мендәр тышлыгы кидереп, кулларын бәйләү тамашачыны ышандырмый. Кияү Дилүснең – сөйгән яры Нәсимә, кәләш Илүзәгә күз атып йөрүче Хәниф бар. Шуңа да карамастан, Дилүс белән Илүзә һәм Хәниф белән Нәсимә арасында мәхәббәт уты кабыну бөтенләй дә тормышчан уйналмады. Җитмәсә, вакыйгаларга милли фильм төшерү турында хыялланган һәм кияү урлау мөмкинлегенә теше-тырнагы белән ябышучы киношниклар Равил белән Ривал кушыла. Ахыр чиктә нәрсә – чын, нәрсә кино икәнен бөтенләй чамаламый башлыйсың. Шуның өстенә артистларның чамадан ашып акыру, чәрелдәүләре, уклау белән өстәлгә китереп сугулары кушылып, сәламәт рухлы тамашачыны да чыгырыннан чыгара. Татар сәхнәсендә акыру-бакырулар кайчан тынар икән ул, ә?

Ләкин спектакльдә кызыклы табышлар да байтак. Зөфәр Харисов, Лилия Мәхмүтова һәм Ирек Хафизов кайната, усал килен һәм аның йомшак холыклы ире мөнәсәбәтләрен матур итеп уйнады. Киношниклар – Зөлфәт Зиннуров һәм Салават Хәбибуллинның дуэты бүгенге иҗат богемасын кызык итеп тасвирлый. Спектакльдә күтәрелгән милли фильм темасы көн кадагына суга. Киношникларның урлауга милли төсмер бирергә омтылулары бүген, хасиятен, кыйммәтен бетереп, җыен вак-төяккә калфак-түбәтәй кидертүебезне фаш итә. Кино төшерү өчен акча кирәк. Моның өчен мөмкинлекләр җитәрлек, ди геройлар. – «Өчесе, җидесе, кырыгы, туган көн, юбилей, корпоратив һ.б.». Бу да кешене җырлатып-биетеп акча эшләүче күпләгән замандашларыбызга пародия түгелмени? Хәйләгә корылган вакыйгаларда әллә ялган, әллә чын мулланың катнашуын кайбер дин әһелләребезнең икейөзлелегенә ишарә дип аңларга мөмкин. Ринат Шәмсетдиновның мулла ролен аерым телгә алмыйча булмый. Ә менә милли фильм төшерүчеләрнең, «борынгы бабаларыбыз атларда йөргән, бер миллион ат кирәк, ат – татарның юлдашы», дигән сүзләре, әллә нинди гайре табигый пафос белән әйтелгәнгә күрә, буш авыз чайкау кебек кенә тоела, хәтта бераз мыскыллау булып ишетелә. Авызны белми ачсаң, матур сүзне дә яманга әйләндерү мөмкин. Һәрнәрсәдә чама хисен саклау мәслихәт шул.

Чынлыкта, югарыда саналган кимчелекләр бетерелсә, әйбәт кенә комедия килеп чыгарга мөмкин иде. Театр белемендә «комедия положений» дигән төшенчә бар ич. Анда геройлар төрле көтелмәгән мәзәк хәлләргә юлыга һәм вакыйгалар төрле очраклы килеп туган хәлләрдән тезелә. Бу юнәлештә Шекспир, Мольер күп иҗат иткән. Яшь режиссер Регина Саттаровага чиле-пешле пьесаны камилләштереп бетерергә осталык кына җитмәгән.

Ни кызганыч, бүген Тинчурин театрының үзендә тормыш хәле комедиясе уйнала сыман, очраклы кешеләр, көтелмәгән сюжетларга нигезләп, аяктан егардай кызык та, кызганыч та спектакльләр куя. Әмма бер нәрсә куандыра, театрда хәрәкәт барлыкка килде, яшьлек рухы тоемлана башлады. «Кияү урлау» спектаклендә дә хәрәкәт көчле. Бу хәрәкәтнең театрны уңгамы, сулгамы китереп чыгарачагы гына караңгы.

Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев