Мәдәни җомга

Кирәкле кишер яфраклары

Минзәлә Татар дәүләт драма театрында сатира жанрында куелган "Кирәкле кишер яфрагы" исемле хикмәтле спектакль карадык. Вакыйгалар хәерче генә бер колхозда бара. Рәисен урыныннан алмакчы булалар, тегенең исә алга таба да авыл халкы җилкәсендә кәеф-сафа корып яшисе килә. Шуннан ул, председательне калдыруны үтенәбез, дигән хатка имзалар җыеп, кәнәфиен саклап кала. Драматург...

Минзәлә Татар дәүләт драма театрында сатира жанрында куелган "Кирәкле кишер яфрагы" исемле хикмәтле спектакль карадык. Вакыйгалар хәерче генә бер колхозда бара. Рәисен урыныннан алмакчы булалар, тегенең исә алга таба да авыл халкы җилкәсендә кәеф-сафа корып яшисе килә. Шуннан ул, председательне калдыруны үтенәбез, дигән хатка имзалар җыеп, кәнәфиен саклап кала. Драматург Равил Сабырның әйтүенә караганда, колхоз рәисе Рәдиф Җәүдәтеч (Хафиз Хамматуллин) уйлап чыгарылган герой түгел, тормыштан алынган. Шулай да спектакльне колхоз тормышыннан бер күренеш кенә дип караргамы икән?
Чынлыкта, Котлыбаш авылы - илебезнең кечерәйтелгән моделе, андагы вакыйгалар бүгенге тормышыбызның көзгесе. Рәдиф Җәүдәтечнең уң кулы һәм сөяркәсе Зоя (Эльмира Гәрәева) прсидәтел нәрсә эшләргә белми аптырап башындагы чәчен йолкыганда, аның файдасына тавыш җыюны уйлап таба, үзе үк эшне оештырып, башкарып чыга. Вәт, азса-аза икән хатын-кыз! Зояны әйтәм. Колхоз малын урлап баеган Җәүдәтечкә баш булган бит! Хатын-кыз - әдәп-әхлак тоткасы, милләт анасы. Ул азса, тәрбия бетә, тормышның бөтен рәте китә, матурлыгы югала. Бүген дә кая карама хатын-кыз дөнья малына намусын сата, чүп савытына баласын ташлый, миллионнар белән исәпләнгән махинацияләр башында тора. Спектакльдә бу теманы үстереп җибәргән тагын бер нәфис зат Оркыя (Чулпан Бәдретдинова) әлеге дә баягы Җәүдәтечнең сөяркәсе булганы өчен район буенча сөт савучылар арасында беренчелекне яулауга ирешкән. Бүтән савымчыларның сөтләрен моныкына кушкач, ничек ирешмисең ди?! Оркыя - байгураларның акчалары хисабына "Мис-фәлән", "Мис-төгән" исемнәрен яулаган бүгенге заман чибәрләренә пародия ул.
Зояның күп кенә кырын эш­ләрен Җәүдәт малае үзе белми дә кала. Әнә бит ничек оста майтарып чыккан: Австралиядән 270 сыер, һәркайсына берәр австралийский үгез, печән урынына ашарларына тонналап банан кайтарттык, Татарстанның һава шартларына күнегә алмыйча, барысы да үлде, дип язган, нәтиҗәдә сыер да, акча да юк. Нәкъ бездәгечә: берәр эш башласак, сүзе - австралийский үгез, күзгә күренгән эшебез исә кәҗә имчәге кадәр була. Ә акча - тү-тү.
Шулай булгач, ничек бай яшәсен соң бу Котлыбаш? Сөт сату буенча арттан санаганда - беренче, ит сату буенча - икенче урында тора! Төштә сөт күрсәң - мал артуга, дип юрый халык. Мондый хикмәтле спектакльдә дә сөт юкка гына телгә алынмас. Йәле, халыкларның тормыш хәле рейтингына күз салыйк. Илле сигезенче урында, койрык очында сөйрәләбез икән. Безнекеләр зәңгәр экраннардан көн саен эттән алып эткә салып сүккән американнар, әнә, рейтингның унберенче урынында рәхәт чигеп яши. Бөек Ватан сугышында җиңүебез белән мактанып күкрәк кагабыз, ә сугышта җиңелгән алманнар ундүртенче урыннарыннан без бетле хәерчеләргә әйләнеп тә карамый торгандыр әле.
Гомер буе бет үрчеткән халык белән идарә итүе җиңел. Аны куркытып, ахыр чиктә сатып алып була. Зоя шулай эшли дә. Бу да тормыштагыча. Зәңгәр экраннардан көне-төне сугыш, канкоеш күрсәтүләр тикмәгә дисезме әллә? Ил халкы, сугыш чыга күрмәсен дип, булганына шөкер итеп, куркып-өркеп яшәсен өчен ул.
Булдыксыз колхоз рәисе кәнәфие күпме торамы? Сәүбән (Руслан Әхмәтҗанов) үзенең имзасын - малларына кышка җитәрлек печәнгә, Тәфкил (Рифат Хафизов) - машинага, Зоя ике тунга сата. Болар ферма мөдире, зоотехник һәм уң кул сәркатип. Калган халыкка чәй, кулъяулык, аракы да җитә кала. Бик арзанга сатылганнар, дисезме? Үзебез дә әле күптән түгел генә әлләни кыйммәт бәһа алмадык ла. Автобуста бер көн бушлай йөрү безнең хакыбыз. Әй, ул көнне бетле хәерчеләрнең юк йомышларын бар итеп трамвай-автобусларга ябырылуы! Әй, кондукторларның, "тылсымлы" беләзекләрне күреп, әчегән каймак йоткан сыман чырайларын сытуы!
Нәкъ туйдагыча булды бу - туй көнне ир-ат хатын-кызны кулында күтәреп йөртә дә, гомер буе ашарга пешертеп, кер юдыртып, өстенә атланып яши. Икенче көнне үк кондукторларыбыз да сигез яше тулган һәр баладан тулы юл хакы каера башламадымыни?! Әйтерсең сигез яшьлек бала үз-үзен тәэмин итә. Яисә сөекле хөкүмәтебез, бала үстерү шатлыгын уртаклашып, кеше олыгайган саен чыгымы да арта дип, ата-­аналарга акча күчерә.
Шуңа өстәп, буфеттагы тәм-томнарга алдандык. Олы агай янында яшәп иренчәккә әйләнгән татар карчыклары да, өйләрендә камыр басасы урынга, чит-ятлар әзерләгән өчпочмак, кыстыбыйлар артыннан имза бирергә титаклады. Әнә шулай, кәбестә бөккәне белән авызыбызны капладылар түгелме соң?
Ул гына аз булыр дип, әллә ничә гасыр элек каткан зур кәлтәләрне күрсәттеләр. Көннәрдән бер көнне шул кәлтәләр кебек катмас өчен, адәм баласына уңайлы яшәү шартлары тудырасы урынга...
Спектакльдә хатка кул куярга теләмәгән ике генә кеше бар - ул инфантиль көтүче Суфиҗан (Ильяс Закиров) һәм идән юучы Әлфинур (Эльмира Әхмәтханова). Тик аларның тавышы прсидәтелгә дәррәү "ура" кычкыручылар арасында ишетелми диярлек. Ахыр чиктә алар да хатка үз имзаларын сырлагач, соңгы өмет сүнә...
Менә Котлыбашка хат эзеннән район башлыгы Хәниф Мирзанурович (Әхнәф Исрафилов) килеп төшә. Ә зур кунакларны бездә, гадәттә, концерт белән каршы алалар. Әй, ул татарның ыштансызланып түрәләр алдында тәлинкә тотуы! Әй, утырып елар заманда ваемсызланып җырлавы, биюе! "Мәйдан", "TMTV" телевидение каналларында да, "Яңа гасыр"­да да кайчан карама, җыр да бию. Ул радиоларны әйтмим дә инде. Вәт бер кайгысыз, рәхәт яши татар! Көе-моңы булмаса да, икебезнең беребез җырчы. Меңьеллыкта иске Казан хәрабәләрендә җырладык-биедек. Бүген мәктәпләребезне ябалар, телебезне кисәләр - һаман җыр­лыйбыз. Шулай җырлап, биеп, инкыйразга юл тотканыбызны сизмибез дә...
Кинаяле спектакльне режиссер Дамир Сәмерханов, рәссам Ленар Гыйльметдинов, балетмейстер Г.Шәймәрданова һәм, әлбәттә инде, Минзәлә теат­рының талантлы артистлары иҗат иткән. Авыл карчыклары Патимәттәй (Рәзилә Муллина), Халисәттәй (Венера Нигъмәтуллина)ләрдән башлап көтүче, зоотехник, ферма мөдирен уйнаган яшьләргә кадәр һәркайсы үз урынында, шуңа күрә спектакль бербөтен булып күз алдына килеп баса. Минзәләдә көчле труппа иҗат итә, шөкер.
Кирәкле кишер яфрагы кем соң? Халыкны алдап яшәгән, колхозында тәртип урнаштыра белмәгән рәисме, әллә хатка имза сырлау өчен генә кирәк булган авыл халкымы? Анысын, укучым, үзең уйлап бетер.
Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: