Мәдәни җомга

Казан шәһәре

Сәхнә

Кинодагы Алмыш хан

Әхмәт ибн Фадлан илчелегенең Идел буе Болгарстанына килүенә һәм Алмыш ханның ислам динен дәүләт дине дәрәҗәсендә кабул итүенә 1100 ел тулу уңаеннан Татарстанда «Ибн Фадлан» фильмын төшерү тәмамланып килә (продюсеры – Айназ Мөхәммәтҗанов, баш режиссеры – Рәмис Нәҗмиев). Анда төп рольләрнең берсен Кырым Республикасының атказанган артисты, талантлы җырчы һәм актер Асан Билалов уйнады. 

Аның белән әңгәмә кору үзе бер шатлык.


– Асан бәй, сез кай якта, нинди гаиләдә үстегез?

– Миңа 52 яшь. 1970 елда Үзбәкстанның Учкудук бистәсендә дөньяга килгәнмен. 1975 елда гаиләбез Әндиҗанга күченде. Әнием Ольга Борис кызы – рус милләтеннән, әтием – Кырым татары. Әнием – музыкант, концертмейстер, пианист, гомере буе балалар музыка мәктәбендә эшләде, кечкенә балаларны җыр­ларга өйрәтте. Ул хәзер дә исән-сау, бүген Новосибирск шәһәрендә яши. Сәйран исемле бертуган абыем бар, башка туганнарым да.

Хәтердә, балалар бакчасында тәрбияче апа җырларга кушса, кечкенә урындыкка менеп, суза идем: «... Не плачь, девчонка, пройдут дожди! Солдат вернётся, ты только жди!»

Әтием Айдер күп һөнәрдә булып, гомер буе гаиләнең матди ягын кайгыртып яшәде. Ул диңгезче дә булган зат. Кайчак бездә утны сүндергән чаклар да булгалады, шундый сәгатьләрдә ул кулына аккордеон ала да, җыр суза иде. Мин урта мәктәптә дә җырладым, үзешчән сәнгатьтә дә актив катнаштым, соңрак КВН командасында да чыгыш ясадым... Әндиҗан дәүләт педагогика институтының тарих факультетында укый башладым. Чөнки тарих белән V-VI сыйныфлардан ук кызыксындым, аеруча да Мисыр тарихына күңелем ятты. Ул китаплар әле дә саклана, хәтта «Мисырда кече пластик формалар» дигән китабым да бар иде. Армия хезмәтен Монголиядә үттем. Армиядән кайткач та, шушы ук институтта укучы студент кызга өйләндем. Елена Әндиҗанда туып-үскән, үз гаиләсендә яхшы тәрбия алган... Югары белем алуымны дәвам иттем, ләкин II курсны тәмамлагач, Үзбәкстандагы сәясәт үзгәрде һәм без, качаклар буларак, Саратовка юнәлдек. Андагы университетта читтән торып укыдым һәм Саратов өлкәсенең Базарлы Караболак районындагы Ключи авылында, йөз илле укучысы булган мәктәптә эшли башладым. 1994 елга кадәр өч ел буе тарих дәресләре укыттым.

– «Барыбер Кырымга кайтачакбыз!» дигән уй башыгызга килә идеме?

– Үзбәкстанга депортацияләнгән Кырым татарлары һәрчак туган якларын сагынып яшәде, һәрвакыт: «Кырымга әйләнеп кайтабыз әле!» – диләр иде. Ә әтиемнең кыз туганы Украинада яшәде, чөнки ул Бөек Ватан явында партизаннар отрядында сугышкан батыр, Кырымның атказанган партизаны! Шуңа аңа Украинада яшәргә рөхсәт ителде. Ул Үзбәкстандагы туганнарына – дүрт гаиләгә посылкалар сала иде. Кырым кояшы нурларында кызарган, бик тә сусыл, авызда эреп китүче Бере сортлы грушаларны еш салды. Бу төр грушалар Кырымда гына үсә, бөтенләй башка тәм. Кырымда гына үсә торган кизилдан да кайнатма ясап юллый иде...

Кырымга 1994 елда гаиләм белән кайттым. Чиста кырга, дүрт казыкка, алты сутый җиргә... Әтием Кырымга кайтырга ике ай кала вафат булды. Миңа ул чакта 24 яшь иде.

Ә дәү әтием Билалның Симферопольдәге йорты әлегәчә исән! Мин аңа әле дә карап узам. Билгеле, башка Кырым татарлары йортлары кебек үк, депортациядән соң дәү әтием йорты да хөкүмәт карамагына күчкән... 

Ватанга кайткан беренче елларда, гаиләмнең матди ягын тартып баручы ир-ат буларак, нык тырышырга туры килде. Беренчедән, укытучы булып эшкә урнаша алмадым. Ул вакытларда Кырымга кайткан барча югары белемле ир-атлар йә төзүче, йә сатучы булып эшләргә мәҗбүр булды... Мин дә башта базарда карбыз саттым, йөк бушаттым. Әтием өйрәткәнгә, мин штукатурка ясауны, бетон эшләрен дә, таш өюне, мич чыгаруны да яхшы белә идем. Ундүрт яшемнән әтием белән төзелешкә йөрдем. Бер көнне газетада игълан укыдым, официантлыкка укытып, эшкә алачакбыз, диелгән иде. Өч айлык курсны бетердем һәм Симферопольнең «Москва» рес­торанына официант булып урнаш­тым. Бер тәүлек буе официант хезмәтемдә, аннары ике тәүлек буе төзелештә – ташчы, ә бу ике эш арасындагы ял көнемдә, төнлә заводта сакчы булып та эшләдем. Нинди эш булса, шуңа алындым.

Өч ел буе официант булып эшләдем. 1990 еллар уртасы төрле төркемнәр, бригадалар, Әфганстанда, Урта Азиядә хезмәт итеп кайтучылар вакыты иде бит. Аларның рестораннарда җыелган чоры. Әлеге адәмнәрнең үзләре белгән җырларны тыңлыйсы килә, ә ресторан музыкантлары урам җырларын белми. Без Үзбәкстанда чакта ук аларны җырлый идек, шуңа мин ресторанда җырлар суза башладым. Бүген дә сәхнәгә чыгып җырлый алам, моннан читенсенмим...

2010 елга кадәр Симферопольдә, Кырымның көньяк шәһәрләрендәге рестораннарда, туй мәҗлесләрендә дә җырладым. Коктебельдәге бер милли кафены Кырым татары тота иде, ул мине чыгышларымның яртысын милли җырлар җырлау шарты белән кабул итте.

– Сезнең нәселегездә җырлый белүчеләр күпме?

– Әбием Гөлсемнең җыр­га сәләте бар иде. Аның «Къаранфиль» («Канәфер») дигән җырны матур итеп башкарганы истә. Илле яшьлек юбилей концертымда мин дә шушы милли җырыбызны башкардым. Әтием дә аккордеон тартып, халык җыр­ларын җырлый иде. Бертуган абыем Сәйран Сахалинда яши. Ул андагы мәктәпләрнең берсендә система администраторы булып эшли, төрле конкурсларда җырлый. Нәселебез тарихын бик тирәнтен белмим, әмма бездә җырга сәләт булуы аңлашыла. Ана телемне яхшы аңласам да, сөйләшкәндә ялгышырмын дип, кыенсына төшә идем. Яшьлектә үзбәкчә һәм русча гына сөйләштем. Ләкин соңгы елларда туган телемне өйрәндем. Хәзер һәрчак үз телемдә сөйләшергә тырышам.

Туган телемдәге җырларны башкаруга җаваплы карыйм, текстларның мәгънәсен өйрәнәм. Туйларга, төрле бәйрәм мәҗлесләренә чакырылганда, милли җырларыбызны күбрәк башкарам, шулай тиеш. Яшьләрдә милләтебезгә, мәдәниятебезгә карата мәхәббәт, ихтирам хисе тәрбияләргә кирәк, башка юл юк. Милләтне һәрдаим ныгытырга тиеш без! Ә бу иң беренче чиратта – туган телдә аралашу. Бар җирдә дә Ана телебездә сөйләшсәк кенә, телебезне саклап, балаларыбыз аша аны киләчәккә илтәчәкбез. Диңгез тамчылардан җыела.

– Асан бәй, уңыш өчен нәрсә мөһим: гаҗәеп тырыш хезмәтме, җете талантың булумы? Бәлкем, барысы да ­берьюлыдыр?

– Боларның барысы да. Тырышу гына аз, талантны күрсәтеп бирә белү дә мөһим. Әйтик, Кырымга кайткач, берара кырымтатар фольклоры белән генә бәйле юнәлештә эшләп, шушы өлкәне алга этәрергә кирәк, дигән нәтиҗәгә килгән идем. Барысы да 2010 елда үзгәрде. Хәләл җефетем мине «Украина» телекомпаниясе тарафыннан оештырылачак «Народна зiрка» музыкаль шоуында катнашырга өндәде. Кастингка барырга теләгем юк иде, әмма Елена мәҗбүр итте. Бу – Россия телевидениесендәге «Ике йолдыз» конкурсына охшаш бәйге. Кастинг аша үттем һәм шушы конкурсның өченче сезонында катнаштым. Миндәй үзешчәнне Украинаның яшь, талантлы җырчысы Злата Огневич белән бер пар итеп берләштерделәр. Бу конкурста барлыгы ун пар көч сынашты, безгә музыкаль чыгышлар өчен төрле жанрдагы биремнәр бирелде. Безнең чыгыш алкышларга күмелде. Бәйге жюриена да, Украинаның бихисап тамашачыларына буй-сыныбыз, тышкы фактурабыз буенча да ошадык. Мин тирән мәгънәле, тәрбияви эчтәлекле җырлар яклы булдым. Үзебезнең «Къарылгъач» җырын да башкардым. Злата Огневич белән I урынны яуладык. Конкурсның призы 62 мең доллар яисә Украина акчасы буенча ярты миллион гривна иде. Бик сөендем. Бу акчаның нәкъ яртысына, ниһаять, һаман сузылып килгән йортымны төзеп бетердем. Приз акчасының калган яртысын мохтаҗ Кырым татарларына тараттым, бер хатын-кыз, бер ир-атка ясалырга тиешле җитди операцияләр өчен түләдем. Аларның хәлләрен әле дә белеп торам, алар исән-сау!

Әлеге җиңү мине Украина күләмендә сәләтле җырчы итеп танытты. Конкурстан соң бер ел узуга, 2011 елда директор Билал Билалов Кырымтатар дәүләт академик музыка-драма театрына эшкә чакырды. Төрле жанрларда иҗат итә торган театрыбызда әлегәчә хезмәт итәм. Биредә төп рольләрне дә башкарам. Драматург Г.Хаҗибәковның «Аршин мал алан» музыкаль спектак­лендә баштарак Аскәр ролен башкардым, ә хәзер Сөләйман ролен уйныйм, Лопе де Веганың «Печән өстендә эт» комедиясендә – маркиз Рикардо ролен дә башкарам, калган спектакльләрдә дә рольләрем бар.

Конкурс нәтиҗәсе кино өлкәсендәге эшчәнлегемне дә арттырды. Мин «Прорыв года» номинациясендә җиңүче дип игълан ителдем. Россиядә төшерелгән берничә кинофильмда зур булмаган рольләр уйнадым. Кино төшерү өлкәсендә тәҗрибәм бар. Концертларга чакырсалар, катнашам. Ә зур милли концертларыбызның берсе дә миннән башка узмый. 44 яшемдә Фәүзи Якупов исемендәге Кырым инженерлык-педагогика университетының музыка факультетына кердем, аны академик вокал укытучысы профессиясенә ия булып тәмамладым.

– Сез кырыс әтиме?

– Бу хакта кызларымнан сорарга кирәктер. Мин үземне кырыс кешегә санамыйм. Хәтта 29 яшьлек өлкән кызым да: «Сиңа инде 52 яшь, ә кайчак үзеңне 6 яшьлек бала төсле тотасың», – ди. Мин – ихлас кеше. Балаларымны бары игелеккә өндәдем. Әниләре тәрбиясе дә көчле булды. Ходайга шөкер, кызларым Эвелина да, Эмилия дә кырымтатар ирләре белән тормыш корды. Үзләрен милләтпәрвәр итеп хис итәләр.

– Исламга ничек килдегез?

– Үзбәкстанда ураза тоту, Ураза бәйрәме, Корбан бәйрәме булуын белеп үстем. Әлеге көннәрдә без, бала-чагалар, өйдән-өйгә йөреп, олыларны бәйрәм белән котлап, үзебезгә сәдакалар җыя идек. Һәр олы кеше «Ленин»лы берәр сум акча бирә, алар сигез-унга тула, ә кино карау – 25 тиен иде. Рәхәт чаклар! Коръән ашлары, соңгы юлга озатулар, дини йолаларыбыз – барысы да исемдә кала килде. Кырымга кайткач, башта мәчетләрдәге җомга намазларына йөри башладым. Әкренләп күңелем белән исламга якынайдым, 2000 елдан башлап намаз укыйм.

Бер көн хөтбә вакытында мәчеттәге муллабыз вәгазь сөйләгәндә: «Кем ничек үлеп китсә, шул килеш Аллаһы Тәгалә каршына килеп басачак», – диде. Нык курыктым. «Үлгәч, Аллаһы Тәгалә алдында ярамаган кәяфәттә басып торырга язмасын!» – дип, үземдәге иманны тагын да ныгыттым.

– Сез бит әле мөәзин вазифаларын да башкарасыз.

– Моның сәбәбе бар. Намазлар кыла башлагач, бервакыт уйга калдым: «Ни өчен Аллаһы Тәгалә миңа шушындый тавыш биргән? Мөгаен, азан укырга тиешмендер». Һәм үз алдыма азанны дөрес һәм матур итеп укырга өйрәнү максатын куйдым. Өйрәндем. Кырымда, мин яши торган микрорайонда мәчет төзелмәгән иде әле. Шул чакларда үз йортым янындагы төзелеш өчен әзерләгән вак ташлар күче өстенә, биеккә менеп, азан укый идем. Симферопольнең Белое-5 микрорайонында мәчет мөәзине вазифасын инде дистә елдан артык башкарам. Әгәр эштә булмасам, вакыт табылу белән үк азаннар әйтәм. Симферопольгә XV гасырда, Кырым ханлыгының Акмәчет авылы җирендә нигез салынган. Минем өчен ул Акмәчет тә!

– Сез – иң ихлас кырымтатар ватанпәрвәрләренең берсе. Хәзерге кырымтатарларның субэтник төркемнәре арасында гомуми татулык хөкем сөрәме?

– Тормышымны Кырымнан башка күз алдына китерә алмыйм. Кырымтатар мәдәниятенә, үз халкыма хезмәт итәм. Үз җырларыбызны, инде онытыла башлаганнарын, сирәк башкарыла торганнарын да җырларга омты-лам... Бездә дә, Кояшта гаҗәеп яктылык-нурланышлар булып алган төсле, көчле яктылыклы, үҗәт рухлы, күңелләрендә ватанпәрвәрлек хисе һичкайчан да сүрелмәячәк шәхесләребез бар. Мин дә үз милләтем дип яшәүче. Танылган җырчы булуымны бары тик милләтем белән бәйлим. Милләтемнең көчле рухи булышлыгын 2010 елдагы конкурс барышында да тойдым.    
    
Мәшһүрлек минем өчен авыр халәт дип әйтә алмыйм, мин тәкәббер түгел. Мәдәниятебез саклануына, үсешенә бүгенгәчә халык рәссамнарыбыз, сынчыларыбыз, декоратив-гамәли сәнгать осталарыбыз, язучы һәм шагыйрьләребез күбрәк көч куя төсле, тик бу осталарга дәүләт булышлыгы юк, шуңа күрә, нигездә, осталарыбызның һәркайсы үз остаханәләрендә тырыша... Керамика осталарыбыз да, чигүчеләр, милли кием тегүчеләребез дә... Милләтебез үзара тату. «Без – даладан чыккан ногайлар», «Без – Кырымның көньяк ярларыннан»,«ә без менә татылар» дип әйткәлибез, тик бу шаяртып әйтү генә, алар рухи чикләү тудыр­мый. Һәр милләт генофонды шул җирләрдә гомер иткән ыруларның, халыкларның холык-сыйфатлары белән туена. Иң мөһиме, милләт үзен игелекле гамәлләре белән генә зурларга тиеш.

– «Ибн Фадлан» кино­фильмын­да Алмыш ханны уйнарга чакыруны ничек кабул ­иттегез?

– Казаннан хәбәр алгач, бик шатландым, шундук риза булдым. Чөнки күптәннән берәр тарихи нәфис кинофильмда уйнап карыйсым килә иде. Аннары бу – мөселман динебезне пропагандалауга багышланган хезмәт тә!

– Алмыш хан образын ничек ачтыгыз? Мәшһүр төрек сериалын да карадыгызмы?

– Бу тарих хакында да җентекләп укыдым. Безнең үз ханнарыбыз да булган. Аларның кайсыберләре Казанда хакимлек итеп, биредә дә үз гамәлләрен кылган. Төрек сериалы – ул югары дәрәҗәдәге киноәсәр... Аның гомуми хиссиятле атмосферасы тәэсирле, әмма әлеге рольне үземчә күзалладым. Алмыш хан холкына кырыслык сыйфатын да өстәргә булдым. Чөнки хан, әгәр дә ул көчле шәхес икән, кырыс булмыйча кала алмый.

– Моңа кадәр Казанга килгәнегез бар идеме?

– 2014 елда Кырымтатар музыка-драма театры, Казан дәүләт консерваториясе ректоры Рубин Абдуллин белән килешеп, өч вокалчыны, шул исәптән мине дә, консерватория­гә квалификация арттыру курсларына укырга юллаган иде. Опера җырчысы Зилә Сөнгатуллинаның шул чактагы дәресләре аеруча нык истә калган.

– Җырларыгызны интернетта табып, аларны тыңлап була-булуын. Ә менә сезне Казанга соло концертларыгыз­ны уздырырга чакырсалар?

– Бик шатланып килер идем! Аларны оештыручы кирәк шул... Татар халкын үз итәм. Безнең телләр, мәдәниятләр – охшаш, динебез – бер. Әгәр Казанга килсәм, бик теләп ике-өч сәгатьлек концерт бирер идем.

Зилә НИГЪМӘТУЛЛИНА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев