“Килә ява...” кабат сәхнәдә
Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсенә «Килә ява, килә ява...» спектакле әйләнеп кайтты. Ул моннан егерме ел элек куелган иде һәм ун ел зур уңыш белән барды. Зөлфәт Хәкимнең пьесасын бу юлы да режиссер Фәрит Бикчәнтәев сәхнәләштергән. Рәссам белән композиторы да шул ук - Сергей Скоморохов һәм Фуат Әбүбәкеров....
Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсенә «Килә ява, килә ява...» спектакле әйләнеп кайтты. Ул моннан егерме ел элек куелган иде һәм ун ел зур уңыш белән барды. Зөлфәт Хәкимнең пьесасын бу юлы да режиссер Фәрит Бикчәнтәев сәхнәләштергән. Рәссам белән композиторы да шул ук - Сергей Скоморохов һәм Фуат Әбүбәкеров. Артистлар гына бераз үзгәргән.
Ә ул, театрдан китеп тә тормаган кебек, «Привет!» дип елмаеп сәхнәгә атылып чыкты һәм шунда ук көчле алкышларга күмелде. Бу - Төхфәтуллинның «Әтәч менгән читәнгә» спектакленнән соң икенче яңа роле. Төкле аягың белән, Рамил!
Ләкин Р.Төхфәтуллинның, ачык изүле ап-ак күлмәктән, тыгыз матур гәүдәсен белгертеп сыланып торган джинсы чалбардан йөрүен күреп, хәтта шуңа да күз йомасың. Спектакльдә артистлар «как будто», «вообще», «что сез», «давай», «слушай», «управ. компания», «аварийная ситуация» һәм башка шундый ише рус сүзләрен кирәксә-кирәкмәсә дә, урынлы-урынсыз ай-яй күп куллана! Әмма Рамилнең елмаюына әсирләнеп шуларны да колак читеннән генә үткәреп җибәрәсең. Беренче бүлектә Рәшит белән Фәндәснең рюмка артыннан рюмка күтәрү күренеше артык озакка сузылып, тәмам саруларны кайната башлаган иде, Рамилнең кулына гармун алып бер җырлап җибәрүе булды, шундук бөтен ризасызлыклар юкка чыкты.
«Килә ява, килә ява...» спектакленең тагын бер уңышы - йомшак холыклы, юаш теш табибе Фәндәс ролен искитмәле ышандырырлык итеп башкаручы Илтөзәр Мөхәммәтгалиев. Спектакльдә Рамил һәм Илтөзәр дуэтын, ашыкмый гына аккан суга, ялкынланып янган учакка караган кебек, күзне алмыйча сәгатьләр буе күзәтеп булыр иде кебек. Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев