Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәхнә

"Хәленнән килмәгән, хәлсез җырчылар Илһам Шакиров репертуарын сәхнәгә чыгара башлады"

Быел беренче тапкыр җырчыларга Илһам Шакиров исемендәге премия тапшырылачак. Аны җырчының туган көнендә — 15 февральдә тапшырырга ниятлиләр. Әлеге вакыйга уңаеннан оештырылган матбугат очрашуында Илһам Шакировның иҗаты, премия тапшыру үзенчәлекләре хакында сөйләшү булды.

Габдулла Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясенең сәнгать җитәкчесе Айдар Фәйзрахманов фикеренчә, бу премияне теләсә кемгә түгел, ә профессиональ яктан югары дәрәҗәдәге башкаручыларга гына бирү кирәк. Сүз уңаеннан, премия быел Филүс Каһиров һәм Резеда Галимовага тапшырылачак.

- Илһам Шакиров премиясен булдыру сәнгать өлкәсендә генә түгел, татар халкы өчен бик кирәкле әйбер. Чөнки Илһам Шакиров дигәндә, безнең күз алдыбызга иң беренче татар халкы килеп баса. Бу премияне булдырып, без татар халкының яшәү рәвешен, аның алга таба сәнгати дөньяда фикер йөртүен берникадәр барлыйбыз. Илһам Шакиров исемендәге премиягә лаек булган җырчылар, беренче чиратта, профессиональ югарылыкта булырга тиеш, - дип саный Айдар Фәйзрахманов.

Аның фикеренчә, татарча җырлар өчен кеше телне дә яхшы белергә тиеш.

- Җыр белән тел мәсьәләсен мин аермас идем. Татарча җырлап, татарча сөйләшмәгән кеше татар җырын да тиешле дәрәҗәдә җырлый алмый. Чөнки аның күңеле татар булырга тиеш. Җырчыны тәкъдим иткәндә дә болар исәпкә алынырга тиеш, - ди Айдар абый.

Сатирик, язучы Камил Кәримов та премиягә кагылышлы фикерләре белән уртаклашты.

-Илһам абыйның үлүенә әле биш ел да юк. Илһам абый репертуарын сәхнәгә чыгара башладылар. Хәленнән килмәгән, хәлсез җырчылар. Хәлемнән килсә, 5 кенә ел Илһам абыйның репертуарына тими торыгыз дияр идем. Әлегә Илһам абыйның үз тавышы яңгырасын иде. Илһам абый репертуарына “кагылган” өчен генә дип аерым бәя куелмасын иде, - дип теләген җиткерде Камил Кәримов.

- Мин моның белән килешмим, - дип фикерен җиткерде Айдар Фәйзрахманов.- Биш минут кына татарча сөйләшми торыгыз әле дип булмый бит. Шуңа күрә, Илһам Шакиров репертаурын җырласыннар. Илһам Шакиров халыкка кайтарган халык җырларын җырласыннар. Аларны да бит Илһам Шакиров кайдандыр кайтарган. Яшьләр җырласын, мәктәп балалары җырласын. Әмма Илһам Шакиров премиясен аның җырларын җырлаганга гына бирмибез, - дип аңлатты Айдар Фәйзрахманов.

Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе директоры Кадыйм Нуруллин сүзләренчә, премиянең нигезләмәсендә бүләккә дәгъва кылучы репертуарында Илһам Шакиров репертуарыннан җыр булырга тиеш диелгән.

- Бу Илһам Шакировның иҗатын югалтмау, һәрвакыт барлап бару өчен эшләнелә, - дип аңлатты филармония җитәкчесе. 

 

Лилия ЛОКМАНОВА

"Шәһри Казан"

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев