Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәхнә

Хикмәт әкиятләрендә хикмәт бар

Г.Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театрында атаклы шагыйрь, язучы, җәмәгать эшлеклесе Назыйм Хикмәтнең «Сукыр падишаһ» һәм «Гашыйк болыт» әкиятләре буенча  «Хикмәт әкиятләре» дип исемләнгән спектакль куелды.

Режиссеры – Бурятиядән Сойжин Жамбалова. Тамаша – былтыр яз театрда уздырылган драматургия лаборатория­сенең җимеше. 


Театрда әйтүләренә караганда, пьесаларны танылган театр тәнкыйтьчесе мәскәүле Анна Степанова сайлашкан. Ә аның әнисе Вера Тюлякова – Назыйм Хикмәтнең дүртенче хатыны һәм «Сукыр падишаһ» пьесасының автордашы. Соңгы тапкыр бу пьеса 1970 елда куелган була. Искиткеч тирән мәгънәле, ил сәясәтен фаш иткән, җәмгыятьнең кыек якларын ачып салган  үткер әсәрнең кайчаннан бирле куелмыйча тик ятуы гаҗәпләндерә. 

Бу пьесада Н. Хикмәтнең сугышларга, геноцид, колониаль сәясәткә каршы көрәшүләре дә, Төркиядә гади халыкның авыр хәлен фаш итүе дә, түнтәрешкә чакырулары да чагылыш тапкан. Спектакль гомер буе күршеләре белән сугышып күп җирләргә хуҗа булган, әмма картлык көнендә сукырайган патшаның гаилә хәлен тасвирлаудан башланып китә. Баксаң, сугышып йөргән арада гаиләсендә дә татулык бозылган – уллары аталарын да, бер-берсен дә сөйми, өнәми. Шулай да аталарының сукыр күзләрен дәвалау өчен, өчесе өч якка дәва эзләп китә. Сукыр падишаһның аягы басмаган, кылычы уйнамаган дәүләтнең туфрагы күзләренә дәва булачак, имеш. Юлда патша уллары төрле дәүләтләрдә булып, байтак халык белән аралаша. Шул күрешү-сөйләшүләр аша җәмгыятьне упкынга сөйрәгән тискәре сыйфатлар ачыла да инде.  Тәлинкә тоту, ялагайлык, буш сүз сөйләп вакытны заяга уздыру, ялкаулык, күз буяу һәм тагын әллә нинди гөнаһларны сурәтләгәндә режиссер төс-буяу­ларны кызганмаган. Сәхнә бизәлешләре һәм геройларның костюмнары (рәссам Геннадий Скоморохов, костюмнар буенча рәссам – Надежда Скоморохова), музыка (композитор – Бурятиядән Дахалә Жамбалов), сәхнә хәрәкәтләре (хореограф Санкт-Петербургтан Мария Сиукаева) барысы да бик җете, җиде иләктән үткәреп сайланган. Кариев артистлары яңа сәхнә стилистикасында танымаслык булып үзгәргән. Чинушларның битарафлыгын сурәтләү өчен сәхнәдә соры төсләр, бер-берсен кабатлаган костюмнар кулланыла, геройлар башларына күз, борын, авыз ясалган кәгазь пакетлар кигән. Хәрәкәтләренә, тавыш­ларына кадәр бертөрле тоела. Бөтенесе җансыз, ясалма, хәйләкәр. Режиссерның осталыгы зур булгангамы, әллә алдаучан, битараф дөнья үзәккә үткәнгәме, бу сәхнә күңелгә нык уелган. Золым тулы дәүләттә патша артыннан атлаучы халыкны тасвирлар өчен дә режиссер кызык алым кулланган. Чылбыр-богау белән бер-берсенә беркетелгәннәр, юлбашчылары артыннан атлыйлар, үзләре юк, аяк киемнәре генә калган... Үз йөзләре, хәтта үзләре дә юкка чыккан мескеннәр турындагы бу күренеш тә һаман күз алдында тора. Кыскасы, «Сукыр падишаһ» спектаклендә режиссер эше Назыйм Хикмәтнең иҗатына тиң булып чыккан.

Ә менә «Гашыйк болыт» әкияте бөтенләй бүтән һәм аның «Сукыр падишаһ» белән бер тамашага берләштерелүе гаҗәп тоелды. Биредә сүз – гүзәл кыз Айшәнең чәчәкләр бакчасы, ул бакчага кызыгып йөргәнгә күрә, әллә нинди явыз адымнарга да барган Кара Сәйфи, Айшәгә гашыйк булган һәм аны коткарыр өчен гомерен дә кызганмаган Болыт турында. Спектакльдә бөтен дөнья буталган сыман – Айшә үзе япон хатын-кызларын хәтерләтә. Кара Сәйфи Чарли Чаплинга охшаган, Ат Пушкин чоры кешеләре кебек бакенбардлар ябыштырган һәм башына цилиндр кигән. Сәхнә түрендә элеп куелган бакча антик чордан билгеле Вавилондагы Семирамиданың асылмалы бакчаларын хәтерләтә. Тулаем тамаша клоунадага охшаш. Аны караганда 1959 елда төшерелгән «Гашыйк болыт» мультфильмы күз алдыннан китмәде. Менә ичмасам мульт­фильм! Чаплин, Пушкин да юк, аның каруы төрки миниатюралар күз алдында җанлана кебек. Чаплин кыяфәтендәге Кара Сәйфинең исә Кариев теат­рындагы балалар спектак­лендә электрошокер һәм башка сугыш кораллары куллануы бернинди кысаларга да сыймый, балаларны явызлыкка, агрессиягә этәрә торган мондый күренешләр татар сәхнәләрендә моңа кадәр ят булды һәм киләчәктә дә милли гадәтләребезгә туры килмәгән чит күренешләрне кулланмасак иде. 

Ике тамашаны  караганнан соң, Болыт кебек, башкалар өчен үз гомерләрен дә кызганмаган каһарманнарның юклыгын аңлап ачынасың, һәм һәр тарафта изрәткеч битарафлыкның таралуын ачыграк күрә башлыйсың. Нәкъ безнең заман, безнең турында сүз бара. 

Драматургия лаборатория­сенең театр өчен файдасы зур, әлбәттә. Нәтиҗә буларак сәхнәләштерелгән  «Йомрыбаш», «Сәлам, Актәпи», «Питер Пэн», «Хикмәт әкиятләре» спектакльләрендә артистларның  бүтән режиссерлар белән иҗат итеп, осталыкларын яңа яктан ачу мөмкинлегенә ия булуы да әйбәт. Ләкин күңел режиссер Ренат Әюповның авыз тутырып, татар спектакле, дип әйтерлек  үзебезчә матур спектакльләрен сагынды...

Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев