Мәдәни җомга

Кеше куян куа дип…

Олуг композиторыбыз Фәрит Яруллин балетына импровизация курчак театры тамашачыларына күрсәтелде.

«La Primavera» камера оркес­трының сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры Рөстәм Абязов композитор Фәрит Яруллин «Шүрәле»се сирәк яңгыравы җәһәтеннән борчылып, «Абязов-фест» фестивале кысаларында балетның сюитасын сәхнәдә башкарыр­га ният кыла. 

Кичә тагын да кызыграк булсын өчен, ул сәхнәдә балет элементлары кулланыр­га уйлый һәм ярдәм сорап, «Әкият» Татар дәүләт курчак театрының сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйниевкә мөрәҗәгать итә. Илгиз академия театрының күренекле артисты Илдус Габдрахмановны һәм балетмейстеры Сәлимә Әминованы да эшкә җигеп, кызыклы да, бер үк вакытта катлаулы да бу тамашага тотынырга тәвәккәлли. Декабрьдә С.Сәйдәшев исемендәге дәүләт Зур концерт залында  «Shurale: яңа фантазия» музыка сөючеләр игътибарына тәкъдим ителгән иде. Шулкадәр көч куеп сәхнәләштерелгән тамаша бер куелып онытылса, жәл булачак, дип Илгиз Зәйниев «Shurale»не «Әкият»  театрының репертуарына кертергә уйлый. Ниһаять, олуг композиторыбыз Фәрит Яруллин балетына импровизация курчак театры тамашачыларына күрсәтелде. Ул – «Әлфия», «Әлдермештән Әлмәндәр», «Ханума», «Ночь перед Рождеством» спектакльләреннән соң, нәниләрнең ата-аналары, әби-бабалары өчен куелган бишенче кичке тамаша. 

Театр артистлары арасында иң оста биюче кем, дигән сорауга күпләр Илдус Габдрахманов, дип җавап бирәчәк. Пластикага корылган «Shurale»дә дә ул баш рольне башкара. Сөембикәне театрның яшь талантлы, чибәр артисткасы Ләйсән Миңнәхмәтова гәүдәләндерә. Зәйниев тамашасында Шүрәле борынгылыкны саклаучы зат булып аңлашыла. Спектакль дәвамында ул замана баласы Сөембикәгә, үзенең кем булуын аңлап, тамырларына кайтырга ярдәм итә. Моның өчен бөтен байлыкны эшкә җигә – яран гөлле тәрәз төбен, бизәкләп эшләнгән көянтә-чиләкләрне, милли ризыкларны күрсәтә, хуҗалыгындагы бер сандыктан - чигелгән сөлге, тастымаллар, тагын берсеннән энҗе, мәрҗәннәр белән бизәлгән хәситәләр килеп чыга. Әмма зиннәтле әйберләр белән мавыгуы озакка бармаячагын бик яхшы аңлап, Шүрәле кызның күңелен тәрбияләргә омтыла. Моның өчен карурманның матурлыгын күрсәтә, язучы М.Мәһдиевнең «Бәхилләшү» романыннан  өзекне, «Беренче театр» спектакленнән Фирдәвес Әхтәмова белән Вера Минкина диалогын, Хәйдәр Бигичев һәм Зөһрә Сәхәбиева башкаруында «Асылъяр» татар халык җырын, галим Миркасыйм Госмановның татар китабы турында монологын, «Күк капусы ачылса» спектакленнән Рифкать Бикчәнтәев һәм Гәүһәр Камалова башкаруында җырны, композиторлар Рөстәм Яхин, Рәшит Кәлимуллин, Мәсгудә Шәмсетдинова, Алмаз Монасыйпов әсәрләреннән өзекләр, Заһидулла Яруллинның атаклы «Тукай маршы»н, Тукай, Такташ, Хәсән Туфан әсәрләреннән шигъри юллар тыңлата. Бу вакытта спектакльнең музыкаль өлешенә шактый зыян килгәнен билгеләп үтмичә булмый. Фәрит Яруллинның «Шүрәле» балетын нигез итеп алгач, тамашаны бүтән аһәңсазларның музыкаль әсәрләре белән чуарлау кирәкмәс иде дә... Шуннан соң Сөембикәнең куркуы юкка чыгып,  Шүрәлегә ихтирам, хәтта мәхәббәт уяна. Кызның, кызыл күлмәген акка алмаштыргач, Шүрәле белән илһамланып биюе тамыр­ларга, асылына кайтуын билгели.

Яңа импровизация моннан утыз еллар элек академия театрында сәхнәләштерелгән «Бичура» спектакле белән берникадәр аваздаш. Анда  бетеп барган авылның соңгы кешеләреннән булган Аксакның күзенә Бичура күренә. Бичуралар шулай авыр вакытларда адәм баласына ярдәмгә килә, имеш. Әмма милли нигезне югалту ачысы белән сугарылган «Бичура»дан аермалы буларак, шулай ук милли кыйм­мәтләрне алга сөрсә дә, «Shurale» тамашасы бөтен дөнья кино һәм театр сәнгатендәге заманча сурәтләү чаралары белән шыплап тулган. Чынбарлыктан күзгә күренмәс дөньяга күчәргә ярдәм иткән шкаф, героиняның өнен алып ишеккә үрелеп үскән үсемлекләр, ымсындырып Сөембикәне Шүрәле янына китергән мәче, тамашачы күз алдында терелеп «биеп киткән» плащ һ.б. Дөрес, боларны җанландыру өчен зур осталык сорала. Бу җәһәттән рәссам Сергей Рябинин, Шүрәле ярдәмчеләре Альбина Шагалиева, Лариса Пасынкова, Айвар Гыймаев, Эдгар Гайнуллинның осталыгын билгеләп үтмичә мөмкин түгел. Әмма бу кызык-мызык­лар аркасында музыка да, төп мәгънә дә тонык­ланып кала. Баш катырырга күнекмәгән күп кенә тамашачылар өчен бу спектакль чит мәдәнияттән кергән «красавица и чудовище» темасына чираттагы импровизация булып калмасмы соң?

Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА.  
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: