Мәдәни җомга

КҮҢЕЛЕ ҺАМАН ҖӘЙДӘ ӘЛЕ...

Соңгы елларда Татарстанның атказанган артисты Фәридә Сафинаны Г.Камал театрында гына түгел, М.Җәлил исемендәге театрның тамаша залында да еш очратырга мөмкин. Үзе белән һәрвакыт фотоаппарат йөртер. Сәхнәдәге күренешләрдән отышлы ракурслар эзләгәндә ул, мөгаен, яшьлегенә кайткандай буладыр. Әйе, кино сәнгате кебек үк, фотография дә - аның яшьлек мавыгуы. Театр фойесында афишалар, артистлар...

Соңгы елларда Татарстанның атказанган артисты Фәридә Сафинаны Г.Камал театрында гына түгел, М.Җәлил исемендәге театрның тамаша залында да еш очратырга мөмкин. Үзе белән һәрвакыт фотоаппарат йөртер. Сәхнәдәге күренешләрдән отышлы ракурслар эзләгәндә ул, мөгаен, яшьлегенә кайткандай буладыр. Әйе, кино сәнгате кебек үк, фотография дә - аның яшьлек мавыгуы. Театр фойесында афишалар, артистлар фотосурәтләрен карап йөргән актрисаны махсус күзәткәнем бар. Сыйныфташлары белән ярыша-ярыша чаңгы шуганда ныгыган аяклары, мәктәп данын яклап, волейбол, баскетбол уйнау, биеклеккә сикерү нәтиҗәсендә төз булып үскән зифа буй, биюгә һәвәслектән килгән тән сыгылмалылыгы, институтта йөзү, байдаркаларда узышу ярышларында көч туплаган куллар һаман да әле соклану уята.

Әйтергә кирәк, Ф.Сафинаның һәм әнисе, һәм әтисе ягыннан тамырлары Бикчура ханга, аннан да тирәнрәк китеп, кыпчакларга һәм башка борынгы төрки кабиләләргә барып тоткашкан. Бу мәгълүматларны аның әтисе, мөгаллим, Ватан сугышы ветераны Мирхафизан абзый беренчеләрдән булып Сарман-Минзәлә төбәгенең тарихын язганда, анда яшәүче нәселләр шәҗәрәсен төзегәндә ачыклаган. Аның хезмәтләреннән күренгәнчә, бу төбәктәге нәселләр бер-берсенә ботаклары белән ялганган төп өч шәҗәрәдән тора. Алар барысы да Бикчура ханга барып тоташа. Шулай итеп, Сарман-Минзәлә төбәге моннан күп гасырлар элек тарихи вакыйгалар үзәге булып торган дигән фикер аңлашыла. Кызганыч, Мирхафизан агага хезмәтләренең китап булып басылуын күрергә туры килми, ул 1966 елда, нибары 48 яшендә вафат була. Әмма Фәридә ханым бүген дә әтисенең рухын, ярдәмен тоеп яши. Аны әтисе белән бәйләгән төшләр өермәсен балачакта күргән бер төш кузгалтып җибәрә.

Балачагында бик каты авырып ала кыз. Яшәү белән үлем арасында бәргәләнгән бер төнне ул төшендә кызыл күзле кара тавык күрә. Тавык аны чукый, үзе белән сөйрәп алып китмәкче була. Кыз тыпырчына, китмәскә тырыша. "Юләр, әгәр син китмәсәң, әтиеңне алып китәм бит мин", - дигәннән салкын тир эчендә уянып китә кыз һәм куркынган әтисенә төшен сөйли. "Курыкма, кызым, тавык кына бит ул, мине сөйрәп китәргә аның көче җитмәс", - дип юата баласын ата кеше. Әмма озак та үтми Мирхафизан ага, чыннан да, вафат була. Сугыш кичкән баһадир юк кына сәбәптән, укол ясаганда кергән инфекциядән үлеп китә. Шулай итеп, 9 яшендә Фәридә әтисез кала. Әмма алар гүя гел бергә була. Бервакыт Фәридә төшендә мәктәпкә барганын күрә. Әллә каян әтисе килеп чыга. Фәридә куркуга кала, әтисе ул чакта вафат лабаса! Әмма әтисе кочаклап алгач, кыз тынычлана кебек. Һавага чөеп сөйгәндә генә кабат куркып кала. Курыкма, мин сине нык тотам, син үс, акыллы бул, кыерсытучы булса, үземне чакыр, дип юата ата кеше. Әтисенең рухын һәрдаим тоеп яшәгән кыз ничек инде, аның, кызым, сиңа минем эшне дәвам иттерергә туры килер, яме, дигән васыятенә битараф калсын ди?! Башта кызга әтисенең кулъязмаларын күтәрү авыр була, билгеле, аларны күргән саен күзенә яшьләр килә. Әмма үзенең юбилеена актриса Ф.Сафина әтисенең хезмәтләрен "Чал Минзәлә ярында" исемле китапта бастырып, аның рухын сөендергәндер. Һәрхәлдә, китап басылгач күргән төше шуңа ишарәли. Төшендә Фәридә ханым, әйтерсең лә, телевидение тапшыруына, төгәлрәк әйтсәк, телекүпергә бара икән. Шунда экран артында ул әтисен күрә. Әмма Мирхафизан абзый кызын танымый. Гүя аны һаман да 9 яшьлек бала итеп хәтерли. Кызы, мин бу әти, синең кызың, дип тырышып аңлаткач кына, нарасыен кочып ала. Фәридә шатлыктан елый-елый уянып китә. Чыннан да, Мирхафизан абзыйның рухы бик сөенгән булса кирәк, чөнки Сарман төбәгенә килеп утырган кешеләрне, авылның әүвәлге урынын ачыклаудан башланган хезмәт Кама аръягындагы Сарман, Зәй, Мөслим, Актаныш, Әлмәт, Азнакай, Минзәлә якларын берләштереп торган уртак вакыйгалар, фаҗигаләр, уртак шәхесләрне, андагы нәселләрнең шәҗәрәләрен үз эченә ала. Чыннан да, аерым бер төбәкне генә өйрәнеп, чын тарихны ачыклап булмас иде.

Туган якның карлыгачын бер күрергә,
Авыл моңын бер тыңларга зарыктым мин,
Һәркөн саен чыгып иркен чит далага -
Зәңгәр офык... бүтән берни күрмим инде.
Карый-карый күзләремне талдырдым мин,
Төн үткәреп булмый монда, түзәм инде..., -

дип язган Мирхафизан ага 1948 елда Шверин шәһәрендә совет армиясе офицеры һәм генералларының балаларын укытканда, туган ягын сагынып.

... Адаштым мин урамнарда,
Өч атлыйм да абынам.
Сарманнан искән җилләрдән
Сүреләм дә кабынам..., -

дип язган Фәридә ханым бер шигырендә. Шигырьләрне балачагыннан ук язмаган ул, әмма Мирхафизан абзый кызы иртәме-соңмы шигырь язарга тиеш иде.

Ә башта ул Казан мәдәният һәм сәнгать институтын тәмамлый, 3 елга якын Җәлил бистәсенең техника йортында сәнгать җитәкчесе була, Казан театр училищесын тәмамлый һәм Г.Камал театрына эшкә килә. Фәридә ханымның иң матур булып истә кала торган рольләреннән берсе - "Зәңгәр шәл"дәге Мәйсәрә. Татар сәхнәсенең атаклы бу спектаклендә бик тә талантлы, күренекле артистлар - В.Кушловская, Г.Кайбицкая, Р.Хәйретдинова, Ф.Хәмитова, В.Ганиева уйнаган. Алардан соң бу бәхет Ф.Сафина һәм И.Төхфәтуллиннага елмайды. Мәйсәрәне башкаручы актрисадан зур вокаль әзерлек сорала, шуңа күрә театр бу җәһәттән еш кына опера башкаручыларга мөрәҗәгать итә. 1986 елдагы премьерада, мәсәлән, Мәйсәрәне Венера Ганиева башкара. Әмма тора-бара опера һәм балет театрында эше күбәюе сәбәпле, аңа алмаш эзләргә туры килә. Эш сөючән, курку белмәс, үз алдында югары максатлар куеп яшәргә өйрәнгән Ф.Сафина консерватория профессоры, РСФСРның халык артисты Зөләйха Хисмәтуллинадан дәресләр ала-ала өйрәнә бу рольне. Нәтиҗәдә, Фәридә Сафинаның Мәйсәрәсе дә татар театрының "алтын фонд"ына кереп кала. Аның "Хуҗа Насретдин"дагы Зөбәрҗәте, "Мәхәббәт карагы"ндагы Җәмиләсе, "Казан егетләре"ндәге Фәүзиясе, "Гөргөри кияүләре"ндәге Анукы һ.б. бик күп рольләре, образлары театр сөючеләрнең күңелләрендә якты хатирә булып саклана торгандыр.

Сәнгать фәннәре кандидаты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рәүф Игъламов исә Ф.Сафинага бәяләмә биреп язган мәкаләсендә актрисаның "Зәңгәр шәл"дәге уңышы белән бергә аның сәхнәдә көлке-мәзәк, ямьсез күренүдән дә курыкмавын билгеләп үтә. "М.Гыйләҗев әсәре буенча Ф.Бикчәнтәев куйган "Казан егетләре"ндәге Фәүзия ролендә дә, З.Хәким әсәре буенча М.Сәлимҗанов сәхнәләштергән "Кишер басуы"ндагы колхозчы Халидә Вафина ролендә дә артист сәхнәдәге һәр минутын кадерли һәм кабатланмас таланты ярдәмендә кечкенә генә эпизодта да спектакльнең темасын чагылдыра белә. "Кишер басуы"нда Ф.Сафина чыгышының иң биек ноктасы - гаҗәеп кискен тавыш белән колакны тондыра торган итеп башкарылган "Тары җире..." җыры була. Кая артистның матур колоратур сопраносы, диярсең. Әйтерсең, Ф.Сафина гротеск алымы аша тамашачыны озын көйләребезне искә төшереп, моңын, тирәнлеген тоярга чакыра. Һәм киңрәк алсак, бу эпизодта халыкка эш коралы итеп карауга, әхлакны бетерүгә каршы ризасызлык чагыла. Артист Ф.Сафина төрле режиссерлык мәктәпләрен һәм иҗат өслүбләрен җәһәт үзенә якын итә ала. Ул режиссерлар М.Сәлимҗанов, Ф.Бикчәнтәев, П.Исәнбәт, И.Хәйруллин белән бер үк дәрәҗәдә нәтиҗәле иҗат итте. Бу сыйфат исә бөтен артистка да хас түгел. Г.Камал әсәре буенча куелган "Беренче театр"да Гафифәне аңгыра, надан, ямьсез, зәвекъсез киенгән итеп уйнау гадәте тамыр җәйгән булса, артист Ф.Сафина бу образга карашны үзгәртүгә иреште. Аның төз буе, чибәрлеге, нәзакәтле хәрәкәтләре, күлмәк төсе һәм кисемен сайлый белүе Гафифәне кызганырга, язмышы турында уйланырга мәҗбүр итә", - дип язды галим.

Менә шулай уңышлы гына иҗат иткәндә Фәридә ханымга тагын хикмәтле төш керә. Ул Ринат Таҗетдинов, Ирек Баһман һ.б. аксакал артистлар белән зур шарга тагылган әрҗәдә күккә күтәрелә. Кулында әллә нинди бер хикмәтле зәңгәр шар бар икән. Фәридә ханым исә аны, карагыз миндә нинди сәләт бар, дия-дия сабын куыгыдай җиңел аллы-гөлле шарны бер кулдан икенчесенә сикертә, үзе сабый баладай шатлана, көлә, ди. Шигырьләренең беренче юллары да Фәридә ханымга төшендә килә.

Гомумән, М.Җәлил исемендәге театрда Фәридә Сафина татар сәхнә образлары белән өретелгән җылылыгы, самимилеге белән башка тамашачылардан аерылып тора. Матур, әмма салкын мәрмәр колонналар арасыннан аның килеп чыгуы, зур-зур көзгеләрдә чагылып китүе була -җаннар гүя җылынып китә. Татар театры дигәндә күп кенә күренекле артистлар белән беррәттән, Фәридә Сафина да күз алдына килә, ягъни ул татар театры төшенчәсеннән аерылгысыз. Шуңа күрә гел аңа гына күз төшә, гел аны гына күзәтәсе килә. Аның төз буй-сынында, җәһәт атлауларында һаман да әле күңеленең көче, горурлыгы, тормыш сөючәнлеге шәйләнә. Театр хакына тигез гаилә бәхетеннән мәхрүм калу, ялгызы гына бала үстерү, рольсез утырган чорлар артистны сындырмаган. Киресенчә, авырлыклар аны ныгыткан гына. Фәридә ханым Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында вокал бүлеген тәмамлап, "халык җырларын башкаручы һәм өйрәтүче" белгечлеген алып чыга. Җыр да - балачак мавыгуы. Шактый вакыт шул ук университетта актерлык осталыгына һәм грим салырга өйрәтә. Ә күптән түгел ул Казан федераль университетында музыкаль җитәкче белгечлеге алып чыкты. Шулай итеп, гомеренең ямьле, җәйге вакытларын үзе озайта ул. Киләчәктә, мәсәлән, үзенең балалар иҗаты студиясен ачарга хыяллана. Ә җәйле гомеренең иң матур, иң хуш исле чәчәге - кызы Айсылу. Татар балеты күгендә якты йолдыз булып кабынып килүче бу кыз әнисенең гомер җәен шактыйга озайтыр, күңелендәге илһам утына бик озак сүнәргә ирек бирмәс әле, иншаллаһ.

Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: