Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәхнә

КЕЧЕ СОННЫҢ ЗУР СӘХНӘСЕ

Тумышыннан җыр-моңга гашыйк, тормышын мәдәнияткә багышлаган Фәрит Хуҗин шушы көннәрдә үзенең 50 яшьлеген билгеләп үтте. Җырлап-биеп, уйнап-көлеп, 50 ел вакыт сизелми дә үтә торгандыр ул. Кече Сон авылында гомер итүче Фәрит Хуҗинның бер генә көне дә сәнгатьтән башка узмый. Төрле уен коралларында уйнау, җырлау, бию, театр артисты роленә керү дисеңме...

Тумышыннан җыр-моңга гашыйк, тормышын мәдәнияткә багышлаган Фәрит Хуҗин шушы көннәрдә үзенең 50 яшьлеген билгеләп үтте.

Җырлап-биеп, уйнап-көлеп, 50 ел вакыт сизелми дә үтә торгандыр ул. Кече Сон авылында гомер итүче Фәрит Хуҗинның бер генә көне дә сәнгатьтән башка узмый. Төрле уен коралларында уйнау, җырлау, бию, театр артисты роленә керү дисеңме - кайсына гына тотынса да, җиренә җиткереп, чын осталарча башкара ул эшен. Хәер, кечкенәдән җырлап үскән кеше башкача булдыра да алмый торгандыр. «Авылда ул чакта күп дигәндә 2-3 патефон булгандыр инде. Шуңа кушылып җырлый идем мин. Безгә кергән күрше-күләм, кунакка килгән туган-тумача мине урындыкка бастырып җырлата иде», - дип искә ала Фәрит Хуҗин балачагын. Шул вакытларда ук кешедән читенсенмәскә, оялмаска, үз-үзен горур тотып, халык алдында чыгыш ясарга өйрәнеп үсә ул. 1979 елдан Ф.Хуҗин мәдәният йөген җигелеп тарта. Авыл халкын төрле мәдәни чаралар белән һәрдаим сөендереп тора, сәләтлеләрне сәнгатькә тартып, аларга осталыкларын ачуда булыша, күрше-тирә авылларга концерт-спектакльләр белән чыкканда да ул башлап йөри. Сон якларында, гомумән, сәләтле халык яши. Нинди генә чара оештырсалар да, аларның эше һәрвакыт башкаларныкыннан нинди дә булса бер «энҗе бөртеге» белән аерылып тора. Соңгы вакытта алар ел саен бар авыл халкын «аякка бастырып», халкыбызның күркәм йолаларыннан саналган каз өмәләрен гөрләтеп үткәрә. Бәйрәмдә яше-карты рәхәтләнеп күңел ача, каз-үрдәк асраучыларның шундый зур эшләре бер көн эчендә күмәк көч белән башкарыла, яшь буын әби-баба йолалары турында кечкенәдән белеп үсә. «Калфагым» фольклор коллективының чыгышлары да район күләмендә үтә торган бәйгеләрдә еш кына уңышка ирешә. Авыл халкының спектакльләрдә бик теләп катнашуы да мәдәният йорты директоры Фәрит Хуҗинның актерлык, режиссерлык осталыгына бәйледер. Аның балалары да үзенә охшаган, төрле яктан сәләтләрен, осталыкларын үстерә, әтиләре кебек үк тырышалар, икесе дә бии, концертлар алып бара. Улы Фаил хоккей белән шөгыльләнсә, кызы Энҗе курайда уйный, оригами серләренә төшенгән, башка кул эшләренә дә оста. Җәмәгате Рәсимә ханым да укытучылык хезмәтендә уңышлары белән сөендереп кенә тора.

Гөлназ МӨХӘММӘТҖАНОВА.
Мамадыш районы,
Кече Сон авылы.

.Мамадыш районы, Кече Сон авылы мәдәният йорты директоры Фәрит Хуҗин.

.Түбән Сон үзешчәннәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев