Мәдәни җомга

КАЗАНДА ӘЛМӘТ ТЕАТРЫ БӘЙРӘМЕ

Быел Әлмәт Татар дәүләт драма театрының оешуына 70 ел тула. Аңа 1944 елны нигез салына. Илдә сугыш бара. Халык ачлыктан интегә. Нәкъ менә шундый хәвефле бер вакытта театр сәнгатенә, рухи азыкка ихтыяҗ туу гаҗәп тә түгел кебек. Театр халык өчен, иң беренче чиратта, күңел юанычы, өмет чыганагы була. Мәдәният йорты...

Быел Әлмәт Татар дәүләт драма театрының оешуына 70 ел тула. Аңа 1944 елны нигез салына. Илдә сугыш бара. Халык ачлыктан интегә. Нәкъ менә шундый хәвефле бер вакытта театр сәнгатенә, рухи азыкка ихтыяҗ туу гаҗәп тә түгел кебек. Театр халык өчен, иң беренче чиратта, күңел юанычы, өмет чыганагы була. Мәдәният йорты базасында оешып, эшләп киткән бу театрның беренче директоры вазифасын Нәгыймә Дәүләтшина башкара. Башта бер актлы спектакльләр генә уйныйлар. Риза Ишморатның "Кайту" драмасы алар сәхнәләштергән беренче тулы канлы спектакль буларак санала.


Белүебезчә, 1952-59 елларда Әлмәт театрының сәнгать җитәкчесе булып Сәет Булатов эшли. Соңрак баш режиссер вазифаларын Габдулла Йосыпов, Гали Хөсәенов, Рөстәм Абдуллаев, Зәкия Туишева, Камил Вәлиев кебек үз эшенең осталары башкара. Театрның абруе елдан-ел арта. Ул бүген дә иң данлыклы театрларның берсе санала. Хәзер аны киңкырлы талантка һәм оештыру сәләтенә ия Фәридә Исмәгыйлева җитәкли.

Февраль башында Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасында әлмәтләрнең юбилей гастрольләре булып узды. Бу шул ук вакытта алмаш гастрольләр дә иде. Коллектив кыска гына вакыт эчендә Казан тамашачысына 7 спектакль күрсәтеп өлгерде. Соңыннан театр артистлары тырышлыгы белән оештырылган зур концерт-тамаша тәкъдим ителде.

Шушы урында театрның соңгы елларда гына чыккан берничә премьерасына аерым тукталасы килә. Узган ел Санкт-Петербургтан килгән режиссер Искәндәр Сакаев Бертольт Брехтның "Туй" ("Мещанская свадьба") пьесасы буенча безнең тамашачы өчен бигүк гадәти булмаган спектакль куйган иде. Ул - бу спектакльнең режиссеры булу өстенә, пространствоның пластик чишелешен, сценография һәм музыкаль бизәлешне дә уйлап табучы. Алай да, жанры буенча спектакльне "безнеңчә трагифарс" дип атаганнар. Спектакль форма җәһәтеннән татар театры өчен яңалык булса да, артистлар сәгать ярымлык тамашада, чынлап та, нәкъ безнеңчә татар туе үткәрде. Кыскасы, үз-үзеңне читтән карап торган кебек булды ул. Бу - спектакльнең зур уңышы иде. Өстәл янында кәләш-кияү, кәләшнең әти-әнисе, туганнар, дуслар утыра. Дөрес, өстәл дигәннәре шартлы рәвештә генә. Табынга берәр тәм-том китерелер алдыннан ул бау белән түшәмнән төшерелә. Табын сый-нигъмәттән сыгылып тормый үзе. Дөресрәге, аның өстендә берни дә юк. Ләкин, бер тәмле әйбер китерелә, дип игълан иткәч, бөтен кеше өстәлгә ябырыла да, һаптор-һоптыр итеп күбрәк ашап калырга тырыша. Ашау-эчү арасында гайбәт саталар, ата кеше тозсыз мәзәкләр сөйләп, кеше көлдермәкче була, кунаклар кияү ясаган җиһазларга бәя биреп йөри (ә аларның келәе начар булган, куба башлаган), кәләшнең күлмәген тикшерәләр (ә кәләш авырлы да әле), бер-берсенә бәйләнәләр, ахыр чиктә сугышып китәләр. Әлбәттә, бииләр, җырлашып утыралар, тостлар әйтәләр. Шунда кәләшнең: "Коткар мине бу шакшылыктан", - дип Аллага ялварганы да ишетелеп кала.

Спектакль тәмамлангач, "Татар балы" төркеме инициативасы белән зур булмаган сөйләшү дә оештырылды. Әйтергә кирәк, артистлар бик арыган иде.

"Без чит ил театрларында әллә нинди, еш кына без күз алдына да китерә алмаган спектакльләр чыкканын ишетеп торабыз, - диде Татарстанның халык артисты Рафик Таһиров (Кәләшнең әтисе). - Шуңа күрә татарга да бу җәһәттән ниндидер адым ясарга кирәктер. Ә артист - пластилин ул. Режиссер ничек әвәләсә, шулай әвәләнә".

"Бу пьеса турында шәхсән үзем күп уйландым, - диде яшь артист Динар Хөснетдинов (Кияүнең дусты). - Бу җәһәттән тамашачылар, журналистлар белән сөйләшәбез. Фикерләр каршылыклы. Кемдер, мондый яңа формалар кирәк, ди, кемдер, юк, ди. Минем уйлавымча, безнең монда иң зур җиңү - ул тамашачы күңелендә бәхәс тудыра алу. Карагыз, "Туй" спектаклендә дә безнең тормыш күрсәтелә. Бу тормышның милләте юк. Үзегез бәйрәм итеп йөргән туйларны искә төшерегез дә, аларга лупа аша 10 тапкыр зурайтып карагыз. Нәкъ безнең "Туй"дагы күренешләрне күзәтергә туры килә бит. Туйда без чын-чынлап ял да итә алмыйбыз бит. Һәркем үз проблемаларына чумып утыра".

Артистлар әйтүенчә, бу спектакльдә сәгать ярым буе сәхнәдә өзлексез "яшәргә" кирәк. Күп спектакльләрдә артистлар, сәхнәгә чыгып, берничә минут уйнап ала да, аннан башка күренешләргә кадәр сәхнә артында ял итә ала. Ә "Туй"да бер минут ял юк. Тамашачы сәгать ярым буе синең һәр хәрәкәтеңне карап утыра.

Гомумән, бу спектакльдә Искәндәр Сакаев артистларны гына түгел, тамашачыларны да уйната. Тамашачы сәхнә биеклегендә тезеп куелган урындыкларда утыра. Үзен дә мәҗлескә чакырылган кунак дип хис итә. Әлмәт театрында "Туй"га кушылып киткән, бергә җырлашып, тост әйтеп һәм башка репликалар әйтеп утырган тамашачылар да шактый булган.

Артистлар әйткәнчә, Искәндәр Сакаев үз спектаклендә Мейерхольд механикасын киң файдалана. Ягъни, хәрәкәтләргә, артистның үз гәүдәсе белән интенсив идарә итүенә зур әһәмият бирә.

"Шуңа күрә бүгенге артистлар һәм пластика, һәм вокал ягыннан бик әзерлекле булырга тиеш", - диде театрның директоры Фәридә Исмәгыйлева. Б.Брехт әсәрен Ф.Исмәгыйлева татар теленә үзе тәрҗемә иткән. "Әлмәт театрында искитмәле актерлар эшли, - дип, үз фикерен белдерде драматург Рәдиф Сәгъди дә. - Искәндәр Сакаев алар белән инде өченче спектакльне рекордлы кыска вакыт эчендә менә дигән итеп эшләп чыгарды. Ул сәхнә биомеханикасын өйрәнгән режиссер. Аллага шөкер, татарда да шундый режиссерлар бар, дип сокланырга кала. Б.Брехтның әсәрләрен куяр өчен режиссер бер башка югары булырга тиеш. Чөнки драматург абстракт әйберләр турында яза. Ә абстракцияне тамашачыга җиткерү бик авыр". "Искәндәр Сакаевның фантазиясе чиксез, - дип сүзгә кушылды театрның әдәби бүлек мөдире Әнисә Таһирова. - Аның эшкә сәләтлелеге гаҗәеп зур дәрәҗәдә. Артистлардан да һәрвакыт тәртип һәм әзерлек таләп итә. Шуңа күрә нәтиҗә дә искиткеч".

Узган ел бу спектакль артистлар ансамбле номинациясендә "Тантана-2013" театраль премиясенә дә лаек булды. Спектакльнең рәссамы Дмитрий Хильченко костюмнар буенча рәссам Стефания Грауровкайте. Вокал һәм тавыш партитурасын Людмила Клинушина эшләгән.

Әлмәт театрында читтән режиссерлар чакыру гадәти хәл. Шулай ук быелгы иҗат сезонында гына дөньяга чыгып, әле 4 ай гына сәхнәдә бара торган "Сагынуларга ни чара" (И.Зәйниев) мелодрамасын куярга да режиссерны Туймазы театрыннан чакырганнар. Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Байрас Ибраһимов үзе дә берничә ел Әлмәт театрында эшләп киткән кеше. Үзара аңлашу, дуслык та нык. Г.Камал театрында исә әлеге спектакль "Әрем исе" дигән исем белән Айрат Әбүшахманов тарафыннан куелган иде.

Гомумән, театрның репертуарында чит ил классикасына да, урыс драматургиясенә дә, татар драматурглары әсәрләренә дә, ретро комедияләргә дә урын бар. У.Шекспирның "Ромео һәм Джульетта"сын да сәхнәгә Искәндәр Сакаев безнеңчә милли итеп куя алган. Заманча, аурупача сәхнә алымнары белән, инглиз классик әсәре аша татар тормышын күрсәтү - үтемле һәм урынлы. Т.Миңнуллинның "Акбай һәм сарык малае" пьесасы буенча замана балалары кабат-кабат килеп карарлык искитмәле кызыклы спектакль иҗат ителгән. Таҗи Гыйззәтнең "Кыю кызлары"нда театрның яшь артистлары күп катнашты. Алар һәркайсы киңкырлы талантка ия. Гомумән, өлкән һәм урта буын артистлар театрга яшьләр килүенә бик сөенүләрен әйтә.

Әлмәт театры гастрольләре спектакльләрен тамаша кылырга Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм мәдәният министры Айрат Сибагатуллин да килгән иде. Алар коллективның иҗатына соклануын әйтте.

Соңыннан театр артистлары көче белән зур концерт булды. Алар һәркайсы бию һәм җырлау сәләтенә ия икәнлеген күрсәтте. Концерт ахырында тамашачы артистларны, аягүрә басып, көчле алкышларга күмде. Фәридә Исмәгыйлева Әлмәт театры артистлары белән чын күңелдән горурлануын яшерә алмады. "Алар безнең чын мәгънәсендә йолдызлар", - диде ул.

Тагын ни дисең инде? Дәһшәтле сугыш елларында нигез салынган бу театр үзе бер феномен бит.

Чулпан ФӘРХЕТДИНОВА.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: