Мәдәни җомга

Казан шәһәре

Сәхнә

Кай ник югалган? Яки Лабораторияләр зыяны

Ни өчен яңа спектакль кую өчен нәрсәнедер җимерергә, ботарларга кирәк соң?

Режиссер А.Устинов Казан яшь тамашачы театрында (ТЮЗ) Х.К.Андерсенның «Снежная королева» әкиятенә нигезләнеп драматург Е.Тимофеева язган сценарий буенча «Здесь был Кай» дип исемләнгән спектакль куйды. Кызым, сиңа әйтәм, киленем, син тыңла, дигән сыман, рус театры турында үзебезнекеләрне күз уңында тотып язуыбыз. Ник дигәндә, «Здесь был Кай» тамашасы әлеге дә баягы иҗат лабораториясенең бер нәтиҗәсе буларак куелган. Ул рус ТЮЗында былтыр көз Евгений Шварцның 125 еллыгы уңаеннан үткән иде. 


Бала чактан һәммәбезгә яхшы таныш әкиятне детективка әйләндереп, бүген кешеләрнең күпләп юкка чыгуы турында социаль драма куярга теләүләре аңлашыла. Чыннан да, дөнья буенча бер хәбәрсез югалган балалар, яшүсмерләрнең исәбе юк. Шулай да спектакльдә якынча саннар китергәннәр, әсәрне сәхнәләштерүгә «Лиза Алерт» югалганнарны эзләү хәрәкәте вәкилләре ярдәм иткән. «Ел саен илдә 180 мең кеше хәбәрсез югала, шуларның 20 меңе табылмый, шулар арасында 30 меңләп бала исәпләнә», – дип коточкыч саннар белән башлыйлар спектакльне. Тамашаны караганда күңелне якын кешеләрең өчен курку хисе биләп ала һәм бу хис театрдан чыккач та тиз генә онытылмый. Салкын төсләр, җан өшеткеч ут, бериш актерларның бертөрле монотон тавыш белән сөйләве бүгенге битарафлыкны сәхнәдә торгызырга мөмкинлек бирә. Биредә Кай да, Герда да – шартлы геройлар. Кар патшабикәсе дә персонаж түгел, гүя кешеләрнең бер-берләренә карата салкынаюын билгеләгән күренеш кенә.

Бер генә нәрсә аңлашылмый – ни өчен яңа спектакль кую өчен нәрсәнедер җимерергә, ботарларга кирәк соң? Яңа пьеса язып, шуның нигезендә социаль драма куеп булмыймыни? Һәр лабораториядә эшләгән эскизны олы сәхнәгә меңгезү нигә хаҗәт? Килмешәк режиссерлар, ни куйсак та килешә, дип уйлыйлармы әллә? Без тамашачы исә бу күренешләргә ник битараф калырга тиеш әле?!

Бу уңайдан М.Гафури исемендәге Башкорт дәүләт театрының моннан берничә ел элек куелган «Хыялга каршы» спектакле искә төште. Алар классикларны имгәтмичә, хәзерге заман авторы Айгиз Баймөхәммәтовның «Калдырма, әни» повесте буенча пьеса иҗат итеп (авторы – Айгизә Ишбулдина) балалар йортларында тәрбияләнүче ятим балалар турында фаҗигаи яңгырашлы, көн кадагына суга торган үткен спектакль иҗат итте (режиссеры – Илсур Казакбаев) һәм Казаныбызга бер гастрольгә килгәч күрсәткәннәр иде. ТЮЗ спектакленнән аермалы буларак, «Хыялга каршы» шактый озак – тәнәфессез ике сәгатькә якын дәвам итә. Күңелне шундый ук шомлы хисләр били. Аның каруы биредә классиканы һәм балачак хатирәләрен ботарлау­ларыннан күңел әрнеми. «Хыялга каршы» зур уңыш белән бара. Бурятия­нең Улан-Удэ шәһәрендә иң шәп ансамбль һәм хәзерге заман прозасын сәхнәләштереп, яңа сурәтләү чаралары эзләү өчен фестивальдә бүләккә лаек булган иде. «Здесь был Кай» тамашасына классиканы җимергән өчен антиприз бирсәләр генә инде... 

Лабораторияләр «булганны җимерү өчен генә» дигән фикер көннән-көн ныгый бара. Яшь иҗатчылар үзләре иҗат итә алмаганлыктан, исәпсез лабораторияләр үткәрә, дигән уй килә. Кариев театрында, мәсәлән, «Алтынчәч» спектаклен карадык, Алтынчәчне генә күрмәдек. Алтынчәч татар кешесенә опера иҗат иткән композитор Нәҗип Җиһанов, либреттосын язган каһарман шагыйрь Муса Җәлил, анда җырлаган Галия Кайбицкая, Фәхри Насретдинов, Мәрьям Рахманкулова һ.б. затлы җырчыларыбызның истәлеге буларак, Болгар ханнары турында хәтер белән бергә күңелебезгә кереп калган. Еллар үткәч тә күңелне җылытып торган кадерле ядкәрләр белән уйнау үзе кешелексезлек һәм вәхшилек түгелмени? 

Шулай итеп классикларның текстларын ботарлау күренеше үзе социаль драмага әйләнеп бара кебек. Бу хакта үзенә бер спектакль куярга мөмкин. Әмма яшь иҗатчылар бу юлы темасын, сюжетын үзләре уйлап тапсын иде...

Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев