Мәдәни җомга

Камал театрында Туфан Миңнуллинны искә алдылар

Камал театры Туфан Миңнуллинны искә алу көнендә аның «Гөргөри кияүләре» спектаклен күрсәтте.

Туфан Миңнуллинны сагынып искә алырга һәм аның комедиясен карарга Камал театрына килгән тамашачы алдында танылган драматургның чордашлары чыгыш ясады. Бүген татар җәмәгатьчелеге Туфан Миңнуллинның тууына 85 еллыгы уңаеннан күренекле шәхесне искә алды.

Камал театры Туфан Миңнуллинны искә алу көнендә аның «Гөргөри кияүләре» спектаклен күрсәтте. Спектакль алдыннан сәхнәгә щепкинчылар Ренат Таҗетдинов, Әзһәр Шакиров һәм Равил Шәрәфиевлар сәхнәгә чыкты. Алар Туфан Миңнуллин белән укыган елларын хәтердә яңарттылар.

«Мин ул вакытта ук Туфанны зур кеше булыр дип уйлый идем. Чөнки ул бик иртә яза башлады, пьесалар тәрҗемә итте. Туфанның киләчәге якты иде», — дип искә алды студент елларын Ренат Таҗетдинов. 

 

 «Туфан Миңнуллин безнең белән артист булып кайтты. Аннары театрдан китте, ә театрдан китү аңа үзенең кем икәнен исбат итәргә көч бирде. Милләтебезнең талантлы балаларының кадерен белү сездән тора», — диде Әзһәр Шакиров һәм тамашачыга рәхмәтләрен җиткерде.

 «Туфан безнең театр өчен кирәкле пьесалар язды, без аның спектакльләре өчен кирәкле артистлар булдык. Шулай бер-беребезгә кирәк булып яшәдек. Хәзер инде без өлкән артистлар — озак тормабыз, китәрбез. Ә Туфан сәхнәдә яши бирер», — диде Равил Шәрәфиев. 

 

Искә алу кичәсен алып барган Илдар Хәйруллин сәхнәгә Туфан Миңнуллинның фикердәше, дусты булган Разил Вәлиевне чакырды.

Разил Вәлиев үзенең Туфан Миңнуллинны соңгы юлга озата алмавын, чит илдә командировкада булып калуын әйтте. «Без аның белән Тукай туган көне алдыннан озак итеп сөйләшеп утырган идек. "Халыкның хәтере озын түгел. Халык онытмасын өчен үлмәскә кирәк", диде ул», — дип искә алды Разил Вәлиев.

Ул Туфан Миңнуллин һәм Марсель Галиев белән Азнакайдан Кама Тамагына җигелгән ат белән кайтуларын искә төшерде. Өч халык язучысы биш көн дәвамында ат арбасында кайтканнар. 

Илдар Хәйруллин Камал театры репертуарында Туфан Миңнуллинның өч әсәре булуын искә төшерде. Болар — «Җанкисәккәем», «Гөргөри кияүләре» һәм «Диләфрүз-Remake» спектакльләре. Аның беренче икесе 25әр ел барган спектакльләр. «Диләфрүз-Remake» комедиясен драматургның «Диләфрүзгә дүрт кияү» пьесасы буенча Фәрит Бикчәнтәев куйган иде. 

 

 

Рузилә Мөхәммәтова

"Татар-информ"

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: