Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәхнә

Камал театрын җырлатучы маэстро

Бүген Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры оркестры оешканга 50 ел булды. Шул оркестрда күренекле музыкант, композитор, Татарстанның халык артисты Фуат Әбүбәкеров ярты гасыр иҗат итә.

Татар халкы җыр-моң  ярата, шуңа күрә безнең музыкаль спектакльләребез дә байтак. Мәшһүр композиторыбыз Салих Сәйдәшев 1922 елда театрда оркестр оештыра һәм үзе дә шунда эшли, иҗат итә. Әмма чирек гасыр үткәч, оркестрны таркаталар. 1969 елда ул кабат барлыкка килә. Бүген Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры оркестры оешканга 50 ел булды. Шул ярты гасыр вакыт эчендә театрыбызда 54 музыкаль спектакль куелган.


Ә шул оркестрда күренекле музыкант, композитор, Татарстанның халык артисты Фуат Әбүбәкеров ярты гасыр иҗат итә. Музыка – спектакльнең җаны, дияргә ярата ул. Шулай булгач, оркестрның сәнгать җитәкчесе һәм дирижеры Фуат Әбүбәкеров театрда хәтта артист халкыннан да зуррак роль башкара. 

Күптән түген Г.Камал теат­рында оркестрның 50 еллыгына, маэстро Фуат Әбүбәкеровнең 75 яшьлегенә багышланган музыкаль кичә узды. Беренче итеп  музыкант Хәмит Әбүбәкеровны искә алдылар. Хәмит абый моннан күп еллар элек, татар әдәбият, сәнгать әһелләренә һөҗүм башлангач, гаиләсен алып Үзбәкстанга Нәманган шәһәренә күчеп киткән була. Һәм гомере буе Казанны сагынып яши. Әмма аңа татарның мәркәзенә кайтып башын ияргә насыйп булмый, ул Нәманганда җирләнгән. «Алты баламның берсе булса да, Казанга кайтып, мин эшләгән театрның бусагасын атлап керсен иде», – дип Хәмит абый көн саен теләк тели, дога кыла торган була. Һәм аның догалары кабул булып, алты баласы да Казанга исән-имин кайтып ирешә. 

Чынлыкта, Фуат аганың музыкадагы иҗат эшчәнлеге йөз илле елга якынлашып килә икән. Казан консерваториясен тәмамлагач, Фуат Әбүбәкеров үзе кебек музыка белән җенләнгән Татьяна исемле кыз белән гаилә кора. Бүген виолончель остасы Татьяна Николаевнаның да оркестрдагы иҗат стажы кырык алты ел. Уллары пианино остасы Руслан исә оркестрда егерме биш ел уйный һәм шуның өстенә республикабызның төрле театр­ларында спектакльләр өчен музыка яза. 

Иҗат кичәсендә юбилярны Татарстан мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, республикабыз президенты каршында мәдәният­не үстерү фонды җитәкчесе Нурия Хашимова котлады. Фуат Әбүбәкеровка «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены тапшырылды. Иҗатташлары артистлар Әсхәт Хисмәт, Фирая Әкбәрова, Ирек Кашапов, Рамил Төхфәтуллин, Илтөзәр Мөхәммәтгали, Раил Шәмсуаров һәм Камал театрының яшьләр вокаль ансамбле котлауларын җыр аша ирештерде. Республикабыз театрлары вәкилләре һәм Башкортстанның Мәҗит Гафури исемендәге театры артистлары да Фуат агага туган көне уңаеннан иң изге теләкләрен җиткерде. «Казан» бию ансамбле, «Болгар кызлары» вокаль ансамбле, җырчы Айгөл Бариева һәм сәхнәдә тәүге адымнарын атлаучы Диләрә Төхфәтуллинаның чыгышы кичәне тагын да ямьләндереп җибәрде. 

Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев