Мәдәни җомга

КАМАЛ ТЕАТРЫНЫҢ ЭНЕСЕ

"Әтнә мөстәкыйльлеген халык театры да яклаша, - диде район башлыгы Габделәхәт Хәкимов. - Төбәк Арчага кушылгач, сәләтле һәм булдыклы якташларыбыз яңа үзәккә тартыла бит. Беренче секретарь Харис Зәйнуллин театр җитәкчесе Г.Мәрдәновны да күченеп килергә чакыра. Тик Гомәр ага тәкъдимнән баш тарта. Чакыру боерыкка әверелсә дә, хәтта "ультиматум" шикелле яңгыраса да,...

"Әтнә мөстәкыйльлеген халык театры да яклаша, - диде район башлыгы Габделәхәт Хәкимов. - Төбәк Арчага кушылгач, сәләтле һәм булдыклы якташларыбыз яңа үзәккә тартыла бит. Беренче секретарь Харис Зәйнуллин театр җитәкчесе Г.Мәрдәновны да күченеп килергә чакыра. Тик Гомәр ага тәкъдимнән баш тарта. Чакыру боерыкка әверелсә дә, хәтта "ультиматум" шикелле яңгыраса да, әмергә буйсынмый, үз гаиләсенә әверелгән театр коллективын туган якта яшәтеп калдыра. Төрле тарафларда спектакльләр күрсәтеп, вакытлыча оныттырылуга дучар ителгән Әтнәнең барлыгын дистә еллар дәвамында әледән-әле искә төшереп тора. Төбәгебездә һәр икенче кеше һәвәскәр артист булып кала. 1990 елларда район яңадан кайтарылгач, театр кабат мөстәкыйль районыбызның горурлыгына әйләнә".

Чирек гасыр туган районына җитәкчелек иткән, күмәк хуҗалыкларны таркатмыйча саклап калган, төбәген яңа корылмалар белән матурлаган Г.Хәкимов җирле театрның дәрәҗәсен менә шулай бәяли. Рух ныклыгын күрсәткән, кырык еллап иҗат ялкынында янган Хезмәт Кызыл Байрагы орденлы ветеран Гомәр Мәрдәнов исә истәлекләре белән яктылыкка, нурга илтүче җирле театрның абруен тагын да югары күтәрә: "Татар театры, аягына басуга ук, беренче адымнарын Әтнәгә таба атлый, - ди Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре. - 1906 елның декабрендә Казанда беренче ачык спектакль куелгач, тагын унике елдан, театр Әтнә капкасын шакый. 1918 елдан, мәгариф эшләре инспекторы Мөхәммәт Парсин һәм укытучылар теләктәшлек күрсәткәч, Әтнәнең ишек-капкалары театр дигән бөек сәнгать өчен гел ачык. Клуб сәхнәләрендә генә түгел, һәр йортта ул - сагынып көтелгән кунак, хөрмәт ителгән киңәшче, ышанычлы сердәш, якын дус...

Иң элек бина табу мәсьәләсен кайгырталар. Район милиция башлыгы Кленцов ярдәмгә килә. Ул Фазылҗан бай йортын спектакль кую өчен һәвәскәрләргә вакытлыча файдалануга алып бирә.

Сәхнәләштерү өчен Казан артисты Фәхриевнең "Бәхет кошы" исемле ике пәрдәлек комедиясе сайлана. Аннары Галиәсгар Камалның "Беренче театр" комедиясе уйнала. Эш сәгатеннән соң күрше авыллардан 5-10 чакрым араны узып тамаша күрсәтергә йөргән энтузиастлар алдында баш иясе генә кала.

1919 елда волость башкарма комитеты бинасының 300 кеше сыйдырышлы зур залында клуб ачыла. 1925 елда тагын да уңайлырак бина булдырыла. Артист Җәләл Камалов җитәкче итеп билгеләнә. Татар дәүләт академия театры белән элемтә урнаша. Драматурглар Галиәсгар Камал, Кәрим Тинчурин һәм башкалар Әтнәгә кайта. Рәфкать Бикчәнтәев, Илгиз Хәйруллин, Марсель Сәлимҗановның нәсел тамырлары төбәгебезгә ялгана. Артистлар спектакльләр карый: эшкә бәя бирә, үсендерә, юнәлеш күрсәтә. 90 ел элек башланган мондый аралашу бүгенгә кадәр дәвам итә..."

Яшь үскән саен, әлбәттә, тәҗрибә арта, танылу да килә. 1966 елда, Россия Мәдәният министрлыгы боерыгы нигезендә, Әтнә авыл мәдәният йорты драма коллективына Халык театры исеме бирелә. Иҗат төркеме, моңа лаек икәнен дәлилләп, сәхнәдә тормыштагыча яшәп, республикадагы 1340 драма коллективы арасында Татарстандагы иң яхшы үзешчән театр була. Труппа Йошкар-Оладагы бәйгедә, Ульяновск өлкәсе, Мордва, Чувашия, Мари Иле республикаларындагы иҗатташлары белән ярышып, Сәет Шәкүровның "Уракчы кыз" спектакле белән Бөтенроссия үзешчән сәнгать смотры лауреатына әйләнә. Шул чакта жюри рәисе - Мәскәүнең Вахтангов исемендәге театр режиссеры Александр Габович җиңүчене Г.Камал исемендәге театрның энесе дип олылый. Нәтиҗәдә 1967 елда әтнәлеләргә күпләрнең буе җитмәгән әлеге сәхнәдә чыгыш ясарга насыйп була. Ә 1977 елда, Беренче Бөтенсоюз үзешчән сәнгать иҗаты фестивалендә, Мирсәй Әмирнең "Миңлекамал" әсәрен куеп, Әтнә халык театры ил лауреатына әйләнә. Җаваплылык хисен сүрелдермәгәч, уңышлар башка бәйгеләрдә дә кабатлана.

Югары биеклеккә күтәрелгәч, билгеле, ирешелгәнне югалтмау сорала. Иҗатташлар янында сер бирергә ярамый! Мәрдәновтан эстафетаны кабул иткән, 2006 елдан халык театрын җитәкләгән Илфат Хәкимов та әнә шул турыда уйлана. Тимерче булып эшләгән әтисе Рифкать, мәдәният йортында методист вазифасын башкарган әнисе Гөлнара белән бергә уйнаган чагын истә тотып, ул сәхнәдә халыкчанлык рухын саклап кала. Мәдәният институтының актерлык факультетын тәмамлаган белгеч, Илшат Юмагуловның - "Мәхәббәт кошлары" һәм Хәй Вахитның "Күк капусы ачылса" әсәрен тамашачылар яратып карарлык дәрәҗәгә җиткереп тәкъдим итә. Үзе, камиллекнең чиге юклыкны исендә тотып, театрга әзерлекле режиссер чакырту мәсьәләсен дә көн тәртибенә куя. Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының актерлык бүлегендә Марсель Сәлимҗанов һәм Фәрит Бикчәнтәев классын тәмамлаган, Мәскәүдә режиссерлык буенча театр сәнгате институтында укыган, Камал театрында эшләгән якташы Рамил Фазлыев белән сөйләшүләр алып бара. Нәтиҗәдә калага ябышып ятмаган белгеч 2008 елда туган ягына әйләнеп кайта. Тиз арада Зөлфәт Хәкимнең - "Мин сине яратам", Хәй Вахитның - "Җырым табар сине", Туфан Миңнуллинның "Мулла"... пьесасын сәхнәләштерә.

"Мулла"ны автор үзе дә карый. Моңарчы әсәрнең Уфа һәм Минзәлә театрларында сәхнәләштерелүен әйтә. Әтнә куелышын иң уңышлысы итеп бәяли.

- Мулла образын мин ничек күрдем, сез шулай чагылдырдыгыз, - ди Т.Миңнуллин. - Сез мине дөрес аңлагансыз!

"Мулла" спектакле "Идел-йорт" халык театрлары республика фестивалендә (2010) Гран-прига лаек була. Әтнә иҗатчыларына автобус тапшырыла.

- Сез нишләп халык театры исемлегендә генә калырга тиеш әле, - ди шулчак драматург, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Туфан Миңнуллин. - Сез дәүләт театры статусына лаек!

Туфан абый сүзне әйтеп кенә калмый, уен гамәлгә ашыру чарасын да күрә. Әтнә халык театрына дәүләт статусы һәм Габдулла Тукай исеме бирелү турында Татарстан Президенты фәрманы (23.03.2011) һәм Министрлар Кабинеты карары (31.05.2011) чыга. Моны игълан итәргә төбәккә Илбашы Рөстәм Миңнеханов үзе кайта.

- Әлеге театр Әтнәнеке генә түгел, Казан арты төбәге өчен эшли торган театр, - ди ул тантанага килүче Арча, Биектау, Балтач, Саба, Теләче, Кукмара, Питрәч районы башлыкларына. - Булышыгыз!

Дәүләт театрына егермеләп артистны ничек җәлеп итү турында да уйланыла. Бер ел дигәндә, янәшәдә ике катлы, 14 фатирлы йорт сафка баса. 2012 елда моңарчы авыл хуҗалыгы техникумы тулай торагында яшәгән директор Ландыш һәм режиссер Рамил Фазлыев гаиләсенә, алар күршесендәге артистлар - Тәтеш районыннан Сиринә Абдуллина белән Казаннан Айгөл Гыйрфановага иркен, якты, уңай бүлмәләрнең ачкычлары тапшырыла. Өч егет - Кукмарадан Фаяз Хөсәенов, Караганда өлкәсенең Шахтинск шәһәреннән Нияз Заһидуллин, Биектаудан Рәмис Галиев, Казан театр училищесының Фәрит Бикчәнтәев классын тәмамлауга, тораклы була. Мәдәният һәм сәнгать институтын тәмамлап, Әтнә районы кызлары Рәзинә Ибраһимова, Зөһрә Галиева кайтып төшә. Сафка яшь белгечләр - Мамадыштан Айзил Фазлыев, Арчадан Раил Сәләхов, Питрәчтән Гөлнара Гыймранова, Әтнәдән Гүзәл Гафарова кушыла. Арада гаилә коручылар да бар инде. Кайбер театр артистлары еллар буе читләр куышында яшәгәндә, эшли башлаганда ук фатирлы булу зур бәхет инде ул!

Яңа театр бинасында репетиция үткәрергә дә шартлар бар. Ел саен 4-5 яңа спектакль сәхнәләштерелә. Мәсәлән, соңгы вакытта тамашачыга Зөлфәт Хәкимнең "Язын бозлар акканда" комедиясе, Мирхәйдәр Фәйзинең - "Адашкан күңел", Мирсәй Әмирнең "Миңлекамал" драмалары, Туфан Миңнуллинның - "Җен алыштырган", Рәдиф Сәгъдинең "Серле төн" әкиятләре тәкъдим ителә. Әмма шунысы бар: һәр премьера Әтнә театрының 264 урынлы залында, нибары, өч көн генә тамашачы җыя. Аннары караучыларны 13 мең халык яшәгән районның, Казан артының башка авылларыннан эзләргә-табарга туры килә. Уен шомаргач, таләпчән тамашачыларның тәнкыйть сүзләренә колак салгач, Казанга - Г.Камал театрына юл ялгана. Күңелдә фикер уятучы спектакльләр Татарстаннан читтәге татар авылларында күрсәтелә. Мәскәүнең Зуев исемендәге мәдәният сараенда, меңгә якын тамашачыга, ел саен ике премьера тәкъдим ителә. Автобус кул астында булгач, аралашу даирәсе киңәйгәч, җан теләгән башка төбәкләрдә дә тансык очрашулар әледән-әле кабатлана. Камал театрының энесе дигән исем Әтнә театрын еракларга алып бара.

Хәмзә БӘДРЕТДИНОВ.

.Спектакльләрдән күренешләр.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: