Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәхнә

Кадр артындагы кадерле кешебез

Алтмыш ел гомере кадр артында үтсә дә, Татарстанның атказанган сәнгать эшлек­лесе Әхтәм Зарипов тормышта һәрвакыт баш рольне үтәде

Чөнки Мәскәүдә Щепкин училищесы тәмамлаганнан соң Камал театрында осталык туплагач,  татар телевидениесен оештыручы, үстерүче, милли телефильмга нигез салучыларның берсе булды.

Олуг Тукаебыз турында гына да биш телефильм төшереп, тамашачыларны бәхетле итте. Татарстан телевидениесендә Әхтәм Зариповның  60 лап телефильмы бар. Күбесе берничә серияле. Сөю-мәхәббәт турында гына түгел, классикларыбыз һәм бүгенге заман язучыларының әсәрләрендәге җитди темалар буенча төшерелгән. Аларның байтагы 1980 еллар ахыры – 1990 еллар башына туры килде. «Тимер пәрдәләр» ачылып, зәңгәр экраннарыбызда Мексика, Бразилия, Латин Америкасы сабын куыклары күренә башлаган чак. Бөтен халык  Роза һәм Рикардо, Мария һәм Хуан Карлос мәхәббәтен ябырылып карый. Шул елларда телевидение режиссеры Әхтәм Зарипов татар тамашачысының аңын чүпләнүдән саклау, игътибарын үзебезнең әдәбият, сәнгать, мәдәниятебезгә,  милли проблемаларга юнәлтү өчен җан-фәрман тырышты. Бүген 85 яшендә дә газета-журналларда басылган мәкалә, очерклары, үткер рецензияләре аша сәнгатебезнең сафлыгы өчен көрәшүен дәвам итә. 

Беренче караганда гына Әхтәм Зариповның сәнгатькә юлы очраклы салынган кебек. 1930 елларда Башкортстанның Илеш районы Тәҗәй авылының хәлле крестьяны Исмәгзамның хуҗалыгын пыран-заран туздыралар. Шуннан Исмәгзам Урта Азиягә китеп әйбәт эшкә урнаша һәм элеккегедән дә шәбрәк гомер итә башлый. Әмма «ямьле булса да торган җир, сагындыра туган ил». Исмәгзам абзый да  кире Тәҗәй авылына кайтып, шыгыр­дап торган сары бүрәнәләрдән элеккегедән дә тазарак, затлырак  зур йорт салып керә. Бу йорт тагын «кызыл ач-әрвахларның» күңеленә тынгы бирми һәм Исмәг­замны икенче тапкыр бернәрсәсез калдыралар...

Ә 1941 елның көзендә, Тәҗәйнең Исмәгзамы дүрт йөк солы сатып гармун алган икән, дигән хәбәр ракета тизлегендә бөтен Илеш районын әйләнеп чыга. Гармун иясен  эттән алып эткә салып әй сүгә икән авыл халкы! Яшәп торган йортлары да балчыктан гына. Сигез җан тамак туйдырасы бар. Дөньялар тыныч түгел, андый-мондый хәвеф чыкмагае. Шундый вакытта ике сыер бәясенә кем гармун ала?! Исмәгзамның уртанчы улы Әүдахны кинәнеп тиргиләр. Бөтен районның тынычлыгын алган гармун Әүдахка була бит. Борын заманда Искәндәр 20 яшендә патша булган,  Әүдах,  яше уналтыга җитсә дә, авылдан-авылга театр уйнап йөрүдән башканы белми. Кәмит уйнау ир-ат эшеме? Атасына булышыр иде ичмасам, дип, һәр ызба саен яше-карты гармун вакыйгасын искә алып төкерекләр чәчә. Төскә-биткә чибәр Әүдах, чыннан да, колхоз-совхоз театрына ияреп тамаша куя. Шул хәлләрдән соң озак тормыйча, сугышка китеп, унсигез яшендә яу кырында һәлак булмаса, аннан бер дигән артист чыккан булыр иде, мөгаен...  

Әүдахның гармунын өйнең  түренә утыртып куялар. Үткән-сүткәндә аның күрекләрен, телләрен сыйпап, дымланган күзләрне күлмәк якасына, алъяпкычка яшерү гадәткә әйләнә. Әүдах эзенә басып килгән Әхтәмнең исә гармунда уйнарга өйрәнмәве гаеп эш санала башлый. Әхтәмнең язмышын абыйсының гармуны хәл иткәндер дә әле, бәлки. 

Башта ул гармунның батып кала һәм кагылмасаң да тавыш бирә торган телләрен сүтеп җыярга, аннары «Әпипә» белән «Шахта» көен уйнарга өйрәнә. Әмма шуннан ары узмый. Әти-­әнисенең исә Әүдах репертуарыннан «Сагыну», «Кошлар кебек» җырларны ишетәсе килә. Гармун уйнау эше алга бармагач, капка төбендә йорт салуны көтеп бүрәнәләрнең тик ятуы, утыртырга бәрәңге орлыгы булмавы бәгырьне талагач, хатынын елатып,  Исмәгзам гармунны күрше Куҗбахты авылының Гата белән Вафа исемле гармунчыларның бозавына алыштырырга була. Әмма килешү вакытында бик сагынганда Әүдах гармунын барып тыңлауны рөхсәт итү шарты куела. 

Шулай бер вакыт Әхтәм Куҗбахты авылына баргач галәмәт бер хәлгә тап була. Клубта яшьләр җыелган, гармунчының гармун уйнаганына тузаннар чыгарып бииләр, күңел ачалар, кыз-кыркынның күзләре гел гармунчыда, ди. Шуннан Әхтәмнең күңеленә корт керә. Гармунны кире кайтармасам һәм шулай оста уйнарга өйрәнмәсәм, исемем Әхтәм булмасын, дип ул катгый карарга килә. Кайтуга бөтен осталыгын эшкә җигеп, әтисенә Әүдах абыйсы гармунын ничек «тилмерткәннәрен» сөйләргә керешә. Исмәгзам йөрәген тотып чак кына аумый кала, хатынының йөзе  кайгырудан эреп югалырга торган язгы кар  төсенә керә.  «Балабызның истәлеген син саттың, илтеп бир бозауны, болай булгач, кирәге юк», дип бичара хатын көн саен иренең колак итен ашый башлый. Әхтәмнең хикәятеннән соң үзе дә күңеленә тынгы тапмаган Исмәгзам Куҗбахты юлын таптарга керешә. Һәм бозау карынына тагын бер гармун алырлык акча кергән булса да, гармунны – Тәҗәйгә, малкайны Куҗбахтыга кайтаруга ирешә. 

Шуннан соң Әхтәм гармун уйнарга ныклап тотына инде. Гармунчы штатына Минзәлә театрына эшкә урнаша. Шунда эшләгәндә Мәскәүгә Щепкин театр училищесына татар яшьләрен җыюлары турында игълан укый, Казанга гастрольгә килүдән файдаланып, булачак щепкинчыларны барлау эше белән шөгыльләнгән күренекле артист Һидаят Солтановка килә, аның август ахырларында  студиянең укырга кузгалу көнен  хәбәр итү вәгъдәсен ишеткәч, гастролен тыныч күңел белән дәвам итә. Һәм щепкинчы булып китә, дисәк, җайлы гына килеп чыккан сыман тоелыр иде,  әмма Ә.Зарипов башта ГИТИС студенты була әле. Һидаят Солтанов курсның җыелып, Мәскәүгә юл тотарга әзерләнүе турында Әхтәмгә  хәбәр салырга оныта. Ә.Зарипов көтә-көтә көтек булгач, август ахырында үзе Казанга кузгала. Килсә, егерме ике кеше Мәскәүгә китү сәгатен көтә,  исемлектә  Әхтәм юк. Әйдә, егерме ике янына тагын берәү сыяр, егерме өченче булырсың, дип егет-кызлар Әхтәмне үзләре белән ала. Ә.Зарипов имтиханнар биреп ГИТИС балансыннан Щепкин училищесына күчкәнче, берәр еллап вакыт үткәндер, әмма анысы үзе ике гармун мәрәкәсенә тора. 

«Күп еллардан соң театрда артист булып эшли башлагач, яшьлегемне сагынып кулыма баян алганда, күренекле баянчыбыз Рәис Сафиуллин баянда уйнавымны тыңлап-карап торыр иде дә, «Җәмәгать, күрегез, махсус өйрәтсәң дә, телләргә шулай җайсыз басу мөмкин түгел. Ә ул баса һәм... көе дә, ни хикмәт, чын көйгә охшый!» – дияр иде. Әмма останың бу бәясенә хурланмыйм да, үртәлмим дә. Без шундый буын булдык – телләргә үзебезчә басып, үзебезчә биеттек», – дип искә алды Әхтәм ага. Ничек кенә биетә әле! Башта унбер ел академия театры сәхнәсендә ут уйната. 1967 елда Мәскәүгә Татар мәдәнияте һәм сәнгате ункөнлеге вакытында Таҗи Гыйззәт әсәре буенча куелган «Чаткылар»ны уйнагач, үзәк матбугатта рольләрне башкарган бүтән артистлар белән бергә авыл старос­тасы Дәүлине уйнаган Әхтәм Зариповны да  мактап чыгалар. Академия театры сәхнәсе генә тар була башлагач, Зарипов телестудиягә баргалап йөри, режиссер буларак тапшырулар, телефильмнар төшерә. Һәм 1978 елда аның Әхсән Баян әсәре буенча куелган «Тау ягы повесте» телефильмы союздаш республикаларның уналты телестудиясе катнашында Кемеровода узган фестивальдә берьюлы өч төрдә – иң шәп башкарылган хатын-кыз роле, иң әйбәт замандаш образы һәм режиссер эше өчен бүләккә ия була. Тора-бара Ә.Зарипов бөтенләй телевидениегә күчә. Һәм төрле телефильмнарда сабакташлары щепкинчыларны да, оператор, гример, костюмерларны да виртуозларча «биетүче» оста режиссерга әверелә. 

Габдулла Тукай турындагы фильмнары үзләре генә дә ни тора! Туфан Миңнуллин әсәре буенча төшерелгән «Без китәбез – сез каласыз» фильмында, мәсәлән, вакыйгалар Тукайның Акчуриннарда кунак булуы тирәсендә әйләнә. Дистә еллар буе байларны сыйнфый дошман, дип фаш иткәннән соң, режиссер Ә.Зарипов беренче тапкыр экраннан фабрикант Акчуриннарны киң фикерле, зыялы, акыллы, булдыклы итеп күрсәтә. Тукайның 100 еллыгына багышлап биш серияле итеп төшерелгән «Каргышлы балачак» телефильмында исә татар халкының гадәт-йолалары күп вә матур итеп яктыртылган. 

Тукай турындагы телефильмнардан кала да, Әхтәм ага татар әдәбиятын халыкка таныту өчен бик зур эш башкарды. Аның Шәриф Камал, Мирхәйдәр Фәйзи, Мирсәй Әмир, Фатих Хөсни, Шәриф Хәсәенов, Ибраһим Нуруллин, Аяз Гыйләҗев, Гариф Ахунов, Туфан Миңнуллин, Әхәт Гаффар, Ринат Мөхәммәдиев, Салих Баттал, Мөсәгыйт Хәбибуллин, Әхсән Баян, Атилла Расих, Тәлгат Галиуллин, Шамил Рәкыйпов, Мәдинә Маликова   әсәрләре буенча төшерелгән фильмнары сәнгать сөючеләр бүген дә сагынып сөйли. Режиссер авторга ияреп кенә бармады, һәрвакыт үз  хис-кичерешләрен белдерергә тырышты. Үз фикерең, китаптагы хәлләргә үз карашың булмаса, әйтик, Тәлгат Галиуллинның егерме ике битлек зур булмаган хикәясеннән катнаш никах турында алты серияле «Кияү» психологик драмасын төшереп кара!  Әйтергә кирәк, Ә.Зарипов язучылар иҗатын халыкка танытып кына калмады, профессиональ композиторларыбызны да яңа әсәрләр иҗат итәргә илһамландырды. Мәсәлән, «Без китәбез – сез каласыз» фильмында композитор Фасил Әхмәтов һәм Фоат Әбүбәкеров музыкаларын ишетергә мөмкин. «Кияү» кинофильмында Рәшит Кәлимуллинның әсәре лейтмотив булып бара. Шуннан Әхтәм аганың нинди фильмга тотынса да, аны югары дәрәҗәдә башкарып чыгуы аңлашыла. Әле моннан тыш «Замандаш» шәлкемендә күрсәтелгән күренекле шәхесләребез турында йөзгә якын иҗат портретын да әйтсәк, Ә.Зариповның телевидение чаралары белән татар мәдәниятенә нинди зур өлеш керткәне тагын да аңлашыла төшә.  

Иң мөһиме,  телевидение режиссеры Әхтәм Зарипов татар тамашачысын, сәнгать сөючеләрне уйланырга этәрде. Фильмнардан соң телевидениегә килгән капчык-капчык  хатлар моңа дәлил. Ул хатларның берничә дистәсе белән  танышкач, сәнгать сөючеләрнең мәдәният, сәнгатебезгә битараф булмауларын күреп, таза-сау заман рухын тоеп шатланасың. Тамашачыларның фикерләре төрле, билгеле.  «Ач, тамагы туймаган чирле Г.Тукай папирос алып тарта башлый, үзенең Г.Тукай ролендә уйнавы исенә төшкәч, папиросын изеп, күкрәген тотып йөткерергә тотына. Разве шулай уйныйлар, ә? Бер көнне мыеклы, икенче көнне мыексыз. Ну нәрсә инде бу? Тагын, атка утырып барганда кара күзлек кигән. Ул заманда нинди кара күзлек булсын?!» – дип Газизов атлы берәү кәгазьгә парын чыгарып, иренмичә, хатын Камал театры вахтасына илтеп биргән.  

«Сезнең Фирдәвес Җәмилов (Минзәлә театры артисты) башкаруындагы Тукай турындагы фильмыгыз Низами, Шевченко, Леся Украинка, Есенин турындагы фильмнар кебек үк бик югары дәрәҗәдә төшерелгән», – дип Казан университетын тәмамлаганнан соң Украинада балаларга рус теле укытучы Гафарова режиссер эшенә бик зур бәя биргән. 

«А.Гыйләҗевнең “Җомга көн кич белән”  телевизион спектак­лен икенче мәртәбә күрсәтәсез. Ә миңа яки минем белән бер сменада эшләүчеләргә тегесендә дә, бусында да карарга туры килми. Чөнки ул атнада да, бу атнада да икенче  сменада булабыз. Ул спектакльне бик карыйсы килсә дә,  эшне ташлап китеп булмый. Гомумән, спектакльләрне кабатлаганда, берсендә – I смена, икенчесендә II смена карый торган итеп программага кертсәгез иде. Әгәр шулай мөмкин булса, билгеле”, – дип Мамадыш районыннан Хафизова бик итагатьле итеп телевидение башлыкларына мөрәҗәгать иткән.  

«Җитен комбинатында эшлим. Хатыннар бер атна инде Казан телевидениесеннән күрсәтелгән «Безнең подъезд төбендә» телефильмы турында сөйли. Тормышны матурламыйча ничек бар шулай күрсәткән, диләр. Анда безнең комбинатта эшләп киткән, хәзер инде лаеклы ялга чыккан кайбер хезмәткәрләр дә төшкән, имеш. Үзем татар милләтеннән булсам да, рус мәктәбендә уку сәбәпле, татарча белмим. Шулай да русча язуымны гаеп итмәссез дип өметләнәм. Русча сөйләшсәм дә, татар җанлы мин. Шуңа фильмны кабатлап күрсәтүегезне үтенәм», дип ялварган Роза Хәйруллина. 

Хатлардан  милләтебезнең ул еллардагы бердәмлеген, көчен тоясың, чөнки Брежнев хатын-кызлары (Чаллы шәһәренең элеккеге исеме), Казанның 39 нчы кварталы, Таулы микрорайоны халкы дип имзаланган һәм  бүтән җирләрдән юлланган  шуңа охшаш имзалы хатлар да бихисап. Бөтенесендә дә милләттәшләребез теге яки бу телефильм­ны кабатлап күрсәтүне үтенә. 

«Телеспектакль әйбәт, Тукай да ышандырырлык. Ләкин телевизорны яшьләр генә түгел, өлкән буын да карый. Тукай хәтле Тукайның «дахи», «илхам», «хәм» дип сөйләвенә ачу килә. «Һ» авазын гына өйрәнеп буладыр инде», дип ярсып бер тамашачы татар сөйләменең сафлыгы өчен каләм белән көрәшкән. 

«Спектакль алдыннан артистлар, театр режиссеры чыгыш ясады. Ләкин бу чыгышның  телевидениегә хәзерлексез чык­канлыгы күренеп тора. Нигә спектакльдәге рольләрне зур уңыш белән башкаручы артистлар телевидениедән үз рольләре, геройлары турында чиста татар телендә матур итеп тамашачыга үз фикерләрен җиткерә алмый икән? Артист үз героен “нормальный” кеше дип нәтиҗә ясады,  геройны бәяләргә татар телендә җылы сүзләр юкмы әллә?  Тапшыру татар телендә икән,  дөрес уйлап төзелгән җөмләләр белән сөйләшсеннәр иде. Чын татар кешесе илле процент рус сүзен кушып сөйләгәч, нинди татарча тапшыру инде ул?! Чит ил кешеләренә генә моны рөхсәт итү ярый, ә инде сәнгать, фән кешеләренә бу һич тә рөхсәт ителергә тиеш түгел. Артистларга  спектакльдә ятлаган сүзләрне генә сөйли белү бер дә килешми. Алар тормышта да үзләренең уңай геройлары кебек булырга тиеш. Югыйсә икейөзлелек килеп чыга һәм спектакльдәге роле  ышандырмый башлый», – дип  проблеманы тәгаенли тешкән тагын бер милләттәшебез. Нинди бәхетле бу кешеләр! Чөнки алар әле «Байгал» фильмын күрмәгән. Анда төп рольне башкарган, бер сүз татарча белмәүче артистның ана телебезне ни рәвешле имгәтүен, мыскыл итүен ишетмәгән... 

Әкълимә Галиуллина «Галиябану» телефильмында баш рольдә драма артистын төшермичә, күренекле җырчы артисткабызны уйнатуларын яратмаган. Авылның иң чибәр  кызы дип тә әйтеп булмый, уйнавы да ясалма. Әллә җырчының спонсоры көчлеме, әллә хәзер кемнең спонсоры көчле, шуны уйнаталармы, дип борчылган. «Байгал» фильмын карап, продюсерның төп рольләрнең берсендә уйнаганын күргән булса, Әкълимә апа нәрсә дип әйткән булыр иде икән?!

Телевидение режиссеры Әхтәм Зарипов шундый осталыкка ирешә ки, бер көнне үзе сценарийлар яза башлый һәм бүген үз сценарийлары буенча төшерелгән бер дистәләп телефильмы бар. Шуларның берсе – «Урын» фильмы күңелгә уелып калган. Вакыйгалар кәттә егетләрнең поезддагы уңайлырак урынны сатып алып, андагы пассажирларны үзләренең уңайсыз урыннарына олактыру тирәсендә бара кебек, әмма чынлыкта сүз – адәм баласының дөньядагы үз урыны өчен көрәшүе турында. Аяклары зәгыйфь  яшь кенә кызның, кәттә егетләрнең акчасына кызыкмыйча, янауларыннан курыкмыйча, үз урынында нык торуы һәм калган пассажирларны да моңа өндәве бер тамашачыны да битараф калдырмагандыр.  

Кызганыч, татар халкы да үзенең дөньядагы урынын һаман югалта бара. Күңел ачуга корылган хәзерге телевидение тапшырулары, очы-кырые күренмәс затсыз эстрада концертлары, буш сериаллар, татарчага бик сыйфатсыз итеп тәрҗемә ителгән Төркия һәм башка чит ил кинофильмнары да моны ачык тоярга мөмкинлек бирә. Режиссер Әхтәм Зарипов язучы Тәлгат Галиуллин әсәре буенча куелган «Кияү» фильмында  марҗага өйләнгән милләттәшебез фаҗигасен җан ачысы белән ачкан булса, хәзер тамашачы Алексей Барыкинның катнаш никах темасын уен-көлкегә әйләндергән «Семейные хлопоты» кинофильмын карап күңел ача...

Тормышта баш рольне башкарса да, телевидение режиссеры Әхтәм Зарипов ничектер кадр артындарак кала кебек. Сәхнәдә уйнамаса да, данлыклы щепкинчыларыбыз кебек, татар сәнгате тарихына язылырлык эшләр башкармадымы ул? Мәскәүдә укып кайткан бүтән артистларыбыз кебек игътибар вә кайгыртуга лаек түгелмени ул? Талантларын бәяли белмәү – шулай ук урынны югалтуга китергән сыйфатларның берсе, күрәсең...

Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА.
  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев