Мәдәни җомга

Кабатланмас, самими зат 

СССРның халык артисты, мөгаллим, галим, әдип  Габдулла  ага Шамуковның  тууына 110 ел

Радиодан ул укыган шигырьләрнең язмалары яңгыраса, һаман да йотлыгып, йотылып тыңлыйм, һаман өйрәнәм. Хәзергечә әйтсәк, бу – искиткеч мастер-класс! Шамуков сабак­лары! Сәнгатьле, дөрес сөйләм никадәр ләззәт бирә бит күңелгә. Сусаганга салкын чишмә суы кебек!.. Габдулла Шамуков кебек бөек артисттан – даһи шәхестән  кайчандыр белем алуым, сәнгать серләренә өйрәнүем, аны  сәхнәдә генә түгел, көн дә тормышта күреп аралашуым – зур горурлык булып күңелдә  саклана. Аның һәр юбилеена күргәзмәләр оештырып, 80, 90 еллык  искә алу кичәләренә сценарийлар язып, кичәне оештыручы, алып баручысы булуым – Остазым-укытучым алдындагы  бурычымны бераз  гына кайтару булса иде...

Ульяновск өлкәсе Әсән авылында укымышлы нәселдән  дөньяга килгән Габдулла, 1930 елда Уфа сәнгать техникумын тәмамлап, Башкорт академия театрында эшли башлый. 1946 елда  аны Казанга Г.Камал исемендәге Татар академия театрына чакыралар. Камал исемен йөрткән бай тарихлы  милли  теат­рыбыз гаять талантлы  артистлары белән  олуг дәрәҗәләргә иреште. СССРның халык артисты  Габдулла  ага Шамуковның иҗаты    иң күренекле  сәхнә осталарыннан да аерылып торды. Ул театр тарихында сәхнәдә Тукай, Ленин, Хуҗа Насретдин кебек киң диапазон таләп иткән гаять җаваплы, катлаулы образлар тудыруы белән дә  онытылмас иде. Ә аның таланты  һәм эшчәнлеге күпкырлы. 

...1981 елда театр көтелмәгән зур афәткә дучар булды –  бер-бер артлы мәшһүр  сәхнә осталары  мәңгелеккә китеп барды. Габдулла абыйга 72 яшь иде... Ул чакта безгә бик өлкән тоелса да, озын гомер түгел – олпатлыгыннан  олы күренгәндер, мөгаен. Габдулла абыйның бәхет турында әйткән фикере  хәтердә: “Кеше яраткан эшендә эшләсә – бәхет, уңышларга ирешсә – бу зур  бәхет. Ә аның шул  уңышларын күреп,  вакытында бәяли белсәләр – бу инде иң зур бәхет!” Бу нисбәттән,  актер Шамуков, шөкер, үзе  төсмерләгән  бәхеткә ирешкән – бик бәхетле булган. Гомерен яраткан шөгыленә багышлаган. Татар театр сәнгате үсешенә мул итеп үз  өлешен керткән. Аның  киң диапазонлы таланты  турында  хуплаулы сүзләр, югары бәяләмәләр, мактаулы  мәкаләләр үзе бар чакта да күп язылды. “СССРның халык артисты” дигән иң данлы исем  белән дә бүләкләнде. Кызганыч, шул иң  зур бәхетнең ләззәтен тоеп,  озаграк яши алмады  Габдулла ага – чөнки исем соңрак, вафатына бер ел кала гына бирелде шул, күптән лаек булса да... Алданрак ошбу исем белән бәяләсәләр,  бәлки  яман авыру да булмас иде, чөнки тыштан аны беркемгә белдермәсә дә, артистның нечкә җаны әлеге гаделсезлекне тоеп  яшәгән. Ә ашказаны борчуларга, төшенкелеккә бик сизгер бит... 

Шәхес буларак  Габдулла Шамуков  – тирән белеменә таянып, дөреслекне исбатлаучы, үз-үзен онытып  гаделлекне яклаучы. Куәтле милләтпәрвәр. Кеше буларак – бик ягымлы, эчкерсез. Гаҗәеп тырыш, бик башлы, эшлекле,  кызыксынучан, мавыгучан, җитез... Аның эчтә ташыган бөтен хисләре шундук көзгедәгедәй йөзендә чагылыр иде – уйланып, шикләнеп калуы, борчулары, үпкә-әрнүе. Ә куаныч-шатлык­тан күзләре балкыр, канәгать елмаюдан кысылып калыр... Бу ихласлык сәхнәдә дә, тормышта да аның  белән иде. Максатлы олы юлыннан ашыгып-йөгереп алга  омтылганда, үзе уйнаган Хуҗа Насретдинныкы кебек  йомры, шук, мәгънәле зирәк сүзләрен ул мәсәлләренә тезәргә дә өлгергән...

Баш миендә һәр мизгелдә иҗади процесс барган Габдулла абый белән даһиларга гына хас кызык, көлкеле хәлләр дә еш була. Ролен ятлый-ятлый тукталышта көтеп торганда, трамвай килеп туктагач, ул, имеш, аяк кие­мен тышта калдырып, ашыгып эчкә уза... Спектакль вакытында  сәхнәгә чыкканчы, артистлар шахмат уйнап та вакыт уздыралар. Бу – Габдулла аганың да яраткан уены. Менә  кызып  кына уенга кереп киткәндә, аны сәхнәдәге уенга чакыралар, ул ашыгып-кабаланып сәхнәгә йөгерә, чалбары киелмәгәнен дә онытып, эчке ыштаннан сәхнәгә килеп чыга...

Габдулла абый киң вә нечкә күңелле, кешеләргә яктылык, шатлык  китерүче, ә үзе моңсу дәү клоун сыман яши күңелдә. Йөрәгемне  тырнап торган  бер әрнү булып та яши... Беренчедән, кем-кем, ә инде беренче булып Тукайны  сәхнәдә сурәтләгән, автор Әхмәт Фәйзидән “мин сәхнәдә Тукайны күрдем” дигән сүзләрне ишеткән, татарның тарихында да бик төптән  “казынган”, СССР Язучылар берлеге әгъзасы Габдулла Шамуков ник соң Тукай бүләгенә тәкъдим ителмәгән??!! Күпме пьесалар, Шекспирның әсәрләрен, Крылов мәсәлләрен тәрҗемә иткән, үзе  дә мәсәлче! Сүз уңаеннан, мәсәл язу остасы бармы бездә бүген? Көләрлек, акыл бирерлек күренешләр беткәнме әллә юкса?!. Бетмәс алар кешелек дөньясында. Ә менә шагыйрь  талантын гына түгел, никадәр зирәклек, үткен гакыл, психологик тоемлау, белем, җәмгыятьне, сәясәтне үтәли күрү  һәм башка аерым фикерләү, күзаллау талантын да таләп иткән мәсәл язучылар сирәк. Юк, хәтта! Габдулла ага сирәк, кабатланмас шәхес иде! Һәм нинди гаделсезлек. Нинди тар күңеллелек бу бездә?! Гафу итеп булмаслык аяныч... Бәяләп бетермибез, сакламыйбыз шундый бөек талантларны!..

Тагын күңелем шуңа сыкрый. Алар Закирә апа белән ике ул, бер кыз тәрбияләп үстерә. Закирә апа янына баргалаганым булды. Күргәзмә өчен Габдулла абыйның  кайбер шәхси әйберләрен алып тордым. Ленин роле өчен  зур кесә сәгатен дә  ул  кайдандыр үзе тапкан булган икән. Закирә апа  бик мөлаем, сабыр татар апасы булып истә калган. “Габдулла”сын  үлеп сагына иде. “Бер-бер хәбәр,яңалык ишетүгә, гел  аның бүлмәсенә барып, әйтәсе килә, бик юксынам”, – дигәне дә истә. Габдулла абыйның 80 елы уңаеннан кичәгә чакырган идек. Аларның музыкант уллары Камил һәм хатыны Людмила татар  дәүләт җыр һәм бию ансамблендә эшләгән. Әниләре авырый башлагач, аның янында тора башлаганнар бугай... Килен Украинага – туган ягына  кайтып китә... Закирә апаның соңгы көннәре ничек узган, кайчан вафат булган – белми калдык, әйтүче булмады. Камил дә озак тормый, (ни аяныч!) заманның “яшел елан” чиреннән юкка чыгып, дөньядан китә... Никадәр архив, Габдулла ага эзләнеп, бөртекләп җыйган һәм дә язган гыйльми хезмәтләр, китаплар, хатлар, рәсемнәр һ.б., һ.б... кайда алар?.. Фатирда чит кешеләр. Алар “без буш фатирга килдек”, – ди. Ниндидер бер туганнары (Искәндәр) торган, аннан  фатирны саткан... Икенче улы да исән түгел дигәнне ишеткән бар. Ә кызы? Петербургтамы, Германия­дәме, ди... Кайда ул, исәнме?.. Театрга “Революция­дән соң безнең бабабыз бераз театрда эшләгән, белешмәләр юкмы сездә?” – дип бөтенләй билгесез исемнәрне эзләп килүчеләр булып тора. Шамуковлардан берәү дә калмады микәнни, шулай ук бер дә кызыксыну, кирәксенү, архивларын тапшыру, саклау кебек уйлар  булмады микәнни ул балаларда?.. 

Тууына 100 ел булганда, театр белән барып, Ульяновск  өлкәсендә туган авылы Әсәндә искә алу кичәсе оештырган идек. Әмма туган ягында да  балалары язмышын белүче юк. “Шамуков – сирәк фамилия. Бәлки, таныш-белеш­ләрегез арасында бардыр шундый фамилия йөртүчеләр? Йә театрга, йә редакциягә хәбәр итегезче”, – дип укучыларга мөрәҗәгать итәсем килә. Инде булган кадәр истәлекләрне, аның мәкаләләрен, мәсәлләрен, тәрҗемәләрен, Габдулла абый турындагы язмаларны, тәнкыйть­че Дания Гыймранова язган китапны да  эченә алган бер саллы китап  чыгарырга иде! Бу  турыда биш ел элек “Шәхесләребез” дигән циклдан яхшы китаплар бас­тыручы “Җыен” фондына театр исеменнән хат та язган идек. Шамуков дигән урам исеме  булдыру турында элекке директор Шамил Закиров белән хат юллаганга да дистә еллар узган инде... Менә шулар   уңай хәл ителсә, күңел дә, Габдулла агабызның рухы да шатланыр иде ...

Соңгы тапкыр Габдулла аганы Мәдәният министрлыгында күргән идем... Түп-түгәрәк Габдулла абыебыз  танымаслык булып ябыккан. Күңел өзгәләнсә дә, гадәттәгечә шат исәнләшергә тырыштым. Аның кулларында  ниндидер папкалар, тәрҗемәләр иде... Ул әле  һаман иҗат турында сөйләшсә дә, күзләре янып тормый, моңсурак  иде. Шуннан соң озак тормады...

Татар театры, мәдәнияте өчен янып яшәгән Габдулла  Рухулла улыннан калган рухи мирас үлчәүләргә салып, йә исемлеген төзеп бәяли торганнардан түгел, бу мирас – замандашлары күңелендә Артист кузгаткан изге хисләр, милли хисләр. Алар  кан белән берничә буынга   күчәр әле, мәсәлләр дә югалмас...

Һәрбер театр сөючегә таныш булган “Әни килде “спектаклендә  Габдулла абый Ананың бер улы Максудны уйный иде. Телевизордан кабат бирсәләр, игътибар итегез әле:  Габдулла абыйның бер гади репликасындагы интонациясе никтер бик  тәэсирләндереп истә калган. Сугыштан качып, дезертир булган, ә аннан алдау-хәйлә белән медальләр һәм сугышта катнашкан исем сатып алган энеләре Ислам (аны берьюлы нәфрәтләндереп һәм осталыгы белән сокландырып Шәүкәт абый Биктимеров уйный иде), җимеш ашый-ашый, лач-лоч төшләрен төкереп, зур пенсиясе белән мактана. “Ә синең  бөкреңне чыгара-чыгара эшләп алган пенсияң күпме булачак инде?” –  дип сорый ул мыскыл белән абыйсы Максудтан. Бу мизгелдә акыл белән  дә, хис белән дә бу кешегә карата  ачу килү, җирәнү, аңа йә сугып җибәрү, йә якасына барып ябышу, хурлап, сүгеп юк итеп ташлау сорала,  тамашачы күңеле шуны тели. Ә Шамуковның Максуды  ниндидер балалык самимилеге белән аңа ихлас җавап бирә: “Йөзләп булыр дип торам”… Сафлык, чисталык, өмет белән тулы йомшак  аһәң кем әйтмешли,  коралсызландыра да куя шунда, нинди генә явыз ният белән сорасалар да… Бу, әлбәттә, Габдулла абыйга гына хас табыш, мөнәсәбәт. Моны режиссер Марсель абый Сәлимҗанов та “тага” алмый. Башка артисттан ул болай эчкерсез, туганнарча, ни булса да гаепләми торган якын итү белән әйтелә алмас иде кебек… Габдулла абый тормышта үзе дә әнә шундый иде. Беркемгә каты бәрелә алмый, ниндидер гуманлы башка өслектә, өстә хәрәкәт итә торган самими зат иде…  

Луара ШАКИРҖАН,

Татарстанның халык артисткасы.

Фотолар Камал театры архивыннан алынды.


 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: