Мәдәни җомга

Кабатланмас Нәҗми

Нуретдин бер көнне сәхнә артына кереп, сүз башларга батырчылык итә. «Мине үз арагызга артист итеп алыгыз әле», – ди. Терекөмеш кебек егетне биетеп, җырлатып озак азапламыйлар. Артистлар туфрагыннан икәнен бик тиз чамалап алалар.

Татарстанның халык артисты Нуретдин Нәҗмиев белән 75 яшьлеге уңаеннан яңгырлы шыксыз көннәрнең берсендә күрешеп сөйләшкән идек. «Мондый көннәрне моңсулык баса, чөнки мин кояш, хәрәкәт яратам, ә яңгырлы көннәрдә тәрәзә янында утырып моңланырга гына кала», – дип каршы алган иде ул. 


Нуретдин абый яшьтән үк шаян-шук, тиктормас булган. Шуңа күрә сугыштан соңгы авыр елларда туып, черегән бәрәңгегә он катыштырып пешерелгән икмәк ашап үссә дә, Балык Бистәсе районы Балыклы Чүкәй авылына яхшы рәис килеп, бер байның өен йөз кеше сыешлы клубка әйләндергәч, укытучылар арасына кереп, спектакльләрдә уйный башлый. Беренче роле – «Зәңгәр шәл»дә абыстайларны кунакка чакырырга килгән малай. Сәхнә исен татыган Нуретдин, авылга тере артист килгән, дигән сүзне ишеткәч, тыныч кына мәктәптә сабак укып утыра аламы соң инде?! Озын тәнәфестә малайлар белән клуб тарафына элдертәләр. Килсәләр, уртача буйлы чибәр бер кеше ап-ак баянда көй уйнап тора. Танышалар. Баянчы малайны кичен клубка чакыра. Әмма малай-шалайны кем кертсен? Өстәвенә, кесәсендә бер тиен акчасы юк. «Абый, кәгазь язып бир», – дип ялвара бала. «Нуретдинне концертка кертегез», – дип бер кәгазьгә сырлап тоттыра музыкант. Якташы Тәберле Чаллы авылыннан чыккан күренекле композиторыбыз Фәтхерахман Әхмәдиев белән танышулары әнә шулай була. Ул вакытта «Чистай вальсы»ның чыккан гына чагы. Клубта мич артына посып «Чистай вальсы»н тыңлаган вакытлар – артист тормышында иң бәхетле мизгелләрнең берсе. Озак та үтми, күрше Солтан авылыннан артистлар килгән икән дигән хәбәр бөтен Чүкәй халкын кузгата. Клуб тарафларына ыргылучылар арасында, әлбәттә инде, Нуретдин беренче. Клуб ишеген ачып керсә, озын буйлы бер егет Такташның «Мокамае»н укый. Равил Шәрәфиевнең Мәскәүдә Щепкин исемендәге училищеда укыганда, авылга кышкы каникулга кайтып концертлар куйган вакыт була бу. Әнә шундый талантларны биргән, шуңа өстәп, шагыйрь Равил Фәйзуллин, артистлар Роза Хәйретдинова, Хәлим Җәләй, драматург, артист Сәет Шәкүровларны бүләк иткән төбәкнең талантлы баласы Нуретдин Нәҗмиев тә. Һәм алда аны туган авыл клубыннан зуррак сәхнәләр, яктырак рампа утлары көтеп тора. Казанда ФЗУда укыганда язмыш аны талантлы җырчы Таһир Якупов белән очраштыра. Икәүләшеп Бауман урамындагы мәдәният йортына йөри башлыйлар һәм тагын Кәрим Тинчурин пьесасы буенча куелган спектакльдә уйнау насыйп була. Бу юлы «Казан сөлгесе» тамашасында Таһир Якупов белән бергәләп сәхнәгә чыгалар.

1965 ел. Казанның кайнаган вакыты. Бервакыт гастрольгә Минзәлә театры килеп төшә. Ул елларда бу театрның даны еракларга таралган. Минзәләләрнең һәр спектаклен карап барган Нуретдин бер көнне сәхнә артына кереп, сүз башларга батырчылык итә. «Мине үз арагызга артист итеп алыгыз әле», – ди. Терекөмеш кебек егетне биетеп, җырлатып озак азапламыйлар. Артистлар туфрагыннан икәнен бик тиз чамалап алалар. Гомерендә беренче тапкыр чын театрга эшкә бара Нуретдин. Колагында меңләгән тамашачыларның алкышлары яңгырый. Берсеннән-берсе гүзәл туташлар бүләк иткән чәчкә бәйләмнәренең хуш исен сизгәндәй була. Рампа утларыннан күзләре чагылганын күрә. Минзәләгә килеп төшсә, анда трамвай, троллейбус та юк. Күпчелек халык авыл йортларында гомер кичерә. РСФСРның атказанган артисты Хәдичә Сәлимова ике катлы йортның бер фатирында яши. Урамдагы сарайдан – утын, колонкадан су ташый. «Чын артистлар иде, аларда бер тамчы кылану, кәпрәю юк», – дип өздереп әйтеп куя Н.Нәҗмиев. «Һәм Минзәләдәге ише җылы мөнәсәбәтне бик сирәк җирдә очратырсың. Мине үз балаларыдай карап үстерделәр», – дип тә өстәп куя.

Әңгәмәбезнең шул мизгелендә грим бүлмәсендә җир астыннан пәйда булгандай яшь талантлы актер Илфак Хафизов күренә. «Кияү урлау» спектак­ленең репетициясенә килгән егетнең сәхнәгә чыгарга әзерләнеп йөрүе. Сүзгә сизгер артист халкына хас булганча, әңгәмәбезнең эчтәлеген эләктереп алган, күрәсең. «Әйтәм, театрда һәм бигрәк тә гастрольләр вакытында безне бик кайгырта. Нуретдин абый әтиемә охшаган. Әтием дә шундый җылы, гади, рәхәт кеше. Миңа «улым» дип эндәшә. «Ашадыгызмы, киендегезме, йокыгыз туйдымы», – дип гел сораштырып тора. Нуретдин абый безгә һәрвакыт Хәдичә Сәлимова, Сабир Өметбаев, Нәсимә Җиһаншина, Тинчурин театрыннан Һаҗәр Шәкүрова, Люция һәм Фердинанд Фарсиннар, Сания Исмәгыйлева, Роза Хәбибрахманова һ.б. турында сөйли. Нуретдин Нәҗмиев кебек үрнәк кеше элгәре артистлар турында шундый яратып сөйли икән, аларны ничек хөрмәт итмисең?!» Шул сүзне әйтте дә, егет ничек җитез килеп кергән булса, шулай тиз юк та булды. Әңгәмәбез исә тагын да җанланып китте.

Рольләр өстәлә торса да, Н.Нәҗмиевнең күңелен корт кимерә. Яшьләр институтларда укый, белем ала. Аның исә профессиональ белеме юк. «Нәрсәгә сиңа катыргы, син болай да катыргылы артист», – дип, талантлы егетне читкә җибәрәсе килмичә, шаярткан була режиссер. Нуретдин исә һаман үзенекен тәкрарлый. Казанга театр училищесына укырга җибәрмичә булдыра алмыйлар. Яңадан әйләнеп кайтуына ышанып, стипендия сыйфатында, театрда эшләгән сыман, бер-ике ел һәр ай саен егерме биш сум акча да түләп торалар әле. Сүзендә тора, әйләнеп кайта Нуретдин. Уку тәмамлаганнан соң эшләргә тиешле өч елны да уңышлы уздыра. Әмма артистның яшәү шартларын көйләргә вәгъдә иткән директор гына сүзендә тормый. Нуретдинга тәгаенләнгән фатирны бүтән артистка бирәләр. Алар ирле-хатынлы артистлар, имеш. Нуретдиннең хатыны исә тегүче генә. Ул вакытта Нәҗмиевләрнең уллары да дөньяга аваз салып өлгергән. Икеле-микеле сөйләшүне, алдашуны җене сөймәгән Нуретдин театрдан китәргә карар кыла. Директорның, бер театрга да алмаслык итәм мин сине, диюеннән дә курыкмый. Сансызлыкны бер үткәреп җибәрсәң, гомере буе типкәләп йөртәчәкләрен әйбәт чамалый.

Театрда тегүче генә булса да, Нуретдиннең күңелендә прима ул Сания! 1973 елгы гастрольләр вакытында ике йөрәк мәңгегә кавыша. Спас районындагы Чәчәкле авылында Минзәлә артистларын бер йортка урнаштыралар. Биредә әнисе белән Сания исемле кыз гына яши. Авылда концерт бик матур уза. Ахырдан яшьләр җыелышып күңел ача. Нуретдин Санияне биергә чакыра. Яратам дип әйтмиләр, бер-берсен көтәргә вәгъдәләр бирешмиләр, әмма бер ел үткәч, Чәчәкле авылының яшьләре Нуретдин белән Саниянең кавышуын бәйрәм итәчәк. Авылдан чыгып киткәндә, Нуретдин кызның исем, фамилиясен, адресын гына алып китә. Чынлык­та исә аның йөз сурәтен күңеленә салып куйган була. Бер ел буе хат алышалар. Почтальон тарафларына тилмереп караган саен, авылдашлары Саниягә кызганулы караш ташлый. Артист халкы әйләнеп кайтмый, өйләнми, юкка өметләнәсең, кызый, диләр сыман. Сания исә А.Грин әсәрендәге Грэйны көткән Ассоль сыман олы юлдан күзләрен алмый. Нәкъ бер ел үткәч, Сания «ал җилкәннәр күрә». Хәер, «Кукурузник» самолетында селкенеп, аннары авылга кадәр алты чакрым җәяү тәпиләгәннән соң, Нуретдин әкияттәге патша улы Грэйга бер дә охшамагандыр. Әмма Саниянең тилмереп көткән сөекле Нуретдине бит ул! Башта кыз үз күзләренә үзе ышанмый. Хәтта яшелчә бакчасыннан кыяр, помидор төяп кайтып килгәндә, тыкырыктан менеп килгән егетне күреп, велосипедыннан мәтәлеп төшә. Авыл халкының да күзләре шар була. Әмма егетнең карары катгый, нияте анык икәнен күреп, авыл Советында, уңган Саниябезне харап итмәссеңме, дигән шикләнүле сорау­лар белән җәзалаганнан соң, ахыр чиктә артистка биреп җибәрергә булалар. Минзәләгә кайтып төшсәләр, артистларның да күзләре шар сыман түгәрәкләнә. Җор сүзле, тиктормас Нуретдиннең өйләнәсенә анда да ышанмаганнар икән...

Шул чак гримеркага гүя кояш нурлары тула. Әле генә урамда яңгыр сибәли иде. Ә хәзер, әйтерсең хуш исле чәчкә исләрен сизенеп, күбәләкләр оча. Чын хисләргә сусаган замана баласының хикәяткә таң калуын күреп, Нуретдин Нәҗмиев бераз дәшми тора. Ассольле, Грэйлы, ал җилкәнле әкият иленә күченгән сыман ул да.

«Әмма тормыш – әкият түгел шул», – дип җитдиләнеп сүзен дәвам итә артист. Кайгы Нәҗмиевләр өенә бөтенләй көтмәгән яктан килеп керә. Бервакыт Чиләбе якларына гастрольгә баралар. Ул вакытта улларына инде дүрт яшь тулган, орчык кадәр генә булса да, бик тере, музыкага үтә сизгер. Күчмә театрның өч спектаклендә катнаша. Әти-әнисе дә, артистлар да бәләкәчкә сокланып туя алмый. Ризыкның иң тәмлесен аңа дип саклап торалар. Чиләбедә, мәсәлән, болыннан җыйган эре-эре җиләкләр белән сыйлыйлар. Гастрольдән кайткач, баланың хәле кисәк начарланып китә. Тикшергәч, нарасыйда кан рагы авыруы табалар. 1957 елда Чиләбедә «Маяк» атом берләшмәсендә зур шартлаудан соң, урман, елгалар, кыр, болыннар агулана, кешеләрне авылы-авылы белән зарарсызрак җирләргә күчерәләр. Меңләгән кеше радиация белән агуланып гомерлек авыру ала. Әмма төбәктә кинәт артып киткән авыруларның сәбәбен озак вакыт халыктан яшерә киләләр. Ачыктан-ачык телевидениедән сөйләүче, газеталарда язучы булса, Нәҗмиевләр күз карасыдай саклап үстергән бердәнбер улларына зарарлы болыннан җир җиләге җыеп ашатыр идемени?! Чиләбедәге афәт барыннан да бигрәк әлеге дә баягы татарга китереп суга. Язучы Фәүзия Бәйрәмова үзенең Татар Караболагы турындагы китабында рус авылларын зыянсыз җиргә күчереп, татарныкыларын, әйтик, Караболак авылы халкын элеккеге урынында калдырып, үлемгә хөкем итүе турында язды һәм бу хәлләрне татарга каршы атом геноциды дип атады. Шулай итеп Нәҗмиевләрнең бер гөнаһсыз нәни уллары да – шул геноцидның корбаны. Чиләбедә булган шартлауның кайтавазы әнә шулай бөтен илгә таралып кеше язмыш­ларын, бигрәк тә милләттәшләребезнең тормышын җимерүе башка сыймый.

Шул каһәр суккан гастрольдән соң терекөмеш сыман малай Нуретдин һәм Саниянең күз алдында көн саен сүнә бара. Күреп тә, үз балаңа ярдәм итә алмаудан да авыррак дөньяда ни бар?! Җиде яшендә нарасый газаплы авыруыннан бөтенләйгә арына...

Әңгәмә озак вакыт ялганып китә алмый... Әле дә ярый гримеркага Рамил Минханов керде. Аның да «Кияү урлау» спектакле премьерасына әзерләнеп йөрүе. Спектакльдә ул күренекле артистыбыз Зөфәр Харисов белән алмашып Азват карт ролен башкара. Әмма әңгәмәбезгә туры килгән, ул «Мәхәббәт баскычы» спектакле турында сөйләргә кирәк тапты. Ирле-хатынлы Сәкинә һәм Рамил Минхановлар Тинчурин театрына моннан бер ел элек Әлмәт театрыннан күчеп килә. Бер йодрык кебек оешкан, үз традицияләре булган труппага килеп кушылу бер артистка да җиңел түгел. Ярый да труппада Нуретдин Нәҗмиев кебек киләчәкне уйлап, яшьрәк артистларны кайгыртучан олпат актерлар булса. «Ниткән эш ул рольсез йөрү?! «Мәхәббәт баскычы» спектаклендә икәүләп уйнарбыз», – дип Нуретдин ага Рамилгә үз ролен бирә. «Рольсез интегүнең авырлыгын үз җилкәмдә татыдым», – дип ниһаять сүзгә кушылып китә Нуретдин ага. Минзәлә театрыннан соң режиссер Марсель Сәлимҗанов белән академия театрына эшкә килү турында килешсә дә, ул вакытта күчмә театрда директор булып эшләгән якташы Сәет Шәкүровны очраткач, Нәҗмиев күчмәдә эшли башлый. Әмма директор белән режиссер арасында дуслык булмау аркасында бер еллап рольсез интегергә мәҗбүр була. Нәҗмине драматург Туфан Миңнуллин коткара. Туфан ага Нуретдин абыйга әнә шулай яратып «Нәҗми» дип эндәшә. «Минзәләдән киткәнсең икән, күчмә театрда нигә бер дә күренмисең, Нәҗми», – дип сорый ул бер вакыт Бауман урамында очратып. «Ярый, аптырама, мин хәзер бер комедия­не тәмамлап киләм. Анда бер баш роль синеке», – дип Т.Миңнуллин Н.Нәҗмиевнең күңелен күтәрә. Һәм чыннан да, «Алай түгел, болай ул» комедиясендә дүрт баш рольнең берсен Нуретдин Нәҗмиев башкара. Спектакль унбиш ел буе сәхнәдән төшми. Әстерхан, Ташкент, Алма-Атада, Самара, Саратовта һ.б. күп кенә шәһәрләрдә шыгрым тулы залларда уйнала.

Шулай итеп Туфан ага Нәҗмиевкә сәхнәдә юл ача. Шуннан соң 28 режиссер белән иҗат итәргә туры килсә дә, тиктормас Нуретдин бервакыт та рольсез интекми. Режиссер Дамир Сираҗиев исемен ишетүгә бериш актерлар әле бүген дә дер калтырап куя. Бу режиссерның иҗат алымнары бик үзенчәлекле булып, бөтен актерларга да туры килмәгәнгә, заманында беришләренә күчмә театрдан китәргә дә туры килә. Әмма «Алай түгел, болай ул» спектаклен карагач, Дамир Сираҗиев Нәҗмиевнең иҗат алымын бик ярата. «Син – үтә сөйкемле актер», дип канатландыра: «Син режиссер актеры түгел, үзең фикерли беләсең», – дип аркасыннан яратып кага. Һәм озак та тормыйча, хуплавын дәлилләп, Гөлшат Зәйнашева әсәре буенча куелган «И, машина, машина, җитте минем башыма...» спектаклендә баш роль бирә. Ул спектакльнең дә язмышы бик бәхетле була. Телеспектакль буларак озак еллар телевизор экраннарыннан да күрсәтелә әле.

«Әгәр мөмкин булса, яшьлеккә әйләнеп кайтыр идеңме, Нуретдин абый», – дим. «Бервакыт Чистай якларына гастрольгә бардык», – дип сөйләп китә озак кына уйлап торганнан соң әңгәмәдәшем. Ул вакытта күчмә театр артистлары филармония җырчылары белән бергә туры килә. Урамда күз ачкысыз буран котыра. Артистларга исә ерак авылга кузгалырга кирәк. Филармониянекеләр юлга чыгудан баш тарта. Күчмә театр артистлары мең төрле газап белән авылга барып җиткәч, матур итеп спектакль уйнап чыга чыгуын. Әмма кире кайтыр вакыт җитә. Олы юлга кадәр сигез-тугыз чакрым ара үтәсе бар. Артистлар автобусын «К-700» тракторына тагалар. Гөнаһ шомлыгына, биш-алты чакрым юл үткәч, тракторның тарттыргыч тросны бәйләгән мөгезе өзелеп чыга. Артистлар ялангач кырда япа-ялгыз кала. Еракта утлар җемелдәвен күреп, экскурсиягә чыккач, бер-берен югалтмас өчен кулга-кул тотынган бакча балалары сыман, кыр буйлап шул утларга таба атлый. Барып җитсәләр, дуңгыз фермасы икән. Сакта торучыларның күзләре шар була. Буранлы төндә кыр уртасында кеше-фәлән йөрер, дип кем уйлаган? Идәнгә бишмәтләрне түшәп, кайсы – чүмәшеп, кайсы утырып унбиш артист төн чыга. Чистайда исә, күчмә театры артистлары кырда катып үлгән, дип кара кайгыга баталар. «Абый-апалар, исән калсак, кайткан көнне үк гариза язып театрдан китәм», – дип елый икән яңа гына труппага килеп кушылган яшь актриса. Һәм чыннан да, буранлы төн кызның соңгы иҗат сәфәре була...

«Бервакыт Җөри авы­лында белорус драматургы Андрей Макаенок әсәре буенча куелган «Трибунал» спектаклендә уйныйбыз. Мин – бәләкәй буйлы, Йомгак кушаматлы көтүче, унике бала атасы. Мине староста булырга өндиләр. «Совет власте сиңа никельле карават бирде. Нинди староста син?»  – дип хатын мине оялтмакчы була. «Совет власте тю-тю», – дип мин, хатынны тыңламыйча, өйдән чыгып китмәкче булам. Шул вакыт залдан берәү сәхнәгә менеп башыма манчымасынмы! «Әле син Совет властен сүгеп торган буласыңмы?!» – дигән сүзләрен генә ишетеп калдым. Баш кыегайды. Спектакльне туктаттылар. Утыз минут тәнәфес ясадылар. Фельдшер йөгереп килде. Зинһар, тамашаны өзмәгез, дип ялваралар. Спектакльне уйнап бетердек. Икенче көнне авыл Советына җыелдык. Карасам, халык арасында кичә «йолдызлар күрсәткән» адәм дә бар. «Йә, нишләтәбез моны?» – дип сорыйлар. «Спектаклебезне ошатып, бәяләгәнең өчен рәхмәт», – дип кулын кыстым...

«Тормышта төрле хәлләр булды. Әмма яшьлегемә кире кайтмас идем. Кабатланырга яратмыйм», – дип шаккатырмасынмы. «Бүгенге көнемнән канәгать. Шөкер, театрга татарча саф итеп сөйләшә торган яшьләр килә. Бу яктан театрның киләчәге өметле. Шуңа өстәп, тамашачының да яшәрүе сөендерә. Кызым Рузилә менә инде унҗиденче сезон курчак театрында иҗат итә. «Әкият» театрында татар труппасының һәр артисты күз өстендә кара каш кебек».

Менә шундый ул кабатланмас һәм кабатланмаячак Нуретдин Нәҗмиев.

Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: