Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәхнә

“Исхакый геройларын уйнар идем”

Мин артист тормышының авыр икәнен белеп үстем. Әти дә бу  хакта әйтә килде, хатын-кызга тагын да авыррак була ул, ди иде.

Миләүшә Шәйхетдинова – Татарстанның атказанган артисты. 1972 елда Казан шәһәрендә туа, 1995 елда Казан  Мәдәният һәм сәнгать институтында Ф.Бикчәнтәев һәм М.Сәлимҗанов җыйган эксперименталь  курсны тәмамлап, Г.Камал театр­ында эшли башлый. Аның турында «сәхнәдә тормышчан яши белүче актриса» диләр.


Әле дә хәтердә: студент чак, кесәдәге барлы-юклы тиеннәрне җыештырып, я булмаса үзебез генә белгән юллар белән чакыру юнәтеп, Камал  театрына  чабабыз. Анда - яңа сулыш, яңа актерлар, яшьлек тантанасы! Искәндәр Хәйруллин, Фәнис Җиһанша, Илтөзәр Мөхәммәтгали, Миләүшә Шәйхетдинова, Наилә Нәҗиповалар сәхнәне ут итә! «Казан егетләре»н, «Җанкисәккәем»не  әллә ничә тапкыр барып карадык. 90 нчы елларда  сәхнәгә давыл кебек килеп кергән  артистларның берсе Миләүшә Шәйхетдинова – танылган актер Наил Шәйхетдиновның кызы, характерлы рольләр остасы, үз фикере, үз амплуасы булган үзенчәлекле актриса. Кызы Сөмбелнең зирәк әнкәсе. Спортка гашыйк җанатар. Хәер, аның турында үзеннән дә кызыг­рак итеп сөйләүче булмас.

– Ике яшемнән гастрольләрдә йөрдем, үземне хәтерли  башлаганнан  бирле  театрда. Әти  белән әни мине 9 айлык чагымнан әби-бабай янына авылга кайтарып куйган. Әти белән әни икесе дә Чирмешән районының Лашман авылыннан. Мин шунда үскәнмен. Чөнки әти-әнием гастрольләрдән кайтып кермәгән.  Әбине авылдашлары   «Ник мондый кечкенә баланы алып калдың?»  дип сүккәннәр дә әле. Ике яшькә кадәр әти-әни минем янга кайтып йөргән, аннары инде үзләре белән гастрольләргә алып йөри башлаган. Әтием – актер, әнием дә театр хезмәткәре иде.  Күчмә театр булгач, авылдан-­авылга, шәһәрдән-шәһәргә йөреп, актерлар белән сәхнә  артында үскән бала мин. Башка тормышны күрмәдем дә бугай. Спектакль барганда тавышланырга ярамавын, гостиницада үзеңне ничек тотарга икәнен кечкенәдән белеп   үстем. Әтинең транзисторы бар, ул шуннан бөтен яңалыкларны тыңлый иде. Төрле шәһәрләрдә йөргәндә, ул миңа китаплар сатып ала. Икәү көндез киноларга барабыз. Чис­тайга баргач, музейларда йөри идек. Гостиницада яшибез, ә көндез йөрибез, кешеләр белән аралашабыз. Ә укырга кергәч, мин күбрәк күршеләрдә яшәдем. Әти-әни гастрольгә киткәндә, мин күршеләр баласына әйләнә идем. Кырыгар көн Ташкентта йөреп кайталар иде, мәсәлән. Күршеләр бик әйбәт иде безнең. Сания апа,  ­Мәрьям апа мине үз оныкларыннан аермыйча тәрбияләде. Үз оныкларына катырак булганда да, миңа карата алар йомшак иде. 

Үзем барып түгәрәкләргә язылам, туйгач, үзем китә идем. Ул вакытта түгәрәкләр бит түләүле түгел. Бервакыт  скрипкада  уйнарга өйрәнергә язылдым. Ләкин  миңа скрипкада  уйнаудан  биг­рәк, инструмент тотып, өченче троллейбуска утырып, Киров районына баруы ошый иде. Скрипкада уйнарга тәки өйрәнә алмадым. Ләкин аның футлярын күтәреп йөргәндәге хисләр әле дә хәтердә. Биюгә дә йөрдем. Җиңел атлетика белән дә шөгыльләндем. Мәктәптәге хорга, инглиз теле түгәрәгенә дә барам, сыйныф җитәкчебез анда безнең белән инглиз телендә спектакль­ләр куя иде. 

Кышларын  пәлтә  боз­ланып катканчы  тау  шуа  идек. Өйгә кайткач, аны салып, шул каткан килеш батареяга эләсең, эреп сулары агып төшә. Балачак менә шулай ирекле үтте. Хәзерге  балаларны мин  кызганам, алар безнең кебек мөстәкыйльлектән дә мәхрүм, түгәрәкләр дә түләүле. Пионер, комсомолның кайнап торган чагы, гел ниндидер кичәләр үткәрәбез. Аннары безне җәйләрен  хезмәт лагерена җибәрәләр иде. Класс белән көндез «Майский» совхозында эшлисең, кич белән дискотекалар, волейбол уеннары… Көне буе кыяр, помидор җыябыз…

Мин беренче класска барганда, гомумән, русча белми идем. Укыр­га керер алдыннан мине ике-өч айга бакчага йөртеп алдылар – азрак русча өйрәнсен дип. Урыс мәктәбенә бардым, ләкин яхшы укыдым. Рус теленнән генә дүртле чыга иде, ләкин бу миңа бер дә комачауламады, русчаны да  яхшы  белдем.  Өйдә без гел татарча сөйләштек. Әти-әни минем белән вата-җимерә русча сөйләшеп интекмәде. Каникулда мине өч айга  авылга  кайтарып  куялар иде. Ике әби, ике бабай, туганнар янында…

Мин артист тормышының авыр икәнен белеп үстем. Әти дә бу  хакта әйтә килде, хатын-кызга тагын да авыррак була ул, ди иде. Шулай да әти миңа үзе газетада чыккан игъланны күрсәтте, анда Марсель абыйның,  Фәрит абый белән бергәләп,  курс җыюы хакында язылган һәм консультациягә чакырганнар  иде. Бу кызык булып тоелды һәм мин барып карарга булдым. Бу - сәнгать  институтында беренче актерлык курсы иде. Ә болай мин үзем Казан дәүләт университетына шәрык телләре бүлегенә керергә уйлап йөрим. Институтта бу курс ачылмаган булса, актер булам дип театр училищесына бармас та идем. Шулай итеп, мин консультациягә киттем. Марсель абый озын буйлы, матур кыя­фәтле  кызларны ярата иде. Консультациядән соң Фәрит абый, күрәсең, кемнәрне алырга җыенганын аңа әйткән булган. Мин имтиханда сәхнәгә чыгып баскач, ул төрле сораулар бирде, ул шулай минем тавышны, сөйләшүне дә караган икән. Фәрит  абыйга борылып, йөзен чытыб­рак кына: «Шушыны алмакчы буласыңмыни?» дигәнрәк ишарә ясаганын хәтерлим. Чөнки мин  Марсель абый «вкус»ында түгел идем. Сорауларына җавап биргәч, ярар, дигәндер инде. Нибары тугыз кеше алдылар – 6 егет, 3 кыз. Икенче курстан безгә Наилә Нәҗипова белән  Зөбәрҗәт, Эльвира Садриевалар килеп кушылды. Барыбыз да укуны тәмамлап чыктык. Тугыз кеше  Камалда  калдык. Соңрак Наилә үзе теләп Әлмәт театрына китте. Ул бик әйбәт актриса, бик акыллы кеше, ләкин тормышындагы кайбер мәшәкатьләрне хәл итәр өчен Казаннан китәргә мәҗбүр булды. Эльвира исә Финляндия­гә кияүгә китте. Без аралашып торабыз, бик дуслар. 

Без театрда укыдык, шунда яшәдек тә, дияргә була. Институтка барып кайбер предметларны гына укыштырабыз да,  имтиханнарга гына барабыз. Безне көне-төне укыталар. Иртән тугызга киләсең, кичен кайчан китәсеңне белмисең. Кесә телефоннары да юк,  әни кичен  урамга чыгып каршы ала. Группировкаларның кызган вакыты бит… Ә Фәрит абый үзе якында, Татарстан урамында гына тора, яшь, өйләнмәгән, Мәскәүдән укып кына кайткан чагы. 

Укыган чакта ук актерларны белә, алар белән аралаша идек, күмәк күренешләрдә уйныйбыз. Ләкин без икенче катта күренеп йөрмәскә, ашарга кергәндә буфетта актерлар күп булмаган чакта артка кереп кенә утырырга тиешбез. Безгә актерлар белән ничек исәнләшергә, үзебезне ничек тотарга икәнен яхшы өйрәттеләр, «панибратство» булырга тиеш түгеллекне алдан аңлатып куйганнар иде.

Укыганда  без  Мольер, Чеховны уйнадык бит инде, ә эшкә килгәч, ниндидер вак сыман рольләр бирделәр. Минем үземә моңа ияләшеп китү бик авыр булды. Бер ике еллап мин посып кына йөрдем әле. Зур залга чыккач, кычкырып уйнарга кирәк, тавышны күрсәтергә кирәк, ә нечкәлекләрне  беркем дә күрми. Ә без укыганда камерный  залларда   уйнап өйрәнгән… Элеккечә, синең белән көне-төне режиссер да эшләми, алдыңа  бурыч куя һәм син аның  чишелешен үзең  табарга тиеш!  Аннары күнегәсең,  әлбәттә. Театрга кереп китү миңа җиңел булмады. Ияләштем, дусларым да барлыкка килде. Олы артистлар да кул сузды. Фирая апа Әкбәрова кебек актерлар, әйтик, олылар белән олы, яшьләр белән яшь була  белә.

Без үзебез рольләрне сайлый алмыйбыз. Ләкин ничектер шулай килеп чыкты, миңа тәрҗемә әсәрләрдә күп уйнарга туры килде. Мин үзем классик әсәрләрне укырга да, уйнарга да яратам. Чехов әсәрләрен бик яратам. Бәлки табигатемә туры киләдер, мине шундый рольләргә еш алалар иде. Аннары мин әкиятләрдә бик яратып уйнадым, элегрәк кече залдан чыкмый идек  без. Сарыклар, бәрәннәр, мәчеләр, шүрәлеләр… - берсе дә калмады. Мине теге яки бу рольгә алыгыз әле дип соранып йөреп булмый бит, нәрсә бирәләр, шуны уйныйсың. Ролең юк икән, үзеңә башка шөгыль табасың. Әйтик, мин балалар белән эшли башладым. Ролең булмаса, энергияңне, көчеңне икенче юнәлешкә туп­ларга кирәк. 

Характерлы рольләрне яратам мин. Бервакыт Раушан Шәриф мине «Үги кыз»га героиня итеп алгач, бик интеккән идем. Икенче кызны, явыз убырны уйнарга риза мин, ләкин героиняны түгел! Минем амплуам да, кыяфәтем дә, холкым да  аңа туры килми. Героиняларны уйнау кызык димәс идем. Дөрес кешеләрне уйнау бер дә күңелле нәрсә түгел ул. 

Р.Зәйдулланың «Үлеп яратты» әсәрендә  Наҗия роле – характерлы итеп язылган рольләрнең берсе, Илгизгә бик рәхмәтлемен, ул рольне  миңа бирде. Бу эш бик кызыклы булды. Җиңел генә эшләнмәде ул, ләкин аны тамашачы кабул итте дип уйлыйм. Мөхлисә Бубый турындагы җитди әсәр булса да, соңгы тапкыр уйналганда да зал тулы иде. Кызганыч, бу спектакль репертуардан төшеп калды. Бүгенге көн өчен бик актуаль спектакль иде, ләкин мондый милләт тарихын саклый торган әсәрнең сәхнәдә баруын өнәп бетермәүчеләр булды кебек…

«Җанкисәккәем»  исә сәхнәдән бер дә төшми, 26 ел бара. Кичә генә уйнап чыктык та көлештек. Мин анда Рәсимәне уйныйм. Чын Рәсимәгә – 49, Шүршилгә – 54 тулган икән инде. Ә без әле һаман бантиклар тагып чыгабыз. Тамашачы да безнең өлкәнәюне күреп тора, ләкин һаман кабул итә. Әгәр тамашачы йөрмәсә, спектакль  инде төшеп тә калган булыр иде, безгә дә җиңелрәк булыр иде, дибез. Ләкин һәр спектакль  саен халык  басып кул чаба! Бу әсәрнең ниндидер аурасы бар, ул үзенең аерым бер тормышы белән яшәвен дәвам итә. Аның бит җырлары да халык җыры кебек милли (композиторы Азат Хөсәенов). Үткән ел спектакльнең 25 еллыгын үткәрдек. Безне яшь вакытта караган тамашачы хәзер балаларын алып килә. Безгә, карт шүрәлеләргә хәтта оят та… Ниндидер хикмәте бар, халык бу тамашаны карый. Туфан абыйның теле, аның характерлары, аның рольләрне коеп куюы, ситуацияләрне бирә белүе бу шүрәлеләр катнашындагы мог­җизалы спектакльне шулай озак яшәтәдер, күрәсең. Туфан абый бу әсәрне безнең курс өчен язган иде. Башта спектакльне  зур залда бара алмас, диделәр. Марсель абый үзе кереп репетицияне карады да, беренче кат уйнар өчен, безне Шеңшеңәр дигән авылга алып китте. Халык ничек кабул итәр, янәсе. Туфан абый, Фәрит, Марсель  абыйлар барды. Без яшь  аристларга матур итеп банкет әзерләгәннәр иде. Безнең уенны Марсель  абый халык белән бергә залда утырып карады. Кайткач, әсәрне зур залда уйнарга рөхсәт итте.  

«Казан егетләре»ндә мин икенче куелышта Хәбибә ролен уйнадым. Ул әсәрне куйганда, мин йөкле – Сөмбелне көтә идем, баскычлардан да мендем, печән тирәли дә чабып йөрдем. Спектакльне  Фәрит абый куйды, кайвакыт репетициягә Марсель  абый да килеп утыра. «Җитте, халыкны бу кадәр көлдермиләр» – дигәне истә. Артык кыланмасыннар дип, ул безне шулай контрольдә тота иде. Ул залда булса,  үзеңне тыйнаграк тотасың. Ул безгә энергия дә бирә, кулда да тота белә иде. 

Ниндидер рольне уйнарга иде,  дип хыялланып йөрүчеләрдән түгел мин. Исхакыйны яратам. Айдар  Җаббаров аның «Тормышмы бу»сын чыгарды. Аның белән эшләү бик күңелгә ятты. Исхакыйның татар тормышын колачлаган әсәрләре күп әле, мин алар буенча тагын  спектакльләр  эшләнсә, бик риза булып алыныр  идем. Аннары соң Шекспирның комедияләрендә характерлы рольләр уйнар идем... 

Артист тормышында миңа иң ошаганы – сәяхәт итү. Кызганыч, хәзер бик йөри алмыйбыз. Авылгамы, чит шәһәрләргә чыгумы ул, барыбер. Төрле шәһәрләрдә бер үк спектакльне төрлечә кабул итәләр. Әйтик, «Банкрот» спектак­лен Оренбургта шулхәтле җанланып кабул иттеләр, чөнки анда сәүдәгәрләр күп булып чыкты.  Сираҗетдин бөтенесен алдый алган   урында  халык шау итеп  кул чаба. Ә бездә ул бөтенләй икенче төрле кабул ителә иде.  Миңа юл йөрү өлеше дә ошый. Уналтышар сәгатьлек юлларда көлдереп баручылар бар. Китаплар, кинолар, спектакльләр турында сөйләшеп, бәхәсләшеп барасың… Гастрольләрне  бик яратам. Бергәләп җыелып кунакханәдә яшәү, аралашу бик истә кала. 

Әле күптән түгел генә әтинең бер интервьюсын күрдем, анда ул гомерендә  өчме-дүртме тапкыр сәхнәдән китәргә уйлавы турында әйтә. Гомере буе Тинчурин театрында төп рольләрне башкарган актер, Россиянең халык артисты була торып, ул дүрт мәртәбә сәхнәдән китәргә уйлаган. Әлбәттә, бу җиңел эш түгел. Син тулы бер сезон буе бер яңалыксыз утырасың, шул иске рольләреңне уйныйсың. Ә актер кешегә эшләсә генә рәхәт һәм кызык! Шуңа күрә дә, бик авыр булган вакытта,  мин үземә шөгыль таптым - балалар белән эшләүне сайладым. Балалар студиясендә эшләү вакытны, көчне алса да, эшнең нәтиҗәсен күрү миңа канәгатьлек бирә. Балаларның үскәнен, үзгәргәнен күрәбез бит.  Без балалар күңеленә театрга мәхәббәт салабыз, ә киләчәктә кайсы юлны сайлыйсын  үзләре хәл итә...

Мин мишәр кызы. Усал да була беләм, шул ук вакытта реклама караганда да елап җибәрә алам. Ачуымны китерсәләр, давыл да куптарам, үз сүземне әйтергә тырышам. Мин театрның худсоветында да торам. Бәлки,  фикерем дөрес тә түгелдер, ләкин ул минем карашым  бит. Әйтик, мин үлеп футбол яратам. Ә Наилә апа Гәрәева спортны җене сөйми, ул спортны ахмак­лар гына ярата, дип саный. Ә без Дунай, Әсхәт абыйлар җыелабыз да спорт турында сөйләшә башлыйбыз. Наилә апа безне «ахмаклар» дип сүгәргә тотына. Мин әйтәм, без сезнең карашка  ахмаклар, ә башкалар карашынча ахмак түгел, дим.  Дөресен әйткәндә, үземнең нинди икәнемне үзем дә белеп бетермим. Рольне эшләгәндә режиссер белән бәхәсләшә дә алам һәм бу хәл еш була. Яңа роль  алгач, башта мин аны тиз генә кабул итмим. Кушканча гына эшли башлыйм, аннары акрын гына җаен табам. Канәгатьсезлегемне белдерүдән дә курыкмыйм. Фәрит абыйга да күп сораулар бирәм. Иҗат шулай барырга, роль  шулай барлыкка килергә тиештер дип уйлыйм. 

 Буш вакытта мин китап укырга, сериаллар, кинолар  карарга, музыка тыңларга яратам. Сөмбел миңа үзенә ошаган музыканы тыңлата. Сөмбелгә 20 яшь, КФУның халыкара мөнәсәбәтләр бүлегендә укый, алман, инглиз, төрек телләрен өйрәнә. Минем юлны дәвам итмәвенә һич тә эчем пошмый.   Ул мине кечерәк чагында үзе белән төнге клубларга да алып бара иде. Үзе генә барырга курка, ә мин артта гына басып торам. Бабасын да алып бармакчы иде. Онлайн спектакльләрне бик яратып карыйм. Кызым белән төрле шәһәрләргә, илләргә сәяхәт итәргә бик яратабыз. Вакыт, мөмкинлек чыккан саен, өч көнгә булса да барыр­га тырыша идек. Пандемия чыкканчы, Будапештта булып кайттык. Төрле музейларда булу, төрле мохитне күрү миңа бик кызык…

Эльмира СИРАҖИ язып алды.
   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев