Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәхнә

«Иманга килергә соң түгел»

Тинчурин театры артисты Зөфәр Харисов

Җырчы актерларны татар тамашачысы һәрвакыт аеруча ярата, үз итә. Җыр-моңга ия артист халык йөрәгенә юлны тизрәк таба. Тинчурин театры артисты Зөфәр Харисов – шундый бәхетлеләрнең берсе. Ул – 70 кә якын рольгә җан өргән иҗатчы, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты, “Тантана” премиясе иясе, педагог һәм режиссер. Зөфәр абый эстрада сәхнәсендә дә үз кеше – сольный концертын да халыкка тәкъдим иткәне бар. Ул концертлар, иҗат кичәләре өчен кызыклы сценарийлар яза, үзе үк аларны сәхнәгә дә куя. Кыскасы, һәрьяклап булдыклы егет!

Зөфәр әфәнде Мөслим районының Түбән Табын авылында дөньяга килә, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтының режиссура бүлеген тәмамлый, Әлмәт татар драма теат­рында беренче эш тәҗрибәсе туплагач, 1981 елда К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрына кабул ителә һәм бүгенгә кадәр әлеге театрда актер булып эшли.  Без аның иҗатын “Гашыйклар тавы”ндагы Өмет (И.Юзеев), “Назлы кияү”дәге Рәшит (К.Тинчурин), “Итил суы ака торур”да Ямгырчы би (Н.Фәттах), “Галиҗәнап де Пурсоньяк”та Пурсоньяк (Мольер), “Син бит минем бер генәм”дә Сабир (И.Мәхмүтова), “Кара Пулат”та – Чичән (Э.Низамов, Р.Харис) һ.б. рольләре аша яхшы беләбез, яратабыз. Аның уены үзенә генә хас темпераменты һәм әлеге дә баягы җырлары белән истә кала. Зөфәр әфәнде белән әңгәмәбез укучылар өчен кызыклы булыр.


 
– Гади авыл баласы каян галиҗәнап театрга юл тапты икән?

– Мин күп балалы гаиләдә үстем, 5 ир бала, 1 кыз, шуларның 4 нчесе  булып дөньяга килгәнмен. Үземне белә-белгәннән  бирле җырлаталар иде, ә үзем бигрәк тә биюне яраттым, балачакта балет артисты булырга хыяллана идем. Беренче укытучым Фәнисә апа иде (әле дә исән-сау) Ул мине гел сәхнәгә чыгара иде. Аннары 8 нче сыйныфта укыганда, мәктәпкә Фәридә исемле яшь укытучы килде, миннән 3 яшькә генә олы иде. Ул биюгә өйрәтте, парлап биеп, Мөслимдә конкурсларда да катнашып йөрдек әле.

– 8 нчене бетерүгә, театр училищесына, Казанга чыгып киттегез...

– Әйе, авылдаш абыйга ияртеп җибәрделәр, ул фатирга урнаштырды. Барып кердем училищега, буп-буш. Коридорда тәрәзә янында 15 минутлап басып тордым да, шунда йөрәгемне авылны, өйне сагыну хисе биләп алды... Түзалмадым, 4 көн җәфа чигеп килгән юлны әрәм итеп, кайттым да киттем. Авылда унынчыны укып чыккач, Мәдәният һәм сәнгать институтына барып кердем, режиссерлык бүлеген тәмамладым.

– Беренче сәхнә чирканчыгын Әлмәт театры сәхнәсендә алгансыз икән.

– Әйе, күчмә театрда башта актер урыны булмады, мин Әлмәт театрына киттем. Беренче итеп Ф.Садриевның “Ач тәрәзәң” әсәрендә яшь тикшерүчене уйнадым.  Әлмәт театрында ул чакта ук үз эшләренең остасы булган зур актерлар эшли иде, мин анда театр дигән зур дөньяның капкасын атлап кердем.

– Озак та үтми, барыбер Казанга күчкәнсез. Башкала яшь артистны ничек каршы алды?

– Яңа коллективка килеп керү – һәрвакыт бер сынау. Театр ул – бер гаилә. Мине күчмә театр  гаиләсендә якты чырай белән, колач җәеп каршы алучы актерлар Нуриәхмәт Сафин белән Марсель Җаббаров булды, алар ияләшеп китәргә, үз урынымны табарга бик ярдәм итте, мин аларга бик рәхмәтле. Аннары соң безнең коллективның үзенчәлеге шунда, без юлда сынала идек. Бергә-бергә ярдәмләшеп яшәп, мин беркайчан да гастрольләрнең авырлыгын сизмәдем. 

– Сәхнәгә чыкканда каушый ­идегезме?

– Мин әле дә каушыйм, дулкынланам. Аллага тапшырып, догаларымны укып чыгам. Сәхнәгә чыгар алдыннан дулкынлану кирәктер дип уйлыйм. 

– Рольгә керүнең үз сере бармы?

– Һәр роль эзләнүләр аша ачыла.

Мин үз эшемне бик яратам, аңа хилафлык китермичә, камиллеккә омтылып эшләргә тырышам. Репетицияләр вакытын бик яратам мин. Анда – һәр көн эзләнүләр, табышлар, кечкенә генә ачышлар... Приказ чыгып, үзеңнең уйныйсы ролеңне белгәч тә, ул образны аңларга тырыша башлыйсың. Бу сүзне, бу фразаны ни өчен әйтте икән, дип уйланасың. Үзеңне шул ситуациягә куеп карыйсың. Ул кичерешләр эштән чыгып китүгә онытылмый, синең белән йөри, өеңә ияреп кайта. Урамда да кешеләрне күзәтәсең. Йокларга яткач, “болай уйнап карарга кирәк” дип ачышлар ясап куясың. Спектакль сәхнәгә чыккач та ул роль синең белән яши, үсә, картая... Инде ул спектакль репертуардан төшеп калганда бик авыр була, үз тормышыңның бер кыйпылчыгын югалткан кебек... 

– Сез сәхнәдә һәрвакыт көләч, дәртле-рухлы, ачык персонажларны уйныйсыз. Ә гади тормышта сез ­ниндирәк? 

– Гади тормышта үземне кырысрак кеше дип саныйм. Күп сөйләшмим. Көннәр буе сөйләшмәсәм дә үземне яхшы хис итәм. Шулай үземне ял иттерәмдер, мөгаен. Чөнки тамашачы каршында хисләреңне түгеп уйнаганнан соң үзеңне яңадан җыярга, торгызырга да кирәк бит. 

– Татар театры сәхнәсенә бүген нинди әсәрләр җитми, дип саныйсыз?  

– Тирән эчтәлекле, татар халкының язмышына, тарихына кагылышлы, ил язмышын күтәргән фәлсәфи, глобаль әсәрләр күрәсе килә. Ләкин алар юк! 

– Кайсы автор күңелегезгә аеруча якын? 

– Аяз абый Гыйләҗевне бик яратам. Яшь чакта диплом эшем дә аның  иҗаты буенча иде. 

– Уйныйсы килеп, хыялда йөргән рольләр бармы?

– Артистка һәрвакыт роль җитми. Нәрсә бирәләр, шуны уйныйм мин. Татар классикасында Король Лир, Отелло кебек зур рольләр юк яки бик аз. Бу яшемдә инде мин Булатларны уйный алмыйм. Ә менә Н.Хисамовның “Йосыф-Зөләйха”сында үз яшемә туры килә торган роль – Ягкубны бик яратып уйнадым.

– Сез – сәхнә тоткан җырчы актер. Иҗатыгызга гашыйк ханымнар мәхәббәт аңлатканы булдымы? 

– Булгандыр инде. (Мыек астыннан көлеп кенә куйды) Бу хакта сүз озайту хатыныма бик  ошамас, дип уйлыйм.

– Гаиләдә хәлләр ничек?

– Аллага шөкер. Хатыным – Рушания белән бер егет һәм кыз тәрбияләп үстердек, татар гимназиясендә белем алдылар. Кызым Ләйлә дә,  улым Гадел дә башлы-күзле, ике оныгым бар.

– Үзегез остаз яшенә җиттегез, яшь­ләр белән эшләүдән нинди тәэсирләр кала?

– Институтта безне Ширияздан Сарымсаков, Асия Хәйруллиналар укытты. Искиткеч кешеләр!.. Ширияздан ага өчен бер вак нәрсә дә юк иде. Төпле, нигезле итеп аңлата, студентны үз дәрәҗәсенә куя иде. Соңрак үземә дә яшьләрне укытырга туры килде. Театр училищесында чыгарылыш курсларда жюри рәисе булып та эшлим. Хәзер яшьләр бүтәнрәк, әлбәттә. Алар хәрәкәтчәнрәк, мөстәкыйльрәк, әдәбиятны бик укымасалар да, кыюрак. Яшь актерларга карата кайгыртучан булырга тырышам.

– Зөфәр абый, намазга басу бәхетенә дә ирешкәнсез икән.

– Аллага шөкер! Наил абый Шәйхетдиновның да йогынтысы сизелгәндер. Аннары соң, бабам указлы мулла булган минем. Аллаһының рәхмәте белән, “Казан нуры” мәчетенең Шамил мәдрәсәсендә укып йөрим. 2 курсны тәмамладым инде. Рәхәт, җанга тынычлык иңде. Намазга баскач, кешеләргә караш үзгәрде. Дин ул – тормыш рәвеше; намазга басу ниндидер аерым бер дөньяга китеп яшәү түгел. Һәрнәрсәнең үз вакыты. Иманга килергә беркайчан да соң түгел! Ә менә иманга килмичә китеп бару – начар... Дингә килү, Аллаһ кушканча яши башлау ул – үз-үзең белән көрәш, үзеңне тәрбияләү. Олыгайгач,  бу җиңел түгел... Яшьрәк чакта дингә килгән булсам, ихтимал, мин башкача яшәр идем. Ә сәхнә ул – шул ук мөнбәр инде, ул халыкны яхшылыкка, яктылыкка өндәү урыны. Юкка гына Тукай “Дәрсе гыйбрәттер театр” дип язмагандыр.

– Төн йокыгызны качырган уйлар бармы?

– Мине телебез язмышы,  балаларның китап укымавы бик борчый. Матур әдәбият­ка битарафлыклары,  матур итеп җөмлә төзеп сөйләшә белмәүләре... Татар теленең мәктәпләрдә фән буларак өйрәнелмәве... Авыллардагы милли мәктәпләрнең күпләп ябылуы... Театрларыбыз – бүген телне саклап тора торган бердәнбер урын, дисәк тә була. Бердәнбер мәгънәле, телебезнең  дәрәҗәсен, камиллеген күрсәткән “Тәртип” радиосы бар иде, аны да ябып куйдылар, саклап кала алмадык. Югыйсә, дәүләтебезнең аны гына сак­лап калырлык, яшәтерлек мөмкинлеге булгандыр... Милләтне тел, мәдәният, сәнгать яшәтә, спорт түгел!

Үз татарларыбызның ук балаларын татарча укытуга каршы чыгуы бик борчый. Алар БДИдан куркып, милли телдә укытмыйча нык ялгыша. Чөнки ят телдә белем алуга дучар ителгән баланың эчке дөньясы, менталитеты җимерелә, табигатьтән камил итеп бирелгән корылышына  зыян килә. Балага белем үз туган телендә җиткерелергә тиеш. Һәркайсыбыз милләтне саклау юлында үз өлешен кертергә тиеш, дип уйлыйм.

 

Әңгәмәдәш –  Эльмира СИРАҖИ.

Фотолар Тинчурин театры архивыннан алынды. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев