Илгизәр Хәсәнов: Кешене уйна, үзең булып кал!
К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры актеры, Татарстанның халык артисты Илгизәр Хәсәновка да 60 яшь тулды. Безгә «Кара йөзләр»дәге Закирын, «Хуҗа Насретдин»дагы Хамматын, Шекспир әсәре буенча куелган «Юктан чыккан гауга» спектаклендә Клаудиосын, Ю.О'Нил пьесасы буенча сәхнәләштерелгән «Богауланган мәхәббәт» спектаклендә Эбин ролен күрү бәхете тәтемәде. Күбесенчә ул характерлы, мәзәк...

Шунысы гаҗәп, И.Хәсәновның бер йолкышы икенчесенә охшамаган. Чөнки артист тапталган сукмактан барырга яратмый. Бер деталь белән булса да кыяфәтен, кыланмышын үзгәртергә омтыла. Хыял байлыгы зур. Үзе үк рәссам да бит. «Тагын рәсем ясарга утыргансың, улым, дәресеңне кайчан эшлисең?» дип балачакта әнисенең ачуланганнары әле кичә генә булган шикелле, һаман колагында яңгырап тора. Аннан соң таң атканчы ничәмә-ничә рәсем, картина иҗат ителгән! Йокылы-уяулы хәлдә мәктәп дусларыннан өйдә эшләнмәгән ничаклы математика мәсьәләсе күчерелгән! Кылкаләменең бүген дә кибеп торганы юк. Берәр иҗатташ дустының гомер бәйрәменә картина бүләк итсә, күңеле шатлана.
Киң маңгайлы, Гогольнеке кебек озын нечкә борынлы, пианистларныкыдай озын төз бармаклы Илгизәр абыйның геройлары да урам сасытып читән астында аунап яткан җирәнгеч исерекләр түгел. М.Горькийның «На дне» әсәре буенча сәхнәләштерелгән «Кояш төшмәгән җирдә»ге Клещ, әнә, 40 ел слесарь булып эшләгәннән соң, йолкышлар арасына килеп эләгүенә гарьләнә. Әмма никадәр карышмасын, мәрхәмәтсез тормыш-чынбарлык аның да башына җитә. А.Гыйләҗев пьесасы буенча куелган «Ефәк баулы былбыл кош» спектаклендә И.Хәсәновның Әдһәме шулай ук шәһәрдә үзенең йөзен югалтып, нәфесен тыя алмаган хатыны Хуриянең итеге астында изелеп яшәвеннән хурлана. Һәм, Клещтан аермалы буларак, яңадан хезмәт юлына басарга, иманга кайтырга үзендә көч таба.

Туган шәһәре Казанда була бу хәл. Мәктәпләрендә драмтүгәрәк оештыралар. Илгизәрдән дә шигырь укытып карыйлар. Ноктасыз-өтерсез шигыре өчен рәхмәт әйтеп, борып җибәрәләр. Җитәкчеләре Әнвәр Әхмәдуллин, футбол уйнарга качмасыннар өчен, дәрес тәмамланганны көтеп, ишек төбендә балаларны сагалап тора икән. Ә бервакыт яныннан үтеп барган Илгизәрдән сыйныфташын чакырып чыгуын сорый. Балалар исә Әнвәр абыйларыннан да өлгеррәк - эзләткән малай әллә кайчан бокска чыгып тайган. Һичьюгы кулга килеп эләккән Илгизәрне җибәрмәскә кирәк, дип Әнвәр абый «Әфтияк» дип йөртелгән кирпеч калынлыгындагы сценарий, пьесалар китабыннан өзекләр укытып карый. Шулай итеп, малай драма түгәрәгендә катнашып китә.
Илгизәрнең үз сүзен әйтә белүе, какшамас холкы шул елларда ук беленә. 8-9 нчы сыйныф балалары кышкы каникулларда авылдан-авылга спектакльләр уйнап йөри. Дөбъяздагысы аеруча истә калган. Спектакльдән соң яшь артистларны кунарга бер авыл йортына җибәрәләр. Килсәләр, ишектә чабата кадәр йозак. Аны ачтырганчы, салкында бии-бии хәлдән таялар. Ягылмаган өйгә кереп урнашкач та тиз генә җылына алмыйлар. Икенче көнне үк ике-өч укучы дулап кире Казанга кайтып китә. Илгизәр өчен күчмә театрга эшкә килер алдыннан беренче чирканчык алу булгандыр бу.

аналарын кызганып, юл хакын үзе түли. Дәүләтебез 8 яшьлеген дә, 88 яшьлеген дә бердәй күреп, көн саен савым сыерыдай саугач, Горький Клещеның монологын сәхнәдән битараф кына әйтеп буламы? «Яшәргә мөмкинлек юк. Менә сезгә хакыйкать», дигәндә Клещ-Хәсәновның тавышы калтырый, аннары хисләре бугазына тыгылып, кинәт туктап кала. Бу инде Клещ түгел, бу Илгизәр Хәсәнов үзе!
Яисә А.Гыйләҗевның татар авылларының бетүе, буыннар дәвамлыгы юкка чыгуы өчен җаны әрнеп язылган «Ефәк баулы былбыл кош» пьесасына әйләнеп кайтыйк. К.Тинчурин театры аны күп еллар үткәч яңадан тикмәгә генә сәхнәләштермәде. Әхлак бозылу, адәм баласының җирдән, эштән бизеп шәһәрдә үз йөзен югалтуы, милли гореф-гадәтләр онытылу бүген дә борчый. Драмтүгәрәктә балаларның русча сөйләшүләрен ишетеп, әнә, Илгизәр абыйның да күңеле сүрелгән. Күпме үгетләгән, күпме аңга килергә чакырган ул балаларны! «Урманда төлкенең - аю, аюның төлке булып сөйләшкәнең күргәнегез бармы? Аю да, төлке дә үз телләрендә генә сөйләшә. Нишләп соң сез, балалар, үзебезчә түгел, чит-ятлар телендә аралашасыз?» дип каршыларына утырып, тәфсилләп аңлатып та караган. Аңлаган кебек булалар, ди. Әмма төлке-аюлар онытылганчы, Илгизәр абыйлары күздән югалганчы гына тырышып-тырмашып татарча вата-җимерәләр дә, кабат күнегелгән русчага күчәләр икән. «Авылга кайтам! Комбайнчы идем. Уч тутырып акчасын ала идем. Почетым бар иде! Кеше идем. Узганда сокланып карап калалар иде. Минем төп урыным авыл булган! Өч бүлмәле фатир, ике машиналык акча, кием-салым - һәммәсе сиңа калсын!» дип Әдһәм-Хәсәнов хатыны Хуриягә эндәшкән вакытта алдаучан шәһәрдә телләреннән, диннәреннән бизеп, милләтләреннән ваз кичкән шул драмтүгәрәктәге татар балалары өчен дә җан әрнүләрен
кушмыймыни?!
Кешене уйнаганда да әнә шулай үзе булып калганга, Илгизәр Хәсәновның алкашы, йолкышы да күңелдә тирән эз уя.
Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз