Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәхнә

Ил егете Мирсәет

Йөзләрчә татар халык җырын репертуарына алган, аларны гомере буе эзләгән, туплаган,  халыкка җиткергән, күпсанлы аудиоҗыентыкларга туплап чыгарган җырчы ул

Халык  җырларын теләсә кем җырлый алмый. Аларны җиренә җиткереп күкрәге киң, сулышы иркен, бәгырендә моң чайпалган кеше генә башкара ала. Җырчылар күп булса да, андыйлары бихисап түгел: Илһам Шакиров, Хәйдәр Бигичев, Таһир Якупов, Рәшит Ваһапов, Гөлсем Сөләйманова, Фәридә Кудашева  һ.б.лар янәшәсендә лаеклы рәвештә Мирсәет Сөнгатуллин исемен дә атарга мөмкин. Йөзләрчә татар халык җырын репертуарына алган, аларны гомере буе эзләгән, туплаган,  халыкка җиткергән, күпсанлы аудиоҗыентыкларга туплап чыгарган җырчы ул. Заманалар үзгәреп, 90 нчы елларда халык җырлары башкаручы олпат җырчылар ятимсенеп калып, сәхнәләрне эт сикертә торган такмаклар басканда да ул кыйбласын үзгәртмәде, халык күңеленә ничек «Күн авылы көе», «Эскадрон», «Тәфтиләү»ләрне җырлап кергән булса, шул иҗат юлын дәвам итте. Мәһабәт буй-сынлы,  куәтле бәрхет тавышлы бу җырчы   халкыбызның күпме онытылып барган көйләренә җан өрде дә, С.Садыйкова, Н.Җиһанов, Р.Яхин, Ф.Әхмәт, З.Гыйбадуллин, Р.Гатауллин, И.Закиров, И.Мәҗитов, Р.Хәсәновларның күпме асыл җырларына канат куйды!..

Әлки районының караңгы гына бер авылында ишле гаиләдә алты баланың өлкәне булып үсә ул. Үзен белә-белгәннән җырлый. Башта авылга терәлеп торган урман аланнарында моңлана – радиодан ишетеп отып алган көйләрне нәкъ Илһам абыйча су­зып җибәрә. Аннары – авыл клубы сәхнәсендә – «Чистай вальсы», «Казах кызы – сөйгәнем», «Тәфтиләү» ләр… Күкрәк кие­реп җыр­лауның киләчәктә һөнәренә әйләнәсен егет башына да китереп карамый ул чакта. Без Мирсәет аганың үзе белән шул еракта калган яшүсмер елларыннан башланган хатирәләр йомгагын сүтеп утырабыз.

Балачак

Балачагым Әлки районының Татар Борнае авылында узды. Җәйләрен әнинең туган авылы Чәчәклегә бара идем (Болгар). Авыл мәктәбендә укыдым. Җәйләрен урманга йөри, су коена идек рәхәтләнеп. Җәйне ярата идем, чөнки урманга кереп җырлап була. Өйдә кеше юк чакта гына җырлый идем… Урманда «Күн авылы көе»н, «Кара урман»ны, авыл көйләрен кинәнеп сузып җибәрәм. Кайбер җирләрендә көч җитеп бетмәсә дә, борчылмыйм, барыбер беркем ишетми ич. Бервакыт радиодан Илһам абыйның музыкасыз гына «Кара урман»ны җырлавын ишеттем дә шаккаттым. Икенче-өченче ишетүгә инде сүзләрен дә ятлап алган идем. Урманга бардым да, җырлап җибәрдем – бер урында кайтаваз бик шәп яңгырый иде, үз тавышымның кайтавазын тыңлый-тыңлый, туйганчы җырлап йөрдем шулай. Минем урманда җырлап йөргәнне  кешеләр шыпырт кына тыңлап  торган икән. Укытучыма килеп әйткәннәр: Шәһит малае урманда гына җырлап йөрмәсен инде, безгә дә җырлап күрсәтсен, дигәннәр. Укытучым аптырап та калган. Комсомол туган көндә беренче тапкыр халык каршысына чыгып, музыкасыз-нисез «Чистай вальсы»н җырладым. Кайберәүләр соңыннан «Син кычкырып җырлап җибәргәч, чүт кенә урындыктан егылып төшмәдек», – дип сөйләп көлдерде. Аннан кат-кат сорап «Авыл көе»н дә җырлаттылар. Шуннан соң бәйрәм саен концертлар минсез үтмәде. Тик киләчәктә җырчы булырмын дигән уй башыма да килмәде, җыр минем өчен ипи ашау, һава сулау кебек гадәти бер ихтыяҗ иде, ул берничек тә төп эш була аладыр дип уйламадым. Әниләрнең мәҗлесләрдә җырлавын ишетеп үстем бит, мин дә шулай мәҗлесләрдә җырлап, күңелләрне ачармын кебек иде. Соңрак исә җырчы булуның эш икәнен аңладым. Илһам абый, Зифа апа, Рәхимкуловларның җырчы булып эшләүләрен белдем. Алар минем өчен тиңсез югары да иде.

Урау юллар аша – сәхнәгә

Сигез сыйныфны тәмам иткәч, Казанга музыка училищесына барып карадым анысы. «Тәфтиләү»не җырлап күрсәткәч, «Алабыз», диделәр. Ләкин тулай торагы юк икәнен белгәч,  Дәрвишләр бистәсендәге төзүчеләр әзерләүче һөнәр училищесына кердем дә кайттым. Ашаталар-эчертәләр, торыр урын бирделәр. Ташчы һөнәрен  үзләштердем. Үзешчән сәнгатьтә катнаштым, таш  салганда, «Гөлмәрьям»не сузып җибәрәм. Илһам абыйның бу җырын шундый яратып җырлый идем, хәтта үземә «Гөлмәрьям» дип исем тактылар. Армиягә киткәнче таш салдым. Чехословакиядә хезмәт иттем, десант гаскәрләрендә. Анда да җырдан аерылмадым, хәтта Праганың үзәк мәйданында үткән бер бәйрәмдә  туган телебездә «Тәфтиләү»не җырладым, соңыннан монда яшәүче милләттәшләребез килеп,  елый-елый рәхмәтләрен әйткән иде… 

Армиядән кайткач, автокранчыга укыдым да, Чаллыда автокранда эшләдем. Үзешчән сәнгатьтә кайныйм. Бервакыт Сабан туенда «Авыл көе»н, «Тәфтиләү»не җырлап чыктым. Шунда мине чакырып алдылар да бер абзый каршысына китерделәр. «Мине таныйсыңмы, энекәш?» – ди елмаеп. Танымыйм, әлбәттә,  тик мин оештырып җавап биргәнче,  үзе белән таныштыр­ды – Казан консерваториясе ректоры, танылган композитор Нәҗип ага Җиһанов икән ул! Минем җырлаганны ишеткән дә, олы башын кече итеп үзе белешергә килгән. «Музыкаль белемең бармы, энекәш?» – дип сораштыра башлады. «Юк», – дим. «Сиңа укырга кирәк, – ди, – тавышың әйбәт, буең бар, укырга кирәк!» Мин авыл хуҗалыгы институтына керер­гә исәпләп йөри идем, шуны әйттем. «Анда теләсә кем укый ала. Ә сиңа консерваториягә керергә кирәк», – дип, визиткасын кулыма тоттырды. Уйларга һәм шалтыратырга кушты. Барырга булдым. Тик ул елны мин эштән китәргә рөхсәтләр алып, документлар җыйганчы, соңга калганмын булып чыкты. Ул чакта эштән алай җиңел генә китеп булмый иде, укыр­га китәргә рөхсәт алырга да Нәҗип абый булышты. Казанга килдем, мине консерваториядә тыңлап карадылар. Нәҗип абый ак рояле янына утырып уйнап җибәрде дә, миңа «Тәфтиләү»не җырларга кушты. Педагоглар бер-берсенә карашып алды, «Шакиров инде, коеп куйган Шакиров» диешәләр. Зөләйха апа Хисмәтуллина: «Үзең булып җырларга кирәк!» – диде, шул истә калган. Кабул иттеләр мине, ләкин ул елны соңга калып килүем сәбәпле, урыннар тулган иде, мин бер ел Җыр һәм бию ансамблендә эшләп тордым. Икенче елны инде документларны алдан ук әзерләп барып, консерваториягә кабул ителдем дә әзерлек бүлегендә укый башладым. Бу вакытта миңа 23 яшьләр иде инде. Анда Идеал ага Ишбүләковта укыдым. Ул үзе тенор тавышлы опера җырчысы иде. Башта 2 ел әзерлектә, аннары 5 ел – җәмгысы 7 ел ул минем остазым булды. Ул мине әтиләрчә кайгыртты. Пылауны бик яхшы пешерә, пылау пешергән саен мине дә сыйланырга чакыра иде. Укып бетергәч, опера театрына эшкә китәргә тиеш идем дә, минем урынга башка җырчыны, минем белән бергә укыган Наил Лотфуллинны  алып куйдылар. Шулай итеп, опера җырчысы булып китү мөмкинлегем булды, имтиханда мин «Князь Игорь»ны җырлап чыктым. Тавышым баритон булса да, тенорны да җырлый алам. 

Филармониягә чакырдылар, анда җырлатып та карамыйча алдылар. Мин инде студент вакытта ук халык җырлары җырлап танылган идем. Шул вакытта «Илһам Шакировның улы икән» дигән сүзләр дә ишетелгәләде…
 
Өйләнү тарихы

Хатыным Кадрия белән безне сәхнә таныштырды. Чыгышы белән ул Сергач ягыннан. Әлфия апа, Вафирә апалар Мәскәүдә гастрольдә чакта анда яшәгәннәр. Әлфия апа безне таныштырды да. Кадрия концерттан соң сәхнә артына кергән иде, «Энекәш, җитте өйләнмичә йөрергә, менә сиңа настоящий татар кызы!» – диде. Мулланур Вахитовның 100 еллыгына багышланган концерт иде ул. Атна буе Малая аренада тулы заллар белән концерт бирдек.  Шунда танышып киттек тә, 7-8 көн аралашкач якынаеп киттек. Ул көн дә кич концертка килде. Аннары аны сорарга бардык Сергачка, Кад­рия үзе әти-әниләрен ризалатып куйган иде инде. Никах, туй мәсьәләләрен сөйләшеп, хәл итеп кайттык. Яңа ел алдыннан никах укыттык та, Татар ашлары йортында туй ясадык. Бу 1985 ел иде. Шуннан бирле әйбәт кенә яшәп ятабыз.

Фатирсызлык Мәскәүгә илтер…

Филармониядә эшләгәндә, бик күп гастрольләрдә йөрергә туры килде, аяк басмаган авыл калмады дияргә була. Ләкин торырга урын бирмәделәр. 1985тә өйләндем, ә яшәргә урын юк. Кадриям Мәскәү кызы, анда аның фатиры бар иде. Минем Казанда калуымны кемнәрдер бик теләмәде, шуңа күрә Мәскәүгә китәргә булдым. Бу ният хатынга да ошады. Ләкин тота-каба чыгып китмәдем, тагын бер кат филармония җитәкчесенә  барып,  бер бүлмә булмасмы, дип сорап карадым. «Әлегә юк шул…» дип өметне өзгәч, китми чара калмады. Мәскәүгә килүгә, Әгъзам Фәттахны эзләп таптым. Аның белән бер ансамбль  оештыру мәсьәләсендә киңәштек. Аннары музыкант Рифкать Сәйфетдиновны таптым. Мәскәүгә китсәм дә, Казандагы филармониядә эшләвемне дәвам иттем. Кайтып концертларны җырлыйм да тагын китеп барам. План буенча аена 16 концерт җырларга тиеш, кайвакыт көненә өчәр концерттан бер атнада планны үтәп тә кайтабыз. Калган вакытны Мәскәүдә эшлим. Берничә ел шулай ике арада йөреп эшләргә туры килде. Рифкать белән бергәләп «Бәйрәм» ансамблен оештырып җибәрдек. Мин халык җырларын җырлыйм, Наилә Фатыйхова җырлый, шул программабызны алып барып күрсәткәч, «Бәйрәм»не Мәскәү өлкә филармониясенә алдылар. Бу ансамбльдә өч ел эшләдем. Әле дә кайтмаган булыр идем, ләкин андагы бер чыгышыбыздан соң Минтимер ага Шәймиев белән күрештек. «Син ни өчен монда, ник Казанда түгел?» – дип сорады ул. Аңа Казанда өч ел буе фатирсыз иза чиккәнгә, гаиләмне алып  Мәскәүгә китәргә мәҗбүр булуымны аңлаттым. Яшәр урыным булса, китәр идемме соң? Ул чакта инде бала да туган иде. Минтимер Шәрипович «Кайт, хәл итәрбез», – диде. Кайттым, башта тулай торактан бүлмә бирделәр, аннан бер ел дигәндә ике бүлмәле  фатирлы да булдык. Минтимер Шәрип улына бик рәхмәтлемен.  Унбер ел үткәч, өч бүлмәле фатир да бирделәр.

Мәскәүдән кайткач, мине Опера театрына эшкә алдылар, «Ерактагы кәккүк авазы»ндагы Байназар ролен өйрәнеп чыктым. Ләкин минем юл барыбер эстрадага китте. «Казан» милли мәдәният үзәгендә озак еллар эшләдем, шуннан лаеклы ялга чыктым. Җырларга чакырып торалар, шөкер.

Улым – дәвамчым

Улыбыз Алмаз – бердәнбер бала. Ул Мәскәүдә консерватория тәмамлады, бүген Зур театрда эшли. Аңа 33 яшь. Башта ике еллап Новый театрда эшләде. Тавышы минеке шикелле үк. Өйләнмәде әле һаман… Улыма университетка юристлыкка укыр­га керергә киңәш итеп караган идем, ул җырчы буласым килә, диде. Башта Казанда музыка училищесында укып чыкты.

Улым халкыбыз җырларын да белә, җырлый. Ике ел элек аның белән бергәләп Чирмешән районында  концерт та куйган идек. Алмаз опералардан арияләр дә башкарды, гади авыл кешеләре “браво”, “бис” кычкырып кул чапты. Халкыбыз җырларын да, эстрада әсәрләрен дә җырлады. Кем белә, бәлки алга таба улым белән тагын да уртак бер программа эшләп, тамашачы алдына чыгарбыз.

Бераз сәясәт хакында

Бөтен өстәмәләре белән бергә пенсиям 15 мең чамасы чыга. Бездә званиеләр өчен, халык артисты исеме өчен никтер өстәмәләр түләнми.  Мәскәүдә, әйтик, атказанган артист, халык артисты исемнәре өчен пенсияләренә 30 мең өстәмә түләнә… Татарстан – бай республ­ика! Ә менә лаеклы ялдагы сәнгать кешеләренең пенсияләренә өстәмәләр түләү әлегәчә хәл ителмәгән. Гомерләре буе сәхнәгә, халыкка хезмәт иткән артистларны кайгыртып, моны хәл итеп булыр иде, дип уйлыйм. Атказанган исемен мин консерватория бетереп, 11 ел җырлаганнан соң алдым, элек хәзерге кебек җиңел бирелмәде бу исем. Тагын өч елдан соң халык артисты булдым. 2009 елда Россиянең атказанган артисты исеменә лаек булдым.

Халык җырлары хәзинәсе

2010 елда «100 татар халык җыры» җыентыгын яздырып чыгардым. Халык җырлары җыентыкларым өчен төрле елларда өч тапкыр Тукай бүләгенә дә тәкъдим иттеләр, ләкин үткәрмәделәр. 2018 елда «205 татар халык җыры»н туплап чыгардым. Әле тагын йөздән артык халык җырым бар, теләсәң, аларны   бүген яздырырга була. Ләкин моңа акча кирәк. Әлегә аның артыннан да йөргән юк. Оркестрлар белән, халык уен кораллары белән яздырасы иде… 

Халык җырларын  бөтен кеше дә җырлый алмый, чөнки эчтәлеген, моңын аңларга кирәк. Хәзерге җырчылар арасында да  халык җырларын җиренә җиткереп башкаручылар бар. Сиринә Зәйнетдинова, Филүс Каһиров – әнә ­шундыйлардан.

Илһам ага белән охшашлык турында

Илһам абыйга тавышымның охшаш булуы, бәлки, миңа комачаулагандыр да.  Әле яшь чагымда, мине иң беренче тапкыр  ШТМга чакырдылар,  Илһам абыйның кайсыдыр җырын җырладым, халык гөр килеп кул чаба, “браво” кычкыралар. Тагын берне сорап җырлаттылар. Моны Илһам абыйга җиткергәннәр. Икенче көнне филармониядә очрашкач, бу миңа: «Энекәш, мин булып җырлама!» – диде каты гына итеп. Аңа “Шаяннар-тапкырлар мәҗлесе” өчен кызык ясап кына шулай җырлаганны, пародия ясаганны  аңлатырга туры килде. Шуннан соң сәхнәдә мин аңа охшатып җырламадым. Шулай да тагын бер аңа пародия ясарга туры килде әле. Аның 50 яшьлек юбилеенда булды бу. Оештыручылар кызык ясап, минем Илһам абый булып чыгып җырлавымны сораганнар иде. Башта ризалашмадым, чөнки Шакиров моны яратмый бит. Ләкин оештыручылар: «Килештерәбез без аны», – дигәч, җырларга булдым. «Идел буе каеннары»н нәкъ  аныңча җыр­лап, сәхнәдән чыгып киләм, Илһам абый сәхнәдә үк яныма килеп утлы табада биетә башламасынмы! «Соң, Илһам абый, Мәҗитовтан сора әнә, аның кушуы буенча гына сиңа охшатып җырладым бит», – дим… «Җырлама бүтән болай!» – диде маэстро усал  итеп. Нишләтәсең, безнең тавышлар, тембрлар арасында табигатьтән килгән охшашлык зур иде. Бәлки, бу  кечкенәдән аның җырларын тыңлап, аның җырларын җыр­лап үсү аркасындадыр. Шул кайбер ачулануларын исәп­ләмәгәндә, Илһам абый белән исәнләшеп, сөйләшеп, хәлләр сорашып яшәдек. Мин аны  татар җыры өлкәсендә үземнең  зур остазым дип саныйм. Илһам абый бердәнбер. Ә пародияләрне мин Рәхимкуловка, Мөнирә Булатовага, Ренат Ибраһимовка, тагын башка артистларга да ясый идем, моңа күпмедер осталыгым бар.

Чынга ашмаган хыял

Мин үткән тормышыма карап Аллага шөкер, дип әйтә алам. Җырладым, исемнәр алдым, тамашачы яратты. Җырчы ул үстердем. Бик күп юллар үтелде, гастрольләргә йөрдек. 2011 елда баянчы Рамил Курамшин белән Америкага чыгыш ясарга китәргә тиеш идек, чакырулар алынган, визалар ясатылган иде. Тик ул чакта бизнес үзәгендә террор актлары булды да бара алмыйча калдык. Аннары инде кабат чакыручы булмады…

Эшләнми калган эшем – татар халык җырларын теге 200гә кушып, 300 итеп чыгару, аларны оркестрга кушылып җырлау иде, ләкин насыйп булмагандыр инде… 

Эльмира СИРАҖИ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев