Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәхнә

“Ихлас”ка ак юл телик

Мәдәният сарайларына зур чыгымнар тотып, дәүләт нигә ремонт ясата? Җи­тәкчелеге бинаны арендага биреп тору юлы белән акча эшләсен өченме, әллә халыкка мәдәният хезмәте күрсәтсен, халык өчен ял итү, рухи ихтыяҗларын канәгатьләндерү урыны булсын өченме?

Үзешчән театрларның спектакльләре бик кызыклы. Чөнки беренче карашка самими генә тоелган ул чыгышлар милләтнең яшәвен, исәнлеген, тамырлары саулыгын күрсәтеп тора. Үзешчән театрда гади эш кешеләре, укытучылар, инженерлар, студентлар уйный. Аларның барысын да театр сәнгатенә, сәхнәгә, тамашачы алкыш­ларына мәхәббәт берләштерә. Эштән соң кич белән үзеңдә көч табып, репетициягә җыенып китү өчен бу мәхәббәтнең ни хәтле көчле булуы кирәк! Ул гына да түгел, шушы акча эшләүгә корылган заманда бер тиен түләүсез, үз машиналары белән төянеп, гастрольләргә чыгып та спектакльләр уйнап кайталар.

Режиссер Камил Зәйнулла Ленин исемендәге Мәдәният сараенда оешкан «Ихлас» үзешчән татар театрының спектаклен карарга чакырды. Үзешчән артистлар Туфан Миңнуллинның «Яшьлек белән очрашу» дип аталган лирик комедиясен күрсәтте. Җылы, ихлас уен белән сөендерделәр, афәрин.

Әлеге үзешчән театрны Камил әфәнде Зәйнулла 2016 елда оештыра башлый. Мәдәният сараеның ул чактагы директоры Наталья Петровна Ильясова - танылган ТВ режиссеры, ул чакта инде лаеклы ялга чыккан Камил әфәндене чакырып ала да, элек бу мәдәният йортында гөрләп эшләгән, ләкин 90нчы елларда таралган татар халык театрын торгызырга тәкъдим итә. Камил әфәнде җиң сызганып эшкә тотына, белдерүләр элеп, теләүчеләрне җыя. Күп булмаса да, сәхнәдә уйнарга теләүчеләр табыла. Кеше аз булгач, теләсә кайсы әсәрне алып кую да мөмкин түгел. Ләкин аз кеше белән куярлык әсәр дә табыла: Туфан Миңнуллинның «Бәхетле кияү» комедиясен сәхнәләштерәләр. 2017 елның 27 мартында, театр көненә туры китереп, премье­раны халыкка күрсәтәләр. Мәдәният сараеның директоры үзешчән театрны хуплап, үсендереп тора, кайчан кирәк булса, шунда залны бирә. Ләкин мондый рәхәтлек озак дәвам итми, Мәдәният сараен ремонтка ябып куялар. Сипләү ел ярымга сузыла, ул арада режиссерның туплаган артистлары таралып та бетә. Ләкин Камил әфәнде кәефен төшерми, артистларны өр-яңадан җыя. Театрга гашыйклар яңадан табылса да, эшләр баштагы кебек шома гына бармый, чөнки Мәдәният сараеның яңа директоры «Татар театры безгә кирәкми»,  дип белдерә, режиссерга гариза язып эштән китәргә тәкъдим итә. Камил әфәнде үз теләге белән бу эштән китмәячәген, аның өчен хезмәт хакы түгел, ә татар халык театрын торгызу мөһим икәнне аңлатканнан соң, эткә сөяк ташлаган кебек, эшләргә рөхсәт бирелә. Әлбәттә, артистлар җылы караш күрми. Хәтта репетицияләр өчен бүлмә дә бирмичә йөдәтәләр. (Казанда халык театрлары бары Дәрвишләр бистәсендә һәм Авыл хуҗалыгы институтында гына сакланып калуын истә тотсак, яңадан баш калкыта башлаган милли театр учагына мондый карашны һич тә аңлап булмый.) Шулай да үзешчән артистлар борын салындырмый, Д.Салиховның «Хатын түгел, аждаһа» комедиясен әзерли. Премьераны 2019 елның мартында күрсәтәләр. Ләкин директор ханым аны уйнарга сәхнә бирми, «Ливадия» шифаханәсенең тамаша залына барып уйнарга мәҗбүр булалар. Бәхетләренә, анда ачык йөз белән каршы алып, 200 кешелек залны, аппаратураны бирәләр, үзешчән театрларның «Идел-йорт» конкурсы жюрие спектакльне шул залга килеп карый.

Сорау туа: мәдәният сарайларына зур чыгымнар тотып, дәүләт нигә ремонт ясата? Җи­тәкчелеге бинаны арендага биреп тору юлы белән акча эшләсен өченме, әллә халыкка мәдәният хезмәте күрсәтсен, халык өчен ял итү, рухи ихтыяҗларын канәгатьләндерү урыны булсын өченме? Без тамаша кылган премьераны уйнар өчен, тамаша залын алыр­га театр җитәкчесенең әллә никадәр көче сарыф ителгән. Югыйсә, аякка басып килгән театрга хәерхаһлы мөнәсәбәт тә булса, алар ни генә эшләмәс иде. Эшли башлаган көннәреннән башлап, «Ихлас» үзешчәннәре 5 спектакль чыгарырга өлгергән: «Бәхетле кияү», «Хатын түгел, аҗдаһа» (Д.Салихов), «Әниләр һәм бәбиләр», «Аерылабыз, хуш инде», «Яшьлек белән очрашу» (Т.Миңнуллин). Үзешчәннәрнең максаты – халык театры исемен алу. Иҗат планнарында Туфан аганың тагын ике әсәрен – «Ай булмаса, йолдыз бар» һәм «Син мине күрмисең» пьесаларын сәхнәләштерү. Бүген театрда егермеләп үзешчән артист бар. Алар арасында төрле һөнәр ияләре: әйтик, Зәкиҗан Галләмов – таксист, Гөлсинә Камалиева – волонтер, Рәилә Вахитова - бухгалтер, Илүзә Дәүләтҗанова – директор урынбасары, Резеда Валишева – оешма җитәкчесе, Илкам Вәлиев – инженер, Лилия Фәттахова – яшь әни һ.б. Театрга, сәхнәгә, иҗатка гашыйк гади кешеләр. Милләтне, туган телебезне бүген әнә шундый фидакярләр яшәтә дә инде.

Эльмира СИРАҖИ.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев