Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәхнә

ИГЕЛЕКЛЕ ҺӘМ МӘРТӘБӘЛЕ ИҖАТ

Милләтнең рухи дөньясын үстерүдә, татар халкының асыл сыйфатларын саклап калуда театр әһәмиятле роль уйный. Иҗат итү, рухи байлык тудыру - җиңел хезмәт түгел. Театр артистының тормышы артык мәшәкатьле булуы белән аерылып тора. Һәр артистның үзенә генә хас иҗат кыйбласы, эчке дөньясы бар һәм, ул дөнья никадәр бай булса, сәхнәдә тудырылган...

Милләтнең рухи дөньясын үстерүдә, татар халкының асыл сыйфатларын саклап калуда театр әһәмиятле роль уйный. Иҗат итү, рухи байлык тудыру - җиңел хезмәт түгел. Театр артистының тормышы артык мәшәкатьле булуы белән аерылып тора. Һәр артистның үзенә генә хас иҗат кыйбласы, эчке дөньясы бар һәм, ул дөнья никадәр бай булса, сәхнәдә тудырылган образлар да шул дәрәҗәдә камил була. Үзең дә сизмәстән, башкарылган образ белән артистны бербөтен итеп күрәсең. Мондый тәңгәллеккә бар кеше дә ирешә алмый. Моның өчен героеңның эчке дөньясын аңлап, аның кичерешләрен үзеңнеке итеп кабул итәргә кирәк. Шул чакта гына артист төрле язмышлы образларның психологиясен ача һәм башкаларны да шуңа ышандыра ала. Тамашачы, үз чиратында, сәхнәдә ул тудырган образны гына күрә, аның тормышы белән яши башлый.

Бу юлларны мин Чаллы Татар дәүләт драма театрында эшләүче Татарстанның атказанган артисты Рафил Сәгъдуллинны күздә тотып яздым. Буй-сыны, тышкы кыяфәте белән башкалардан әлләни аермасы булмаса да, ул эчкерсезлеге, хәйләсез-риясызлыгы, рух ныклыгы, күңел сафлыгы белән аерылып тора. Бу билгеләр, әлбәттә, ул тудырган образларда да чагылыш тапмыйча калмый.

Рафил Сәгъдуллинның сәхнә эшчәнлеге 1983 елда Кәрим Тинчурин исемендәге театрда башлана. Җиде ел эшләү дәверендә ул И. Юзеевның "Кыр казлары артыннан" пьесасы буенча куелган спектакльдә - Рим, Ш. Хөсәеновның "Әниемнең ак күлмәге"ндә - Альфред, Т. Гыйззәтнең "Ташкыннар"ында Нургали образларын үзенә хас җиңеллек белән, хәтердә калырлык итеп уйнап таныла. Шулай да Рафил ул чор тамашачысының күңеленә, мөгаен, Р. Батулланың "Сират күпере" әсәре буенча куелган спектакльдәге Тукай образы аша кереп калгандыр. Үзенең тышкы кыяфәте белән дә Тукайны хәтерләтеп торучы яшь артист шагыйрь язмышының кискен драматизмын бар тулылыгы белән ачып бирә ала һәм бу аның иң уңышлы рольләреннән санала.

1990 елдан Рафил Сәгъдуллин Чаллы татар дәүләт драма театрында эшли башлый һәм бүген дә аның әйдәп баручы артистларыннан санала. Биредә артистның һәр уенын көтеп алалар. Тамашачы аны ярата, ул уйнаган спектакльләрне кат-кат карый. Режиссерлар да бу артистның уенын бик яхшы бәяли, кайбер спектакльләрнең махсус аңа атап куелуы шуны раслый. Театр артистының уенын бәяләгәндә, аның рольләре белән беррәттән, тамашачы тарафыннан танылуы да исәпкә алына. Чаллы драма театрында эшләү дәверендә Рафил Сәгъдуллин республикабыз һәм хөкүмәтебезнең күп кенә бүләкләренә лаек булды. Т. Миңнуллинның "Саташу" драмасында профессор Марат Зәйнуллович роле өчен аңа Муса Җәлил исемендәге Республика премиясе тапшырылды. Татарстан хөкүмәте премиясенең "Таяныч һәм авторитет" номинациясе лауреаты һәм берничә тапкыр "Тантана" театр премиясенең "Иң яхшы ир-ат роле", "Ел актеры" номинацияләре буенча лауреат исемнәре бирелү Рафилнең иҗади эшчәнлеген һәм театр сәнгатендә тоткан урынын бәяләүче төп билге булып тора.

Рафилне бик әйбәт белгәнгә күрә, өстәп шуны да әйтә алам: Рафил спектакльдә бергә уйнаучы партнерларын да хөрмәт итә, аларга ышана. Үзе белән уйнаган артистның һәр сулышын тоеп, һәр хәрәкәтен барлап, бербөтен булып уйнаганга күрәдерме, аның уены тамашачыны туйдырмый, ялкытмый, иң әһәмиятлесе, ул аны ышандыра белә.

Мин Рафилне, иң элек, коми драматургы А. Попов пьесасы буенча куелган (режиссеры Р.Әюпов) "Көнләшәм, яратам" спектаклендә Мансур ролендә күрдем. "Ике генә персонажлы бу уен тамашачыны җәлеп итәрме, артист ике сәгать дәвамында игътибар үзәгендә кала алырмы?" - дип шөбһәләнүем хәтердә. Юкка шикләнгәнмен. Спектакльнең башыннан ахырына кадәр төп герой сәхнәдән чыкмыйча, тамашачыны үзенә каратып тотты. Әсәрнең сюжеты катлаулы түгел. Әйбер төягән сумкаларын күтәреп, әле генә өенә кайтып кергән хатын өс-башын салырга да өлгерми, кемдер тарафыннан ыргытылган мөгез балкон тәрәзәсеннән фатирга очып керә. Хатын өйдә эшсез утырган шагыйрь ирен хыянәттә гаепли. Бер гаебе дә булмаган ир көнчелек уты тудырган катлаулы хәлдән ничек чыгар, гаепсез булуын ничек раслар? Персонажларның бәхәсләре озын гына паузалар белән үрелеп бара. Мансур-Рафилнең эше катлаулы, чөнки нәкъ менә шул паузаларда аның эчке уй-хисләре чагыла да инде. Тамашачыны да "эшсез" тотарга, пауза вакытында бер секундны да бушка уздырырга ярамый.

Сүзсез күренешләрне җанландырып җибәрү өчен, төп геройның кул хәрәкәте, йөреше, гәүдә торышы, гомумән, барлык пластик хәрәкәтләре һәм мимикасы эшкә җигелә. Аның күз-кашлары гына да күп нәрсәне сөйли ала. Әйе, күзләр рух халәтен чагылдыра шул. Артистның мимикасы аша геройның җан тынычсызлыгын, эмоциональ хисләрен, ягъни үртәлүен, гаҗәпләнүен, сөенү яки аптырап калуын күрәсең. Бер караганда, ул, башын бераз кыйшайтып, сине үтәли күрергә теләгәндәй, хәйләкәр елмаеп карап тора. Икенче караганда, син сабыйларча артык ышанучан күз карашын тоясың. Үзенең гаепсез булуы исбатлангач, аның сөенеченнән яктырып китүен күрәсең дә, герой белән бергә шатланасың, аңа теләктәшлек күрсәтәсең. Тамашачы геройны, аның әйтергә теләгәннәрен сүзсез дә аңлый. Шулай итеп, Рафил сәхнә образын тудыруның иң ышанычлы алымнарыннан оста файдалана.

Дистә еллар буена сәхнәдән төшми уйналган "Корт" спектаклендә (режиссеры Ф. Ибраһимов) Рафил Сәгъдуллинга төп рольне - 39 яшьлек Хәйдәр исемле буйдак егет образын ачарга туры килә. Хәйләсез, эчкерсез, гап-гади авыл егетен аннан да остарак уйнаучы табылыр иде микән? Юк, дип кистереп әйтүдән курыкмыйм, чөнки бу геройның эчке дөньясы, кылган гамәлләре Рафилнең тормыш-яшәеш нормаларын чагылдыра сыман. Шундый ук ихласлылык, самимилек хас бу геройга. Астыртын, хәйләкәр авылдашларының: "Синең бәрәңгеңдә ни өчен бер корт та юк?" - дигән сорауларына каршы кешеләргә ышанучан Хәйдәр-Рафилнең эчкерсез җавабын ишетәсең. "Мин аларны көн саен җыеп алам", - ди ул балаларча беркатлылык белән. Бу образны төрлечә ачарга мөмкин. Хәйдәрнең бәрәңге бакчасына гына түгел, җанына ук үтеп керергә теләгән авылдашларына ул, төксе генә итеп, кискен һәм усал тавыш белән дә җавап бирә алыр иде, тик артист өчен героеның холкы, аның башкалардан аерылып торуы әһәмиятле. Ул аның иң кешелекле якларын ачуны максат итеп куя.

Н.В. Гоголь әсәре буенча куелган "Өйләнү" спектаклендә (режиссеры И. Камалиев) Подколесин - Рафилнең яратып уйнаган рольләренең берсе. Бу образны ачу җиңел түгел, чөнки "Өйләнү", гомумән, көлкеле хәлләргә корылган пьеса булудан бигрәк, кеше хисләрен ачуны өстен куя. Рафил Сәгъдуллин моны яхшы тоеп, үз героеның психологик халәтен, аның каршылыклы эчке дөньясын күрсәтүне беренче планга ала. Аның герое Подколесин кыюсыз, икеләнүчән, сүздә геройларча кыланса да (өйләнергә ризалык бирә), әмма яңалыктан курка, күнегелгән тормышын, гадәтләрен үзгәртергә теләми, ахыр чиктә өйләнүдән кача. Подколесин образын күп артистлар комик яктан гына күрсәтергә тырыша. Рафил Сәгъдуллин бу геройны тагын да тулырак ачты. Ул комик геройны уйнаудан бигрәк, кеше кичерешләренең икегә аерылуын, бу капма-каршылыкның драматизмга якын торуын күрсәтә алды.

Геройның эчке дөньясын ачуда соңгы монологның әһәмияте зур. Моны артист уенының таҗы дип атарга була. Менә ул бүлмәдә берүзе, әкрен генә тәрәзә каршына килеп баса. Аны уйлары бөтереп алган: "Өйләнергәме, юкмы? Өйләнү рәхәтлек бирерме, әллә тормыш шул эздән генә барсынмы?" Сөйләм интонациясе үзгәрә барган саен, аның бар кичерешләре йөзендә чагылыш таба: икеләнү, карар кабул иткәндә чарасызлыктан гаҗизләнү һәм, ниһаять, өйләнүдән качып котылу уе килгәч, шатлану катыш курку. Бу хисләр катлам-катлам булып өелә барган саен, артистның уены иң югары ноктасына күтәрелә һәм чишелештә аның герое тулысынча ачылып бетә: тормышта төп карар һәр кешенең үз теләгеннән чыгып кабул ителергә тиеш, дигән фикер раслана. Спектакльнең премьерасын әле дә хәтерлим. Ул көнне Подколесин-Рафил шундый бирелеп уйнады, финал монологының соңгы репликасын тамашачыга юнәлтеп, аның белән киңәшләшкән сыман: "Әллә тәрәзәдән чыгып качаргамы?" - дип сорады. Ул чакта залдагылар уенга кушылып, кач, кач, дип, аңа теләктәшлек белдергән иде. Спектакль геройның өйләнмичә качып китүе белән төгәлләнсә дә, тамашачы, аны яклады, көчсезлеген җиңеп, үзе теләгән карарны кабул итүен хуплады. Әйе, артист әнә шундый ышандыру сәләтенә ия булырга тиеш.

Рафил башкарган рольләрне игътибар белән күзәтеп бару дәверендә шуңа инандым: артистның теләсә кайсы уены тулы бер могҗизага тиң һәм, нинди генә образ тудырмасын, ул аңа үзенчә җан өрә. Уйнаган рольләре катлаулана барган саен, аның хис-тойгы катламнары да үсә, ныгый баруын күрәсең. Рафил Сәгъдуллин образны тоеп кына калмый, ә героеның тормышы белән яши, аныңча уйлый башлый.

Ж.Мольерның "Саран" комедиясендә (режиссер Б.Бәдриев) артистның уены иң югары ноктасына җитте. Ул бу спектакльдә саранлыкның чын эталоны булып саналган Гарпагон ролен башкарды. Моңа кадәр татар театрларында мондый Саранның күренгәне юк иде әле. Күбрәк уңай геройларны уйнаган артистны бу рольдә күрү көтелмәгәнрәк хәл булса да, аның уены беренче карауда ук күңелгә кереп кала. "Гарпагон" сүзенең латин телендәге бер мәгънәсе "үтә дә саран" дигәнне аңлата. Мондый кешене сурәтләү өчен, Рафилгә һәрбер эш-хәрәкәтен контрольдә тотарга, бу образны яратырга, аны җаны-тәне белән тоярга, саран кабыгына төренеп уйнарга туры килә. Менә ул, калтырана-калтырана, ялт-йолт каранып, кеше күрмәгәндә ачкычларын барлый, әйберләрен, байлыгын тикшерә. Саран һәрнәрсәгә шикләнеп карый, әңгәмәдәшенә туры карамыйча гына сөйләшүеннән үк аның кешеләргә ышанмавы күренә. "Тукта, нәрсә әйтерсез микән? Мине алдый алмассыз!" - дия төсле ул. Рафил Сәгъдуллин Гарпагонның чын йөзен ачып бирү өчен, иң элек тышкы кыяфәтен, йөрешен үзгәртүгә игътибар иткән. Нәкъ менә шулар геройның эчке дөньясын ачарга ярдәм итәчәклеген артист бик яхшы аңлаган. Муенына кадәр бөтен җирен каплап торучы зур кесәле озын күлмәк аның тәнен тулысынча томалап, Саранны йомыкый, астыртын, бар дөньядан аерылган кеше итеп күрсәтә. Ул беренче күрүдә үк һәр нәрсәне оясына ташучы әрләнне хәтерләтә. Тамашачы моны бик тиз сизеп ала, Гарпагонның беренче репликаларын ишеткәнче үк, аның нинди кеше булуын аңлый.

Башын якасы эченә яшереп йөргәнгә күрә, аркасы бөкрәйгән Саранның бар гәүдәсе куырылып, кысылып калган төсле.Аның куллары яралы кош канатыдай салынып, бераз артка каерылып тора. Эчке дөньясында ни кайнаганын һич аңларлык түгел. Аның җаны да йөз йозакка бикләнгән сыман, шикләнүчән күңеленә ачкыч табу бик авыр. Ялгыш адым ясаудан куркып, аякларын шудырып кына йөрүе шуны раслый. Саран Гарпагон кешегә кул биреп исәнләшергә дә курка, чөнки йөзеген салдырып алырга мөмкиннәр. Берәрсенә берничә тиен бирергә туры килгәндә, аның куллары дер-дер калтырый башлый. Сузган кулын кире тартып алырга теләгән хәрәкәтләр ясаганда, әйтерсең лә, аның җанын суырып алырга әзерләнәләр, үзен кызганып та куясың. Ул беркемне дә яратмый. Өенә берәрсе килеп керсә, йөзен чытып, аны сөймәвен күрсәтә. Яшь кызга өйләнергә теләвен сөйләгәндә, ул бераз җанланып китә, гадәти кешеләргә охшап кала, тик бу яратудан түгел, өйләнгәндә артык чыгым түгәсе булмаганга гына шулай. Артист шул рәвешле аның күңел кайтаргыч саранлыгын зур төгәллек белән сурәтли һәм героеның чын йөзен ачып бирә алды.

Рафил Сәгъдуллинның соңгы елларда тамашачы күңелен тетрәндергән тагын бер роле булды. Ул язучы Равил Сабыр пьесасы буенча куелган "Абага алмасы ачы була" (режиссеры Б. Бәдриев) спектаклендә 86 яшенә кадәр паспортсыз яшәп тә, үзен җәмгыятьнең тулы хокуклы кешесе итеп тойган Насыйбулла картны - үзәк өзгеч авыр тормыш кичергән геройны уйнады. Ике сәгать дәвамында бу артистның көчле энергетикасын тоеп утырган тамашачы аның уены аша кеше җанын актарып ташлый торган вакыйгаларны күреп тетрәнде, уйланды. Уртача буйлы, юка гына гәүдәле бу артистка кайдан килә шулкадәрле ышандыру көче? Сәхнәдән торып, автор сүзен генә җиткерүче уртакул артистлардан аермалы буларак, ул үз образының чын асылын ача һәм йөрәге аша уздырып җиткерә алды, аның тормышы белән яшәде. Хәтерем ялгышмаса, бу пьеса Рафилне күздә тотып сәхнәләштерелде кебек. Анда сурәтләнгән каһәрле тормышны үз башыннан кичерсә дә, кеше болай уйный алмас иде.

Сугыш михнәтен, әсирлек газапларын күрү өстенә, илгә кайткач, Сталин төрмәләрендә утырган, авылдан чыкмыйча яшәргә тиешлеге турында язылган кәгазь күтәреп кайткан курку белмәс, баш имәс Насыйбулла картның көчле характерын ачып, артист җәмгыятьнең гади бер кешесенә карата хөрмәт тә уята алды. Күпме мыскыллау кичереп тә, күпме газаплар күреп тә, кешелеген югалтмаган Насыйбулла карт кебекләрнең рухи ныклыгын, җиңелмәс характерын Рафил үзенчә, гади генә итеп ачты. Бернинди пафослы сөйләм дә ишетелми спектакльдә, киресенчә, артистның тыныч һәм салмак, гади һәм ышанычлы итеп әйтелгән репликасыннан ихтыяр көченең зур булуын сизеп торасың. Менә шул тынычлыгы белән ул үз героеның гаепсез һәм хаклы булуын раслый да. Үзен дөньяның кендеге итеп санаган, Насыйбулланың һәр адымын күзәтеп, аны җиңәргә тырышып яшәгән мәкерле күршесенә ачу сакламавы, ипле генә фикер йөртүе, сындырырга теләсәләр дә, буйсынмыйча, кабаланмыйча яшәве белән дә өстен ул. Насыйбулланың елмаюына да артист тирән мәгънә салган.

Хакимият органнарында утыручыларның явызлыкларына шаккату аның әрнүле елмаюында чагыла. Күрше картына ышанмаса да, аны күргәндә, гади, эчкерсез, сабыйларча елмаюы Насыйбулланың керсез күңелле булуын күрсәтә. Рафил Сәгъдуллин героеның көче дә нәкъ шунда, аның шул рәвешле ачылуы отышлы. Бу образның яшь һәм буйсынмас характерлы чагын уйнаган И. Әскәрев белән Рафил кулга-кул тотынып иҗат иткәннәр. Тамашачы аларны аерым геройлар итеп түгел, бер үк образ буларак кабул итте, чөнки бу артистлар бер-берсен оста тулыландырып уйнадылар.

Насыйбулла картның катлаулы тормышын чагылдыруда музыканың да әһәмияте бик зур. Геройның бар газаплары, сөйләп аңлата алмаслык хис-кичерешләре музыкант Тарханов Нияз эшкәртүендә яңгыраган "Озата барма" көе белән үрелеп бара. Ачы язмышка дучар ителгән шәхеснең күңел газаплары һәм бай төсмерле музыкаль аһәң тандемында туган көчле һәм буйсынмас герой образы тамашачы күңелендә озак вакытлар дәвамында сакланыр. Рафилнең бу роле дә "Тантана" премиясенә лаек дип табылды.

Әйе, авыр йөкне тарта алган атка салалар, дигән гыйбарә йөри халык телендә. Рафил Сәгъдуллин үзенә йөкләнгән бурычны намусы кушканча үти, кабатланмас рольләре белән татар тамашачысын сөендерә, аның күңеленә бәхет һәм игелек орлыклары сала. Мондый абруйлы артистлары булган театр бик бәхетле. Без Рафилгә һәм ул эшләгән театрга уңышлар телибез.

Гүзәлия ТАРХАНОВА.

. Спектакльләрдән күренешләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев